Четверг, 25.04.2024, 13:32
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шөгыль конспектлары [ Добавить материал ]

Тема: Белмәмеш бездә кунакта
21.12.2010, 20:56
 Бер, күп, берәү дә юк төшенчәләрен белергә өйрәтү. ~ Балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
~ Сенсор тәрбия бирү.
~ Әйләнә - тирәдән бер һәм күп предметларны табарга, җавап биргәндә күп , бер, берәү дә юк сүзләреннән файдаланырга өйрәтү.
 ~ Балаларга тормыш иминлеге турында башлангыч белем бирү.
~ "Юл фәне” белән бәйле терминнарны өйрәнүне дәвам итү.
  Тәрбияче: - Исәнмесез балалар, хәерле көннәр һәммәгезгә дә.Балалар , безнең шөгылебезне карарга әниләр килгән, яле, аларга хәерле көн телик!
- Хәерле көн әниләр!
- Яхшы, дусларым, инде шөгыльне башлыйк. Карагыз әле, балалар, безгә кунак булып Белмәмеш тә килгән.(зур рәсем эленә) Кунак булгач нинди булырга кирәк, Искәндәр?
 - Кунак барда тыйнак бул!
 - Әйе, татар халык мәкале шулай, ди . Балалар, Белмәмеш безгә бик күп биремнәр, уеннар алып килгән.Сынатмыйк, ярыймы? Белмәмешнең беренче уены- "Серле капчык” дип атала. "Серле капчык "кем янына килә,ул аны ачып эчендәге предметны алырга һәм ни икәнен әйтергә тиеш.
Тимур: Бу түгәрәк, ул сары төстә.
 Юлия: Бу түгәрәк , ул яшел төстә.Түгәрәк тәгәри.
Аслан: Бу түгәрәк, ул кызыл төстә. Тәрбияче бу 3 түгәрәкне тактага урнаштыра.Бу нәрсәгә ошады?
- Светофорга ошады.
- Дөрес, акыллыларым.
 - Хәзер балалар, Белмәмешнең менә бу конверты белән танышыйк.(ача)Бу нәрсә рәсеме?
 - Машина рәсеме.Геометрик фигуралардан Белмәмеш безгә машина төзергә куша.
Дидактик уен : "Машина төзе”
 Максат: геометрик фигураларны сэнгатьле урнаштырып,схема буенча машина төзү (Фланелеграфта) Алдагы бирем . Алинә, бу нәрсә?
- Бу йөк машинасы.
- Зилә, йөк машинасында ниләр бар?
- Йөк машинасында алмалар бар.
- Камил,машина арбасында зур алмалар ничәү?
- Машина арбасында күп алмалар бар.
 Алсу: Ә кечкенә алмалар берәү генә.
- Риназ, машинада ничә сары алма бар?
- Берәү дә юк.
- Дөрес акыллым.Ә хәзер , балалар, өстәлләр янына барып утырыйк, сезнең алдыгызда алмалы поднослар бар .Йөк машинасында никадәр зур алма булса,зәңгәр тэлинкэгэ шуның кадәр алма куегыз. Ә кызылына ничә сары алма булса, шулкадәр куегыз.
 - Алсу, син зәңгәр тэлинкәгә  ничә кызыл алма тездең?
Алсу: Зәңгәр тәлинкәгә күп кызыл алма тездем.
 - Ландыш, ә синең кызыл тэлинкэндэ ничә алма бар?
- Берәү дә юк.
 - Яхшы, рәхмәт акыллыларым!
Ял минуты: Сезнең алдыгызда каләм бар. Өстәл янына басыгыз әле, каләмне уң кулыгызга алыгыз.Ә хәзер сул кулыгызга күчерегез. Инде уч төбендә тәгәрәтик.Менә болай.
- Дусларым, ә хәзер Белмәмешнең бер рәсемен күрсәтәм сезгә.Ул нәрсәгә охшаган?
 Динар: Поездга охшаган, тик тәгәрмәчләре генә юк.
- Әйдәгез, дусларым, без аны төгәлләп бетерик.
- Дидактик уен: "Поездны төзеп бетер”
 Максат: Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү, түгәрәк һәм квадратны тиешле урыннарга (кесәләргә)урнаштыру. Поездыбыз әзер инде, утырырга да була. Балалар бер - бер артлы тотынып тезеләләр. Хәрәкәтле уен "Поезд” Нинди көчле паровоз Без артыннан барабыз. Тек - тек - тек -тек Менә кузгалып киттек Сез дә безгә карагыз. Нинди кызу барабыз(кызулыйлар) Чылбыр кебек тезелдек, Кемдер калды өзелеп. Кече тәрбияче ширманы ала - анда урман, кәҗә өе күренә.Кэжэ боегып утыра.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, без бит әкият иленә җиткәнбез.Сез ничек уйлыйсыз,монда нинди әкият геройлары яши икән? Балалар фикере тыңлана.
Тәрбияче: Бу сихри урманда үзенең нәни бәтиләре белән Кәҗә яшәгән.Ә беркөнне Кәҗә урманга киткәч, аларга Явыз бүре килеп кергән.Ишекләре бикле булмаган шул.(Әниләр өйдә юк чакта ишекләрне бикләп утырырга кирәк,әйеме, балалар.Читләргә ишек тә ачарга ярамый, анысын да онытмагыз!)Ләкин Кәҗә бәтиләре югалып калмаганнар,җитез булганнар,Бүредән куркып,чыгып качканнар.Кәҗә кайткан да, бәтиләре булмагач, бик боегып утыра икән.(Тәрбияче Кәҗәне юата)
- Кайгырма, Кәҗәкәй, безнең балалар бик ярдәмчел, бәтиләреңне хәзер табып китерерләр. Балалар, ягез әле бүлмә буйлап эзлик бәтиләрне,табып бирик Кәҗәгә. Кәҗә бәтиләре группаның төрле урыннарында - шкафта,тәрәзә төбендә,идәндә, кибет киштәсендә, матурлык салонында.
 Балалар 7 кәҗә бәтиен табып китерәләр.Кәҗә рәхмәт әйтә.
Тәрбияче: Балалар,әниләрдән бервакытта да аерылмагыз,ярыймы,әниләрне кадерләгез, сүзләрен тыңлагыз.
Занятиегә йомгак ясала.
Кулланылган әдәбият:
1. К.В.Закирова,Р.А.Борһанова "Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” Казан 2000.
2. Программа воспитания и обучения в детском саду.Под ред.М.А.Васильевой. Москва 2005
 3. Учебное пособие «Обучение детей дошкольного возраста правилом безопасного поведения на дорогах. Региональный стандарт. 4. Л.С. Метлина «Занятия по математике в детском саду»Москва 1982 5.Татар халык әкияте "Кәҗә бәтиләре һәм бүре”.
Алтынчәч балалар бакчасының Югары категорияле тәрбиячесе: Адгамова Кадрия Васимовна
Категория: Шөгыль конспектлары | Добавил: Катя | Теги: Пространство, Белмәмеш, уен, математика
Просмотров: 1728 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск