Пятница, 26.04.2024, 16:53
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Папка - Ширма өчен материаллар [ Добавить материал ]

3 яшьтән үк баланы мәктәпкә хәзерлисең киләме?
[ Скачать с сервера (1.52 Mb) ] 14.12.2010, 23:06
Интеллектуаль уен”Шулай буламы?”
  •  Балыклар очамы? 
  •  Үлән яшелме? ü
  • Кар яшелме? 
  •  Тоз тәмлеме?
  • Кыш салкынмы? 
  •  Хәзер җәйме? 
  •  Сиңа 3 яшьме? 
  •  Туп шакмаклымы? 
  •  Песи өрә беләме?
  •  Туңдырма кайнармы? 
  •  Төлке хәйләкәрме? 
  •  Тавыкның аягы икеме? 
  •  Боз салкынмы? 
  •  Кошлар йөзәме?

Дидактик бирем:"Истә калдыр”

 Яшел яфрак Зәңгәр тасма Кызыл җиләк

Кара карандаш Сары өй Ак болыт

Өлкәннәр әйткән сүзләрне бала истә калдырып, предмет яки рәсемне китаптан яисә бүлмәдән табып күрсәтә ала. Интеллектуаль уен "Әйтеп бетер”
  •  Кошның каурые бар, ә песинең... 
  •  Очкыч оча,ә көймә ... 
  •  Үрдәк бакылдый, ә каз.. 
  •  Этнең оясы бар, ә төлкенең... 
  •  Кыш көне кар ява, ә көз көне... 
  •  Агачның яфрагы бар, ә китапның ... 
  •  Алма агачта үсә, ә кыяр... 
  •  Аю зур, ә тычкан... 
  •  Мендәр йомшак, ә өстәл... 
  •  Агач биек, ә куак...
  • Дәү әни әйбәт, ә убырлы карчык... 
  •  Боз салкын, ә ут... 
  •  Җир кара, ә кар. ..
 "Сүзләр эзлик!”
Әлеге уен баланың сүзлек байлыгын арттыра, уйлау сәләтен камильләштерә.Бу уенны уйнау өчен вакыт та таләп ителми.Аны бакчадан кайтканда, камыр басканда , урамда йөргәндә һ.б.ш.уйнарга мөмкин. Балага бары тик "Әйдәле, без синең белән күк йөзеннән сүзләр эзлик!”дип кенә әйтәсе.Ә җавап озак көттермәс:болыт, зәңгзр, яңгыр, аяз, караңгы һ.б Аннары исә, сүзләрне елгадан, бүлмәдән, өстәлдән, киштәдән эзлисе.. Интеллектуаль уен ” Кирәкле өлешне яса!” Әлеге биремдә бала уртадагы түгәрәге нинди төстә булуын ачыклап, чәчәккә шундый ук төстәге таҗлар ясый ала.Шулай ук бу уенны машинага көпчәк яса, кояшка-нур, кайчыга- тишекләр, керпе малаена- энәләр һ.б.шундый биремнәр биреп дәвам итәргә була. Бу уеннар, күнегү- биремнәр баланың вакытын файдалы үткәреп кенә калмый, ә бәлки интеллектуаль ,ягъни һәрьяклап үсешенә китерә, баланың иҗадилыгы көчәя, фикерләү сәләте арта.Димәк,шушы гап- гади тоелган биремнәр аша , бала акрынлап мәктәпкә әзерләнә дигән сүз.
Категория: Папка - Ширма өчен материаллар | Добавил: Катя | Теги: интеллектуаль уен, Адгамова Кадрия Васимовна, Мәктәпкә әзерләнү, бала, ширма
Просмотров: 1511 | Загрузок: 113 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск