Пятница, 29.03.2024, 00:09
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Тәрбиячегә ярдәмгә [ Добавить материал ]

Балалар уены турында мәгълүмат
22.01.2011, 23:55
Чыннан да уен вакытында баланың хиссияте ныгый, акылы үсә, физик яктан чыныга. Уеннар тәрбия һәм өйрәтүнең төрле мәсьәләләрен чишәргә, билгеле бер программа таләпләрен үзләштерергә, тәртип кагыйдәләренә өйрәнергә ярдәм итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү- ул хәтерләрен, игътибарлылыкларын,уйлау һәм үзләштерү сәләтен үстерү. Балаларның уйлау мөмкинлекләрен өйрәнгәнче , аларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче әтинең, әнинең, тәрбиячеләрнең иҗади уйлау сәләтен өйрәнү кирәк. 1975 елда А.Н.Лук иҗади потенциалы югары педагогның тәрбияләнүчеләре дә югары нәтиҗәләр күрсәтә, дип ассызыклаган. Баланың кече яшьтән үк үсеше төрле яклап һәм гармонично булсын дисәк, баланың яшь үзенчәлекләренә туры килә торган биремнәрнең һәркайсыннан оста файдалану кирәк. Иң башта уеннарны сайлый белү зур әһәмияткә ия. Интелектуаль уеннарны сайлаганда, тәрбияче балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып эшли. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин . Нәниләрнең яше арткан саен ,уеннарның максаты да катлаулан бара.Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли.Нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга , иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камильләштерә Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин . Нәниләрнең яше арткан саен , уеннарның максаты да катлаулана бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга , иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнәләр. Уеннарны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Заман таләпләренә җавап бирә торган план-конспект эшләү, уеннарны кызыклы нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар уйлап табу уеннарны отышлы итә. Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камильләштерә. Биремнәрне үтәгәндә баланың интеллектуаль мөмкинлекләре киңәя, гаилә әгъзалары белән аралашу вакытлары да кызыклы һәм файдалы үтә. Әлеге ярдәмлектә күрсәтелгән , балаларда уйлау , иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән уеннарны өйдә, бакчада, шөгыльдә ,режим моментларында кулланырга була. Уеннар балалар белән кече яшьтән үк шөгыльләнү өчен тәкъдим ителә. Аларның эчтәлеге "Мәктәпкәчә тәрбия” концепциясенә нигезләнеп,”Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” куйган таләпләргә җавап бирерлек итеп төзелде.
Категория: Тәрбиячегә ярдәмгә | Добавил: Катя | Теги: Горький, А.Н.Лук, канатлы сүзләр, уеннар
Просмотров: 1892 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.7/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск