Среда, 08.05.2024, 20:30
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шөгыль конспектлары [ Добавить материал ]

Юындыр
11.12.2010, 19:57
 Материал: хат(конверт), посылка(эчендэ серле тартма:тартмада тарак, теш пастасы хэм щеткасы, сабын., мунчала), дидактик
уеннар "Нэрсэ артык?”, "Кем купме атый?”; плакатлар, "табышмаклар” альбомы, телефон, Белмэмеш очен кием.
 Тэрбияче. Хэерле иртэ, дусларым, кэефлэрегез яхшымы?Яхшы,алайса,сез буген бигрэк тэ игътибарлы булыгыз,ярыймы,чонки шогылебез гадэти шогыль генэ тугел,бик куп мэгълуматлар бирэ торган.Шулай да югалып калмассыз дип ышанам. Шул вакыт ишек шакып хат ташучы хат хэм посылка тапшыра. Тэрбияче хатны ачып укый: "Кадерле балалар!Мин хэм минем дусларым "Чисталык соючелэр” тугэрэге оештырдык. Ана сез дэ кушыла аласыз.Монын шарты эллэ ни катлаулы тугел.Сез бары тик минем дусларымнын исемнэрен эйтэ белергэ хэм алар белэн дуслашырга тиеш.Сэлам белэн Юындыр.
Тэрбияче посылка тартмасын ача, анда – Серле тартма. " Балалар, тошендегезме инде, димэк, Серле тартма эчендэ Юындырнын дуслары. Хэзер берэм-берэм генэ килеп тартманы ачып бер эйберне аласыз хэм иптэшлэрегезгэ ул турыда табышмак эйтэсез.
Алинэ: Бит-кулынны юасын; "Хай рэхэт!”-дип куясын.
Чисталыкны ярата Хуш ислэрен тарата.
 Балалар:Сабын.
 Арсен: Эчтэ ята ул посып Чыгарам аны кысып
Щетка белэн гомергэ Яшилэр бергэ-бергэ.
 Балалар:Теш пастасы.
Энже:Тешлэре бар,лэкин аралы, Нэрсэ икэн уйлап кара эле.
 Иртэн торсам шуны эзлимен "Чэчлэремне рэтлэ,тиз!-димен.
 Балалар:Тарак.
 Сумайя:Тыгыз бэйлэнгэн кыллар Гуя игезэк уллар
Тешкэ таба кертэсен, Алга-артка йортэсен.
Балалар:Теш щеткасы. Гайшэ:Кирэк булса мунчада
 Минем исемем..
. Балалар:Мунчала.
 Балалар жавабы ишетелгэч, тартмадагы эйберлэр остэлгэ куела бара.
-Балалар, хэтерлисезме, мин сезгэ бер шогылебезгэ Авырмас Докторны чакырырмын дип суз биргэн идем.Чакырыйкмы?
 Балалар жавабы.
Тэрбияче кесэ телефоныннан шалтыратып, Докторнын бакчага кереп чыгуын утенэ -Акыллыларым!Юындырнын тагын бер уены бар. Игътибарлы булыгыз эле. Дидактик уен. "Нэрсэ артык?”дип атала. (Балаларга предметлы рэсемнэр тошкэн берничэ табло курсэтелэ.Мэсэлэн, тарак, сабын,теш щеткасы хэм карандаш). Максат:балаларнын зихеннэрен устеру, шэхси гигиена эйберлэрен башка предметлардан аерып курсэтэ белулэренэ ирешу.
 Ишек шакыйлар. Тэрбияче табибэне каршы ала. Ул эш киеменнэн, исэнлэшэ, хэерле иртэ тели.
Тэрбияче-Балалар, сез кунагыбызны таныдыгызмы? Кем ул? Балалар:Зэйнэпнен энисе. Тэрбияче:Эйе, балалар. Ильфира Хэкимовна-безнен торкемдэ йоруче Зэйнэпнен энисе, э кубегез анын тешлэрне дэвалаучы табибэ икэнен белмисездер эле. Ул район хастаханэсенен балалар булегендэ эшли. Авырмас Доктор дигэнем дэ узе инде.
Авырмас Доктор матур, таза тешлэрнен сэламэтлек очен эхэмияте, тешлэрнен бозылу, сызлау сэбэплэре, авыру тешлэрне дэвалау турында сойли, плакатлар курсэтэ. Шул вакыт еламсырап, янагын бэйлэгэн Белмэмеш керэ.(балалар арасыннан берэу)
.Ынгыраша: Хай тешем сызлавы Башымны бораулый,
Буредэй улыйм да, Мэчедэй мыраулыйм.
Ут капкан шикелле, Чабам да чабам мин,
Тастымал ябам мин, Дарулар кабам мин.
Гэудэгэ-ябыктым Янакка-симердем
Ник, нигэ шулхэтле Мин конфет кимердем?
Сызлый да сызлый теш, Тынгы юк кич-иртэн,
Ашамас идем лэ Конфетны хич бутэн. (Шэукэт Галиев)
Балалар Авырмас Доктор белэн берлектэ Белмэмешкэ кинэшлэр бирэлэр: -Ашаганнан сон, хэрвакыт авызынны чайка.
-Иртэн хэм кичен тешлэренне чистарт.
 -Тешен белэн каты эйберлэр ватма!
 Тэрбияче: Авырмас Доктор, безнен кызларыбызнын да сораулары бар иде. Фирузэ:Минем йозем нигэдер гел ак
Авырмас Доктор:Тэн тосенен аклыгы дорес тукланмаудан булуы момкин. Сезгэ кубрэк витаминлы ризыклар, яшелчэ,жилэк-жимеш ашарга тэкдим итэм. Тэрбияче:Бу тэкъдимне истэ калдыру очен, мин сезгэ Юындырнын тагын бер биремен тэкъдим итэм.
Дидактик уен”Кем кубрэк атый?” Максат:куз куремен яхшырту, балаларнын игътибарлылыкларын устеру, хэтерлэрен яхшырту. Тактага берничэ секундка плакат эленэ.Анда Доктор санаган яшелчэлэр х.б.Плакат алына хэм балалар анда нинди рэсемнэр барлыгын эйтэ.
Арсен:Э минем эчем бик еш авырта.
Доктор:Э син иртэн ботка ашыйсынмы?
  Арсен:Э мин ботка яратмыйм.
Авырмас Доктор иртэн ботка ашаунын кирэклегенэ басым ясый, анын организмга коч-куэт остэвен эйтэ .Сорау куя:Арагызда Белмэмеш кебеклэр юкмы? Физкультминут. Балалар:Бит-кулларны юабыз Тешлэрне тазартабыз
 Похтэлекне, чисталыкны Хэрвакыт яратабыз.
Тэрбияче:Балалар, сез бик актив, бик шаян да. Курэм, Ильфира Хэкимовна да сезгэ карап соенеп утыра.
 Авырмас Доктор:Мина сезнен янда бик кунелле, балалар, сез купне белергэ омтыласыз, сездэн сау-сэламэт, таза балалар усэр дип ышанам. Инде рохсэт итсэгез, авыруларым янына йогерим.Хушыгыз.
Тэрбияче:Балалар, э сезгэ шогылебез ошадымы сон? Аеруча кайсы олешлэре ошады? Ни очен шулай уйлыйсыз? Шогыльгэ анализ ясала. Ахырдан бергэлэп эйтэбез: Безнен торкемдэ закон нык: Шапшакларга, ялкауларга, Борын салындыручыларга Урын юк, юк,юк!
Кулланылган эдэбият: Лазарев М.Л. Моя книга здоровья.Фырка и Здравик.Москва.:Мнемозина, 2004. Саттарова Н.Х. "Укучыларнын озайтылган кон группаларында дэрестэн тыш вакытларын оештыру”.Казан.:Татарстан китап нэшрияты, 1981.
Категория: Шөгыль конспектлары | Добавил: Катя | Теги: ИЛЬФИРА ХАКИМОВНА, Юындыр, Белмәмеш, авырмас, Доктор, дидактик уен
Просмотров: 2181 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск