Четверг, 25.04.2024, 14:51
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Әминә Шайхулованың шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Өс киемнәре
19.04.2011, 22:59
“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”
тәрбиячесе Шайхулова Әминә Галимәрдән кызының эш тәҗрибәсеннән


Тема: Өс киемнәре.

Максат: Балаларны өс киемнәре белән таныштыруны дәвам итү. Аларның исемен, төсен әйтә белүләренә ирешү. Сыйфатлары белән таныштыру (калын, юка, җылы).
Нинди материалдан эшләнгән булуы турында төшенчә бирү.
Өс киемнәренә сак караш тәрбияләү.

Материал: өс киемнәре төшкән рәсемнәр (күлмәк, чалбар, итәк, кофта) ике төрле серле сандык, тун, плащ, пәлтә.



Барышы:
Әңгәмә.
-Балалар, әйдәгез апалар белән исәнләшик.
-Сез бүген бигрәк матур киенеп килгәнсез!
-Ленара, синең өстеңдә нәрсә? (күлмәк)
-Әйе, күлмәк. Күлмәкне нәрсәдән тегәләр әле?
-Дөрес балалар, тукымадан.
-Бергәләп кабатлыйк.
Дидактик уен “Бу нәрсә?“
-Бик матур сандыгым бар. Анда рәсемнәр.
-Сез аларны белсәгез сандык җырлый.
-Бу нәрсә?
-Бу күлмәк (уен шулай дәвам итә).
Дидактик уен “Өс киемнәре юабыз”
-Балалар, миндә уйнар өчен кәгазьдән ясалган курчак киемнәре бар, алар пычранган. Нәрсә эшләргә кирәк?
-Әйе, юарга.
-Машинага салганда киемнәрнең төсенә игътибар итәргә кирәк.
Физкульт минут “Күрсәт әле үскәнем“.
Элек керләрне күбрәк кул белән юганнар. Әйдәгез әле юып күрсәтик.
-Булдырдыгыз.
-Менә балалар безнең керләр юылды, хәзер аларны элергә кирәк.
Дидактик уен “Дөрес куй” (төркемнәргә бүлү).
-Балалар, тагы бер серле сандыгым бар. Ачып карыйк әле.
-Бу нәрсә? (плащ)
-Плащны нинди көндә кияләр?
-Дөрес, яңгырлы көндә.
-Пәлтә (салкын көндә).
-Тун (нык салкын көндә).
-Балалар тунны тотып карыйк. Ул калын, җылы (балалардан кабатлату).
-Тунны бүлмәдә киеп буламы? Ни өчен?.
Дидактик уен “Нәрсә үзгәрде”.
-Йомгаклау.

Категория: Әминә Шайхулованың шәхси кабинеты
Просмотров: 575 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск