Четверг, 18.04.2024, 17:24
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Әминә Шайхулованың шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Юлда
19.04.2011, 22:57
Максат: Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту. Урамда йөргәндә балаларны игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү. Юл билгеләре турында күзаллау булдыру.
Җиһазлау: юл билгеләре, сюжетлы рәсемнәр,урам макеты.
Алдан әзерлек:
-әтиләргә чакыру кәгазе ясау.
-әтиләргә бүләк итәр өчен шырпы кабыннан машина ясау.
-“светофор сакта тора”-дигән рәсем конкурсы игълан итү (гаилә белән ясалган рәсемнәргә)
Залга башта кызлар “светофор” биюен биеп керәләр.
Малайлар моряк биюен биеп керәләр.
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр һәм балалар! Татар халкында борынгыдан ук килгән күркәм гадәт бар. Бездә юлчыларга юл чыкканда “Хәерле юл!” дип озатып калалар, ә ”Исән-сау кайттыңмы?” дип каршы алалар. Без кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. Юлда исән-имин йөрүебез үзебездән тора. Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү күп белем һәм тапкырлык сорый. Менә без бүген сезнең белән төркемнәргә бүленеп белемнәребезне сынарбыз. Кызлар, малайлар һәм әтиләр төркеме.
Җыр “Светофор” М. Әндерҗанова көе һәм сүзләре.
Сүз кызларга бирелә. Кызлардан кайнар сәлам.
Безнең девиз: Юлда булсаң уяу бул.
Сүз малайларга бирелә: Малайлардан кайнар сәлам.
Безнең девиз: Юлда да акыл кирәк.
Сүз әтиләргә бирелә: әтиләрдән кайнар сәлам.
Безнең девиз:Юл кагыйдәсен төгәл үтә.
Сүзне капитаннар башлый:
1. Әти –әниләр
Бик борчылмасын өчен,
Машинада шофёр абый
Тынчлап барсын өчен,
Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк!
2. Гомерләр бер генә килә-
Һәркемгәдә кадерле.
Үткәрмәсәк иде аны
Борчулы һәм хәфевле.
3. Селкенми дә, кычкырмый да,
Тыныч кына тик тора.
Машина һәм кешеләрне
Дөрес юлларга бора
Ул нәрсә - йә әйтеп карагыз?
Светофор(керә):әйе ,дөрес әйттегез.Мин-ул светофор.
- Сәлам сезгә урманнардан,
Сәлам сезгә кырлардан,
Сәлам сезгә юллардан,
Сәлам сезгә балалардан.
- Мин килдем сезнең янга тапкырлылыгыгызны сынарга. Иң элек минем турыдагы белемнәрегезне тикшерермен.
- Минем сихерле көчем турында кем нәрсә белә? Шул төркемнәргә үземнең төсләремне бирәм.
1нче бирем: Светофор турында нәрсә беләбез?
1. Барыгыз да карагыз
Янып тора кызыл ут.
Димәк, аркылы чыгарга
Беркемгә дә рөхсәт юк!
2. Кызыл-сары ут янганда
Сак булыгыз, балалар.
Хәвеф–хәтәр булмасын, дип
Сезне кисәтә алар.
3. Барыбызда яратып карый,
Матурда соң яшел күз.
Ул күз кысса инде, дустым,
Юл ачык дигән ул сүз.
Кызлар төркеменә - кызыл түгәрәк, малайларга - яшел, әтиләргә - сары.

- Ә хәзер минем төсләремне кайсы төркем дөрес һәм тиз урнаштырыр? (барлык канташучылар да светофор макетына төсләрне урнаштыралар).

2нче бирем “Тапкырларга табышмак”
1-төркемгә
Ике аяклы үгез
Маңгаенда куш мөгез (велосипед)
2 Канаты бар - җипеми,
Эче җылы - җил тими (самолёт)
2-төркемгә.
Ияремә менәләр
Өзгенемә тибәләр.
Йөгертәләр, чаптырталар,
Кирәк җиргә китәләр (мотоцикл)

Барам-барам очы юк (юл)
3-төркемгә
Бу машина еш кына
Кинәт бәйдән ычкына.
Йөрәкләргә шом салып,
Елый-елый кычкыра (янгын сүндерү машинасы)
Ару-талу белми ул
Бензин ягып йөрми ул,
Аның юлы тап-такыр,
Үз юлында - ул батыр (трамвай)
3 нче бирем: Шигырь буенча юл билгесен табарга (төркемнәр бер-берсенә сөйлиләр, икенче төркем билгене таба).
1. Борылышлар кайвакытта
Бер-бер артлы киләләр
Шуңа күрә бу билгене
Шоферлар шәп беләләр.
Безгә дә зыян итмәс
Белеп тору шул хакта
Игътибарыңны арттыр син
Аны очраткан чакта.
2. Машиналар кызу бара
Ерак түгәл күк ара,
Тик, аягың атлаганчы,
Игътибар белән кара
Юкмы менә бу билге
Кызыл түгәрәк эчендә
Атлап бара җәяүле,
Тик ул сызылган инде
Әгәр мондый билге күрсәң
Юлларга чыкма берүк
Светофорлы чатлар эзлә
Ә монысын урап үт.
1. Әбиләргә бару өчен
Борылабыз без уңга
Ләкин бу билгене
Куйганнар бүген юлга,
“Борылма, ди, уңга, сулга
Бар син бары турыга
Мине санламаучылар, ди,
Хәвефләргә юлыга.
2. Көзге кебек ялтырый юл
Атларга да куркыта,
Бу билгене күргәч шофер
Рулен ныграк тота.
Синдә саграк бул зинһар,
Авызың ачып йөрмә.
Аяк тая, машина да,
Көпчәк астына кермә.

(әтиләр өчен)
Юлларның дәрәрәҗәләрен
Өйрәндек бит беләбез
Юл буенда ерактан ук
Бу билгене күрәбез.
Икенчел дәрәҗәдәге юллар
Тоташыр, ди, ул тиздән.
Мондый чатлар аеруча
Игътибар сорый бездән.

Машиналар ашыга,
Барсы килә каршыга.
Әгәр юлга карасаң,
“Берьяклы хәрәкәт” дигән
Билге куйганнар элеп
Бик теләсәң дә бу юлдан
Булмый бүтәнчә йөреп.

Җыр “Шофёр буласым килә”
4нче бирем: ”Кисәкләрдән төзе”
5нче бирем: ”Бу билгене кайда куялар?” (төркемнәргә юл билгеләре бирелә. Урам макетына билгене дөрес итеп куялар һәм ни өчен куелганын аңлаталар).
1нче төркем:
Балалар сурәте төшерлгән бу билгене мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтләндерү лагерьлары һәм башка балалар оешмалары янына куялар. ”Бу урынга балалар чыгу ихтималы бар” - дип кисәтә.
Атлап баручы кеше сурәте төшерелгән билгене тротуарга ягъни җәяүлеләр йөри торган сукмакка куялар.
2нче төркем:
Җәяүлеләр транспорт йөри торган юл аркылы махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгалар. Кайсы урыннан чыгарга кирәклеген “зебра”дан чыгучы кеше сурәте төшерелгән кисәтү билгесе күрсәтә. Бу билгене зебра булган урынга куялар.
“Р”хәрефе төшерелгән бу билге юл яны территориясенә куела һәм транспорт чараларын озак 5 миннуттан артыграк вакытка куеп тору тыела, теләсә кайсы минутта машина килеп керегә мөмкин.
3нче төркем:
- Мондый билгене икенчел дәрәҗәдәге юл белән төп юл кисешкән урынга куялар. Ул машина йөртүчене: “алда төп юл, машинаңны туктат һәм бу юлдан хәрәкәт итүчеләрне уздырып җибәр”, -дип кисәтә.
6нчы бирем:юл билгеләрен табу.
М.га кисәтү билгеләрен күрсәтеп чык.
К.га тыю билгеләрен күрсәтергә.
Әтиләргә боеру билгеләрен күрсәтергә.
7нче бирем: Сораулар.
1. Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)
2. Күрсәтүче билгеләр нинди? (зәңгәр шакмакта)
3. Автобусны ничек әйләнеп узарга? (арттан)
4. Велосипедка кемнәрне утыртып йөрергә ярамый? (кешеләрне)
5. Җәмәгать транспортында бару кагыйдәләре (ишеккә сөялмәскә, чүп ташламаска, тәрәзәдән башны, кулны тыгып бармаска)

1. Тротуар нәрсә ул? (җәяүле юлы)
2. Зебра ничә төсле? (ике)
3. Тыючы билге нинди була? (кызыл түгәрәк)
4. Юлда кайсы яктан йөрисе? (уң)
5. Транспорт төрләрен ата? (җир, һава, су)

1. Беренче светофор кайда куелган? (Лондонда)
2. Ничә яшькә кадәр махсус кресло кирәк? (12 яшь)
3. Юл чатларында нәрсә идарә итә? (светофор)
4. Олы юлга ничә яшьтән велосипед белән чыгарга ярый? (14 яшь)
5. Яңа төр юл йөрү кагыйдәләрен әйтегез.

Җыр “Светофор” Г. Шәрифуллинна сүзләре, В. Вәлиева көе.

1. Яхшы белсәң билгеләрне -
Юлларың булыр уңда
Гомереңне харап итмә
Ашыккан булып юлда.

2. Кайда гына йөрсәгез дә
Игътибарлы булыгыз.
Кагыйдәләрне үтәгез
Имин булсын юлыгыз.

3. Очрамасын каршылыклар
Һич сезнең юлыгызда
Тик яшел ут янып торсын
Һәрвакыт юлыгызда!

Юлда тәртипле булуның
Файдасы күп, белегез.
Хәерле юл барчагызга,
Исән-имин йөрегез.

Кадерле балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Безнең юл йөрү кагыйдәләренә багышланган уен-ярыш кичәбез тәмам.
Хәзер сүзне ЮХИДИ бүлегеннән килгән кунакларга бирәбез.

Категория: Әминә Шайхулованың шәхси кабинеты
Просмотров: 726 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск