Пятница, 26.04.2024, 10:45
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Минем Документлар [ Добавить материал ]

Җәннәт әниләрнең аяк астында
[ Скачать с сервера (131.0 Kb) ] 08.12.2010, 23:10
 Матур көй яңгырый , сәхнәгә кечкенә кыз- Әминә йөгереп керә, аңа каршы алып баручы очрый.
Әминә: Кадрия Васимовна, исәнмесез!
Кадрия Васимовна : Исәнме,Әминә!
Әминә:Кадрия Васимовна! Сезнең вакытыгыз бармы?Миңа киңәш бирә алмассызмы икән?
К.В.:Әминә, мин шулкадәр ашыгам, Актаныш телевидениесендә тапшыру алып барасым бар, соңга калам. Әйдә башка вакытта иркенләп сөйләшербез, яме.
 Ә.: Юк, башка вакытта инде соң була!
К.В.: Ярар, тыңлыйм сине Әминә, ләкин тиз һәм кыска итеп аңлатырга тырыш, яме. Ә.: Әниләр көне җитте бит Кадрия Васимовна, әниемне ничегрәк котласам яхшы булыр икән?
К.В.: Әминә, син бик тә вакытлы йөрисең икән. Мин хәзер әниләргә багышланган тапшыру алып барырга барам. Әйдә, минем белән бар да, әниеңне телевидение аша котларсың.
 Ә.:Ә-ә, бу бик шәп булыр иде. Икесе дә барып өстәл янына утыралар. Хәерле кич, хөрмәтле телевизор караучылар. Актаныш ТВсе тапшыруларын башлыйбыз. Тапшыруны алып баручы мин Кадрия Васимовна һәм операторыбыз Энҗе Исламова сезгә хәерле кичләр тели.Без бүген тапшыруыбызны җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар булган аналарга багышлыйбыз һәм "Җәннәт әниләр аяк астында” дип атыйбыз.Барлык әниләрне котлау өчен студиябезгә Алтынчәч балалар бакчасы мөдире Алфира Максутовнаны чакырдык. Рәхим итегез! Алфира Максутовна котлавы .
 К.В.:Әниләрне котлау өчен студиябездә җырчы Айзирәк Гаянова. Әниләр турында җыр.
 К.В.:Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кирәкле, иң татлы сүз! "Әнкәй” дигәндә дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз. Ә хәзер студиябездә "Кара каршы” тапшыруы һәм аны алып баручы Тәнзилә Әхтәм кызы Галиева.
Т.Ә.:Хәерле кич, хөрмәтле әниләр! Телестудиябездә "Кара каршы” тапшыруы һәм мин алып баручы Тәнзилә Әхтәм кызы Галиева булам. Ә хәзер без кунакларыбыз белән танышып китик. Беренче өстәл сүз ала. Шул рәвешле һәр әни үзе, һөнәре, тормышы турында кыскача сөйли.
 Т.Ә.:Кара каршы тапшыруы дәвам итә.Сорау бирә нәниләр, ни дияр әниләр?
1. Аны әниләр ясый.Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң әтиләр дә аңа еш таяна. Ул авылда һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа иътибар аз. Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. (мендәр)
2. Ул чит илләрдә генә бар иде. Хәзер газета-журналларда да басылып чыга. Озыны, кыскасы була.Эшмәкәрләр өчен файдалы. (реклама)
3. Аны һәркем ярата.Ул бер дә искерми.Ул елата, моңлата, күңелләрне күтәрә. Әниләр дә аның белән балаларын йоклата. (җыр)
4. Җирдәге бөтен кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (әни)
5. Бала үстерүче ата-ана педагогика белән таныш булырга тиеш. Чөнки тәрбия иң беренче гаиләдән башлана. Бер гаиләдә,көн саен бакчадан кайткач, "Бүген ничек булдың?” дип сорыйлар икән. "Әйбәт”-ди бала. Ә дөрес итеп, сез ничек сорар идегез?
6. Әниләр гаиләдә нинди роль уйный?
7. Балагыз үзенең иптәшенеке кебек өстәл уены сорый. Ә сезнең бу вакытта акчагыз юк. Ситуациядән ничек чыгасыз?
 Һәр гаилә үзе бер серле сандык. Без- әниләр җиргә яшәргә, сөяргә, сөелергә, гаилә корып тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз, яратылганбыз. Тормышта нинди генә кыенлыклар булса да, бу дөньяда ни өчен яшәвебезне онытмыйк.
 Тәнзилә Әхтәм кызы өстәл янындагы әниләргә"Иң җитез әни",”Иң яшь әни”,”Иң акыллы әни” медальләрен тапшыра.
К.В.: Безнең студиябезгә балалар бакчасыннан Әминә дә килгән иде бит. Нәни кунагыбызга сүз бирик әле. Рәхим ит, Әминә.
 Әминә шигырь сөйли:
Әнкәсен бик теләсә дә, Сайлап ала алмый кеше.
Әнкәйләрне ходай бирә, Ул- фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый,- Газиз генә булала!
Әңкәеңә мәхәббәтле, , Мәрхәмәтле бул, бала
Әнкәй күңеле , һай, сизгер- Барсын да белә бит ул...
Әнкәйне сайлап алмыйлар- Бердәнбер генә бит ул!
 К.В.:Эфирда Актаныш телевидениесе. "Йөрәктән йөрәккә” тапшыруында студиягә килгән хатларны күзәтүне Венера Мазһар кызы Хаҗиева алып бара. Рәхим итегез, Венера ханым!
Венера Мазһар кызы: Әниләр - һәр өйнең ңылытучы учагы. Әниләр гаиләдә нур сибүче кояш. Әниләрнең җылы карашы күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләре тормышта һәрвакыт юлдаш була. Кайсы якка гына юнәлсәк тә, без әниләребезне юксынабыз, күңел түрендә аларга карата сагыну сүзләре кәгазьгә теркәлә . Әниләребезне сагынып язган хатларны күзәтүне башлыйбыз. Нәниләр төркеменнән Рахманова Гөлнара хаты белән танышыйк. Хат укыла.
В.М.:Биш яшьме, илле яшьме – күпме генә булмасын, безгә әниләр һәрвакыт кирәк. Хәзер I кечкенәләр "а” төркеменнән Ләйсән Тимированың хаты белән танышыйк. Хат укыла.
 В.М.:Әниләргә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың шулкадәр шатлыклы һәм якты була. I кекенәләр "б” төркеменнән Лена Гильфанова хаты.Хат укыла.
В.М.:Әни, әнием, әнкәй, Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. II кечкенәләр төркеменнән Айзирәк Гаянова хаты белән танышыйк. Хат укыла. Музыкаль пауза.
 В.М.:Халык- ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Тагын бер хат белән танышыйк. Аны уртанчылар төркеменнән Рәйлә Мисбахова әнисенә атап язган. Хат укыла.
 В.М.: Сине шулай өзелеп сагынганда,йокы алмый минем күзләрем, Күңелем белән сзгә хатлар язам,һаман кала әйтер сүзләрем . Зурлар төркемннән Алсу Валиева хаты белән танышыйк әле. Хат укыла.
 В.М.:Әни дигән кеше бик тә кадерле,акыллары булган балага. Сәлам хатыгызны кызганмагыз,ялгыз утырып калган анага.Студиябезгә килгән соңгы сагынулы хатыбызга күзәтү ясыйбыз. Аны мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Ләйсән Янгирова язган Венера Мазгаровна "Иң сабыр әни”, "Иң мәрхәмәтле әни”, "Иң ягымлы әни” медальләрен тапшыра. Музыкаль пауза. Янгирова Ләйсән әниләрне җыр белән котлый.
Кадрия Васимовна:
Рәнҗетмикче әниләрне,хат язганчы кайтып килик.
Күчтәнәчләр юллаганчы, бер кочаклап хәлен белик.
 Эфирда Актаныш телевидениесе һәм сезнең игътибарыгызга "Һөнәрленең кулы алтын” дигән телевизион тапшыруын тәкъдим итәбез. Аны Илина Харис кызы Бакирова алып бара.
Илина Харис кызы: Бүген кадерле әниләребезнең якты илаһи зур бәйрәме. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда күкрәгенә кысып, җан җимешем, балам дип чын күңелдән борчылучы әниебез. Әни булмаса- без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Безнең әниләребезнең төрлесе бар. Бар яшьләре, чибәрләре, өлкән яшьтәгеләре. Кадерле әниләребез нинди генә мактаулы эшләрдә эшләмиләр! Хәзер "Һөнәрләр бик күпләр, барысы да яхшы кебекләр” дигән конкурсыбызны башлыйбыз. Һәр әни үз эшенең остасы булуын исбат итәчәк. Һәр төркемнән әниләр осталыкларын күрсәтеп чыгалар. Илина Харис кызы "Иң уңган әни”, "Иң тәҗрибәле әни”, "Иң өлгер әни” медальләрен тапшыра. Музыкаль пауза. Театральләшкән тамаша "Өч кыз”.
Кадрия Васимовна: Эфирда Актаныш телевидениесе һәм сезнең иг .тибарыгызга "Тел күрке- сүз” тапшыруын тәкъдим итәбез. Аны Әминә Галимардан кызы Шайхулова алып бара.
Әминә Галимардан кызы: Әйе, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе- ул безнең әниләребез. Безнең турыда гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыкларыбызны да зур итеп күрә белүче, борчылганда нәни генә кайгыбызны да уртаклашучы кеше- әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, җылы сүзләребезне һәрвакыт җиткереп торырга тиешбез
. "Ягымлы сүзне кем күпме әйтә” бәйгесе.
Музыкаль пауза. Барлык әниләрне Мисбахова Рәйлә котлый.
Ә.Г.кызы әниләргә "Иң шат әни”, "Иң сөйкемле әни”, "Иң шәфкатьле әни”, "Иң матур әни” медальләрен тапшыра. Кадрия Васимовна: Һәр бәйрәм матур сүзләргә, истәлекле бүләкләргә бай була. Хөрмәтле әниләр! Матур, ягымлы, асыл сүзләрне без бүген күп ишеттек. Ә бүләкләү өчен иганәчебез Алфира Максутовнага сүз бирәбез. Әниләргә бүләкләр тапшырыла. Бәйрәм котлавын Гөлнара Рахманова ирештерә. Кадрия Васимовна: Хөрмәтле телевидение караучылар! Кадерле әниләр, сөекле дәү әниләр! Тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Тагын бер кат бәйрәм белән сезне. Киләсе очрашуларга кадәр!
Категория: Минем Документлар | Добавил: Катя | Теги: әМИНӘ гАЛИМАРДАНОВНА, тӘНЗИЛӘ ӘХТӘМОВНА, ИЛИНА ХАРИСОНА, ВЕНЕРА МАЗГАРОВНА
Просмотров: 2043 | Загрузок: 124 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск