Четверг, 25.04.2024, 22:40
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Папка - Ширма өчен материаллар [ Добавить материал ]

4-5 яшьлек Бала ни белергә тиеш
09.10.2012, 20:02

Уртанчылар төркемендә 
ел ахырына үзләштерелергә тиешле
 белем һәм күнекмәләр

 

Сөйләм үстерү

·        Балаларның тормыш тәҗрибәсендә очрамаган предметлар һәм күренешләрне белдерүче сүзләр исәбенә сүзлек запасын арттыру.

·        Эмоциональ халәтне (ачулы, моңсу), этик сыйфатларны (хәйләкәр, юмарт), предметларнын билгеләрен һәм үзенчәлекләрен белдерүче сүзләрне актив кулланышка кертү. Антонимнарны сөйләмдә аңлап куллану; сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүз ясалу очракларын белү (тәм-тәмле, бакча-бакчачы, тоз-тозсыз һ.б.).

·        Авазларны дөрес әйтү өстендә аңлап эшләү, сүздә беренче авазны аерып әйтә белү.

·        Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренә төшенү.

·        Сөйләмдә тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне куллану.

·        Сюжетлы рәсемнәрнең эчтәлеге турында тулы, мәгънәле итеп сөйли белү; исем, өлкәннәр ярдәмендә, уенчыкны тасвирлап сөйләү үрнәкләрен кабатлау, таныш әсәрләрдән өзекләрне сәхнәләштереп сөйләү.

·        Бала фантазиясенең көчле үсеше нәтиҗәсе буларак, кеше ышанмаслык вакыйгалар уйлап чыгарып сөйләү.

·        Үз эшчәнлеген (уенда, көнкүрештә һәм башка эш-гамәлләрдә) актив сөйләм белән бергә алып бару.

Матур әдәбият белән таныштыру

·        Аерым бер әдәби әсәрне тыңлыйсы килү теләген әйтә белү.

·        Балалар китапларының иллюстрацияләрен кызыксынып карау.

·        Яраткан әкиятне атый белү, ошаган шигырьне яттан сөйли алу; уен вакытларында санамыш ярдәмендә уенны алып баручыны сайлау (өлкәннәр күзәтүе астында).

·         "Әсәр ошадымы?”, "Әсәрдә бигрәк тә кем ошады һәм ни өчен?”, "Кайсы өзекне кабат укырга?” кебек сорауларга аңлап җавап бирү.

 

 

 

Кисеп ябыштыру

·         Предметларны, күренешләрне карандаш, буяулар (гуашь). Фломастерлар, төсле акбурлар кулланып сүрәтләү, төсләрне дөрес сайлап, пөхтә итеп буяу.

·        Бер рәсемдә берничә предметны берләштереп, катлаулы булмаган сюжет төзү.

·        Дымково, Филимоново бизәкләре белән уенчык силуэтлары бизәү.

·        Кайчыны дөрес итеп тотып, турыга (квадрат, турыпочмаклык) һәм диагональ буенча (өчпочмаклар) кисү; квадраттан-түгәрәк, турыпочмаклыктан овал кисү (почмакларын җайлап кына кисеп алып).

·        Берничә кисәктән торган предметларның сүрәтләрен пөхтә итеп ябыштыру.

·        Предметларның төсләрен туры китереп яисә үз теләгең белән төсләр сайлау.

·        Үсемлек орнаменты яки геометрик фигуралар кулланып бизәкләр төзү.

 

 

                                     Конструкцияләү

 

·        Төзелеш детальләрен конструкцияләү, үзенчәлекләренә карап куллану.

·        Тәрбияче әйткән бирем буенча, корылмаларны төрлечә үзгәртү.

·        Турыпочмаклы кәгазь битен урталай бөкли белү.

 

 

 

Предметлы тирәлек

·        Бина эчендә, мәйданчыкта, урамда үзләрен әйләндереп алган төрле предметларның исемнәрен, кулланышларын белү, аларның сыйфатларын, үзенчәлекләрен әйтү.

·        Үзләре күрмәгән һәм күрү мөмкинлеге булмаган әйберләр, вакыйгалар белән кызыксыну булдыру.

·        Предметның тарихы белән кызыксыну.

 

 

 

                                 

Иҗтимагый тормыш

·        Үзенең гаиләсе, гаиләдәге традицияләре турында горурланып сөйләү; төркемдә, балалар бакчасында үткәрелә торган, аерым алганда, өлкәннәрне дә, балаларны да шатландыруга юнәлдерелгән чараларда актив катнашу.

·        Үзенең туган шәһәре (бистәсе, авылы) турында сөйли белү.

·        Үскәч кем булырга (милиционер, тәрбияче, табиб, һ.б.) хыяллануы турында сөйләү.

·        Хезмәт кешесе турында, аның шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, эш-гамәлләре хакында сөйләү

 Экологик тәрбия

 

·        Берничә йорт хайванын, кыргый җәнлекне белү һәм атау.

·        Үсемлекләрне, хайваннарны, балыкларны, кошларны күзәтү.

·        Әйләнә-тирә турында иң гади нәтиҗәләр чыгара һәм алган тәэсирләр белән уртаклаша белү.

·        Әйләнә-тирә дөнья белән үзара дөрес бәйләнештә булу.

·        Үсемлекләр, хайваннар, кошлар, балыкларны күзәтүдә катнашу һәм аларны тәрбияләүдә көчтән килгән кадәр булышу; тере һәм тере булмаган табигать турында белемнәр белән уртаклашу; үсемлекләрне өзмәү, агач-куакларны сындырмау, тереклек ияләренә сакчыл карашта булу, аларга зыян китермәү (эткә баллы әйберләр ашатмау һ.б.)

 

               Рәсем

·        Предметларны, күренешләрне карандаш, буяулар (гуашь). Фломастерлар, төсле акбурлар кулланып сүрәтләү, төсләрне дөрес сайлап, пөхтә итеп буяу.

·        Бер рәсемдә берничә предметны берләштереп, катлаулы булмаган сюжет төзү.

·        Дымково, Филимоново бизәкләре белән уенчык силуэтлары бизәү.

 

 Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү

·        Балалар арасында әхлаклылык тәрбияләү ,җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне  өйрәнүне дәвам итү, юлда һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү

·        Юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен төшендерү, машина һәм җәяүлеләр өчен юллар ясау

·        Балаларның транспорт төрләре турындагы белемнәрен баету, картина буенча сөйләү күнекмәләрен үстерү,

Категория: Папка - Ширма өчен материаллар | Добавил: Катя | Теги: ел ахыры балалар бакчасы, программа таләпләре
Просмотров: 1920 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск