Пятница, 19.04.2024, 21:22
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Әминә Шайхулованың шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Татарстан гербы
08.12.2010, 21:05
Шайхулова Әминә Галимәрдән кызы I кв. категорияле тәрбияче
Тема: Татарстан гербы. Ана теленнән зурлар группасы өчен шөгыль 

   Җиһазлау. Салават күпере ясар өчен тасмалар (кызыл, сары, яшел, зәңгәр). Сюжетлы рәсемнәр – алсуланып аткан таң, чәчәкле болын, иген басуы, җәнлекләр сурәтләнгән урман. Киселмә чәчәкләр : ләлә һәм кашкарый чәчәкләрен җыю өчен. Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле җитәкләшик, бер-беребездән җылылык йөгерсен, елмаешып алыйк. - Без бүген төсләр тылсымы, аларның серлелеге турында сөйләшербез. Ә хәзер һәр кеше үзенең яраткан төсендәге тасмаларны алсын (тасмаларны алалар). Ни өчен яратасың бу төсне? (балалар җавабы: кояш сары төстә булганга, агачлар яшел төстә, чәчәкләр кызыл төстә, шуның өчен һәм башка җаваплар). - Әйе, балалар, безнең туган ягыбыз төсләргә бай. Ул үзенә барлык төсләрне җыйган. Яңгырдан соң матур төсләр күктә калка. Ул нәрсә әле? 
-салават күпере.
- Әйдәгез без аны төсле тасмалардан тиз генә төзеп карыйк. Нинди матур салават күпере барлыкка килде. Балалар, бу төсләр безнең тагын кайларда бар? Ул Татарстанның гербында да бар (балалар ярым түгәрәк ясап утыралар). - Әйдәгез, Татарстан гербын бергәләп карыйк (гербны карау, аның формасына, төсләренә, нәрсәләр булуына игътибар итү). - Безнең герб түгәрәк боҗралардан тора, боҗрадагы һәр төс тирән мәгънәгә ия. Без аны шөгыль барышында аңларбыз. Ә хәзер ял итеп алыйк.
Физ.минут. Җил чыкты ж-ж-ж Агачлар селкенде (агач булып селкенәләр) Җил тынды (чүгәлиләр) Кояш күккә үрелә (өскә кулларын күтәрәләр)
-Балалар, карагыз, салават күпере таралган. Без аны бер җиргә урнаштырыйк. (Сюжетлы рәсемнәрдә салават күпере ясалган. Бу рәсемнәр бер-берсенә аралар калдырып урнаштырылган. Шунлыктан, салават күпере таралган кебек тора). - Балалар, салават күпере кайда күренә?
(Сюжетлы рәсем күрсәтелә). Әйе, кояш нурында. Көннең кайсы вакыты? (иртәнге) Ни өчен иртән дип уйлыйсыз? (чөнки кояш иртән кызыл булып ата). Шигырь сөйли бер бала. (магнитофон язмасында кошлар тавышы ишетелә). Кешеләргә көч, дәрт биреп Сызылып алсу таңнар ата Шул таңнарга кушылып чут-чут итеп Кошлар сайрый, бәхет, шатлык арта. - Балалар, безнең гербта кояш кызыл төстә ясалган. Ул төс көчле энергияле булуны, өлгергәнлекне аңлата, матур, аяз көннәр киләчәген белдерә. - Ә хәзер салават күпере кайда күренә? (Сюжетлы рәсем күрсәтелә)
 - Болында. - Болында нәрсәләр үсә? Сез нинди чәчәкләр беләсез? (балаларның җавабы). (Балаларга кисәкләргә бүленгән ләлә һәм кашкарый чәчәкләре бирелә). - Балалар, хәзер бу гербтагы чәчәкләрне төзеп карыйк. (Өстәлдә эш: һәр бала кисмә чәчәкләрне төзи). - Син нинди чәчәк төзедең? - Сез ул чәчәкләр турында нәрсә беләсез? - Әйе, ләлә чәчәге яз көне иң беренчеләрдән булып чыга, ә кашкарый 8 таҗлы, ул озын гомерлелекне белдерә. - Салават күпере кайда? (Сюжетлы рәсем күрсәтелә). - Басуда. - Нинди басуда? - Иген басуында. - Хәзер балалар игенчеләр булып уйнап алыйк. Язлар җитте. Арыш чәчәм, бодай чәчәм (балалар түгәрәк буйлап күрсәтеп эшлиләр). Уңышыбыз мул булсын Җәйләр җитте, яңгыр яуды (иелеп куллары белән яңгыр яудыралар) Арыш, бодай үсеп китте (әкрен генә басалар) Көзләр килде, урак җитте (урак белән уру хәрәкәтен күрсәтәләр) Арыш, бодай уру кирәк. - Игенчеләребез безнең зур хезмәт куеп икмәк үстерәләр. Әти-әни һәм дә икмәк – Бу сүзләрдә - тормыш мәгънәсе. Бәхет, хезмәт, ирек – яшәү яме, Шул сүзләргә бәйле һәммәсе. - Гербтагы алтын боҗралар безнең муллыкны, өлгергәнлекне аңлата. Ә ак боҗра – сафлык, пакьлек, чисталык билгесе. - Салават күпере кайда? (Сюжетлы рәсем күрсәтелә). - Салават күпере урманда. Урманда нәрсәләр күрәсез? (кыргый җәнлекләр). - Барс безнең көчле. Күрәсезме, ул безнең табигать кочагында, яшеллектә, иректә яшәргә ярата. Безнең халык та көчле, ул иректә яшәр өчен көрәшкән. - Менә балалар без салават күперен тоташтырып та бетердек. Гербтагы төсләрнең нинди сихри көчләргә ия булганын аңладык. Гербны тагын бер мәртәбә карап, төсләрнең нәрсә аңлатканын балалардан сорап ныгыту. Бер бала шигырь сөйли. Киртәләр юк барыр юлларымда Иркен җирем, бәйсез халкым бар Үз күгем бар, якты зәңгәр күгем Йолдызларым шунда балкыйлар.
Җыр: «Безнең ил».
Категория: Әминә Шайхулованың шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: Татарстан, герб, салават күпере, рәсем
Просмотров: 1304 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск