Четверг, 25.04.2024, 20:30
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шөгыль конспектлары [ Добавить материал ]

Минем сөйгән китабым
11.12.2010, 13:22
Сүзлек өстендә эш: валик, китапханә, хәтер.
 Методик алым : табышмакка җавап табу, иллюстрация буенча сөйләү, шигырь уку, "серле тартма” карау , китап төпләү, рольле- сюжетлы уен
Күрсәтмәлелек:кәгазь эшләүгә кагылышлы иллюстрацион рәсемнәр, рәсемнәр, серле тартма, картон һәм юка кәгазьдән уенчык силуэтлары, рольле- сюжетлы уен өчен атрибутлар, китаплар күргәзмәсе, кәгазьләр күргәзмәсе.
Эш өчен өчен кирәкле материал : клей, кист, салфетка, кленка
Кулланылган әдәбият: Хрестоматия "Гөлбакча”, "Иң матур сүз”, "Раушан көзге” Туган телем – бөек анам теле. Яр Чаллы типографиясе. Тәрбиячеләр өчен кулланма Программа обучения и воспитания М., 2006 Методика к программе обучения и воспитания
Шөгыль барышы:Төркем бүлмәсе уңайлы итеп җыештырылган. Бер почмакта – "китапханә”. Балалар ярым түгәрәк ясап утырганнар.
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез яхшымы? Бер – беребезгә карап елмаешыйк әле, күңелле булып китәр. Яхшы, дусларым, инде сөйләм теле шөгылен башлыйк. Сезнең игътибарыгызга табышмак тәкъдим итәм.Тыңлагыз әле:
Юк аягы, юк күзе, Сөйли, өйрәтә үзе,
Телгә аннан оста юк, Аннан якын дус та юк.
 Балалар: - Бу – китап.
 Зилә : апа, мин дә табышмак беләм, әйтергә ярыймы?
Тәрбияче: Яле, Зилә!
Зилә: Теле юк, үзе аңлата.
 Балалар: Бу да китап.
 Тәрбияче: Яхшы дусларым! Ә сез, беләсезме, китапны нәрсәдән ясыйлар? Балалар: Китапны кәгазьдән ясыйлар.
Тәрбияче: Балалар, ә Аслан безгә кәгазьне агачтан ничек ясаулары турында сөйләп күрсәтер.
Аслан тактадагы иллюстрацион – рәсемгә күрсәтеп сөйли: - Урманда үскән агачны фабрикага илтеп, кайрысыннан чистарталар, чыра итеп турыйлар, аннан ваклап, аерым сыеклыкка салалар һәм ул ботка була,шуның суын сыгып, кайнар валик белән өстеннән йөртәләр һәм кәгазь хасил була.
Тәрбияче: Рәхмәт, Аслан! Дусларым, ә хәзер бирегә килегез әле.Сез монда ниләр күрәсез?Бу нинди күргәзмә? Өстәлдә төрле кәгазьләр: ак ,төсле, калын, юка, пергамент салфетка, сырлы. Балалар үзләре теләгәнен алып, аның нинди кәгазь булуын, нинди максатларда кулланылуын сөйләп бирәләр.
Тәрбияче: Әйтегез әле, балалар, китаплар нинди кәгазьләрдән ясала?
Балалар: Тышлыгы өчен калын, ә битләре өчен юка кәгазьләр кирәк.
 Тәрбияче: Ә хәзер менә бу "серле тартма”ны ачыйк.Серле тартмадан һәр бала бер китап ала.Бу – юка китап, бу рәсемле, бу – калын һ.б. дип өстәлгә тезә.Сөмбел кызыл китапны ала.
Тәрбияче: Сезгә бу китап яхшы таныш, әйеме, дусларым, бу китапта – дөньякүләм югалып баручы үсемлек һәм җәнлек төрләре. Реназ "серле тартма”дан кара китап, балалар – хәтер китабы. Яле, кабатлыйк: хәтер китабы.
 Сүзлек өстендә эш: хәтер .Анда өек Ватан сугышында һәлак булучы бабаларыбыз исемнәре.Бу китап бик кадерле миңа.бик кадерләп саклыйм мин аны.Бу хәтер китабында минем 4 бабамның исеме язылган. Сөмбел, ә синең яраткан китабың бармы?
 Сөмбел: Минем яраткан китабым рус телендә.. "На улице сезам” дигән китап ул. Тәрбияче: Инзиләгә нинди китап ошый?
 Инзилә: Миңа Г.Тукайның "Шүрәле”се ошый. Берничә баланың җавабы тыңлана. Тәрбияче: Инде уйнап алырга да вакыт җитте.Мин сезгә төрле уенчык формасындагы кәгазь битләре таратам.сез шундыйны төркем бүлмәсеннән табып килергә тиеш. Гөмбә, эт, песи, керпе һ.б. силуэтлар ясалган битләр таратыла, таратылган битләрдә кыска шигырьләр, ә табылганнарында мәкаль һәм әйтемнәр.Балалар алып киләләр, тәрбияче укый. Китапларны саклап тот! Китап укыганны ярата. Китап – белем чишмәсе Китапны ертма! Һ.б.ш.
Тәрбияче: без бу киңәшләрне үтәрбез әйеме, дусларым!
 Балалар:Безнең Фиданыбызның китап яратучыларга киңәше бар, тыңлыйк әле
.Фидан Хәкимҗан Халиковның "Китаплар докторы” шигырен сөйли.
Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый
Салкын тисә аз гына
Дару кирәк барсына
 Чирли хәтта китап та
 Ник көләсең?Чынлап та
Бите төшә, ертыла.
 Ул бит көн дә тотыла
Тотам шуңа сак кына
Авырдымы чак кына
Чирен шундук күрәм мин,
 Дәвасын да беләм мин,
Төбе төшсә, төплим мин
Әйткәнне һич көтмим мин
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә
Миңа китер туп – туры
Мин аларның докторы.
Тәрбияче: Рәхмәт, Фидан! Балалар, ә телисезме, без бүген үзебез китап төпләүчеләр булабыз, - китаплар докторы. Мәкальләр, киңәшләр язылган битләрнең бертөрле формадагыларыннан бер китап ясыйбыз.(эш алымы күрсәтелә) Нәтиҗәдә 1 бите рәсемле, 1 бите шигырьле, 1 битенә киңәшләр язылган китапчыклар килеп чыга. Тәрбияче:Безнең нәни китапларыбыз кибәргә тиеш балалар, әаңынчы, ягез әле "Китапханә”гә сугылыйк. Юлия – китапханәче.
Инзилә: Исәнмесез, сездә Габдулла Тукайның "Шүрәле” китабы бармы?
Юлия: Бар, рәхим итегез! .Менә монда кул куегыз. Китапны 1 атнадан соң китерерсез.
Инзилә: Рәхмәт. Алсу: Исәнмесез, мин әкиятләрне укыдым , бүген "Салават күпере”нең яңа санын бирегез әле! Юлия: Рәхим итегез! журналны саклагыз , ярыймы? Кул куегыз әле.
Алсу: Рәхмәт, хушыгыз!
Камил: Исәнмесез, миңа әнием "Сөембикә” урналы алып кайтырга кушкан иде. Юлия : Рәхим итегез, бар ул.
 Камил :Үземә дә рус халык әкиятләре кирәк иде. Юлия :Ул китап кулда иде әле , иртәгә сугылырсыз.
 Камил: Хушыгыз!
Тәрбияче: Акыллыларым, сезнең шөгыльдә катнашуыгыз миңа бик ошады .Сез искиткеч уйнадыгыз, матур сөйләдегез, акыллы җаваплар бирдегез, үзегезгә ниләр ошады соң? Балалар җавабы тыңлана , анализ ясала. Ахырдан Ландыш үзенең киңәшләрен сәнгатьле итеп әйтеп күрсәтер .
Хәсән Шабанов шигыре "Кадерлә син китапны”.
Категория: Шөгыль конспектлары | Добавил: Катя | Теги: Хәтер китабы, китап, сакла, ертма, Доктор
Просмотров: 1567 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск