*Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.
*Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.
*Беренче мартта буран булса, карабодай килешер.
*Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.
*Мартта яуган кар , бакча җимешенә бик ярар.
*Беренче апрельдә боз катса, унбиш көнлек юлга чана белән чык.
*Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебешкә юклык булыр.
* майда яңгыр кәп булса, арыш уңар.
* Беренче күк күкрәү көн җылына башлауга булыр.
* Иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
* Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.
*Боз утырып калган елны авырлык булыр.
*Кар кояш белән кипсә, бодай уңар.
*Суда бака кычкыра башлаганда сабанга чык.
|