Суббота, 20.04.2024, 15:04
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Рузалия Халимованың шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Урман -безнең байлыгыбыз
12.12.2010, 21:40
Максат. Ел вакытына карап, урмандагы үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү; урмандагы һәр тереклекнең бер-берсе белән бәйләнештә торуын, урманның кеше тормышындагы әһәмиятен өйрәтүне дәвам итү; туган як табигате белән таныштыруда милли төбәк компонентлары куллану; үзебезнең җирлектә чыккан китаплар белән таныштыруны дәвам итү; туган ягыбызны ярату хисләре тәрбияләү; матурлыкка соклану; табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау һәм материаллар: Күрсәтмә материал: "Актаныш – туган ягым” альбомы, "Актанышым буйлап сәяхәт” папкасы, "җанлы” картина өчен рәсемнәр ( агачлар, куаклар, хайваннар, кошлар, үсемлекләр, бөҗәкләр), "Җәйге урман”, "Кышкы урманда” картиналары, дидактик уен "Рәссам нәрсәдә ялгышкан?”, "Урман бабае ник ачулы?”, Л.Шәйгәрдәнованың "Бүләк” китабы, магнитофон язмасы.
 Тарату материалы: альбом битләре, клей, кисточка, пычкы чүбе. Балалар белән алдан эшләнгән эшләр: урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, кышкы урманга экскурсиягә бару, участокта кошларны күзәтү, "Бүләк” шигырен, "Нөркә” җырын өйрәнү.
 Тәрбияче әзерлеге: "Актаныш – туган ягым” альбомын, "җанлы картина өчен рәсемнәр, дидактик уеннар ясау, фотога төшерү, "Актанышым буйлап сәяхәт” папкасы өчен материаллар туплау. Шөгыль барышы:
- Балалар, бүген бездә нинди шөгыль? (Шигырь ярдәмендә җавап бирәләр)
- Бик күңелле ял иттек, Тәмле ботка ашадык.
Шөгыль башлана хәзер: Без инде матур итеп,
 Җавап бирергә әзер. Бүген бездә - ана теле,
 Яратам сине, телем, Рәхмәт сиңа, синең аша
Алам мин яхшы белем.
 - Бик дөрес, балалар, ана теле шөгылебезне башлыйбыз.
 - Әйтегез әле, без нинди республикада яшибез? (...)
- Нинди районда, нинди авылда яшибез? (...)
- Үзебезнең Актаныш авылы сезгә охшыймы? Ни өчен? Безнең авылыбызның нинди күркәм урыннарын беләсез? (...)
 - Без бүген шуларның берсе турында сөйләшербез. Мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле.
Язын ямь бирә, Җәй салкын бирә.
 Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә. Ул нәрсә? (Урман).
 - Бик дөрес әйттегез, балалар! Ә урман нәрсә соң ул? (...)
 - Әйе, дөрес. Балалар, әйдәгез, бүген урманны үзебез ясыйбыз. Ю.Дмитриевның "Урман нәрсә ул?” хикәясен искә төшереп "җанлы” картина ясау. (I катка – агачлар, үләннәр, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр; II кат – бөҗәкләр, III кат – кошлар, кыргый җәнлекләр урнаштырыла).
 - Барлык тереклек куелгач, урман яшәреп, матурланып киткән. Кошлар сайрый башлаганнар. (Магнитофон язмасында кошлар тавышы ишетелә). Нәтиҗә ясау. Урман күпкатлы йортны хәтерләтә.Урманда тереклек берсеннән башка берсе яши алмый. - Балалар, әйтегез әле, урман ни өчен кирәк соң? (...)
- Әйе, бик дәрес, урман – кешенең дусты.
 - Хәзер елның кайсы вакыты? (...)
Физкультминутка "Кышкы урман”.
- Сезнең алдыгызда "Кышкы урман” картинасы. Нинди матур! Балалар, игътибар белән карагыз әле, бу картинада барысы да үз урынындамы? Дидактик уен "Рәссам нәрсәдә ялгышкан?” - Булдырдыгыз, рәхмәт. Ә хәзер бу картиналарга кошларны урнаштырыйк. Дидактик уен "Кошларны аер!” (Җәйге һәм кышкы урман сүрәтләнгән 2 картина, кош рәсемнәре куела.) Күчмә һәм кышлаучы кошларны аеру. Бу кош кайсы урманда яши?
- Балалар, безнең Актанышыбызда нинди урманнар бар? (
Бүләк һәм Нөркә урманнары).
- Мин сезне бүген бик матур китап белән таныштырам. Ул үзебезнең Актаныш авылында яшәүче, шагыйрә Лилия апа Шәйгәрдәнованың "Бүләк” исемле китабы. Без өйрәнгән "Бүләк” һәм "Нөркә” шигырьләре дә бу китапка кертелгән. Китапны балалар иҗат үзәгендә эшләүче рәссам Айрат Сәрвәров бик матур рәсемнәр белән бизәгән.( Китапны күрсәтү).
- Хәзер "Бүләк” шигырен тыңлап китәрсез. (2 бала шигырьне сөйли). - Әйе, балалар, шигырьдә дә әйтелгәнчә, урманны сакларга, дару үләннәрен дә тамырлары белән җыймаска кирәк.
Дидиктик уен "Урман бабае ник ачуланган?” Балаларның ялгышларын әйтү).
 - Бик дөрес, балалар. Халкыбыз: "Урман – байлык, матурлык, урманны сакла! – дигән. Шуны исегездән чыгармагыз!
 - Балалар, ә хәзер өстәлләр янына килегез. Альбом битләренә агач рәсемнәре ясалган. Хәзер шуларга карлар яудырыйк. Моның өчен ботак араларына клей буйыйбыз һәм өсләренә пычкы чүбе сибәбез. Балалар эше. Эшләрне карау, мактау. Альбом битләрен тактага урнаштыру.
- Карагыз, нинди матур кышкы урманыбыз килеп чыкты. Әйдәгез бу урманга "Нөркә” исемен бирик.
Шөгыльне "Нөркә” җыры белән тәмамлау.
 - Балалар, сезгә шөгыль ошадымы? Сезнең җавапларыгыз миңа бик ошады. Сау булыгыз!
Категория: Рузалия Халимованың шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: Бүләк, Нөркә, конспект, урман, җыр, табышмак, Халимова
Просмотров: 2634 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск