Четверг, 25.04.2024, 00:28
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шөгыль конспектлары [ Добавить материал ]

Актаныш буйлап сәяхәт
13.12.2010, 21:50
Бурычлар: туган якның истәлекле урыннары турында балаларда күзаллау булдыру, хезмәт кешесен зурлау,хезмәткә карата мәхәббәт уяту, халкыбызның бугенгесе һәм үткәне турында, көнкүрештә кулланыла торган әйберләр турында белемнәрен гомумиләштерү, диалогик сөйләмне камильләштерү; балаларның интелектуаль фикерләвен үстерү,
Җиһазлар:компьютер, агач мичкә, элекке һәм хәзерге көнкүреш әйберләре, дидактик уен”борынгысы нәрсә?”.
 Балалар белән алдан әзерлек:туган як турында рәсемнәр карау, "Актанышым-ак илем” альбомын булдыруда катнашу,һөнәр ияләре турында сөйләшү, уеннар, шигырьләр өйрәнү.
Тәрбияченең әзерлеге:слайдлар әзерләү, көнкүреш әйберләренең уенчыкларын табу,фотолар булдыру,
Шөгыль барышы:
 - Исәнмесез, балалар!
 - Хәерле көн сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары. Телимен һәммәгезгә! Кәефләрегез яхшымы? Дусларым, мин сезне бер риваять белән таныштырырга уйладым әле. Ә нәрсә соң ул риваять? Шул сорауга җавап бирегез әле.
 - Риваять ул – кайчандыр чын булган вакыйга турында язылган әсәр.
 - Сез тыңларга әзерме? Актаныш турында бер риваять. Имеш, бер гәиләгә ерактан танышлары кунака килә. Аны капка төбендә хуҗаның малае каршы ала. Килгән кеше каладан булып, ак йөзле булла. Малай әтисе янына барып, анны ак танышы чакыруын әйтә. Әтисе янындагылар көлешәләр һәм малайга «Актаныш» дигән кушамат беркеп кала. Ул вакытта авыл аша аккан елгада су тегермәне булып, шактый тирән генә буасы да була. Менә шул буада, су коенган вакытта Актаныш кушаматлы малай суга батып улә. Елгага Актаныш исеме кушыла. Озакламый авыл да Актаныш дип йөртелә башлый.
-Риваять ни турында булды? Бу вакыйганың булуы мөмкинме? Балалар җавабы тыңлана.
-Ә хәзер мин сезне шушы гүзәл Актанышыбыз буйлап сәяхәт итәргә чакырам.Компьютерга тоташтырылган зур экранда Актаныш капкасы күрсәтелә.(Слайд)
Сөмбел сөйли:Ак сүзе белән башланган синең исемнәрең дә.
Гел ак булсын барыр юлың, эшең, җисемнәрең дә.
Ак сүзенә кушылгандыр икенче бер с үз- таныш.
Актанышка кем килсә дә, елмаеп каршы алыш.
Горурлан син Актанышым, ак булды синең юлың.
Татарстанны бүген дә җитәкли синең улың (Х.Миннегалиев)
. -Рәхмәт, Сөмбел, сәяхәтебез дәвам итә, дусларым!.Хәзерге тукталышыбыз "Ак Яр” халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасы.(Слайд)Балалар, һәр як үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия .Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятына сизелерлек өлеш кертә, аны баета. Күпъеллык бай тарихы, мәдәнияты, кабатланмас хезмәтләре бар биредә хезмәт куючыларның. Экранда тегү цехы (слайд).
 Гүзәл:Монда тегүче апалар түбәтәйләр чигәләр ,
Актаныш кунакларына бүләк итеп бирәләр .
Түбәтәйләр бизәк кенә чәчәчк белән бер алар,
Мәхәббәт хисләре белән чигеләләрдер алар.
Экранда – йорт җиһазлары (мебель)ясау цехы.(Слайд)
Рузил: Балта остасы абыйлар бик күп җиһаз ясыйлар. Урындыклар, кәнәфиләр, һәм бизәкле сандыклар,
Матур бизәп аларны халыкка озаталар .
 -Заманалар үзгәргән саен, вакыйгалар алышына , безнең татар халкының да яшәеше үзгәрә.Балалар, әйтегез әле, элекке вакыттагы яшәешне күзаллау өчен иң кулай урынкайда ул?
-Ул музей .
Экранда музей чагыла.(Слайд)
Арслан:Монда килеп беләбез без ерак татар бабаларның ничек итеп көн иткәнен, ни иккәнен, ни чиккәнен, нинди уйлар, нинди моңнар безгә калдырып киткәнен.
-Инде бераз уйнап алырга да вакыт җитте.”Борынгысы нәрсә?” дип атала бу дидактик уен.
Уен барышы: хәзерге көнкүрештә кулланыла торган әйберләрнең рәсемнәр буенча борынгы заманда кулланылганылганнарын табып , исемнәрен әйтергә.
-Бик яхшы җаваплар.Экранда мәдәният сарае күрсәтелә.(Слайд) -Бу безнең мәдәният сараебыз. Мәдәният сарае- халыкның ни дә0рәҗәдә яшәвен тасвирлаучы бина .Димәк , ул никадәр күркәм ,мәһабәт булса, безнең халкыбыз да шул дәрәҗәдә мәдәниятлы була.Күңел ачарга , җырлы- биюле концертлароештырырга безнең менә шундый матур , зур мәдәният сараебыз бар.Балалар,әбезнең әби- бабаларыбыз кайларда күңел ачканнар соң?
Камилә: Тормыш башка, гореф- гадәт бүтән,
Без дөньяга килгән көннәрдә
Борынгылар исә бәйге кичләрен
Су буенда уйнап үткәргән.
 -Нинди уеннар уйнаганнар соң алар?
-"Йөзек салыш”, Самавырлы”,”Чума үрдәк, чума каз”,”Агыйделем”, "Зәңгәр чәчәк”һ.б.ш.
 -Ягез әле без дә бераз уен уйнап ял итеп алыйк. "Зәңгәр чәчәк” җырлы- биюле уены.
Уен барышы: балалар ике түгәрәктә, ә уртада берәр бала(гадәттә , малай)мендәр тотып, әйләнәләр.
 Су читендә зәңгәр чәчәк якты нурлар тарата,
Безнең кызлар һәм малайлар зәңгәр чәчәк ярата.
Якын дуслар арасыннан берсен сайлап ал әле.
 Тезләреңә ипле булсын , мендәреңне сал әле.
Көй беткәч, уртадагы бала бер иптәше янына баса, мендәрен сала, тезләнеп иптәшенә кул бирә, аннан парлап татар көенә бииләр.
Экранда –урман буе чагыла(слайд).Кошлар сайравы ишетелә.
 -Сәяхәтебез дәвам итә.
Гүзәл: Килгән саен бер бүләге әзер була урманның.
 Җир җиләге , чикләвеге, яҗимеше баланның.
 Һавасы да бүләк миңа, урманым ,син бик кирәк,
Бүләкләрең күп шул синең исемең шуңа "Бүләк”.
 -Үзебез әдәпле, тәрбияле, әхлаклы, сакчыл булганда гына урман безгә үз бүләген кызганмас, шулай бит, дусларым!Ә хәзер урманның саф һавасын сулый- сулый, кошлар тавышын тыңлый- тыңлый гына минем сорауларыма җавап бирерсез.
Сорауларга җавапны көнкүрештән эзләргә кирәк булыр. Интеллектуаль уен "Булсаң зирәк, әйт тизрәк!”Җаваплар дөрес булса, экранда күренеп бара.
 * Хатны нәрсәгә салалар?-конверт.
* Күз начар күргәндә кия торган әйбер-күзлек.
* Өстәл өстендәге яктырткыч-лампа.
* Кәгазь ябыштыру өчен кулланыла торган әйбер-җилем.
* Кер юу өчен кулланыла торган әйбер-сабын.
* Сәяхәткә барганда кирәк- яраклар сала торган сумка-биштәр. * Тиз бозылучы ашамлыклар саклана торган урын- суыткыч. * Каләмне нәрсәбелән очлыйлар?- очлаугыч.
* Җирне нәрсә белән казыйлар?- көрәк.
 * Такталарны нәрсә белән кисәләр?-пычкы.
 Рәхмәт, акыллыларым, сез бик актив булдыгыз, сәяхәтебезне күңелле дияр идегезме?Сезгә ошыймы?Балалар, Гүзәлебез үзенең шигырендә урманыбызның бүләкләре күп дигән иде., әйеме?Бүген урман безгә дә сихри бүләк әзерләгән .Тик аны үзебезгә эзләп табарга гына кирәк, ягез әле тотындык эзләргә! Балалар бүлмә буйлап эзләнәләр, берсе куак төбеннән агач мичкә табып ала.Тәрбияче мичкәне ачып карый.
-Бүләкләргә ия булу өчен татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү мөһим.
Татар иҗатын кем белә,
сораплар карыйк әле,
 Кем зирәк, кем тапкыр икән,
сынаплар карыйк әле .
 Яле, Алсу, бу эшне сиңа йөклибез.. Алсу мичкәдән табагач ала.”
Бу нәрсә?”
 - Табагач-
 -Табагач кемгә кирәк?
-Табагач миңа кирәк.
 -Табышмак әйтсәгез табагач сезгә! Бала табышмак әйтеп бүләкне ала.
 -Бу нәрсә?
 -Бу куыклы лампа.
-Кемгә дә булса кирәкме куыклы лампа? -
Миңа кирәк
. -Эндәш сүз әйтсәгез , ул сезгә.
 -Әйт, әле, чикерткә, сине нәрсә сикертә?
 Сайрый белми сайрыйсың,бертуктамый кич –иртә.(бала бүләкне рәхмәт әйтеп ала).
 Монысы нәрсә?
-Кәрәзле телефон.
 -Берәрегезгә кирәкме кәрәзле телефон?
-Кәрәзле телефон миңа кирәк.
-Тел төзәйткеч әйтүчегә бирәм аны. -чыбык-чабык дип чыгып чабып ,чак чыбык-чабыкка абынмадым(рәхмәт әйтә)
-Ә бу нәрсә?
-Бу-күмер үтүге.
-Әйтенү сүзләре әйтүчегә бирәм мин аны.
-Үзе сау булсын, авызы бал да май булсын, өлкәннәргә ихтирамлы, кечкенәләргә игътибарлы булсын.
-Бу ни бу?
-Компьютер.
 - Компьютер кирәк кеше алдавыч әкият сөйләсен.
-Борын-борын заманда булган ди, бер малай. Сөйләп тә тормам әле тавышлансагыз алай.(рәхмәт әйтеп бүләкне ала)
 -Балалар, безнең туган ягыбыз –матур Актанышыбыз буйлап сәяхәтебез тәмам.Сезгә сәяхәт ошадымы?(Балалар җавабы).Илен белмәгән-игелексез, халкын белмәгән-холыксыз, нәселен белмәгән-нәселсез, дигән борынгылар. Ә сез игелекле, матур холыклы, өлкәннәргә ихтирамлы, кечкенәләргә игътибарлы булып үсегез.
Кулланылган әдәбият: Хәмит Миннегалиев”Актанышым”. Балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү программасы. М.А Васильева,В.В.Гербова,Т.С.Комарова,Москва,2006. Р.Ягъфәров”Кәҗә-мәкәрҗә”
Категория: Шөгыль конспектлары | Добавил: Катя | Теги: интеллектуаль уен, компьютер, конспект, Слайд, Актаныш, музей, риваять, уен
Просмотров: 1555 | Загрузок: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск