Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Каталог файлов
Бала
| 24.01.2011, 22:35 |
*анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.
*бала авыру үзең авырудан кыенрак.
*бала багу- аю уйнату.
*бала- билнең куате.
*Бала-бәгырь җимеше.
*бала бәрәкәтле- һәркемнгә дә җитә.
*бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч, йөрәккә авыр.
*бала көеге йөрәктә.
*бала күргәнен эшләр.
*бала күрмәгән- балдан авыз итмәгән.
*бала сөймәгән кеше беркемне дә яратмый.
*бала таба белдең- үстерә дә бел.
* бала табу бер кыен- бала багу мең кыен.
*бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә.
*бала үстерсәң буен гына түгел, акылын да үстер.
* бала җаена торсаң, бала булырсың.
*балалы кеше- бай кеше.
*балалы өйдә бур ятмас.
*балалы өйдә гайбәт булмас.
*Балам бар дип сөенмә, балам сау диеп сөен.
*Баланы эт тә ярата, бия дә, хикмәт -тәрбиядә.
*балаң булмыйча анаң кадерен белмәссең.
Балаң булса, шук булсын, ике күзе ут булсын; әгәр шулай булмаса, дөньяда да юк булсын.
*балаң-бәхетең.
*алаң яман булса, әҗәлең- өеңдә.
*бишектәге бишкә төрләнер.
*бишкә кадәр һәрбер бала- патша.
*Ике дөнья тоткасы- бала. *иркә бала- ир булмас.
*Сабый белән сабый булма.
*Сабый хөкеме- уен.
*Шикәр тәмле, бал татлы, балдан да бала татлы.
*үзе егылган бала еламас.
*Үз балаң үзеңнән артык түгел.
* Һәркемнең дә үз баласы үзенә якын.
* Өеңдә балаң булмаса, өй өюдә ни мәгънә.
* Адәмнең җимеше- бала.
*Ялгыз бала- мең бәла.
*Ялгыз бала- яудан яман.
*Явыз бала атасының авызын ябар.
* Утынны чапкан яксын, баланы тапкан баксын.
*Сөекле бала- көекле бала.
*Төпчегең -картаймыш көнеңдә ярдәмчең.
*Берәү дә мөгезле булып тумый.
*Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас.
*Баланы кинәт бөксәң сындырасың, җай бөксәң- күндерәсең.
*Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.
*Баланы чүлмәкне ватмас борын кыйна.
*Баланы бозасың килсә- макта.
*Яман бала өйгә сыймас, өйдән чыкса, илгә сыймас.
|
Категория: Мәкальлләр | Добавил: Катя
| Теги: ялкау, бала, ялгыз
|
Просмотров: 1047 | Загрузок: 0
| Рейтинг: 5.0/1 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|