Туган көнеңбелән, Ильдар!
Кадерле кияүкәем! Итагатьле, игелекле, Юк килмәгән җиркәең. Юмарт та син, ярдәмчел дә,
Нечкә, йомшак күңелле. Ләйлә, Ирек, Ильнур,Ленар , әтиең дә яныңда—
Үзе бәхет түгелме?! Су буенда тал-тирәк, Тал тирәккә су кирәк. Әтиеңә, Ләйкәеңә ,туганнарга син терәк.
Котлы булсын туган көннәрең, Юлларыңа гөлләр сибелсен, Март аеның саф җилләре сиңа. Бәхет-шатлык кына китерсен. Күңелең түрендә һичкайчан, Март кояшы сүнмәсен. Бәхетле язмыш йолдызы Гомер буе китмәсен. Туган көнең белән котлап, Яз Патшасы баш ия. Сиңа ак бәхетләр теләп Айдар белән Кадрия.
|