I кечкенәләр төркемендә аралашу һәм хезмәт процессы
Ата-аналарга йомгаклау шөгыле буларак күрсәтелде Апрель-2010
Кадрия Васим кызы Адгамова, Актаныштагы "Алтынчәч” балалар бакчасының югары кв.категорияле тәрбиячесе
Тема:Нәни булышчылар. I кечкенәләр төркемендә аралашу һәм хезмәт процессы Максат: Аралашу һәм хезмәт процессында балаларның үсешенә ирешү; өлкәннәргә ихтирам тәрбияләү, булышу теләге уяту, эшне ахырына кадәр башкарырга өйрәтү, тулы җөмләләр белән җавап бирергә гадәтләндерү, сөйләм үстерү, балаларда кәеф күтәренкелеге булдыру.
Өй .Өй янында әби чеп- чеп , дип эзләнеп йөри .Бер якта онык өй телефоныннан әбигә шалтырата.Әбинең кесә телефоны шалтырый.
-Алло, әбием, исәнме!
-Әлү,Сөмбел, кызым, синмени?
-Әйе,әбием, ни хәлләрең бар?
-Ярыйсы гына бәбкәем, бабаң еракка киткәч ,бераз ямансу булып тора,эш- эш –мәшәкатьләр дә ишәеп тора ,әллә килергә уйладыңмы, кызым?
-Әйе, әбием, ә дусларым белән килсәм ярыймы?
-Бик яхшы булыр, миңа булышып та китәрсез , кайчан киләсез соң?
-Хәзер үк юлга чыгабыз.
-Килегез ,көтәм балам.
Сөмбел балалар янына барып: дусларым, әбием янына булышырга барасызмы? , ди .Балалар , әйе, барабыз, дип җаваплыйлар. Балалар җыйнаулашып барганда, каршыга Лиана белән Ислам чыга:
-Дуслар, кая барасыз?
-Әбиләргә барабыз.
-Анда нигә барасыз?
-Булышырга барабыз.
-Әби сезгә ни дияр? -
Оныклар диеп сөяр.
-Әби сезгә ни бирер?
-Күчтәнәчләр ул бирер.
-Аны кая курсыз?
-Бергәләшеп ашарбыз.
- Без дә барыйк әле?
-Әйдәгез.!!!
Балалар ,бергәләшеп ,әби янына киләләр, әби ишегалдында йөри: Чеп-чеп-чеп! Балалар:Исәнме, әбекәй!
Әби :Бик исән , акыллыларым. Әйбәт кенә килеп җиттегезме?И-и , балалар, бик вакытлы килдегез әле, чуар тавыгым бик күп итеп йомырка салды да, чебиләр чыгарды , хәзер әнә шуларны җыя алмый тик йөрим, булышырсыз бит?
Сөмбел-Онык: әбием , ник алай читкә китәләр соң алар?
Әби: Коймалары юк иде шул,бабагыз еракка киткәнче, балта остасына койма ясарга биреп киткән иде, алып кына кайтасы бар.
Малайлар: Без булышабыз.
Кызлар: Ә без чебиләрне эзләрбез.
Әби : Сез бик бәләкәй шул әле, чебиләрне танырсызмы соң?
Балалар : Таныйбыз, чеби бик бәләкәй була.
- Сары йомгак кебек кенә була. - Кечкенә кызыл томшыгы була. - Тәпиләре дә бәләкәй була.
- Әби: Каян гына эзләп карарсыз микән , бәбкәйләрем?
- Чирәм арасыннан.
- Койма артында чеп- чеп дип йөриләр бит .
Әби: Болай булгач, сездән олы булышчылар чыга , әйдәгез соң ,эшкә керешегез. Малайлар машиналар белән койма алырга китәләр, кызлар бүлмә буйлап чебиләр эзлиләр . Бүлмә уртасына озын, кыска берничә ялгаш куелган . Аның янында чуар тавык. Балалар бүлмә буйлап йөреп, чебиләрне табып китерәләр. Койма белән уратып куялар.
Әби: И-И рәхмәт яугырлары , кая әле бу чебекәйләргә ярма да сибим.
Балалар : Без дә сибешик әле. Әби балаларның учларына ярма сала ,ә балалар ялгашларга салалар .
Әби: Бик күркәм эш башкардыгыз, бәбкәйләрем, я инде бер уйнап та алыйк. "Чебиләр” көенә.
Нәни чебиләр барсы да Сары майка кигәннәр.
Җим чүпләргә диеп кенә Бер урынга килгәннәр .
Чеп, чеп, чеп, чеп, Бер урынга килгәннәр .
Тик әбинең әйткәненә Колак салмый чебиләр.
Шуңа күрә сибелешеп, Читтә генә йөриләр,
Чеп, чеп, чеп, чеп, Читтә генә йөриләр .
Чебиләргә койма куйдык, Беркая да китмиләр.
Тыныч кына җим чүпләшеп, Тату гына йөриләр .
Чеп, чеп, чеп, чеп, Тату гына йөриләр
Әби: Рәхмәт , балалар , сезгә минем чебикәйләрем ошадымы соң? Тагын ниләр ошады? Кунакта күңелле булдымы , армадыгызмы? Кунак булгач, күчтәнәчләр дә була инде , ягез әле , сыйланыгыз. Әби күчтәнәчләр өләшә.
|