Пятница, 19.04.2024, 14:54
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Рузалия Халимованың шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Пар канатлар
23.01.2012, 21:31

Пар канатлар

(Гаилә бәйрәме - 35, 40, 45 ел бергә яшәгән

парлар  белән очрашу кичәсе)

Алдан әзерлек: "Безнең гаилә” дигән темага рәсем конкурсы үткәрү;.”Күңелле ял итәбез” фотостенды әзерләү; әти-әниләр белән гаилә шаҗәрәсен төзү, төркемдәге "иң яшь гаилә”, "тәҗрибәле гаилә, "күп балалы” гаиләләрне ачыклау.

Плакатлар: "Гаилә - гомер чишмәсе”; "Гаилә - бәхет ачкычы”, "Гаилә ул – җылы учак”, "Гаилә - тормыш нигезе”.

 

А.б. Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, дәү әтиләр, дәү әниләр! Бүгенге кичәбезнең исеме "Пар канатлар” дип атала, ягъни, 35 елдан да артык гомер итүче дәү әтиләр, дәү әниләр белән очрашу.

    Ә инде кичәбезнең максаты: яшь гаиләләргә шушы үрнәк гаиләләребезнең матур тормышын чагылдыру; гаилә учагын сүндермичә, аны саклап, бер-береңне хөрмәтләп яшәүнең серләренә төшендерү; өлкәннәребезнең акыллы киңәшләрен тыңлау.

I  А. б.   Исәнмесез, диеп сүз башлыймын,

              Танышулар шулай башлана.

              Исәнмесез, диеп сүз башласам,

              Бәхетем арта, күңел шатлана.

II  А.б.   Яшәсәгез сез гел муллыкта,

               Гел тыныч булсын галәм.

               Сөекле кунакларыбызга

               Ялкынлы кайнар сәлам!

1.          Шатлыклар күңелебездә,

      Ал кояш күгебездә.

      Рәхәтләнеп бәйрәм итик –

      Гаилә бәйрәме бездә.

2.          Бу кичәбез гөрләп үтсен,

      Истә калсын гомергә.

      Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

      Җирнең якты йөзендә.

3.          Тормышыгыз ямьле булсын!

      Ямьле булсын, гөрләп торсын.

      Эшләрегез уңып торсын

      Илебезне бизәп торсын

      Гаилә бәйрәме котлы булсын!

Җыр "Кояшлы ил” Л. Батыркаева көе, Ә. Рәшитов сүзләре

I А.б.  Гаилә - ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

II А.б. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Менә безнең балалар да гаилә янында җылылыкны үзләренең рәсемнәрендә чагылдырдылар.

 (Балалар рәсемнәрен карау).

 4.   Ничек рәхәт бу дөньяда

  Зәңгәр күктә кояш көлеп

  Җирне ямьләп үлән шытса

  Ничек рәхәт бу дөньяда.

5.   Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә

  Агымсудай вакыт тиз үтә

  Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз

  Татулыкка җирдә ни җитә!

I А.б.  Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе атлаучылар – бүгенге кичәбезнең геройлары.

II А.б. Алар бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләребез.

Гаилә шаҗәрәләрен карап алыйк. Безнең әти-әниләр ничә буынны беләләр микән? (Һәр гаиләнең төзегән шаҗәрәләрен карау)

Гаиләләр белән таныштыру. Лотфуллин Камилнең әбисе белән бабасы Күҗәкә авылыннан килгәннәр – Хаҗиев Сәяф абый һәм Зәнфирә апалар, Мухаметдинов Илназның әбисе белән бабасы Мирзашәех абый һәм Зөлайха апалар Актаныш авылыннан, тормыш иптәшләре белән 40 елдан артык гомер кичерүче дәү әниләр Нурдидә һәм Дилбәр апалар – Актаныш авылыннан)

А.б. Кемнәр генә җырламый,

        Бу көйне кем тыңламый.

        Безнең Ләйсән назлы ул,

        Кул чапмыйча җырламый.

Каршы алыгыз, хөрмәтле кунаклар, Ләйсән сезгә үзенең матур җырын  бүләк итә.

(Чулпанның әнисе җыр башкара)

А.б.  Хәзер сезнең каршыгызга

         Эльвира чыга килеп

         Ул сезгә күрсәтер

         Татар биюен биеп.

(Артурның әнисе башкаруында татар биюе)

Җыр. Шайхразиева Эльза  "Рәхмәт сезгә” Ф. Яруллин сүзләре, В.Әхмәтшин көе.

I А.б. Кешеләр бер-берсен яраталар икән, акча алар өчен мөһим түгел. Мәхәббәт акчаны үтерә диләр. Гаиләдә кайсы мөһим роль уйный – мәхәббәтме, әллә акчамы?   (җаваплар)

Рәхмәт сезгә.

Җыр.   Альмеева Чулпан "Курчакка күлмәк тектем”  Л. Батыр-Болгари көе, Р.Вәлиева сүзләре.

II  А.б.  Тормыш юллары һай борма-борма,

             Кирәк ышанычлы пар канат

             Пар мәхәббәт ярларыннан ташсын,

             Күңелләрдә ярсып, шаулап аксын

             Аккошлардай бер-береңне ярат!

I А.б. Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы. Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Ул – уртак бәхет. Кошлар да ояларын парлап ясыйлар, балаларына азыкны парлап ташыйлар.

6.   Рухың төшсә, күңелеңә

      Канат куючы кирәк

      Уй-хисеңне карашыңнан

      Аңлап торучы кирәк.

7.   Җаның назга сусаганда

      Назлап сөюче кирәк

      "Ашың бүген бигрәк тәмле

      Пешкән”, - диюче кирәк.

8.   Киңәшерлек, гөрләшерлек

      Синең кешең булсын ул.

      Канатың канатка куеп

      Яшәр кешең булсын ул.

II А.б. "Хатын-кыз ир-атларның бөек тәрбиячесе”, - диләр. Чынлап та хатын-кыз җилкәсендә күпме гаилә мәшәкате. Йорт эшләре, бакча эше, мал-туар карау дисеңме – барысы да хатын-кыз өстендә.

Сезнең гаиләдә бу - ир-ат эше, бу – хатын-кыз эше диеп бүлешү бармы?     (җаваплар)

Татар халкында "Ир – баш, хатын – муен,” дигән әйтем бар. Сезнең гаиләдә кем баш?    (җаваплар)

Җыр.   Фарисова   Ильвина   "Гөлләрем, гөлкәйләрем” М.Разов сүзләре, В. Агапов көе.

I  А.б. Хатын-кызлар бар нәрсәне дә күңелләре белән сизәләр.

       Сез тормыш иптәшегезнең нинди кәеф белән кайтуын сизә идегезме һәм ничек каршы ала идегез?  (җаваплар)

   "Ир-аттан бары бер генә нәрсә таләп ителә: көч һәм тәвәкәллек.

Хатын-кыз ничек бар, шулай булуы белән көчле,” – дип әйткән бөек шәхесләребез.

II А.б.  Ата-ана һәм балалар турында халкыбызның бик күп мәкальләре бар. Әйдәгез, шуларны искә төшереп китик әле.

11.   Ана өйрәтсә, балалар җитез булыр,

        Ата өйрәтсә, бала акыллы булыр.

12.   Бала өчен ананың йөрәге,

        Атаның – беләге авыртыр.

13.   Аталы-аналы – алтын канатлы.

14.   Ата-ананы тыңлаган – адәм булган,

        Тыңламаган - әрәм булган.

15.   Ата-ана бердәм булса,

        Балалар күркәм үсәр.

16.   Ана өчен баладан газиз кеше булмас.

17.   Ата-анага кадер күсәткән

        Бала-чагадан кадер күрер.

18.   Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

Җыр   "Яңа көн килде” Т. Миңнуллин сүзләре, Р.Әхиярова көе.

I А.б. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.

                 Кайвакыт ул мамык кебек йомшак

                 Кайвакыт ул – корыч кебек каты   

                 Кайчагында баллы-татлы,

                 Ә кайчакта әремнән дә әче.

Әйе, дөрес әйттегез, табышмакның  җавабы – тел. Әгәр без ягымлы итеп сөйләшәбез икән, безнең турыда йомшак телле диләр. Ә инде кырыс, дорфа итеп  сөйләшүчеләрне каты телле диләр.

II А.б. Һәр хатын кыз комплиментка лаек. Сез матур сүзләрне еш әйтә идегезме? (җаваплар)

 Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле, тәмле телле, игътибарлы булыйк. Ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтеп яшик.

19.   Яхшы сүз яшәртә, көч бирә

        Кулыңа сәләт һәм эш бирә.

        Яхшы сүз кузгата җырларны,

        Бизи ул, матурлый дөньяны.

20.   Яхшы сүз тауларны күтәрә,

        Давыллар аркылы үткәрә.

        Яхшы сүз шифалы, тылсымлы

        Юа ул яраны, борчуны.

21.   Яхшы сүз ярдәмгә ашыга

        Әйтерсең эретә ул ташны да,

        Яман сүз агудай әшәке

        Хәтта ул корыта чәчәкне.

Кызлар башкаруында " Чебиләр” биюе.

I  А.б. Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.

II  А.б.  Хөрмәтле Сәяф абый һәм Зәнфирә апа, Мирзашәех абый һәм Зөлайха апа, Дилбәр апа, Нурдидә апа!

Тормышларыгыз заяга үтмәгән. Күпләрне көнләштерерлек гаилә төзеп, күпләргә үрнәк булып яшәгәнсез. Тәрбияле, тәртипле балалар үстереп, олы юлга чыгаргансыз. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ягымлы, сабыр, гади булып калыгыз. Балаларыгыз, оныкларыгыз һәрвакыт гел яхшы хәбәрләр генә китерсен. Бәхетле картлык телибез сезгә.

Җыр   Фаррахов  Артур "Җирдә миңа ни кирәк” (Ш.Галиев сүзләре, Ф.Әхмәтшин көе)

22.  Яшь әле сез әби-бабай!

       Сез бит безгә бик кадерле икегез дә

       Сез булганга күңелле бит безнең өйдә

       Йоклатасыз җырлый-җырлый сөеп кенә.

23.  Уятасыз иркәләп һәм үбеп кенә

       Әтидән дә, әнидән дә кадерле сез

       Аларга да әти бит сез, әни бит сез

       Алар да бит сездән бераз куркып тора

       Кайчагында безне сездән көнләп тора.

       Безнең өчен бик кадерле кеше бит сез.

Җыр  "Балалар җыры” А. Монасыйпов көе, Г.Рәхим сүзләре.

I А.б.  Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

           Күңелләрдә булган саф хисләр,

           Озын гомер, якты тыгыч тормыш –

           Безнең сезгә әйтер теләкләр.

II А.б. Таң җилләре һәркөн сезгә

            Безнең сәламнәрне җиткерсен.

            Һәр көн сезгә яшәү дәрте бирсен,

             Сәламәтлек, бәхет китерсен.

I А.б.   Бүгенгенең бер мизгеле

            Күңелләрдә калсын уелып

            Соңгы кабат булмас, язган булса,

            Гөрләшербез кабат җыелып.

            Ә хәзергә хушыгыз!

            Күңелле ял итегез!

Кулланылган әдәбият:

1. Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Казан "Раннур”нәшрияты.1999 ел.

2. Бала бишеге-гомер ишеге. -  Яр Чаллы: "Идел-йорт” нәшрияты 2002.

3. Гөлбакча Балалар бакчалары өчен хрестоматия.

 Казан, Татарстан  китап нәшрияты, 1990

4.  Иң матур сүз. – Казан: Мәгариф, 2000.

5. Измайлова Г.Х. Бергәләп тәрбиялибез. Казан "Мәгариф” нәшрияты 2006.

 

Муниципаль    бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

"Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы” тәрбиячеләре Хәлимова Рузалия Рифкать кызы, Шәйхулова Әминә Галимәрдән кызы

 

 

 

 

Категория: Рузалия Халимованың шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: гаилә бәйрәме
Просмотров: 1566 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск