Суббота, 27.04.2024, 06:38
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шөгыль конспектлары [ Добавить материал ]

Тема: “Әтәч үзенең гаиләсе белән”
15.12.2010, 21:10
Максат: характерлы билгеләрен һәм төзелешләрен исәпкә алып, йорт кош-кортларын әвәләү алымнарын өйрәнү; стек, юеш чүпрәк ярдәмендә эшне ахырына җиткерү; нәтиҗәне күреп сөенү, үз эшен натура белән чагыштырырга күнектерү;ТРИЗ элементлары аша балаларда иҗадилык тәрбияләү.
Җиһазлау: балчык стек, пумала, юеш чүпрәк, әби, тавык Алдан әзерлек: "Чукмар белән Тукмар”, "Чуар тавык” әкиятләрен искә төшерү, иллюстрацияләр карау.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче:Балалар, бүген шөгыльебезгә әби кунакка килгән. Тик ул бик борчулы ягез әле үзен тыңлыйк.
Әби: Балалар, сез беләсез бит инде, минем чуар тавыгым алтын йомырка салган иде. Тычкан алтын йомырканы атканнан соң, тавыгым гел киреләнде: "Алтын йомыркам янымда торса гына, тагын йомырка салачакмын, ди
Тәрбияче: Балалар, әбигә дә , чуар тавыкка да ничек булышырга икәнлеген без бит беләбез, әйеме.
 1 бала: Әйе, без йомырка әвәләп, тавык оясына куя алабыз
Эш барышы: Әби: И рәхмәт яусын, акыллыларым.Инде тавыгым сөенер дигән идем, һаман киреләнә. Бик тузына башлагач, ике әтәчем Чукмар белән Тукмарны аерган идем дә, Чуар тавык хәзер Чукмарны алып кайт ди. Алып кайтыйм дип, күршеләремә дә кергән идем, алар 3 көнгә Казанга кунакка киткәннәр. Менә бәла өстенә бәла, "Миңа гаиләм кирәк, дип, кыткылдый да кыткылдый, чуар тавыгым”
   Тәрбияче: И әби, монысы өчен дә артык борчылма, безнең балаларыбыз булышыр сиңа бу юлы да. Ягез әле, дусларым, әтәчне үз гаиләсе белән ясыйк әле. Эш алымнары искә төшерелә. Алда 2 – 3 бала белән күрсәтелә. Эш барышында авырсынган балаларга индивидуаль ярдәм күрсәтеп, юнәлеш бирелә.
  Әби: И, рәхмәт яугырлары, бу юлы да сынатмадыгыз, бигрәк ләр дә оста икәнсез, Кара инде, бусы бигрәкләр дә минем Чукмарым, дия , дия анализ ясый. Эшләр күргәзмәгә куела. 
   Балалар. Ярдәм кирәк булганда, һәрчак безнең янга кил, әби, без һәрвакыт булышырбыз!!
        Актаныш 7 санлы "Алтынчәч” балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе Адгамова Кадрия Васим кызы
Категория: Шөгыль конспектлары | Добавил: Катя | Теги: Чуар тавык, Чукмар белән Тукмар, Әтәч, конспект
Просмотров: 1314 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск