| 
Статистика 
 Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 | Каталог файлов
 Эш, хезмәт  
|  | 25.01.2011, 22:46 |  | 
				
			 
Хөрмәтнең төбе- хезмәт.
Хезмәт төбе- хәзинә.
Хезмәт иясе- хөрмәт иясе.
Эше барның ашы бар.
Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
Эш сөйгәнне ил сөйгән.
Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле.
Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
Эшләгәнең кеше өчен булса, белгәнең үзең өчен.
Башлый белсәң , бетерә бел, эшеңне җиренә җиткерә бел.
Биш әйткәнче , бер эшлә.
Сүзең белән мактанма,  эшең белән мактан.Эш беткәч, уйнарга ярый.
Карама кешенең сүзенә, кара кешенең эшенә.
Кем эшләми, шул ашамый.
Син эшне сөйсәң, сине дә сөярләр.
Эшләп ашасаң, һәр ризык балдай татлы була.
Агачны яфрак бизәсә, кешене эше бизи.
Тырышкан табар- ташка кадак кагар.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
 Һәр эшнең рәте бар.
 Тырышлык- зурлык, ялкаулык- хурлык.
Ялкау кеше-ярты кеше.
Тырыш кеше -алтын кеше.
Иң элек уйла, аннан эшлә.
Баланы эшкә өйрәт.
Эше барның ашы бар.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Һөнәр белгән ач булмас.
Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер.
калган эшкә кар ява.
Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.
Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.
Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.
Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.
Эшләмәгән ашамый.
Бакча ясамый алма булмый.
Эшнең ояты юк.
Ашаганда колагың селкенсә, эшләгәндә  йөрәгең җилкенсен.
Аннан- моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең.
Берэшлә- берәгәйле эшлә.
Йокы- ялкауның бәлеше.
Кешенең сүзе эшеннән аерылмасын.
Сине эш җиңмәсен, син эшне җиң
Тырышкан тамчы таш тишкән.
Уйна да көл, эшләргә дә бел.
 Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә вакыт  үтми.
Ялкауның көн дә башы авырта.
 Эштә булса батырлык, шунда була матурлык.
 |  | Категория: Мәкальлләр | Добавил: Катя
 | Теги: |  | Просмотров: 1848 | Загрузок: 0
 | Рейтинг: 5.0/1 |  Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация  | Вход  ] |  |