Суббота, 27.04.2024, 03:55
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Котлаулар [ Добавить материал ]

Котлаулар
16.03.2011, 20:00
Акыллым! Тагын бер көз,бер яз, бер җәй, бер кышны артта калдырып яңа язларга кердек,ходайга шөкер. Син тагын бер туган көнеңне каршыладың. Яшәлгән гомеребез эчендә төрле туган көннәрне күрдек, төрлечә каршыладык. Ходай Тәгалә бу елгысын сынаулар белән каршыларга насыйп итте, нишлисең! Тик бу сиңа сәламәтлекнең кадерен белү, улларыңның кирәклеген тою, Илдарыңның ныклылыгын сынау өчен бирелгән дип карыйк. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, Илдарыңа, улларыңа, туганнарыңа да, Айгөлемә дә өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты йөзең , тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.
 Котлы булсын туган көнең, Озак яшә, бул син бәхетле.
 Яныбызда син булганда гына, Табып була олы бәхетне. 
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен. Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
 Кайгы чаткылары күрмәсен. Сиңа саулык телибез. 
Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен.
 Бәла-каза кермәсен, гөрләшеп, муллыкта,
 җан рәхәтендә яшәргә язсын Ходай!
Күңеле алтын кешенең бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйм,шәплегеңне барсы да белеп тора.
 Бәхет кенә алып килсен,туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,гүзәлләр иркәләвен.
 Кайгылары урап үтсен,авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,нәрсә генә дисәң дә.
 Шул теләкләрне ходайга җиткереп куйыйк инде.
Бокалларга салынганын киптереп куйыйк инде.
Хуш ис чәчеп гөлләр көлә, җилләр дә дәртле бүген.
Бар дөньяда бәйрәм генә—Синең бит туган көнең.
Бүгенге туган көнең, күңелеңә дәрт өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең с с сипсен бәхет көлтәсен.
Уен-көлке өзелмәсен, сыйлы табыннарыңда.
Жәй урталары гына бит гомер календареңда.
 Иң изге теләкләр белән Адгамовлар.
Категория: Котлаулар | Добавил: Катя | Теги: туган көнгә котлау
Просмотров: 1706 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск