Четверг, 25.04.2024, 10:58
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Әминә Шайхулованың шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Кояш
12.12.2010, 23:14
 
 Максат:
Балаларның түгәрәк формадагы предметларны күзаллауларын үстерү, рәсемләүне, төсләрне аеруны ныгыту. Кызыл-сары төс белән таныштыру. Штамп белән эшләү алымын чиста, пөхтә эшләргә өйрәтү. Табигатьнең матурлыгын сурәтләү. Материал: түгәрәк формадагы предметлар (кар бабай, аумас курчак, помидор, алма, апельсин муляжлары,төрле технологик алымнар белән ясалган үрнәк рәсем, штамп, гуашь, төсле буяулар, пумала, салфетка).
Барышы: - Исәнмесез, хәерле көн балалар. Кәефләрегез яхшымы? -Сез бүген бигрәк матур киенгәнсез . Ә менә балалар миңа карагыз әле. Сез ничек уйлыйсыз мин нәрсә булып киенгәнмен? Әйе, кояш булып. Мин сезне тагын да ныграк җылытырмын, бүлмәбезне яктыртырмын. Әйдәгез, җитәкләшик, бер-беребезнең кулыннан җылы йөгерсен, менә безгә ничек рәхәт булып китте.без җитәкләшкәч,нәрсә барлыкка килде? - Түгәрәк. - Балалар, хәзер уйнап алырбыз. Бу уенда түгәрәк формадагы уенчыкларны сайлап алып күрсәтергә кирәк. Дидактик уен "Охшаш уенчыкны тап”. - Ай, балалар минем тубым тәгәрәп тә китте. Ул ни өчен тәгәри? Әйе, чөнки аның як ягы юк, ул түгәрәк. Туп нинди формада? Нинди төстә? Ул нишли? (балалар җаваплары). - Туп үзенең формасына охшаган уенчык эзли. Ярдәм итәбезме? Балалар бүлмәдән аумас курчак , шар , кайберләре машина һ.б.ш уенчыклар табып алып киләләр. - Кайсы уенчыкның формасы тупка охшаган? - Әйе, аумас курчакныкы. - Игътибар белән карагыз әле, аумас курчак нинди формалардан тора? - Әйе, зур һәм кечкенә түгәрәкләрдән тора. Дидактик уен "Нәрсә артык?” - Бу нәрсә? Уенчыкмы? - Юк, серле капчык. - Ягез әле бергәләп карыйк . Серле капчыктан балалар предметлар алып күрсәтәләр (помидор, алма, мандарин). Төсен әйтәләр. - Кызыл, сары, кызыл-сары җылы төсләр, ул балалар. -Алар тәмле булып үссен өчен нәрсә кирәк? Әйе аларга да кояш җылысы кирәк. Балалар хәзер рәсемнәр карыйк. Иртән кояш нинди булып чыга? (Иртән кояш кызыл төстә һәм нурлары күренер-күренмәс кенә була). Ә көндезгә кояш сары төскә керә, нурлары озын була, җылысын ныграк сибә, кичкә таба ул әкерен генә сүрелә бара, нурлары кыскара, төсе кызыл-сары төскә керә. Кояш нинди формада, нурлары ничек? Без бүген кичке кояшны кызыл-сары төс белән штамп һәм мамыклы таякчыклар ярдәмендә ясарбыз. Үрнәк эш карау.Твактада ясап күрсәтү һәм аңлату. 2-3 баладан сорап ныгыту. Физкультминут: Кояш чык, Болыт кач, Без уйнарбыз Җылыткач. (Балалар белән кояшны күрсәтү). Урыннарда эш.Индивидуалҗ ярдәм күрсәтү, анализлау.
Категория: Әминә Шайхулованың шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: әМИНӘ гАЛИМАРДАНОВНА, кояш, штамп, традицион булмаган алымнар, физкультминут, рәсем
Просмотров: 1194 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск