Четверг, 18.04.2024, 11:29
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Тәрбиячегә ярдәмгә [ Добавить материал ]

"Мин белергә телим!"
13.04.2011, 21:11
 Проект эшенең актуальлелеге
 ”Ни өчен?” -мондый балалар соравын без-өлкәннәргә бик еш ишетергә туры килә. Кечкенә баланың бу мәһабәт дөньяны үзе күңеле аша үткәреп танып беләсе,тотып һәм эшләп карыйсы килә. Ләкин без көндәлек тормыштагы ситуацияләрнең, сәнгать әсәрләренең, караган китапның, табигатьнең, кешеләрнең балалардагы тойгыларны формалаштыруга ни дәрәҗәдә тәэсир итүен бәяләп бетерә алмыйбыз. Тәрбияченең балаларны өйрәтү өлкәсендә яңа төр методлар кулланып эшләве мәктәпкәчә яшьтәге баланың дөнья белән кызыксынуын , эмоциональ сизгерлеген арттыра,бигрәк тә бу төр эшчәнлек балаларның шәхесен ,иҗади мөмкинлекләрен һәм танып-белүен үстерүгә юнәлтелгән булса. Практика күрсәткәнчә, проект алымы хәзер бик актуаль һәм нәтиҗәле. Балалар белән өлкәннәрнең үзара бердәм эшчәнлеккә нигезләнгән проект эше балаларның күнекмәләрен ныгыта, тирә- юньне "ачарга”, тиз һәм тирәнтен танып белергә ярдәм итә. Балаларның проект барышында алган белемнәренә, күзәтүләренә, алган тәэсирләренә, баланың шәхси тәҗрибәсенә таянып, без үзара хезмәттәшлек атмосферасы булдырырга омтылабыз. Бары тик һәр баланы конкрет иҗади эш белән кызыксындырып, ул баланың кызыклы фикерләрен , башлангычын (инициатива)яклап чыгып кына проблемаларны җиңеп була .Проект алымының нәтиҗәлелеге тагын шунда, әле ул балага үзенә үк тәҗрибә ясауда катнашырга ,үз фикерен курыкмыйча әйтергә, якларга , һәм алган белемнәрен кайсы да булса эшчәнлектә кулланырга ярдәм итә .
  Экология ул – матурлык, сәламәтлек, танып белү, аралаша һәм күзәтә белү күнекмәләренең җыелмасы.
Ә экологик тәрбиянең төп бурычы ул балаларда кешелеклелек хисләре, табигатькә ,үзенә , кешеләргә сакчыл караш тәрбияләү, матурлыкны күрә һәм тоя белү күнекмәләре бирү, беренче чиратта үзенең тәртибенә һәм кылган гамәлләренә җаваплы була алу хисләре тәрбияләү. Менә шуларны күздә тотып, мин балаларны кече яшьтән үк, кызыксынырга, күзәтергә, тәҗрибәләр үткәрүдә катнашырга өйрәтәм. Мәктәпкәчә кече яшьтән үк алар үсемлекләрне, хайваннарны танып белергә, гомумән, тере табигатьне өйрәнеп, аның күп төрле һәм бер-берсе белән бәйләнештә булуын өйрәнәләр. Балалар миңа "Ни өчен карны ашарга ярамый?”,”Су нинди төстә ул?” дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.Ни өчен нәкъ менә шулай соң? Ә башкача түгел? Һәм менә шуннан соң кызыклы да, мавыктыргыч та булган тәҗрибәләребез башланды. Мин үземә проект төзү, аны тормышка ашыру юлларын билгеләү бурычын куйдым . Проектымны балалар исеменнән,"Мин белергә телим”дип атадым. Ни өчен проектмы? Чөнки проект эшчәнлеге вакытында балалар төрле күзәтүләр алып бара, матур әдәбият белән таныша, эксперимент –тәҗрибәләрдә катнаша, музыка тыңлый, уйный, рәсемгә төшерә,әкиятләр уйлап чыгара.Һәм барысы да шул бер нәтиҗәгә ирешер өчен.
Проектның бурычы: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү мөмкинлекләрен киңәйтү, балаларның абструктив, иҗади һәм логик фикерләүләрен үстерү. Проектның максаты: - Кече яшьтәге балаларны карның, суның үзлекләре, халәте белән таныштыру, тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның игътибарын, хәтердә калдыру һәм уйлау сәләтен, тирә- юньне күзаллавын үстерү; кар суы һәм чиста су турындагы күзаллауларын киңәйтү ,сөйләм телен камильләштерү; суны юк-барга әрәм-шәрәм итмәү кебек сакчыллык кагыйдәләренә төшендерү ,баланы үзен табигать дөньясының аерылгысыз бер өлеше итеп санарга күнектерү.
Проектны тормышка ашыру срогы: декабрь,январь,февраль Проект эшчәнлегендә катнашалар: тәрбияче,балалар, тәрбияче ярдәмчеләре
 Тема буенча проблемалы сораулар: Су нинди төстә?Суның төсе үзгәрә аламы? Су кайчан каты була ала? Суны тагын ничек атап була? Ни булыр иде, әгәр...? Кар суга әйләнә ала, ә су карга әйләнәме? Сүзлек: Тамчы, яңгыр,ерганак, күләвек, гөрләвек. Чишмә, елга, күл, диңгез, океан,боз. Әзерләнү этабында бурыч һәм максатлар билгеләп, балалар белән берлектә тәҗрибәләр үткәрү өчен җиһазлар барланды. Төп этаптаэшне ике тема буенча алып бардым. Беренче теманы "Кар һәм кар суы” дип алдым. Прогулкада карның файдалы яклары турында сөйләдем. Балалар беләнуен мәйданчыгындагы миләш агачларының кәүсәләрен кар белән күмеп куйдык (Слайд). Балаларда "файдалы булгач, ни өчен аны ашарга ярамый?” дигән сорау туды. Матур әдәбият белән танышу шөгылендә без Абдулла Алишның "Куян кызы” әкияте ,Зәкия Туфайлованың ”Тик йөреми, кар ашый” шигыре белән таныштык. Балалар "кар салкын, шуңа да аны ашарга ярамый, тамак авыртуы килеп чыгачак”,дигән беренче нәтиҗәне ясадылар . Икенче көнне без прогулкадан кергәндә , махсус савытларга салып, карны бүлмәгә керттек(Слайд). Балалар карның җылыда эрүенә шаһит булдылар. Һәм кар салынган савытларның төбендә эрегән карны-суны күреп шаккаттык. Анда шулкадәр пычрак булыр дип беребез дә уйламады. (Слайд Икенче нәтиҗә : кар бик пычран та була икән әле. Тәҗрибәләрне бер-бер артлы үткәрүгә балалар үзләре үк этәргеч булды.”Ак булса да кар нигә пычрак?”,”Су карга әйләнә аламы” һ.б. 32 бала яудырган сорауларга җавапны мин таба ала идем, ләкин бит бала үз күзләре белән күргән ,үзе тотып караганны гына исендә калдырганын уйлап, һәм дә бөек кытай мәкалендәге "Син сөйлә- мин аны онытам, син күрсәт- мин аны истә калдырам, син миңа тотып карарга бир-һәм мин аны аңлармын” (В мудрой китайской пословице говориться: «Расскажи – и я забуду, покажи – и я запомню, дай попробовать – и я пойму») дигән баланың алтын сүзләрен искә төшереп, мин балалар белән берлектә тәҗрибәләр үткәрүне дәвам иттем. Бу кытай мәкален мин проект эшчәнлегемнең девизы итеп алдым.
   Икенче проблемалы сорау туды бит:Су кире карга әйләнәме? Тәҗрибә ясап, суны туңдырырга чыгардык. Өченче нәтиҗәне балалар чыгарды:димәк, су туңдырганнан соң , карга түгел ә бозга әйләнә икән .(Слайд) Балаларда кар турында тискәре фикерләр генә калмасын өчен миңа кар суының бик тә файдалы булуын аңлатырга, төшендерергә кирәк иде .Һәм без февраль аенда чәчәк орлыклары чәчтек. Без инде бу вакытка әти-әниләрдән, әби-бабайларыбыздан сорашып, кар суы турында мәгълүмат җыйган идек.Көн дә кар суы сибеп, чәчәкләрнең үсүен күзәтә бардык. Әти –әниләр бакчага килгәндә сынган миләш ботагы , зур гына юкә ботагы табып килделәр,аларны да бүлмәгә алып кереп, кар суына утырттык. Балалар башта аларның бөреләр чыгаруын, аннан яфрак яруын күзәттеләр.Көздән үк бүлмәбезгә чәчәклектән казып алып петуния чәчәген керткән идек, аны да гел кар суы белән ашлап тордык.Һәм нәтиҗәсе(дүртенче) - күз алдында. Моннан тыш, суның бик күп күләмдә сибелүе үсемлекләрнең тамыры черүенә китерүен дә балаларга төшендереп үттем. 
   Икенче тема итеп”Төсле сулар”ны алдым (слайд). Бу тәҗрибәне үткәрүгә балаларның "Су нинди төстә ул?”дигән пробле малы сорау белән мөрәҗәгать итүләре этәрде . Бертөрле савытларга тигез күләмдә су алып аңа төсле буяулар салып карадык. (Слайдлар)Балалар буяу салган очракта гына суның төсе үзгәрүен үз күзләре белән күрделәр .Үз куллары белән бу тәҗрибәне эшләп карап, суның төссез булуына инандылар. Төсле суларны төсле бозларга әйләндереп, балалар белән чыршы бизәргә уйладык. Төсле суны конфеттан бушаган савытка салып участокка чыгардык. Без уйнаган ,күзәткән арада ул инде төсле бозга әйләнгән иде (Слайд). Төсле бозлар белән чыршы бизәү процессы бик ошады балаларга . Бозны кабаттан бүлмәгә кертеп , суга әйләнү процессын да күзәттек. 
 Балалар эшчәнлеге: Төрле уеннар уйнаганда,режим моментларында, күзәтүләрдә әйләнә-тирә белән кызыксыну; күзәтү;тәҗрибәләр үткәрүдә катнашу, суның үзлекләрен белергә омтылу; чагыштырып карау, танып-белү; монологик һәм диологик сөйләмне үстерү, су турында шигырьләр өйрәнү, рәсемләү,
   Ата-аналар эшчәнлеге: Бакчада узган һәртөрле чараларда җыелыш, бәйрәм, кичә, "Ачык ишекләр” көннәрендә катнашу; мәгълүмат чараларында һәм ата- аналар почмагында яктыртылган балаларга экологик белем бирү турындагы материаллар белән даими танышып бару; төркем бүлмәсендә, бакча күләмендә уздырылган күргәзмәләрдә актив катнашу,"Баламны үз үрнәгемдә тәрбиялим” диярлек тәҗрибә туплау; ярышлар, конкурслар, КВНлар, поход , экскурсияләр оештыру.
  Проект эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе: Балаларның экологик белемнәрен үзләштерүгә, тәҗрибәләрдә катнашуга булган җаваплылыгы арта;. Балаларның уеннарда ,шөгыльләрдә актив шөгыльләнүе, интеллектуаль үсешнең көчәюе күзәтелә; Проблемалы ситуацияләр вакытында һәр баланың, югалып калмыйча, үз фикерен әйтергә омтылуы барлыкка килә. Балаларның логик фикерләүләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары камилләшә; Ата – аналар ярдәме белән үсеш бирүче тирәлек, табигать почмаклары төрле атрибутлар белән баетыла; Ата-аналарның балаларының бакчадагы эшчәнлеге белән кызыксынуы арта . Балаларда суны әрәм-шәрәм итмәү теләге уяна
  Проект белән кызыксынучы һәм үз эшләрендә кулланучы тәрбиячеләргә иҗади уңышлар теләп калам.
   Кулланылган әдәбият:
· Борһанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру (балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланма) Казан 1997. · М.А. Васильева, В.В. Гербова, Т.С. Комарова Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы, Мәскәү 2006.
 · Управление ДОУ №2 2005г.
 · Управление ДОУ №3 2007г.
Категория: Тәрбиячегә ярдәмгә | Добавил: Катя | Теги: балалар бакчасында экологик тәрбия , проект
Просмотров: 3851 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск