Пятница, 29.03.2024, 14:41
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шөгыль конспектлары [ Добавить материал ]

Йомгаклау шөгыле
11.12.2010, 21:01
 Программа эчтәлеге: Балаларның грамотага әзерлекләрен тикшерү; Матур сөйләм күнекмәләре тәрбияләү ; Хәрефтән иҗек, иҗектән сүз төзергә өйрәнүне дәвам итү; Монологик сөйләмне камилләштерү; Җөмлә төрләрен аера белүләренә ирешү; Игътибарлылык, зирәклек тәрбияләү.
Җиһазлау : Зирәк кыз өчен театр киеме, серле тартма, серле конверт, бала санынча конвертлар, график схемалар, магнитлы табло, кисмә хәрефләр(10х15), предметлы, сюжетлы рәсемнәр, кисмә иҗекләр, дидактик күрсәтмәләр өчен махсус кесәле табло. Кулланылган әдәбият: 1. К.В.Закирова, Р.А.Борһанова .Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы Казан, 2000. 2. Иң татлы тел- туган тел. М.Ф. Кашапова . Казан, 2006. 3. " Ачык дәрес” газеталары. 4. Туган телем- бөек анам теле. Тәрбиячеләр өчен методик кулланма. 5. Р.Шаехова . Иҗади уеннан – укуга. 6. Р.Шаехова .Иҗат баскычлары.Школа,2001. 7. Йолдыз. Колаклы коймаклар.Казан,2007. 8. Готовимся к школе.Книга для родителей будущих первоклассников. М.”Издательство АСТ”,1999. 9. ЗАЙКИНА А., Зайкин С., Зайкин М . 10. Поиграем на листе бумаги. М., "Лист” ,1999. 11. Исмәгыйлова С.Г. Туган тел- тел очар канат.Чаллы, 1994.
 Тәрбияче шөгыль өчен кирәкле дидактик материалларны , күчмә тактаны , магнитлы таблоны , аларга куеласы күрсәтмәлелекләрне алга урнаштырып куя . Балалар өстәлләр янына барып утырышалар.
   -Исәнмесез, балалар !
- Хәерле көннәр, сезгә!
-Акыл һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә.
Тәрбияче:Дусларым, бездә бүген кунак бар, ә кунак барда нинди таләп үтәлә әле?, яле бу турыда Искәндәр әйтеп күрсәтсен. Искәндәр:Кунак барда тыйнак бул.!
Тәрбияче:Балалар, белгәнегезчә, бүгенге шөгылебез гади шөгыль генә түгел, йомгаклау шөгыле. Әти-әниләребезгә, безне мәктәптә кабул итәчәк укытучыларыбызга бакчада грамотага ни дәрәҗәдә өйрәнгәнебезне күрсәтү ш өгыле.
Шулвакыт ишек шакып,әкиятче киемендә Зирәк кыз керә.
 -Исәнмесез, дусларым!!Мин – зирәк кыз. Мине сезнең янга бабам- зирәк карт җибәрде. Өйрәнгәннәрен уеннар аша өлкәннәргә күрсәтсеннәр дип бик күп биремнәр, уеннар бирде ул . (Зирәк кыз тәрбиячегә серле тартма, матур китаплар ,серле конвертлар бирә). Тәрбияче:Без тыңларга әзер сине, зирәк кыз.
Зирәк кыз сүз башлый : Миндә бик күп табышмак, тапкыр булсаң уйлап тап!Беренчесен тыңлагыз: Агач башында ни бар?
(а хәрефе)
 Икенчесен тыңлагыз: Биш алан, биш чолан, Чолан саен бер олан. (5олан)
 Өченчесен тыңлагыз: Казанда бар , Мәскәүдә юк. (а хәрефе) Дүртенчесен тыңлагыз: Ай ахырында ни була? (й хәрефе)
Бишенчесен тыңлагыз: Рәфкаттә бар, Әхмәттә юк, Рәхәттә бар, Әхәттә юк. (р хәрефе)
Зирәк кыз : Сез акыллы, сез зирәк, Сездәй зирәкләр сирәк. Рөхсәт итсәгез, сезнең янда гына калыр идем.
 Тәрбияче: Рәхим ит, зирәк кыз. (Балаларга мөрәҗәгать итә): Дусларым, сез барыгыз да мәктәпкә барачаксызмы? Әйбәт укучы булачаксызмы? Балалар җавабы тыңлана.
Алсу : Мин үземнең теләкләремне шигырь ярдәмендә җиткерәм , рөхсәт итсәгез. Йолдыз.” Әйбәт укучы булам”
Юк, булмас, дип көлмәгез,
Мактанчык та димәгез,
Мин мәктәпкә баргач та ,
 әйбәт укучы булам.
 Беләм дисезме кайдан
Бу хакта шулай алдан?
 Чөнки мине быел ук
Тилмертәләр укытып.
Кич җитүгә көн саен
Кулга әлифба алам
, кирәкле битне табам.
Башта укыйм хәрефләп,
 бик тырышып , шәрехләп...
Тәрбияче:Рәхмәт, Алсу! Инде зирәк картның серле тартмасын ачар вакыт җитте бугай. Тартмадан кисмә хәрефләр коела , һәр хәреф артына биремнәр язылган .
Тәрбияче: Балалар , хәрефләрне танып әйтик әле. Балалар җавабы. К хәрефе . Тәрбияче биремне укый: к хәрефенә башланган бер иҗекле сүзләр уйларга (кал, кыз, кил, кип, ком, кыл, кыш, көт, кош, кот, күл, көз, көл, каш, кат, кап, кан,кар, кис, ким һ.б.ш.)
Ә хәрефенә бирем : 3 ә хәрефе кергән сүзләр әйтергә;( әрәмә, тәрәзә, пәрәмәч, әкәмәт, кәшәкә, рәшәткә)
А хәрефенә бирем: 2” а "арасындагы югалган хәрефләрне тап(Магнитлы таблода эш). Балалар аса, ана ата, ага,ала, апа, ара, ача, аша, ава, аза сүзләрен яза.
 Тәрбияче :Булдырдыгыз, акыллыларым! Сүзләр төзедек , инде шул сүзләрдән җөмләләр дә төзик . Серле конверттан һәр балага сюжетлы рәсем таратыла. Тактадагы схема буенча , рәсемгә карап , матур җөмлә төзибез. ________ _______ __________ . ________ ________ __________? ________ ________ __________!
Балалар такта янына килеп , схемага күрсәтеп, Кран төзелештә эшли. Алманы ашарга ярыймы? Искиткеч зур карбыз! кебек җөмләләр төзиләр . Һәм һәркайсы үзенең эшен анализлап бара: мин хикәя җөмлә төзедем.Мин сорау җөмлә әйттем һ.б ш.
 Тәрбияче :Бик яхшы, балалар, мин сезнең катнашуыгыз белән бик канәгать, хәзер бераз ял итеп алыйк
(физкултминут) Бер уңга, бер сулга,
Әйләнәбез урында.
Бер алга, бер артка,
 Атлап торыйк урында.
Утырыйк чүгәләп,
Ял итик бергәләп.
 Бераз гына ял итик тә,
 Аннан без эшләп китик.
Тәрбиячe серле тартмадан кечкенә конвертлар алып һәр балага өләшә: Киләсе биремне тыңлагыз , акыллыларым. Һәр конвертта берәр предметлы рәсем, берничә кисмә иҗекләр бар . Һәркем үзенең рәсеменең ни аңлатканын иҗекләр ярдәмендә төзеп яза.( Мәсәлән, туп рәсеме астына бала ту-п яки т-уп иҗекләрен тезеп куя.) Өстәлдә тарату материалы белән эш.
Тәрбияче : Ә хәзер картинага карап ,"Бу гаиләгә ни булган” дигән темага кечкенә хикәя төзергә кирәк. (Картина "Салават Күпере " җурналынын тышлыгында чыккан рәсем буенча ясалды. Анда караваттан тора алмый яткан малайны бабай, әби, кыз, эт, мәче, тычкан тарткалый)
1 бала: Тыңламас авылында бик тату бер гаилә булган . Тик аларның бер кире малайлары булган . Ят дисәң тора икән ул, тор дисәң , ята икән . Аның мәктәпкә барыр вакыты җиткән , бабай уятып караган – уяталмаган, ярдәмгә әбине чакырган. ,әби ярдәмгә оныкны дәшкән. Ул да торгыза алмагач, ярдәмгә акбайны , акбай- мәчене, мәче тычканны чакырган. әнә шулай җыелышып , көн саен бу тыңламасны мәктәпкә озаталар икән .
Тәрбияче : (балага мөрәҗәгать итеп)Аслан, сездә тычкан бармы?
 –Юк.
– Димәк , син киреләнеп ятмаячаксың , әйеме?
Тәрбияче : Балалар, сез һәммәгез матур, тату гаиләдә тәрбияләнәсез. Иркәләнеп бераз ятсагыз да,берүк киреләнеп ятмагыз. "Алтынчәч”тән болар " , - дисеннәр .Зирәк картның киләсе биремен тыңлыйк әле. (Таблога күрсәтеп)Менә бу кесәләргә хәрефләр кирәк. Ниндиләр дисезме? Мәктәп сүзендәге гел тартык авазны белдергән хәрефләрне генә куярга кирәк . Балалар таблога М, К, Т, П хәрефләрен куя . Хаталар вакытында хата җибәргән баланың үзеннән төзәттерелә.
Тәрбияче: Зирәк бабабыз башваткыч та җибәргән , балалар.(тактага зур күрсәтмәлелек -хәрефләр тезмәсе эленә)Әлеге хәрефләр җыелмасын игътибар белән карасагыз, сезгә анда таныш исемнәр күренер . Хәрефләр тезмәсен түгәрәк эченә ала барып, үз исемнәрегезне укый алырсыз . Һәр бала иҗади эшли алсын өчен , һәркайсыгызга да таратам.
ФИРАЯЮЛТЯКИФ
ОДӘНИФАСЛАНА
ЦАНЖЕЛИКАМАЯ
РИШАТАНӘЗИЛӘ
ЭЛЬВИНАНРЛСШ
ВМУЛСДРДУЧУН
ОИГИӨЫТӘЗЛЦН
ЛРӨПМШУРИНАЗ
ОАЛЬБЕРТЛАМИ
ДГАЯЕПУГҮЗӘЛ
ЯҺНЗЛӘЙСӘНГӘ Балалар өстәл янында тарату материалы белән эшне дәвам итәләр.Фирая, Аслан , Сөмбел, Нәзилә һ.б. ш. исемнәр табыла. Тәрбияче өстәлләр янында йөреп, балалар эшенә тиз генә нәтиҗә ясый.Булдырдыгыз , акыллыларым, бу биремне дә җиңел үтәдегез.Ә хәзер "Булсаң зирәк -әйт тизрәк " дип аталган уеныбыз.Сорауларга җавапны җитез генә әйтергә кирәк булачак , без бу төр уенны еш уйныйбыз, сезгә таныш ул.
Сораулар:
· Әрҗә төбеннән , бура почмакларыннан себереп, бер- ике уч он белән нәрсә пешереп була?(Йомры икмәк)
· Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?(Ике) ·
 Агачның мунчада тәнгә ябыша торган өлеше.(Яфрак)
 · Яңа ел агачы.(Чыршы)
· Бөтен гаилә белән тартып чыгара торган яшелчә.(Шалкан)
· Хат юлда югалмасын өчен конвертның тышына нәрсә язалар ?(Адрес)
 · Эш сәгатенең күпчелек өлешен күктә үткәрүче һөнәр иясе.(Очучы) · Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер.(Күзлек)
· Тиз бозыла торган әйберләр саклана торган урын.(Суыткыч)
 · Нинди фигураның башы да , ахыры да юк?(Түгәрәк)
· Ни өчен песинең тәпиләре йомшак?(Тычкан сизмәсен өчен)
 · Кемнең дә булса өенә кергәнче нәрсә эшләргә кирәк?(Ишек шакырга)
· Чын дус кайчан беленә?(Бәлагә тарыганда)
Тәрбияче: Бик яхшы, ә хәзер дәфтәр битен алыгыз, аның өске уң ягына үзегезгә ошаган геометрик фигураны сызыгыз, булдымы? Шуның иң уртасына бүген үзегезгә тиешле билгене куегыз.(Ү з-үзеңә бәя кую).шөгыльгә нәтиҗә ясау.
Тәрбияче : Әти- әниләр, укытучы апалар , безнең мәктәпкә хәзерлекне ни дәрәҗәдә дип билгелисез?. Җаваплар тыңлана . Ахырдан балалар " Без инде хәзер зурлар " җырын җырлыйлар .
Категория: Шөгыль конспектлары | Добавил: Катя | Теги: шөгыль, грамотага өйрәтү, Укытучылар, конспект, хат, бирем, уен
Просмотров: 2019 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск