Пятница, 29.03.2024, 14:51
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Папка - Ширма өчен материаллар [ Добавить материал ]

Актаныш -туган ягым
22.01.2011, 23:39
. Актаныш исеме кушылу турында халык арасында шундый хикәят яши. Бер кешегә каяндыр бер кунак килә. Өй хуҗасы үзенең ындыр табагында ашлык суккан чак була. Килгән кеше, хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып, әтисенең кайда икәнен сорый һәм әтисен чакырып килергә куша. ”Миңа синең әтиең таныш бит” - дигән сүзне дә әйтә. Малае әтисенә барып : - Синең бер ак танышың килгән, сине чакыра, - ди. Килгән кеше бу хуҗаның яхшы ук дус кешесе була, ул ак йөзле булган күрәсең. Шуннан хуҗа кеше, дусты янына килеп, исәнлек- саулык сорашканнан соң : - Минем малай " Синең ак танышың килгән, сине чакыра” дип әйтте, - дип көлеп сөйләгән. Малайның бу сүзеннән шундагы башка кешеләр дә көлгәннәр һәм бу малайга "Ак таныш” кушаматы береккән. Ул вакыттагы елгада су тегермәне булып, шактый тирән буа була. Берникадәр вакыттан соң су коенганда шушы " Ак таныш” кушаматлы малай буада батып үлә. Бу вакыйгадан соң буага " Актаныш” буасы исемен кушалар, һәм шуннан соң бу исем елгага да күчә, елга исеменнән авыл да Актаныш исемен йөртә. Актаныш төбәге турында турында берсеннән-берсе мавыктыргыч төрле риваятьләр йөри. Имеш, ул кайчандыр Аккошлар иле булган. Ә аккош табигатьнең йөзек кашы. Бу зиннәтле, горур затлар дөньяның иң сөйкемле, иң җимле, иң мәрхәмәтле урыннарын гына сайлыйлардыр. Ихтимал, бу риваятьнең асылында тирән хаклык ятадыр. Чөнки туган ягыбыз, чыннан да, табигатьнең илаһи матур урынына урнашкан. Иң куанычлысы шул : актанышлыларның кунакчыллыгы, итагатьлелеге хакында бүген дә чын хикәятләр йөри. Актаныш җырлы, моңлы як, халыктан чыккан талантларга бай як. Биредәге табигый гүзәллек үзе генә дә халык талантларын тудыра, үстерә, канатларын ныгыта, ил күгенә очырадыр кебек. Актаныш Татарстанның матур төбәгенә урнашкан. Аның көнчыгышында, Башкортостан белән ике араны бүлеп, көмеш сулы Сөн елгасы ага. Төньяктан район чикләре буйлап, 70 километрдан артык озынлыкка җырларда данланган мәшһүр Аыгйдел елгасы сузылган.Ул район җирлегендә үк Кама елгасы белән килеп кушыла. Көнбатышта, Минзәлә белән ике арадагы чикләрне йөгерек сулы Ык аера. Болынлыкларга мул узәнлекләрдә киек кошларга, балыкларга бай булган бихисап күлләр, җирне бизәү өчен хасил ителгән көзге өслекләре кебек, ялтырап җәйрәп яталар. Болыннарда үскән балан, шомырт, карлыган, бөрлегән һәм башка җиләк-җимешләрнең күплеге кыр ягыннан килгәннәрне хәйран калдырырлык. Күп еллар, озак дәверләр актанышлылар үз туган якларының гүзәллегенә, табигый байлыкларының күплегенә куанып, шөкер-ана кылып яшиләр. Район Башкортостанның Краснокама, Илеш, Бакалы, Удмурт АССР ның, Каракүл һәм републикабызның Мөслим, Минзәлә районнары белән чикләшә. Актанышлылар ут күршеләре : башкортлар, удмуртлар, марилар, чувашлар белән гомер-гомергә дус һәм тату гомер итәләр. Уңдырышлы туфрагы, мул сулы елгалары, күлләре, киң болыннары, шаулап үскән урманнары булуга карамастан , Актаныш төбәге элекке Уфа губернасының иң ярлы төбәгеннән саналган. Җир эшкәртергә көч җитмәгән, халыкның күбесе атсыз булган, игеннәр уңган елларда да, тамак ныклап туймаган, орлыклык ашлык калмаган еллары да кабатланып торган. Фәкыйрьлек төрле чуалышлар китереп чыгарган. Ирек өчен, җир өчен көрәштә якташларыбыз актив катнашкан. Пугачев явында ата-бабаларыбызның күпләп катнашуы мәгьлүм. Райондашларыбыз изге көрәшләрдә башын салган батырларның якты истәлегенә тугрылыклы. Урманнар - безнең җиребезнең бизәге. Елның теләсә кайсы вакытында да урманга карап сокланырга мөмкин булсын да бизәк булмасын икән. Җәен ул яшеллеккә чума, ә кышын, башына йомшак бүрек кигән әзмәвердәй, ап-ак булып утыра. Көз җиттеме, сары, кызыл, ялкын сары һәм көрән төсләргә буяла. Шуңа күрәдер, урман турында дулкынландыргыч шигырьләр, проза әсәрләре аз язылмаган. Аны көйгә салганнар, ул җырларда җырланган, рәссамнәр иҗатында урын алган. ... "Бер җирдә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар! ... Һ.Такташ. Урманнар - дым саклаучылар. Алар чишмә, инеш һәм елгаларны саегудан, ә туфракны ерымнардан, җилдән саклыйлар. Урман - яхшы ял итү урыны. Урман - плантабызның үпкәсе : анда сине тәнгә сихәтле салкынча һава чорнап ала, яфраклар кыштырдавы, кошлар чыр-чуы тынычландырып, күңелне күтәреп җибәрә. Урман - кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга- бүрәнә, өстәл ясарга- такта, ягарга утын бирә. Ә кәгазь, целлюлоза, шырпы, скипидар? Гөмбә, җиләк, чикләвек, дару үләннәре. Кыскасы, урманда " бүләк итә” торган байлыклар санап бетергесез. Халык хуҗалыгындагы 20 меңнән артык әйбер - урман хәзинәсе. Урман байлыгына сакчыл карау - һәркемнең изге бурычы. Урманда агач суын агызырга, чәчәк атып утыручы үләннәрне өзәргә, агач һәм ботакларын сындырырга ярамый.Урмандагы һәр нәрсә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Актаныш җирлегендә ике урман һәм бер зур әрәмәлек бар. Туган ягыбызның гүзәл табигате , аның саф һавасы, матурлыгы төрле әдәби әсәрләрдә тасвирлана, җырларда җырлана. Без балалар белән бик теләп йөри торган урманнарның берсе - "Бүләк” исемле. Килгән саен бер бүләге Әзер була урманның. Я җиләге, я чикләвеге, Я чәчәге баланның. Һавасын иркен сулыйбыз Дәртләнә безнең йөрәк. Бүләкләре күп булганга Исеме матур - " Бүләк” Авыл белән яңа Актаныш арасында урнашкан "Бүләк” урманының иң матур өлешендә район балаларының җәйге ял итү урыны бар. Безнең җирлектә кабул ителгән зур кунакларның да иң яраткан урыны. Авыл белән "Сельхозтехника” арасында урнашкан Нөркә урманы узенең гүзәллеге , мәхәббәт гәүдәле имәннәре, чыршылары, наратлары белән үзенә җәлеп итеп тора. Ул үзенең хуш исле җиләкләре, гөмбәләре, кошлары, гаҗәеп матурлыгы белән аннан бик еракта урнашмаган "Сәламәтлек” ширкәте хуҗаларын, аларның эш вакытында , хозурландыра, дәрт бирә, өстәмә көч чыганагы булып тора.Ә җәйге иртәдә күкенең, тургай, сандугачның моңлы тавышларын ишетү генә дә үзе бер рәхәт мизгел ! Табигать кешесен гүзәл күренешләр көтә. Безнең Нөркә буйлары Ял итәргә уңайлы. Төрле матур чәчәкләргә Бик бай яшел тугае. Ә инде безнең "Әргәнеш” ягы ! Үзе бер яктан Иске Идел белән чикләнә, тугайларында искиткеч күлләр, инешләр, вак чишмәләр, төрле сулыклар бар. Андагы, кеше өчен бик кирәк булган төрле витаминлы җиләк-җимешләр: ул баланы, кара шомырты дисеңме, хуш исле җир җиләге, төрледән-төрле дару үләннәре, гөлҗимеше, кузгалагы, юасы, балыгы күпләрне кызыктырырлык саф һавасы үзе бер санаторий. Шуңа күрә дә ерак шәһәрдән кайткан кунаклар үзләренең ялларын безнең төбәктә уздыруны үз күрәләр. Һәрбер җирнең бары тик үләннәр генә үсә торган болынлыклары була. Әргәнешнең дә искитмәле бик бай болынлыклары бар. Алар җәй башында һәм җәй урталарында, үләннәр чәчәк атканда, аерата матур. Үләннәр дә йомшак һәм сусыл була. Шулчак болынга печәнгә төшәләр. Кешеләр печәнне кубрәк әзерләп калырга тырышалар. Болынлыкта хайваннар дөньясы да шактый гына. Кояшлы тыныч көннәрдә кыр чикерткәсенең черелдәве үзенә генә хас кешегә бер ләззәт бирә. Бал кортлары, шөпшә, төклетураны чәчәктән-чәчәккә кунып нектар җыюларын, шунда ук төрле төстәге күбәләкләрнең үзләренә азык табуларын күзәтү - үзенә күрә бер сихри дөнья ! Агыйдел ! Моңлы да, нурлы да ул, алкын да ул. Кймештәй ак та, фирүзәдәй яшел дә, күк йөзе кебек зәңгәр дә аның сулары. Ә буйлары ? Бөдрәләнеп үскән таллары, шомырт, балан, карлыган куаклары ! ...Күзләрне иркәләгән, күңелләрне назлаган берсеннән-берсе матур чәчәкләре... Ләкин Агыйдел һәрвакыт та тыныч кына агып, елмаеп, кйләч йөзле булып тормый .Аның ачулы чаклары да, җил-давыллы көннәрдә зәһәр ачу белән тешләрен ыржайтып ажгырган, дулаган чаклары да була. Урал таулары итәгеннән юл алган мәгьрүр Агыйдел үзенең йөгерек дулкыннары белән җаннарны иркәли. Ул Чулманның сул як кушылдыгы. гомуми озынлыгы 1400 километр, Татарстанга аның 60 километр озынлыгындагы түбән агымы керә. Шулай ук безнең җирлектә кече елгалар, күлләр, җир асты склары күп. 1970 елларга кадәр Идел-Агыйдел елгалары буйлап ак пароходлар йөргән. Алар безнең район халкы өчен бердәнбер диярлек су транспорты булып торган, халык барасы җиренә шул пароход белән йөргән. Беренче тукталыш булып Дербешка пристане булса, икенчесе Әҗәкүлдә булган. Хәзер ике пристань дә юк, ә бары ул Тат.Ямалы авылында гына калды. Хәзерге чорда йөргән ракета, метеорлар, һ.б. транспорт төрләре шунда тукталыш ясый. Шулай Агыйдел аша төрле баржалар халык өчен тоз, ашамлык, авыл хуҗалыгы өчен ашлама, нефть продуктлары ташыганнар һәм хәзер дә бу эш дәвам итә. Агыйдел - безгә иң якын, иң матур елга. Яраткан өчен кешеләр аны Олысу дип тә йөртәләр. Ашкынып - ашкынып ага ул. Биек тауларны аралап, бормаланып-бормаланып та ага. Агыйделгә карап торуы күңелгә рәхәтлек бирә. Ә менә Агыйдел өстендә пароходта барсаң, тагын да күңеллерәк. Күк су тасмасы өстеннән, аккоштай җәйран, пароход бара.Уңьяк ярда-урманнарга капланган кыялы таулар, ә сул якта-сузылып яткан тугайлар.Ике якта да берсеннән-берсе ямьлерәк авыллар. Авылларның яшел яки кызыл түбәле өйләре, күзнең явын алып, кояшка балкып утыра. Малайлар, хәтта көянтәләп су алып кайткан хатын-кызлар, пароходны озатып, кул болгап калалар. Агыйделнең бөгелеш ясап, тараеп калган урыннары да бар. Аның шундый бер урынын халык "Казмуен” дип атаган. Шушы "Казмуенда” ике пароход капма-каршы килсә,берсе туктап, икенчесенә юл бирә. Югыйсә алар бу араны икәү бергә үтә алмыйлар. Агыйделдән пароходта төнен Уфага, Казанга килү бигрәк тә күңелле. Шәһәрдә мең-мең утлар кабынган, ә өйләрнең сыны ачык күренми. Әйтерсең, шәһәр-балкып торган утлы бер утрау, пароход йөзми, ә утрау үзе сиңа каршы йөзеп килә ! Пароходтагы юлчылар үзләрен нинди рәхәт тоялар бит әле ! Ашыгыр идең дә-юк, синең утырган пароходың ашыкмый үз җаена бара бирә. Күңелле Агыйдел буйлары, күңелле пароходта йөрү! Актаныш авылы җирлегендә күп төрле инешләр, чишмәләр бар. Соңгы вакытта аларга игьтибар артты, аларны чистартып, чыгу урыннарын тирәнәйтеп, юлларын төзекләндереп, халыкка файдалану өчен экологик чиста су булдырылды. Шуларның берсе - Актанышның иске посёлогы өлешендәге "Хәмит” чишмәсе. Бу чишмә шушы төбәктә яшәгән Хәмит Махмудов абый истәлеге, чөнки беренчел эшне ул башкарган. Посёлок халкы 45-50 ел чамасы бу чишмәдән файдалана. Бүгенге көндә "Хәмит” чишмәсе ерактан ук үзенең утларын балкытып тора. Юлдан узып баручы бер генә кеше дә туктамыйча, суыннан авыз итмичә китми. Безнең беренче илбашыбыз Миңтимер абый Шәймиев һәм Сәкинә апа да 1998 елның Сабантуй көннәрендә бу чишмә янында ял итеп, суын эчеп, аңа фатиха биреп, авыл халкы белән истәлек өчен фотога төштеләр. Тагын поселокның икенче башында Азнакай нефтьчеләре ремонтлаган "Бүләк” чишмәсе үзенең чиста суы белән кешеләргә хезмәт итә. "Җидегән чишмә” - иске Актанышның елга буенда урнашкан. Актанышбаш белән ике арада "Изгеләр” чишмәсе һәр көн үзләренең саф, көмеш сулары белән кешеләрне сөендерә. Җир-ана үзенә рәхмәт сүзләре ишетә, үз рәтендә чишмәләр нефтьчеләргә рәхмәтле. Аларның бу изге эшләре авылларда да дәвам итә. Актанышым Актанышым, никтер синдә кайгыларга урын тар сыман. Кайсы якка күз төбәсәм, шунда көтелмәгән шатлык бар сыман. Матур синең арыш басуларың, матур синең болын, тугаең. Актанышым, сине үз күрмәсәм, болай сөймәс идем, мөгаен. Синдә генә йөрәк шулай ярсый, синдә туа моңлы көйләрем. Синдә генә бәхетем тулып ташый, Синдә яши сөйгәнем. Р.Закиров Актанышның кайсы төбәгенә генә барма-сине һәр җирдә диңгездәй җәелеп яткан кырлар каршы ала. Актаныш нигездә авыл хуҗалыгы районы, барлыгы 204 мең гектар мәйданда җир били. 27 хуҗалык икмәк, бәрәңге, сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Бездә 109882 га авыл хуҗалыгы : шуның исәбендә 90534 га чәчүлек җирләре бар. Хуҗалыкларыбыз мөгезле эре терлек, дуңгызчылык, сарыкчылык асрау белән шөгыльләнә. Район үзәге - Актаныш авылы, анда 8 мең кеше яши. Син көн саен ипи, бәрәңге ашыйсың. Безнең өстәлебездә, еш кына, кәбестәдән, кишер, чөгендердән әзерләнгән төрле-төрле салатлар була. Кеше бу продуктларның бөтенесен дә үсемлекләрдән ала. Ипине оннан пешерәләр, ә онны иген бөртегеннән алалар. Иген бөртеге исә бөртекле ашлык культураларында җитешә, аларга - бодай, арыш, арпа һәм солы керә. Бу үсемлекләрне зур мәйданнарда чәчәләр. Ул мәйданнар кырлар дип йөртелә. Менә бөртекләрне туфракка чәчтеләр. Ул шытып чыкты, һәм кыр зөбәрҗәттәй яшел төскә керде. Ефәк кебек яшел кыр өсте җанлы сыман дулкынланып тора. Икмәк өлгерде һәм кыр сары төскә манчылды, кипкән сабаклар кыштырдый. Тулы башаклар авыраеп җиргә иеләләр. Урып-җыюны көткән иксез-чиксез кыр киңлеге гаҗәп матур күренеш. Сокланып туймыйсың. Аңа күпме хезмәт кергән ! Бөртекле культуралардан тыш, кырларда бәрәңге һәм яшелчә үсемлекләре дә үстерәләр : чөгендер, кишер, кәбестә, суган, сарымсак. Бәрәңгене "икенче” ипи дип йөртәләр. Һәм ул, чыннан да, файдалы, туклыклы һәм бик тәмле ризык. Ай башлы, алтын кашлы көнбагышны да зур мәйданнарга чәчәләр. Бу үсемлек төшләреннән кыйммәтле туклану продукты - көнбагыш мае алалар. Шунысы кызык, кешеләр көнбагышның файдасын белгәнгә кадәр, аны чүп үлән дип утап ташлый торган булганнар. Кыр үсемлекләре арасында күкчәчәк, солыча, билчән, сарут, эт какысы һ.б. үләннәр очрый. Боларны беркем дә чәчеп үстерми. Алар кырларга кайдандыр килеп эләгәләр дә үрчеп, культуралы үсемлекләргә үсәргә комачаулыйлар. Үсемлекләрне кояштан каплыйлар, туфрактагы туклыклы матдәләрне алалар, кырларны чүплиләр. Шуңа күрә аларны чүп үләне дип атыйлар. Кешеләр чүп үләннәргә каршы көрәшәләр : аларны утыйлар. Кырдагы үсемлекләргә төрле- төрле бөҗәкләр зарар китерәләр : ак күбәләкнең яшькелт төстәге гусеницасы, колорадо коңгызы, лайлачалар һ.б. Ләкин бөтен бөҗәкләр дә үсемлек корткычлары түгел. Аларның бик күбесе файдалы, уңышны сакларга ярдәм итәләр. :бызылдавык коңгыз, камка. Мәче башлы ябалаклар, елак карчыгалар, гөберле бакалар да кырда үзләренә азык табалар. Кешеләр кыр хайваннарын да саклыйлар.
Категория: Папка - Ширма өчен материаллар | Добавил: Катя | Теги: Актаныш урманнары, Актаныш авылы, байлык
Просмотров: 1940 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск