Четверг, 28.03.2024, 15:05
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шөгыль конспектлары [ Добавить материал ]

Бераз гына электр турында
07.12.2010, 20:11
Тема :Бераз гына электр турында .
 Мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм үстерү шөгыле.  
 Җиһазлау: ребус, бала санынча конверт,предметлы рәсемнәр (энергетика темасына).
Шөгыль барышы: -Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?
 -Кояшлы иртә кебек, бүген тагын күп нәрсәләр өйрәнергә дип килдек.
-Бик яхшы, дусларым! Хәзер минем берничә соравыма җавап бирегез әле.Тирәлегебезне ниләр чолгап алган?
 -Урманнар, сулар, агачлар, бүлмәдә- җиһазлар...
-Бик дөрес , акыллыларым, бүген мин сезне тирәлекне чолгап алган, тормышыбызда иң кирәкле нәрсә турында сөйләшергә чакырам. Сез аны ни дип уйлыйсыз?
 -Су, һава да булырга мөмкин.
 -Әлбәттә сез санаганнары да бик кирәк. Бүгенгесен белү өчен сезгә ребус чишәргә туры килер.Аның өчен рәсемнең беренче авазын белдергән билгене әйтергә кирәк. (Ребусның җавабын балалар әйткәндә артка яшерелгән хәреф төшә бара) Утын рәсемеТаш рәсеме
_ут
-Димәк безнең шөгылебез ут яки электр уты турында булыр .Без аны электр энергиясе ,электр тогы дип тә әйтербез. Электр тогының көче шактый.Ул зур-зур завод-фабрикаларны эшләтә, аның ярдәмендә ашханәләрдә тәмле ризыклар пешә.Гомумән тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше ул электр энергиясе.Кайда гына булсак та – өйдәме, бакчадамы без ансыз тора да алмыйбыз . Нинди максатларда кулланабыз соң без электр тогын, үзегез дә әйтеп үтегез әле?!
 - Телевизор карыйбыз, тузан суыртабыз, фен белән чәч киптерәбез.
-Әтием тимерне дә эретеп ябыштыра ток белән.
 -Ә бездә станокны электр тогына кушып ,агач эшкәртәләр.
-К үрәсезме никадәр эш башкара электр көче.Ә ул булмаса ни булыр иде икән?
- Безнең матур киемнәребез булмас иде. Чөнки тегү фабрикалары электр энергиясез эшли алмыйлар бит.
 -Кибетләрдә шулкадәр тәм-томнар булмас иде.Чөнки кондитер фабрикалары да электрсыз эш башкара алдмый .
 -Юл тулып төрле маркадагы машиналар да йөри алмас иде.Заводларда да бөтен хезмәт автоматлаштырылган, ә автомат кнопкалар электрсыз хәрәкәткә килә алмый.
-Аралашу чарасы булып, бары хатлар гына йөрер иде.Телефон, интернет та электрсыз эшләми.
-Бик яхшы ,дусларым, хәзер өстәлдә бер бирем эшләп алыйк.Конвертлардагы кәгазь битендә төрле сүзләр язылган (токлаштыру электр артык тукта ут токмач бөртек каток чыбык. кәтүк зерноток энергия)
Шул сүзләр эченнән ток сүзен эзләп табып, астына сызыгыз әле. Тәрбияче индивидуаль ярдәм күрсәтә,анализ ясый.
Физкультминут:”Электр тогы”.Балалар түгәрәккә җыела, уң кулларын сул яктагы иптәшенә, сул кулын уң яктагыларга биреп тоташалар да акрын гына әйләнә буйлап атлыйлар. Куллар җылына һәм "ток йөри башлый”, балалар акрын гына йөреп кабатлыйлар: Очрамасын токлы чыбык Барасы юлыбызда. Гел якты ут янып торсын Һәрвакыт алдыбызда.
 -Акыллыларым, һәрнәрсәнең файдасы һәм зыянлы ягы була, шулай бит?Ә электр уты сүнеп торуның нинди файдасын әйтә аласыз?
-Качышлы уйнарга күңелле ул ут сүнгәч.
-Әти-әни белән теләгәнчә сөйләшеп утырырга була.
-Без дә шәм яндырабыз да барыбыз бергә сөйләшеп утырабыз.
-Минем дә әти- әнинең буш вакыты күбәя электр булмаганда.
 - Ут сүнгәч,гел компьютер артында утырган абыем да минем белән шаяра башлый . -Ә электр уты сүнүнең нинди зыяны бар дип уйлыйсыз?Сезнең белән булган очраклар турында сөйләгез әле .
- Беркөн без бакчадан кайтканда урамда ут сүнде дә мин чокырдагы пычракка чумдым.
-Бервакыт өйдә ут сүнгәч, бәбиебез куркып елады, интектек кенә...
 - Ут сүнгәндә шкафтагы киемемне таба алмадык без.
-Җәйге эсседә суыткычтагы әйберләр бозылды ут булмагач.
-Без чыршы бәйрәменә баргач сүнде ут, башта чынлыкта түгелдер дип уйлаган идек, чынлап сүнгәнен белгәч кыен булды.
Тәрбияче: Хәзер игътибарлылыкны сынау өчен дидактик уен уйныйбыз "Нәрсә югалды?”уены.Уен барышы: Магнитлы таблода предметлы рәсемнәр(лампочка, розетка, телефон, чыбык, суыткыч, отвёрка, баганага менә торган җайланма, трактор һ.б.ш.) Балалар күз йомган арада тәрбияче берсен алып куя яки алмыйча тора. - Рәхмәт , җавапларыгыз өчен, балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, ут сүнгәч аны кем көйли?
 -Әти, электрик...
-Электр энергиясе белән эш итә белүче һөнәр ияләре-электромонтерлар. Ә алар хезмәт куя торган өлкәне –энергетика өлкәсе ,диләр.Тагын әле машинистлар, инженерлар, машина йөртүчеләр һәм тагын күп кенә һөнәрлеләр безнең бүлмәләребез якты булсын өчен, табыннарыбызга өзлексез җылы ризык килеп торсын өчен, төннәр буе дежур торып, хезмәт куя .Без аларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга, электр энергиясен юкка сарыф итмәскә өйрәник, ярыймы, дусларым!
Категория: Шөгыль конспектлары | Добавил: Катя | Теги: энергетик, бирем, энергия, саклау, электр җиһазы, уен
Просмотров: 1277 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Катя  
Ничек ачуланыйм инде, кемдер материалларны кирэк дип тапса, кулланса, бик шат булам мин.

1 Лилия  
Кадрия, ачуланмасан кучереп алам але яме??Бик ошады бу занятие!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск