Воскресенье, 29.11.2020, 14:45
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 350
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шөгыль конспектлары [ Добавить материал ]

Үткәнебездә ниләр бар?
13.12.2010, 21:25
Бурычлар:балаларның татар халкының борынгы яшәеше, киемнәре, бизәнү әйберләре белән кызыксынуына ирешү,бу өлкәдә белемнәрне гомумиләштерү, өлкәннәр белән аралашу осталыгын камильләштерү,милләтебез белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
Җиһазлар:карта, глобус, тарих тәгәрмәче,сандык, калфак, алъяпкыч, түбәтәй, камзул, ике кечкенә мендәр, чабаталар, көмеш бизәнү әйберләре.
Шөгыльгә алдан әзерлек:балалар белән шигырьләр, уеннар өйрәнү,халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү,глобус һәм туган якның картасы белән танышу, аны өйрәнү, туган як музеенда булу,
Тәрбияченең әзерлеге: әти-әниләр белән көмеш бизәнү әйберләрен, татар халкының борынгы киемнәрен, өй җиһазларын туплау, тарих тәгәрмәче ясау.
 Шөгыль барышы: Такта янында- өстәл. Өстәлдә- глобус. Тактада – Актанышның географик картасы. Сөмбел әле карта карый, әле килеп глобусны әйләндерә. Аслан аның янына килеп: -Сөмбел, син нәрсә белән мәшгуль? Нәрсә карыйсың?
-Аслан, мин сина Равил Фәйзуллинның сүзләре белән җавап бирәм(картадан күрсәтеп):
Бу – борынгы бабайларның туган–үскән илләре.
Сылу татар кызларының су коенган җирләре.
Монда кемнәр яшәмәгән,монда кемнәр тормаган.
Кемнәр дөнья кумаган да,кемнәр шәһәр кормаган.
Заманында бу төбәктә тимер, чуен чыңлаган.
Шушы Идел ярларында кемнәр иген икмәгән дә,
 кемнәр итек текмәгән!
Аслан: Искиткеч! Сөмбел, син тарихыбызны яхшы беләсен, ахры.Дусларым, бирегә җыелыгыз әле! Балалар җыела.
Арадан берсе:
 - Ә нәрсә ул тарих?
Тәрбияче сөйли: Тарих – ул күптән һәм әле генә булып узган вакыйгалар. Бүген без тарих сукмагыннан ата – бабаларыбыз торган үткән заманга барырбыз. Сез ризамы?
Тарих тәгәрмәче безне үткәнгә дәшә. Матур тарихи көй яңгырый.
 Борынгы татар өе. Балалар исәнләшеп узалар. Аларны бабай каршы ала.
 - Исәнме, бабакай!
-Әссәләмегаләйкем, балалар! Күзләрем ялгышамы соң, бер дә безнең як балаларына охшамагансыз( үзенең һәм балаларның киемнәрен караштыра.
Тәрбияче: Сез бер дә ялгышмыйсыз,бабакай, без бит киләчәк Актаныштан, тарих тәгәрмәчен әйләндердек тә 21 гасырдан 20 гасырга кучтек, татар халкының–ата-бабаларыбызның яшәеше турында күреп беләсебез килде.
- Алай икән, түрдән узыгыз, утырышыгыз алайса, танышып алыйк, мин – Галимулла бабагыз булам. Балалар җайлашып утыралар
. Риназ: әйдәгез танышыйк,Риназ - минем исемем,
Рас килә ди әти исемгә җисемем.
Чатнатып сөйләшәм үз ана телемдә.
Оялмыйм, курыкмыйм – мин бит уз илемдә!
Башымда – чигүле каюлы тубәтәй,
Догалар укырга өйрәтә Дәү Әтәй.
Тәүфыйклы булырга кирәген беләм мин.
Чын татар малае йөрәгем беләм мин.
-Киләчәгебездә шундый тәүфыйклы, әдәпле чын татар балалары булуы мине бик сөендерә, балалар.
 Арадан бер бала:Мондый сандык минем дәү әниемнәрдә дә бар, тик ул өй түрендә түгел,аларның верандасында тора. Бабакай, ә синең сандыгыңда ниләр бар? Сер булмаса күрсәт әле.
Бабай сандык янына чүгәли:Әсмә әбиегезнең кадерләп торган әйберләре инде анда, балакайларым,(сандыкны ачып калфак ала) менә монысы калфагы.
 Тәрбияче:Тыңлагыз әле, мин сезгә калфак турында менә н6иләр әйтәм:. Калфакларны диңгез энҗеләре белән чиккәннәр. Энҗе билгеле чирләрдән сакласа, калфак башта явыз уй – ният юклыгын белдергән. Калфакны башның ал өлешен, ягъни минең уйлый торган өлешенә кигәннәр. Сәламәтлектән тыш әле, йөзгә ул күркәмлелек тә биргән.
Бабай сандыктан алъяпкыч ала: Бу алъяпкычны Әсма әбиегез бәйрәмнәдә генә кия торган иде. Алъяпкыч авыл костюмының төп өлешен тәшкил итә, балалар. Аны тамбур җебе белән чигәләр. Чәчәкле – яфраклы бизәкләр алъяпкычның күкрәк турысында, итәк читләренә төшерелә. Бәби итәкләр, воланнар белән бизәп тегелгән "канатлы алъяпкычлар” да була.
Тәрбияче: Алъяпкыч берничә төрле булган. Аш–су арасына кия торганы, печән җыйганда, кунакка барганда кия торганнары булган, шулаймы бабай?
- Бик дөрес сөйлисең, кызыкаем. Монысы турында да беләсезме?(Сандыктан камзул алып күрсәтә).
Камил: Мин камзул турында сөйлим әле .Камзулдагы гаять нечкә зәвыкъ белән сайлап тезелгән төсле ташларны күреп, сокланырга гына кала. Алар зур нәфислек, ташларның тәэсирен тирән белеп урнаштырылуы белән дә игьтибарга лаек. Мәрҗән, энҗе, якут ташларын, ашказаны асты бизе, бавыр, бөер турыларына туры китереп, ике яклап камзулның өлешенә тезгәннәр.
Бабай кулына түбәтәй ала.
Гүзәл: Ә мин түбәтәй турында беләм: ир затына тагын да камилрәк баш киеме – түбәтәй уйлап тапканнар борынгылар . Түбәтәй баш миенең алгы өлешенә генә түгел, чигә тамырларын һәм баш чүмечен дә каплый. Түбәтәйдәге ташлар энҗедән генә тормыйча, кызыл һәм зәңгәр якут, зәбәрҗәт кебек ташлар белән дә бизәлгән. Ташлар куркакларга батырлык, юашларга кыюлык, әрсезәләргә тыйнаклык биргән.
Бабай: Тарихыбызны бик һәйбәт беләсез, оланнар милли уеннарыбызны да белмисезме соң?
Тәрбияче: Беләләр, бабакай беләләр.Дусларым, ягез әле "Зәңгәр Чәчәк” уенын бабакайга уйнап күрсәтик. Җырлы уен "Зәңгәр Чәчәк”
 БАБАЙ: Һай, рәхмәт яугырлары.
Тәрбияче: балалар, инде бизәнү әйберләре белән танышыр вакытыбыз да килеп җитте. Игътибар белән тыңлагыз әле. Колакка хатын-кызларыбыз көмештән алка кигән. (Шкатулкадан алып күрсәтә бара). Алканың рәвеше айны хәтерләткән. Ул алкаларны " ай алка” дип йөрткәннәр. Кулга кигән беләзек тәнгә уңай тәэсир итеп, беләкләргә ныклык биргән. Киенү – бизәнү халкыбыз яшәешендә зур сәнгатьдәрәңәсенә күтәрелгән. Кешеләрнең холыкларына карап, төрле ташлар, төрле төсләр сайланган. Мөселман кешесенә яраклы металл итеп, көмеш сайланган. Әгәр көмеш балдак киеп тузса, савабы күп була дип саналган. Борын – борыннан табигый ташлар, көмеш матурлык өчен генә түгел, ә халык өчен сәламәтлек нигезе дә, илаһи көч чыганагы булып та хезмәт иткәннәр. Әлеге бизәнү әйберләре – халкыбызның тырыш хезмәтенең матур җимешләре. Бу әйберләрне яхшылап истә калдыру өчен уен уйнап алырбыз. "КАЙСЫ ЮК?” дип атала ул.
Уен барышы: балалар күз йомган арада тәрбияче берничә бизәнү әйбере арасыннан, я алка, я беләзек, я балдакны алып куя, яки берсен дә алмый, балалар үзгәрешне әйтеп бирергә тиешләр.
Бер бала киптерергә эленгән чабаталарны күреп:
 - Бабакай, боларны каян алдың, ник монда элдең?
- Бу чабаталарны үзем үрдем, бәбкәччәйләрем, базарга илтеп сатам аларны.
Тәрбияче: Бабабыз һөнәрче дә икән әле, аның базарга барыр вакытыдыр, тоткарламыйк балалар, безгә җыенып үзебезнең гасырга кайтырга кирәк. Күргән – белгәннәребез турында кабат сөйләшербез әле.
 Балалар саубулашып бабай яныннан кузгалалар. Тарих тәгәрмәче әйләнә, йомгаклау.
Кулланылган әдәбият:
* Балаларны туган якның табигате белән таныштыру.Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә методик кулланма.Төзүче Набиуллина И.Ш.Казан, 2001
. * Искиткеч сәяхәт. «Ак барс» иҗат иткән журнал.№8.
 * "Ачык дәрес” газетасы.
* Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, КазанЮ,2000.
* Р.А.Борһанова Балаларны туган як табигате белән таныштыру программасы. *
Категория: Шөгыль конспектлары | Добавил: Катя | Теги: түбәтәй, чәчәк, бизәнгеч, чабата, тарих тәгәрмәче, алъяпкыч, бабай, Равил Фәйзуллин, камзул, уен
Просмотров: 1569 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск