Суббота, 20.04.2024, 12:21
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Папка - Ширма өчен материаллар [ Добавить материал ]

ел ахырына ни белергә тиеш
11.12.2010, 19:20
Культура – гигиена күнекнемәләре тәрбияләү ·
Физик активлык тәрбияләү:Бер – берләре белән төртешмичә йөрү һәм йөгерү. · 2 аякта бер урында һәм алга таба бара-бара сикерү. · Тупны алу, тотып тору, күчерү, билгеле урынга кую, ыргыту, чөю, тәгәрәтү. · Шуышу, сузылган бау астыннан үрмәләп чыгу, идәндә ятучы бүрәнә аша чыгу. · Мөстәкыйль ашау
Акыл тәрбиясе · Уенчыкларны, кайбер йорт җиһазларын, өс киеме, савыт – саба, кайбер җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне, транспорт төрләрен танып әйтү. · Якын – тирәдә ориентлаша белү: яшәгән йортын, фатирын, балалар бакчасын һәм төркем бүлмәсен тану. · Гаилә әгъзаларының һәм төркем хезмәткәрләренең исемнәрен белү Экологик тәрбия · Өлкәннәр белән бергәләп тереклек ияләре турында кайгырту: балыкларны, кошларны ашату, бүлмә гөлләренә су сибү һ.б. · Кайбер хайваннарны һәм аларның балаларын танып әйтү. · Әйләнә-тирә шартларында үзеңне әдәпле тотуның төп нормаларын һәм кагыйдәләрен белү.
Сөйләм үстерү · Актив сүзлек запасы булдыру (1000 – 1200 сүз) · Тәрбияче артыннан катлаулы булмаган җөмләләрне кабатлау( сорау яки өндәү җөмләләрне дә) · Өлкәннәрнең аңлаешлы соравына җавап җирү. · Үзендәге мәгълүматны уртаклаша ( "Коля килде”), уңай-сызыклардан (туңдым, ардым), яшьтәшләрнең эш-гамәлләреннән ( уенчык тартып алды)зарлана белү. · Уеннар вакытында һәм көнкүрештә сөйләшү · Күрсәтмә әсбапларсыз кечкенә хикәяләрне тыңлау. · Өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән сөйләшеп аралашу
Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру · Бер төрле предметларны төркемләүдә актив катнашу. · "Күп” һәм ”бер” предметны аеру. · Зур һәм кечкенә предметларны тану, аларның үлчәмнәрен әйтү. · Шар һәм шакмакны аера белү. · Төркемдәге төп бүлмәләрнең урынын, кулланышын белү ( уен, йокы, юыну, чишенү бүлмәләре). · Үзенең башын, аякларын, битен, аркасын, кулларын һ.б. күрсәтә белү Матур әдәбият · Үзләренә аңлаешлы булырлык шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр тыңлау . Кабатлап укыганда кайбер сүзләрне, кечерәк фразаларны өлкәннәргә кушылып әйтү. · Тәрбияче белән бергә таныш китапларның рәсемнәрен карау. · Өлкәннәр ярдәме белән шигырьләр уку (А.Бпартоның "Игрушки” циклыннан һ.б.) Нәфасәти тәрбия · Карандаш, фломастерлар, буяулар һәм пумала белән рәсем ясарга мөмкин икәнлеген белү; кызыл, зәңгәр, яшел, сары, ак, кара төсләрне аеру · Үзенең ясаган рәсеменә шатлана һәм анда нәрсә ясаганы турында әйтә белү · Балчык йомшак, аннан әвәләп булуын белү · Балчык йомарламын турыга һәм түгәрәк хәрәкәтләр ясап әвәләү; зур йомарламнан кечерәк кисәкләрне сындырып алу, аларны уч төпләре белән кыса белү; әвәләгән таякларның баш башларын нык итеп кысып тоташтыра белү. · Гади генә предметлар әвәләү; балчык белән пөхтә эш итә белү.
Конструкцияләү · Төзелеш материаллары детальләре нең төп формаларын белү · Күпчелек формаларны кулланып, өлкәннәр ярдәме белән төрле корылмалар төзү. · Үзкорылмалар тирәсендә уеннар оештыру
 Музыка тәрбиясе · Таныш көләрне таный һәм аваз югарылыгын аера белү (югары – түбән) · Тәрбиячегә кушылып музыкаль фразаларны җырлый белү. · Музыканың характерына туры килгән хәрәкәтләр башкару, хәрәкәтләрне музыка белән бергә башлау. · Ике аяк белән тыпырдау, кул чабу, кул чукларын әйләндерү. · Музыка уен коралларын (бубен, шылтыравыклар, кыңгырау) таный һәм аера белү. Уен эшчәнлеге · Бер – берсенә комачауламыйча янәшә уйнау, яшьтәшләренең кыланышларын охшатып кабатлау. · Өлкәннәр тәкъдим иткән уеннарга хисләр белән җавап бирү, аларның гамәлләрен кабатлау, уен максатын кабул итү. · Предметлар белән мөстәкыйль рәвештә уен гамәлләре башкару, гамәлләрне бер объекттан икенчесенә күчерү. · Уенда җитешмәгән уенчыкны башка предмет белән алыштыра белү · Тәрбияче белән кара-каршы сөйләшү · Мөстәкыйль уен вакытында гамәлләрне сөйләм белән бәйләп алып бару. · Курчак театры геройларының гамәлләрен күзәтү
Категория: Папка - Ширма өчен материаллар | Добавил: Катя | Теги: ел, матур әдәбият, конструкцияләү, уен, математика
Просмотров: 1182 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск