Суббота, 20.04.2024, 08:47
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Минем Документлар [ Добавить материал ]

"Йолдызлык"-2010
11.12.2010, 20:42
Азамат:
Сәлам сиңа гүзәл туган ягым,
 Актанышның ак әбиләреннән .
Батыр әти, сабыр әниләреннән ,
Алтынчәчнең шук нәниләреннән.
Эльза: Хәерле кон, хөрмәтле тамашачылар !
Сәлам сезгә алда артта утыручылар .
 Урын юктан аптырашып басып торучылар,
Сәлам сезгә сәлам!
Йосыф:Буген бездә йолдызлык,
бүген бездә зур бәйрәм,
 Җырлата да биетә дә ,
сыный да торган бәйрәм.
 Алинә: Алтынчәчнең нәниләре
 бер урында тик ятмый.
 Нәфис сүзгә җырларга да оста,
 биюдә дә сынатмый .
Йосыф:Дусларым, сәхнә артындагылар өчен зур сынау бүген. Инде аларга осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирик.
 Азамат:Сезнең игътибарыгызга "Аулак өй "композициясен тәк ъдим итәбез
 Камилә: Әдел , син мәзәкләр сөйләргә яратасың бит , әйеме,
 Адел. Әйе, Камилә :
Камилә : Бер интересныен сөйләп җибәр әле,
Адел: Камилә әйдәле без Камилне тыңлыйк әле, аның өйрәнгән шигыре бик шаян. 
Камилә:Рәхим ит , Камил!
 Азамат:Бүген бездә Йолдызлык.
Зур бәйге бүген бездә
Шигыр сөйләр нәниләр
тыңлыйк утырып бергә.
  Адель:бездә Йолдызлык бәйгесе булуны сизенеп башкорт дуслар да килгән Алкышлар белән каршы алыгыз.
 Алинә:Азамат, син бизнес турында берәр нәрсә беләсеңме ? Азамат: Ничек инде белмәскә . Хәзер бит көн –таң атса кече эшмәкәрлек дип сөйлиләр, җитмәсә акча да бирәләр әле.
Алинә: Ә менә ничек икән, әйтәм аны безнең Аделия дә күлмәк бизнесы ачам дип акча җыя башлаган.
Азамат:Ничек?
 Алинә: Әйдәле Аделиянең үзен тыңлыйк.
Камилә: Без Актанышта туганбыз,
Без Актаныш баласы.
Актанышта туганнардан
 Хәрчак үрнәк аласы.
Адел: Биюченең итәкләре бии-бии остара .
Алтынчәчнең нәниләре бии бии остара . Сәхнәдә чегән кызы. Каршы алыгыз.
Эльза: Бүген йолдызлык бездә шуңа әш- мәш киләбез
Каты итеп кул чапсагыз бер җырлап та бирәбез.
Кызлар кызлар дим , кая сез?. Вокал-джаз
Эльза: Йосыф , синең математика ягы ничек әле ул?, әйбәт бит? Йосыф:Болай зарланырлык түгел иде әле , ә нигә дип кызыксындың? Эльза : 80 яш.лек әбиләрне күргән бар, димәк ул зур сан , ә менә 300 саны ..... Йосыф:300ме ул анда 4 тапкырдан да артык 80 бар дигән сүз Нигә әле бу сиңа? Элза:Бу ел бит Актанышыбызга -300, районыбызга _80 яш.ь тула, шуңа яшен күзаллавым иде.
Йосыф:Әйе шул буел юбилейлар елы, күңел ачасы , җырлыйсы килә, Эльза:Җырламыйк әле, гүзәл Актанышыбыз турында райондашыбызның шигъри тәлгәшләрен  тыңлыйк Азамат :Йолдызлыкка диеп атап шигыр өйрәндек без
Сездән рөхсәт булса берсен сөйләтербез
 Кунакларым- курчаклар шигырен сөйләргә Лилияне чакырабыз. Йосыф:Эльза ни булды сиңа?
-Үпкәләдем
 Йосыф: Ни өчен?
-Эльза җырлый дип иглан итүеңне көтеп арып беттем инде. 
Йосыф: Шулаймыни, Әйдә алайса, рәхим итеп җырла, .
 Йосыф: Актанышта халык киң күңелле,
 сый- хөрмәт һәрбер өйдә .
  Бию көе яңгырауга 
Элвина баса көйгә.
  Азамат Нинди калын китап күтәрдең син , Йосыф,Әйдә рәсемен карыйк әле .
Йосыф: Я, я, акрын !бумы ? бу бик кадерле китап !
Азамат:Ә ә белдем бу бит Хәтер китабы, аны минем дәү әнием китап киштәсенең иң биек рәтендә бик кадерләп саклый .
Әдел: Мин генә белми калыйм мени ,әйтегез инде .
Йосыф:Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбызның исемнәре теркәлгән китап бу.
 Азамат :Хәтер китабы.
Әдел : Мин кечкенә түгел инде ,Аңладым, Бөек җиңүгә 65 ел икәнлеген дә беләм әле мин .
Йосыф:Бөек Җиңүгә 65 икәнен ?
 Азамат:Каян беләсең?
 Әдел: Сез нәрсә егетләр бу турыда белмичә ярамый
Бергә: Ә без белмибез димәдек тә .
Азамат: Без бит Нәфисәнең .нәк менә Җиңүгә багышланган шигырен тыңларга тиеш идек .Рәхим ит Нәфисә!
Алинә:Азамат Йолдызлыкта барысы да һөнәрен күрсәтә, Әллә син дә бер җырлыйсыңмы соң?.
Азамат: Җырлау өчен дә талант җитәрлек бездә, без беткән малай түгел.(Эзләнә).Алинә, гармуным өйдә калган бугай, гармунсыз нинди җырлау инде ул!?
Алинә:Әйдәле алайса без җырларга Чулпанны чакырыйк.
Азамат: Алинә син үскәч кем булырга уйлыйсың?
Алинә : Модел.ер ,әлбәтт.ә сии-ин , Хәзер әйтәм- очучы? Космонавт? Алайса презедент? 
.Азамат:Минме мин ... тыңла алайса! (Шигыр)
  Адел :Җырлар җырла дип әйтәсез,
 сезгә нинди җыр кирәк.
Камилә: Әллә үзең җырлыйсыңмы Әдел,
 Әдел :Юкла !
Камилә:Күңелле җыр башкарырга
 Гаделне чакырыйк бирегә. 
Алинә: Алып баручыларны күрмәдегезме? Юк? Сәхнә артында биючеләр мәш килә иде. Мөгаен шулар арасындадыр.  
 Азамат: Биючеләр бииләр, көе килми димиләр
 Алтынчәчләр биегәндә күңел җилкенә диләр . Сәхнәдә күңелле клоуннар биюе Каршы алыгыз .
 Азамат: Ә сез арымадыгызмы әле?
-Ничек арсыннар ди инде ,Азамат!
Бугенге көн бит тантана . ”Алтынчәчләр” булдырды дип
Кара, бар да шатлана .
Азамат:Чынлап та ,карале Алинә ,Бүген бар да шат , без дә , тамашачыларыбыз да , хәтта жюри да ,рәхмәт сезгә хөрмәтле тамашачыларыбыз, рәхмәт сезгә мөхтәрәм жюри,алдагы очрашуларга кадәр без сезнең белән саубуллашабыз .
Категория: Минем Документлар | Добавил: Катя | Теги: конферансье, бию, алып баручы, йолдызлык, ьыр
Просмотров: 994 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск