Суббота, 27.04.2024, 03:09
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Әминә Шайхулованың шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Без әкият яратабыз. Көз.
12.12.2010, 22:44
                              Без әкият яратабыз.
 Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә сәнгать һәм әдәбият зур роль уйный. Баланың мәктәптәкәчә яшьтәге чоры тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Бу вакытта бала тирә-юньдәге кешеләрнең үз-үзен тотышын үрнәк итеп кабул итә, ә иң мөһиме - аралашу чарасы булган телнең төп нормаларын үзләштерә. Халык әкиятләре - бала тәбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы бала өчен әкият кызыклы һәм аңлаешлы. Балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Ләкин әкиятләрне сайлаганда балаларның яшь аерымлыкларын, әкияттәге образларның балага ни дәрәҗәдә аңлаешлы, якын булуын истә тотарга кирәк. Татар халык әкиятләрендә, нигездә, уңай тәэсирләр уята торган вакыйгалар сурәтләнә. Яхшылык һәр вакыт явызлыкны җиңә, геройларның төп сыйфатлары булып батырлык, өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык, яхшы күңеллелек санала. Куркактан, әләкләүчедән, ахмактан көлгән әкиятләр дә балага әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный. Баланың әкиятне тыңлаганда мәгънәсенә төшенүе, эчтәлеген дөрес аңлавы зарури. Персонажларның характерларын, үз-үзләрен тотышларын, сюжеттагы төсмерләрне балалар тиз сизәләр. Игътибарлы балалар геройларның характерларына һәм алар кылган эшләргә дөрес бәя бирә беләләр. Еш кына алар үзләредә әкитләрне үзләренчә дәвам итә яки яңа әкиятләр иҗат итә алалар. Бала иҗатын һәрвакыт хупларга, иҗатларын һәръяклап үстерүдә ярдәм итәргә кирәк. Әкиятнең балалар тарафыннан ничек кабул ителүе аның сөйләнү рәвешенә дә бәйле. Интонация, төрле хәрәкәтләр, мимикаларны дөрес кулланып сөйләгән әкиятләрне балалар аеруча яратып тыңлыйлар.
 
Сөйләмнең сәнгатьлелеге, эмоциональ байлыгы әкиятнең эчтәлеген аңларга да зур ярдәм итә. Бала вакыйгаларның чынлыгына ышана, әкият герое белән бергә шатлана яки борчыла, бу баланың эчке активлыгын - аның күңел көчләрен уңай якка юнәлтергә, аң һәм белем эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә. Балага әкиятне берничә тапкыр уку зарури. Беренче тапкыр укыганда кичерешләрне аңлау дөрес булмаска да мөмкин. Ул вакытта бала бары тик әкиятнең сюжетын гына истә калдыра, әкиятнең тәрбияви нечкәлекләренә игътибар итми. 4-5 яшьлек балалар өчен укыласы әкиятләр: "Хәйләгә каршы хәйлә”. Татар халык әкияте. "Ата каз”. Ттатар халык әкияте. "Төлке белән каз”. Татар халык әкияте. "Ахмак бүре”. Татар халык әкияте. "Тавык, Тычкан, һәм Көртлек”. Татар халык әкияте. "Ике ялкау”. Татар халык әкияте. "Комсызлык бәласе”. Венгр халык әкияте. "Икмәк”. Төрекмән халык әкияте. "Чукмар белән Тукмар”. А. Алиш. "Бикбатыр белән Биккуркак”. А. Алиш. "Керпе туны”. Хәйдәр. "Шифалы сөт”. С. Сәүбәнова. "Тәмле сүз”. Ә. Бикчәнтәева. "Минеке тимә”. А. Әхмәт. "Эшче абый”. А. Алиш.
 
                            Авазларны дөрес әйтик.
Кайбер авазларның бозылып әйтелүе балалар өчен табигый хәл. Аш - ась, ать; кәҗә - кәзә, кәдә; шар - шал, сал, һәм башкалар. Бу чорда сөйләү аппараты әкренрәк хәрәкәтләнә, телнең урынын, иреннәрнең хәрәкәтләнүен бала әле тоймый. Ишетү аппараты с-ш, з-ж-җ, ч-ш, ч-с, л-р, яңгырау-саңгырау, калын-нечкә авазларның фонетик аермасын сизми. Мәктәпкә кергәнче аның сөйләм телендәге җитешсезлеген бетерергә кирәк. Телендә җитешсезлек бар бала кимсенүчән була. Аның психикасына нык тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә балаларда дөрес, чиста сөйләм тәрбияләүне балалар бакчасында ук башларга кирәк. Бала белән сөйләшкәндә, ашыкмыйча сөйләргә, сүзләрне ачык, аңлаешлы, дөрес итеп әйтергә кирәк. Телне бозып балалар сөйләменә охшатып сөйләшү һич тә ярамый. Бала зурлардан үрнәк ала, гадәтләрдә генә түгел, сөйләшүдә дә зурларга охшарга тырыша. Бала кайчакта ялкауланып кына, я ата-ана һәм якыннарының авазларны бозып сөйләвенә ияреп кенә дөрес әйтми. Сөйләү аппаратында, телдә, аңкауда кимчелекләр булганда, баланы һич кичекмәстән логопедка күрсәтергә кирәк. Кайбер җитешсезлекләрне ата-ана үзе дә бетерә ала. Моның өчен балага башта һәр көнне берничә тапкыр биш-ун минут түбәндәге тел-ирен, сулау хәрәкәтләрен ясатырга кирәк.                  
                              Бергәләп ясыйбыз.
1. Иреннәрне очлатып алга таба сузарга һәм көлгәндәге кебек як-якка җәяргә. 2. Авызны ачып ябарга. 3. Телне авыздан чыгарырга да тиз генә эчкә тартып алырга, авызны йомарга. 4. Телне авыз эчендә (аннан тышында) як-якка йөртергә (сәгать теле кебек). 5. Телне өскә күтәрергә, аска төшерергә, авыздан чыгарып көрәк сыман, кашык сыман ясарга өйрәнергә. 6. Тел очын аскы һәм өске тешләр артына ышкып алырга. 7. Тел очы белән иреннәрне ялап алырга. 8. Тел очын еш-еш өске аңкауга бәреп ат чапкан тавыш чыгарырга. 9. Тел белән «тррр», иреннәр белән «тпру» дип атны туктату ымлыкларын әйтергә. Күнегүләрнең барысын да берьюлы ясый башламагыз. Көнгә ике-өчне ясау, ә яңа күнегүне көнгә бер-икене куша бару җитә. 
 
                             Тел көрмәкләндергечләр.
 Тел көрмәкләндергечләрнең бөтен хасияте - аларның авыр әйтелешендә. Бу әсәрләрдә авыр әйтелеш төрле алымнар белән оештырыла, беришләре охшаш яңгырашлы сүзләрне еш куллану юлы белән, икенчеләре сөйләмнең һәр сүзен билгеле бер аваздан башлау юлы белән ясала. Алар юмористик әсәрләр. Әмма юмор күп оракта әсәрнең эчтәлегендә түгел, ә аларның әйтелешендә чагыла, ягъни аларны дөрес әйтә алмый аптырау көлке тудыра. Алар - халык тарафыннан иҗат ителгән тел төзәтү чаралары. Балаларның телен ачтыру, авазларны дөрес әйтергә өйрәтү өчен бу әсәрләр бик файдалы.
 Мич башында, биш мәче Биш мәченең биш башы. Биш мәченең биш башына, Ишелмәсен мич ташы (ч, ш-авазлары өчен).
 "Чи-чия” Чак-чак кына җирдән терелеп чыккан чакта чияле тау читенә чыгып чи чияне чәйни-чәйни чигәләрем чатнап чыкты”- дигән чакта ничә "ч” бар чутлап чык.
Камил, кәбестә карарга кергәч, капкынга кысылган. Капкын Камилне каты кыскан, кычкырган "коткарыгыз”, капкынга кысылдым!
Карама башында кара малай, кара каргалар карап, катык кырып утыра.
Карале, картинәй, кара каргалар кара карлыганның кара кабыгын да калдырмаганнар.
Кече Кәримнең, Кәримов Кәбирләрнең кәкре койрыклы кәҗәләре келәткә кипкән кишер кимерергә кергән.
 
                            Табигатьтә алтын көз
 Календарь буенча көз - беренче сентябрьдә, ә астрономия буенча 22 нче сентябрьдә башлана. Бу көндә көн белән төннең озынлыгы тигез була. Халык: "14 нче сентябрь - җәй белән көзне аера”, - дип сөйли. Табигатьтә көз төрлечә килә: 10 көн алдан яки 10 көн соң килергә мөмкин. Каен яфракларының саргая башалавы - көзнең беренче билгесе. Яфракларның коела башлавы - көзнең беренче чоры. Яфраклар коелып бетүдән көзнең икенче чоры башлана. Баллы гөмбәгә карап та көзнең килгәнен билгеләгәннәр. Көзге табигатьнең үзенә генә хас гүзәллеге, көзге күренешләрне танып-белү, алар арасындагы иң гади бәйләнешләрне ачыкларга, һава торышын (кояшлы, сүрән, җилле, яңгырлы, кар) билгеләргә. Табигатьтә һәрбер үсемлек, хайван аерым бер урын алып торуын, урманның "күп катлы йорт” (җир астында суалчаннар, тычканнар яшиләр - түбән кат, җир өстендә төрле җәнлекләр яши - 1кат, агач куышында тукран, ябалак - 2 кат, өстәрәк - кечкенә кошлар, бөҗәкләр - "йортның” югары каты) булуын, урманның кешеләр тормышында һәм табигатьтәге әһәмиятен аңлатуны максат итеп куябыз. Көзге күренешләрне дөрес күзаллау балаларда тиз генә барлыкка килми. Шуңа күрә табигатькә экскурсияләр үткәрү, урманга чыгу, табигать белән турыдан-туры аралашу, әңгәмәләр, сюжетлы картиналар карау, шигырьләр, табышмаклар көзге табигатьне һәм андагы үзара бәйләнешләрне күзаллауга ярдәм итә.
                                       Шигырьләр.
Бу кайчак була? Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява; Җирләр дымлана,
- Бу кайчак була. (Г. Тукай).
Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр. (К. Нәҗми).
 Көз абзый көлә-көлә Урамнар буйлап килә,
Сары читекләрен киеп; Җил аның юлларына
Яфракларын сибеп йөри, Шаяртып уйнап-көлеп. (Р.Бәшәров). Яшел куаклар буялды Ал, кызыл, сары төскә,
Көз көне яңгыр артыннан Яфраклар ява өскә.
 Алтын-сары яфракларны Җилләр саный.
Иртән-кичен суык бабай Бармак яный.
                              Табышмаклар
 Җимеше кып-кызыл була,
 Бу – шатлык минем өчен.
Чөнки көзге салкында да
Һич тә үзгәртми төсен (Миләш)
Суык кышлар җитәр дип, Чикләвекләр бетәр дип,
 Ботак саен сикереп, Йөри гөмбә киптереп. (Тиен)
Алгы тәпие кыска, Чабарга ул бик оста.
 Соры тунын сала да Ак тунын кия кышка. (Куян)
Кат-кат тунлы, Карыш буйлы. (Кәбестә)
Йөз кат кием, барысы да төймәсез. (Кәбестә)
 Ормый, сукмый, Үзе кешене жылата. (Суган)
Җир астында алтын казык. (Кишер)
 
Балаларның сөйләм телен үстерү максатыннан, балалар белән бергәләп, рәсемгә карап хикәя төзибез:
 - Елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
 - Көн нинди?
 - Табигатьтә нинди үзгәрешләр?
 - Рәсемдә нәрсәләр күрәсең?
 - Кешеләр ничек киенгәннәр? - Кем нәрсә эшли?
Категория: Әминә Шайхулованың шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: Материал, әкият, шигырьләр, хикәя, табышмак, КӨЗ, яратабыз, ширма
Просмотров: 2330 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск