Среда, 24.04.2024, 11:36
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Тәрбиячегә ярдәмгә [ Добавить материал ]

"Салават күпере"
[ Скачать с сервера (1.48 Mb) ] 27.02.2011, 21:04

С* сүзле уеннар
А* абстракт фикерләүгә уеннар
Л * логик фикерләүгә уеннар
А* акыл үсешенә ярдәм итүче уеннар
В* вак моториканы үстерүче уеннар
А* аңны үстерүче уеннар
Т * театральләшкән уеннар

К*кыюлык тәрбияләүче уеннар
Ү* үз-аңны тәрбияләүче уеннар
П*пунктуальлек тәрбияләүче уеннар
Е*еш уйналучы уеннар
Р*рольле- сюжетлы уеннар
Е*елгырлык өстәүче уеннар
      Әлеге уеннар балаларга II кечкенәләр төркеменнән башлап шөгыльләнү өчен тәкъдим ителә. Биремнәрне үтәгәндә баланың интеллектуаль мөмкинлекләре киңәя, гаилә әгъзалары белән аралашу вакытлары да кызыклы һәм файдалы үтә.
      Проектны "Салават күпере”дип атавымның баланың уенда халәте салават күпере төсләре кебек 7 төрлегә әйләнүе белән бәйле.
       Проект белән кызыксынучы һәм үз эшләрендә кулланучы тәрбиячеләргә иҗади уңышлар теләп калам. 
     Проект эше белән бәйле фотолар "Фотоальбомнар" бүлегендә бирелә.
        Гомуми үсеш бирүче№7 балалар бакчасы методисты  Айгөл Фәндүс кызы Нуриахметова: Проектны тормышка ашыруга юнәлдерелгән проблемаларга бәяләмә . Әлеге проект эшендә балаларның интеллектын үстерүче уеннар тематикасы бирелгән. Проектның максаты, бурычы, актуальлелеге күрсәтелгән . Тәрбияченең уен моментларын фотога төшереп баруы балаларның да , ата- аналарның да кызыксынуларын арттыра. Моннан тыш, Кадрия Васим кызы балаларның бакчадагы тормышын сүрәтләгән фотоларын, тәрбия өлкәсенә кагылган һәр төрле материалны (шигырь , табышмак, мәкаль, план, конспект, сценарий һ.б.ш. )шәхси сайтына урнаштырып бара. Аның адресы: aetova@ mail.ru http://aetova-doc.ucoz.net/. Сайт материаллары һәрдаим тулыландырылып торганга, ата- аналар да бик теләп актара аның битләрен. Проектның уңышлылыгы шунда –анда балаларның уен эшчәнлеген оештыру өчен кирәкле булган барлык төр материал бергә тупланган. Аның белән ата- аналар да таныш һәм аларның да балалар уеннарына битараф булмаулары чагыла, ата-аналарның һәрдаим педагогик укуларда катнашып, үз фикерләрен еш белдереп, тәрбияче белән фикерләшеп торулары күзәтелә.
       Проектның бурычы:
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү мөмкинлекләрен киңәйтү, балаларның абструктив, иҗади һәм логик фикерләүләрен үстерү, аларның кече яшьтән үк интеллектуаль яктан үсүенә ирешү.
       Проектның максаты:
- Кече яшьтәге балаларның игътибарын, хәтердә калдыру һәм уйлау сәләтен үстерү, сөйләм телен камильләштерү; аң-белемен, вак мускулатурасын, тирә- юньне күзаллавын, иҗади потенциалын үстерү;
-Кул чугын һәм бармакларны язарга әзерләү;
-Күз алдына китерү сәләтен үстерү.
            Проектны тормышка ашыру срогы: сентябрь- август.
   Проектның актуальлелеге: Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Бала уйный , димәк, ул өметле. Аның ниндидер максаты бар, вакыты бушка узмый. А.М .Горький:”...бала ун яшенә кадәр уен- көлке таләп итә һәм аның таләбе биологик яктан законлы.аның уйныйсы килә, ул бөтен нәрсә белән уйный һәм үз тирә-юнендәге дөньяны уен аша җиңелрәк танып белә”, дип язган.Чыннан да уен вакытында баланың хиссияте ныгый, акылы үсә, физик яктан чыныга.
   Уеннар тәрбия һәм өйрәтүнең төрле мәсьәләләрен чишәргә, билгеле бер программа таләпләрен үзләштерергә, тәртип кагыйдәләренә өйрәнергә ярдәм итә.
    Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү- ул хәтерләрен, игътибарлылыкларын,уйлау һәм үзләштерү сәләтен үстерү.
   Балаларның уйлау мөмкинлекләрен өйрәнгәнче , аларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче әтинең, әнинең, тәрбиячеләрнең иҗади уйлау сәләтен өйрәнү кирәк. 1975 елда А.Н.Лук иҗади потенциалы югары педагогның тәрбияләнүчеләре дә югары нәтиҗәләр күрсәтә, дип ассызыклаган.
     Баланың кече яшьтән үк үсеше төрле яклап һәм гармонично булсын дисәк, баланың яшь үзенчәлекләренә туры килә торган биремнәрнең һәркайсыннан оста файдалану кирәк. Иң башта уеннарны сайлый белү зур әһәмияткә ия. Интелектуаль уеннарны сайлаганда, тәрбияче балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып эшли. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин . Нәниләрнең яше арткан саен ,уеннарның максаты да катлаулан бара.Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли.Нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга , иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнәләр.
      Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камильләштерә.Уенга баланың кызыксынуы кими башлау белән шөгыльне туктатырга кирәк.
    Уен барышын балаларның үзләреннән сөйләтү- аларның бәйләнешле сөйләмен , кызыксынуын арттыра.Уен алдыннан балаларда уңай эмоцияләр булдыру да зарур. Иң башта уеннарны һәм уенчыкларны сайлый белү зур әһәмияткә ия.
      Интеллектуаль уеннарны сайлау балаларның уен алдыннан нәрсә белән шөгыльләнүләренә дә бәйле . Ел фасылы, һава торышының да нинди булуын истә тоту зарур .
     Уенга баланың кызыксынуы кими башлау белән шөгыльне туктатырга кирәк.
   Уен барышын балаларның үзләреннән сөйләтү- аларның бәйләнешле сөйләмен , кызыксынуын арттыра.Уен алдыннан балаларда уңай эмоцияләр булдыру да зарур. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин . Нәниләрнең яше арткан саен , уеннарның максаты да катлаулана бара.
    Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга , иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнәләр.
   Уеннарны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Заман таләпләренә җавап бирә торган план-конспект эшләү, уеннарны кызыклы нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар уйлап табу уеннарны отышлы итә. Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камильләштерә. Биремнәрне үтәгәндә баланың интеллектуаль мөмкинлекләре киңәя, гаилә әгъзалары белән аралашу вакытлары да кызыклы һәм файдалы үтә.
      Әлеге ярдәмлектә күрсәтелгән , балаларда уйлау , иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән уеннарны өйдә, бакчада, шөгыльдә ,режим моментларында кулланырга була. Уеннар балалар белән кече яшьтән үк шөгыльләнү өчен тәкъдим ителә. Аларның эчтәлеге "Мәктәпкәчә тәрбия” концепциясенә нигезләнеп,”Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” куйган таләпләргә җавап бирерлек итеп төзелде.
     Проектны тормышка ашыруда хәл итәсе мәсьәләләр.
       Тәрбияче эшчәнлеге:
Шөгыльләрдә һәм режим моментларында балалар кызыксынырлык уеннар сайлау. Балаларда төрле уеннар белән кызыксынучанлык тәрбияләү, аларда рухи күтәренкелек тудыру, актив эшчәнлеккә дәртләндерү, уенны сайлаганда һәм башкарганда мөстәкыйллек үстерүгә игътибар итү, балаларның сүз байлыкларын, сөйләмнәрен үстерүгә юнәлтелгән уеннар сайлау. Балаларның әйләнә-тирәдә ориентлаша алу осталыгын тәрбияләүне максат итеп кую, кече яшьтән үк балаларны күмәк уеннарда катлаулана барган кагыйдәләрне , хәрәкәтләрне башкарырга өйрәтү; иҗади лабороториясен төрле уеннарбелән тулыландыру.
      Балалар эшчәнлеге:
Төрле уеннар уйнаганда әйләнә-тирә белән кызыксыну; күзәтү; уенчыкларның, төрле предметларның үзлекләрен белергә омтылу; әйберләрне чагыштырып карау, танып-белү; уенда монологик һәм диологик сөйләмне куллану, гади сюжетлар уйлап табу, роль сайлау,рольләрне уенчык өчен дә,үзе өчен дә башкару, уеннарны җитешеп бетмәгән предметлар белән тулыландыру; уенда үзара бәйләнешле вакыйгаларны башкару;
     Ата-аналар эшчәнлеге:
Бакчада узган һәртөрле чараларда җыелыш, бәйрәм, кичә, "Ачык ишекләр” көннәрендә катнашу; мәгълүмат чараларында һәм ата- аналар почмагында яктыртылган балаларның уен эшчәнлеге турындагы материаллар белән даими танышып бару; төркем бүлмәсен,балаларның уен почмагын төрле уеннар һәм уенчыклар белән тулыландыруда үз өлешләрен кертү."Баламны үз үрнәгемдә тәрбиялим” диярлек тәҗрибә туплау; ярышлар, конкурслар, КВНлар, поход , экскурсияләр оештыру.
      Тема буенча проблемалы сораулар:
***Ни булыр иде, әгәр...?
***Сиңа охшаган уенчыкны иптәшең бирмәсә ,нишләргә?
***Әгәр иптәшеңнең уенчыгын ватсаң, нишләр идең?
***Күмәк уенда катнашасың килсә, син нишлисең?
          Проект эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе:
    *Балаларның уен кагыйдәләрен үзләштерүгә , күмәк уеннарда катнашуга булган җаваплылыгы арта; 
    *Балаларның уеннарда ,шөгыльләрдә актив шөгыльләнүе, интеллектуаль үсешнең көчәюе күзәтелә;
  *Проблемалы ситуацияләр вакытында һәр баланың, югалып калмыйча, үз фикерен әйтергә омтылуы барлыкка килә. 
 *Балаларның логик фикерләүләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары камилләшә;
 *Ата – аналар ярдәме белән үсеш бирүче тирәлек, уен почмаклары төрле уеннар, атрибутлар, костюмнар белән баетыла;
 *Ата-аналарның балаларының бакчадагы уен эшчәнлеге белән кызыксынуы арта .

     3-4 яшьлек балалар өчен интеллектуаль 
                      уеннар тематикасы
    Абстракт фикерләүгә уеннар Логик фикерләүгә уеннар
     Иҗади фикерләүгә уеннар
Сентярь " Бертөрле өйләрне тап!”,"Истә калдыр” "Тычканга сырны табарга булыш!”,"Чәчәкне төзе!” "Сәер җәнлекләр”
"Бездә ниләр яшәми?”
Октябрь "Ут, су, җир, һава” "Ул нәрсә?” "Шаянкайның йомгагы кая?”
"Исеңдә калдыр!” "Кайсысы артык?”
”Әнисен табарга булыш!”
ноябрь "Ул нинди?"Зурысын табып китер” "Нәрсә артык?”
"Күбәләккә булыш!” "Сүзләр эзлик!”
"Кайсы әкияттән?”
декабрь "Ниләр оча?”
"Әйе, юк” "Ямау сал!”
"Нәрсә яшерелгән?” "Тәрәзәдән ни күренә?”
"Серле сандык”
гыйнвар "Малайга рәсемнең икенче яртысын табарга булыш!” "Рәссам кайда ялгыш-кан?”
"Тычканны яшер!” "Әкият уйла!”
"Нәрсә салырга?”
февраль "Киресен ата!”
"Парын тап!” "Кайсы күбрәк?”
"Кисәкләрдән төзе!” "Шулай буламы?”
"Әйтеп бетер!”
март "Дәвам ит!”"Кайсысы күбрәк?” "Игътибарлы бул!”
" Шундыйны ук тап!” "Кирәкле өлешне яса!”
"Бу өйдә кем яши?”
апрель "Нәрсә җитешми?” "Бер сүз белән әйт!”
"Ни җитми?” "Савытта ни бар?” "Башкача әйт!”
май "Күләгә буенча та-ны!” "Аерманы тап!” "Күбәләк кая кунар?”
"Ялгышма! "Тагын ни булырга мөмкин?”

   Вакыты Сүзле уеннар Рольле сюжетлы уеннар хәрәкәтле 
           уеннар
сентябрь " Истә калдыр”
"Сүзләр эзлик!” "Әниле-кызлы”,”Яшелчә кибете” "Кошлар ояларында”, "Минем яныма йөгерегез!”
октябрь "Кайсы әкияттән?”
"Ул нәрсә?” " Автобус”" Гаилә” " Озынборынны тот!”
”Кегляны аудар!”
ноябрь ""Парын тап!” "Ялгышма!” " Төзүче”
" Уенчыклар кибете” "Кемнең кайда кычкырганын бел?”,Үз флагчыгыгыз янына йөгерегез!”
декабрь "Әйе, юк”,”
Әкият уйла!” "Машина йөртүчеләр”” "Лего төзүчеләре” "Чыпчыклар һәм песи”,”Үз төсеңне тап!”
гыйнвар "Бер сүз белән әйт!” "Әйтеп бетер” "Чәчтараш","Кунакка барабыз” "Йөнтәс эт”, "Тигез юл буйлап!”,”Нәрсә яшерелгән , бел!”
февраль "Киресен ата!”, "Кайда?” " Шифаханә”, "Даруханә” "Түмгәктән –түмгәккә”
" Трамвай”
март "Дәвам ит!”
"Игътибарлы бул!” ,”Хуҗалык товарлары кибете” "Тигез юл буйлап”,” Предметны сакла!”
апрель " Кая барасыз?”
"Өйдә кунак бар!” "”Китап кибете”
" Йорт төзүчеләр” "Песи һәм тычканнар” "Кем ераграк ыргыта?”
май "Карурманда”"Кем әйтте, ни әйтте?” "Ипи кибете” ,”Пароход”
"Поезд”,”Тычкан куыш”
"Түгәрәккә тигер!”
                  Сүзлек:
Хәрәкәтне белдерүче сүзләр:
ишарә, уйнау, төзү, өю, ясау, җыю, йөгерү, үрмәләү, шуышу,бирү, китерү.
Фигыль сүзләр:
ялгышу, төзәтү, уйлау, әйтү,чәчү,истә калдыру,бирү, ярдәмләшү, гафу итү, рөхсәт сорау,
Уенчыкларны белдерүче сүзләр:
курчак, машина, туп, пирамида,шар,киндер, йомшак.
Сыйфат сүзләр:
ярдәмчел, тату, акыллы,тәрбияле, ихтирамлы,назлы, җылы,тиз, җитез,кызык, бердәм
Уен төрләрен белдерүче сүзләр:
хәрәкәтле, өстәл, җырлы, сүзле, кышкы, җәйге, күмәк, интеллектуаль, дидактик, рольле-сюжетлы.
Уеннар:
пирамида, мозаика, лото, домино.
Рольләр: тегүче, табиб, чәчтараш,
сатучы, шофер, төзүче, тәрбияче.

                           Әти-әниләргә бераз уен турында
Һәр ата- ана баласына яхшылык кына тели. Әмма шул ук вакытта еш кына кайберәүләр үз куллары белән аларның язмышларын җимерәләр .Әйтик, иркәлиләр, улларын, кызларын теләмәгәзн нәрсә белән шйгыльләнергә мәҗбүр итәләр ...Бала күңеле нәрсә теләгәнне ничек белергә соң? Һәм шуңа карап , аның сәләтен үстереп, алдагы язмышын билгеләп буламы? Моның өчен аның нинди уеннарны теләп уйнавын, кайсы уенчыкларны яратуын белү җитә.
Машина. Балага үз автопаркы булу бик мөһим .Бала чакта гына булса да, "эшкә бару өчен” машина сайлау мөмкинлеге булсын. Әмма тагын да яңарак, матуррак машиналарга хуҗа булырга тырышкан балада артык комсызлык уянырга мөмкин. Белгечләр әйтүенә караганда, машиналар белән артык мавыкканнардан саран, ярату хисеннән мәхрүм , кеше хәленә керә
белми торган кешеләр үсә.
Конструктор. Һәртөрле корылмалар ясау өчен кирәкле вак детальләрдән торган җыелма бик күп күнекмәләргә өйрәтә. Бала геометрия, алгебра фәннәренә кагылышлы үзенчәлекләрне өйрәнә, дизайнны күзаллый башлый. Әмма,үзе төзегән әйберләрне һаман саен җимерсә, игътибарлы булыгыз. Ул корылмаоар башкаларга ошамаячак , дип уйлаудан шулай эшли.
Йомшак уенчыклар. Нәрсәсе начар булсын инде аларның?.Гигиеник яктан сертификаты булса, әлбәттә, шулай. Плюш аю- мәхәббәтһәм ышаныч билгесе-кешегә бик кирәк.Кызганыч, аннан аерылырга туры килә. Моны түбән сыйныфларда укыган вакытта эшләү яхшы.Югыйсә бала үсешендә тоткарлык килеп чыгуы мөмкин.
Компьютер, видеоуеннар реакцияне һәм тиз үзгәрүчән халәттә югалып калмау сәләтен үстерә.Мондый сыйфатлар машина йөртүчегә дә, менедңерларга да мөһим.Видеоуеннар балага нәрсәсе белән куркыныч, бу әлегә кадәр тикшерелмәгән.
Тимер юл. Әгәр дә бала юл буен куаклар, өйләр, хайваннар белән баетса, ул шагыйрь күңелле, аның холкында җитәкчеләргә хас сыйфатлар бар дигән сүз. Әгәр дә сабый тимер юлда төрле аварияләр, катастрофалар, поездга һөҗүмнәр ясап уйнаса, бөтенләй башка нәрсәне аңлата.Бала үскән саен , мондый уеннарны туктатмаса, аны криминаль хәлгә тарудан сакларга кирәк.
Ябыштырыла торган модельләр, шырпы кабыннан өйләр- болар инде уенчык түгел.Мондый төр мавыгу тарих, төзелеш,эшләре, мебель җыю белән кызыксынуны күрсәтә.
Машина белән уйнаган кызга, курчак чәчен тараган малайга шикләнеп карарга ярамый.алар бала чактан ук капма- каршы җенес кешесен аңларга тырышалар.Нәкъ шундыйлар менә дигән ир, хатын, ата-ана булалар
     Бала ничә яшькә кадәр уйнарга мөмкин соң? Кеше гомере буе уйный .”Син нинди зур ,ә һаман курчак белән уйныйсың ",- дию педагогик тактсызлык кына .
”Уйнап үсте ,кеше булды”,- дигәннен мәгънәсенә төшенү дә бик җитә.
Иң башта уеннарны һәм уенчыкларны сайлый белү зур әһәмияткә ия.
Интеллектуаль уеннарны сайлау балаларның уен алдыннан нәрсә белән шөгыльләнүләренә дә бәйле . Ел фасылы, һава торышының да нинди булуын истә тоту зарур .
Бала ничә яшькә кадәр уйнарга мөмкин соң? Кеше гомере буе уйный .”Син нинди зур ,ә һаман курчак белән уйныйсың ",- дию педагогик тактсызлык кына .”Уйнап үсте ,кеше булды”,- дигәннен мәгънәсенә төшенү дә бик җитә.

            Әти-әниләр ...бераз уен турында

Габидуллиннар: Улыбыз Риназ машиналар белән уйнарга бик-бик ярата. Күпчелек махсус транспорт төрләренә өстенлек бирә. Әниебезнең эш урыны коммуналь хуҗалыкта булгангамы, Риназ гел шундагы махсус грейдер, су машинасы, вышка кебекләр белән "җенләнә”Ул уйнаганда берәү дә тик тормый ,әлбәттә-һәрберебезгә”шөгыль таба”ул.

Гильмуллиннар:Кызыбыз Гөлназ төрле уеннар уйный. Бакчада яңа уен өйрәнгән көнне башта безгә өйрәтә. Курчакларын тезеп аларны уйната,аннан исә синтезаторда уйнап, иҗат итеп утыра. Мозаика белән бик яратып уйный, рәсем ясау белән мавыга. "Әниле-кызлы " уенын апасы белән еш уйныйлар, ә без-кунаклар ролендә.


Мухаметдиновлар: Рәмилә бакчага бик яратып йөри. Иң яратканы, әлбәттә, курчаклар. Барыбыз бергә җыйналсак инде ,әкият сарайлары, принцессаларга бүлмәләр "төзибез”.Ә безгә ул эшләрне "тәрбияче” куша. Тәрбияче апа кушканны эшләмичә калырга һич ярамый.Аннары, уен беткәч, һәр уенчыкның кайда булырга тиеш икәнлеген дә "искә төшерәбез”, шуннан соң бергәләп җыябыз. Сез дә уйнадыгыз, бергәләп җыярга кирәк , дия ул. Нәкъ бакчадагыча!

Зариповлар: Кызыбыз Адилә гел тәрбияче апа булып уйнарга, барыбызны да тәрбияләргә ярата. Өйдә ”тәрбияче” булгач, һәртөрле уенны да бергәләп уйнарга туры килә инде. Уенчыкларны яшенә туры китереп алырга тырышабыз. Адиләбез бик җыйнак, уенчыкларын да сак тота. Китапларны тотып, бик сәнгатьле итеп укырга да оста ул, уенның тәмен белеп уйный.
       Проектны тормышка ашыруга юнәлдерелгән
                              кайбер уеннар .
      Интеллектуаль уеннардан торган сәяхәт- шөгыль конспекты.
Тема:Серле аланда.
    Максат: Төрле дидактик һәм интеллектуаль уеннар, күнегүләр, биремнәр аша балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү, серле аланда яшәүчеләргә ярдәм итү теләге уяту, балаларда кызыксынучанлык булдыру, төрле ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү,әдәплелек һәм әхлак кагыйдәләреннән тайпылмаска гадәтләндерү.
  Җиһазлау: Конверт, хат, картина ,күбәләк корты-личинка(дидактик панно),зур һәм кечкенә тиен уенчыклары, куян, зур һәм кечкенә тиеннәр,төлке(барсы да йомшак уенчык),беренче ярдәм биштәре(анда-бала санынча төсле фломастерлар, күбәләк кортына төсле аяк киемнәре), подставкаларда-гөмбәләр(зур һәм кечкенә) 
  Методик әдәбият: Соколова Ю.А . Игры и задания на интеллектуальное развитие ребенка четырех лет. ООО Издательство "Эксмо2007”
Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. М.А Василева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова.Москва, Мозаика-Синтез, 200
   Шөгыль барышы:
-Хәерле иртә , балалар, кәефләрегез яхшымы? Балалар, мин сезне бүген бер серле хат белән таныштырам әле. Сез үзегезгә уңайлы итеп утырыгыз. (Балалар ярымтүгәрәк ясап ,җәймәгә утыралар).Хатны серле аланда яшәүчеләр язган .
   Хат эчтәлеге: "Исәнмесез, Кадерле балалар! Без сезнең бик тә акыллы, бик тә тыйнак, ярдәмчел һәм дә зирәк икәнегезне беләбез. Безгә нәкъ менә сезнең ярдәм кирәк. Сез безгә булыша алыр идегез . Тылсымлы таяк сезгә юлны күрсәтер. Безне сез рәсемгә карап таный аласыз. Сезне серле аланда көтеп калабыз.Серле аланда яшәүчеләр”
-Ягез әле балалар , рәсемнән эзләп табыйк әле , серле аланда яшәүчеләрне.
    Интеллектуаль уен ”Яшеренгәннәрне тап!”
-Балалар, барабызмы,Сез ничек уйлыйсыз, без серле аланда яшәүчеләргә булыша алырбызмы икән соң ?Урманда, аланда йөрү кагыйдәләрен искә төшерик әле.
-артык тавышланырга ярамый, кошларны куркытуың бар;
-чәчәк, үләннәрне йолкырга ярамый;
-җәнлекләрне рәнҗетергә ярамый;
-бөҗәкләрне үтерергә ярамый;
-сукмактан читкә чыгарга ярамый, бөҗәкләрне таптавың бар;
-агач, куакларны сындырырга ярамый.
-Кагыйдәләрне беләбез, тик үтәргә генә кирәк,әйеме , дусларым!Димәк, юлга кузгалдык. Тик аланда безгә бик күп биремнәр чишәргә, кыскасы,сыналырга туры килер, акыллыларым , бик зирәк балалар кирәк , дигәннәр бит. (Тәрбияче балалар белән елга буена килеп туктала,су тавышы)Серле Алан елганың теге ягында , анда ничек чыгарбыз икән соң?
       Балалар җавабы.
-Сикереп булмый, елга киң. Урап йөрсәк, вакыт күп кирәк.
-Серле таягыбыз менә бу такта кисәкләренә күрсәтә, балалар.
Ахырда елга аша басма салырга килешәбез.
-Басманы ничек салсак,чыгарга уңайлы булыр?
Нәтиҗә: басма такталарын буйга куеп салсак, без икешәрләп тизрәк чыгачакбыз.
-Балалар, басмадан чыкканда без елгадан сүзләр эзлик әле.
         Дидактик күнегү : " Сүзләр эзләп тап?”
Балалар:балык, зәңгәр, дулкын, камыш, таш, ком, киң,суүсем,су,тамчы, тирән,сай, тар.
Елганың ар ягына чыгалар .Матур сихри көй яңгырый, кош тавышлары.
Балалар янына күбәләк очып килә.
Күбәләк: Исәнмесез, дусларым! Көчле җил мин куна торган чәчәкләрнең таҗларын очыртты. Мин хәзер кунарга чәчәк таба алмыйм, булышмассызмы икән?
       Интеллектуаль уен :”Кирәкле өлешне яса!” Максат: уртадагы түгәрәге нинди төстә булуын ачыклап, чәчәккә шундый ук төстәге таҗлар ясау .
Күбәләк очып йөри:рәхмәт дусларым, чәчәкләр ачылды, алан матурланды.
- Балалар ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?
Балалар тиенне күреп алалар .
-Балалар сез ничек уйлыйсыз, тиенкәй ни әйтергә тели икән?
        Дидактик уен:”Эзләп тап!”
Бер бала тиенне кулына ала да ул булып сөйли:Тиенкәй елый, мин әниемне югалттым, сез күрмәдегезме?,- ди.
-Нинди соң синең әниең, тиенкәй?
-Әнием йомшак тунлы минем!
-Менә бумы?( Куянны тотып китерәләр).
Тиенкәй: Юк, әнием минеке кебек тун кигән иде.
-Куак төбеннән җирән койрык чыгып тора, бәлки улдыр? Төлкене тартып чыгаралар.
Тиенкәй: Юк, минем әнием матур, ягымлы, куллары да йомшак, кочагы да кайнар. Тиенкәй әнисен күреп йөгерә.
-Балалар, тиеннәр ни ярата соң әле ул? Әйе, гөмбәләр , ә бу серле аланда гөмбәләр дә серле, кая икән соң аларның кечкенәләре ?Әйдәгез әле тиенкәйләрне гөмбәләр җыеп сөендерик.
    Интеллектуаль уен:” Кечкенәсен тап!”Уен барышы: үсеп утырган гөмбәнең кечкенәсен идәндә ятканнары арасыннан табып килү һәм кушып кую.
- Аланда бер җан иясе дә калмадымы әллә соң? Кошлар сез кая?Каяле тымсымлы таякны селкеп карыйк. Таяк селкүгә балалар кошлар булып очалар.Тәрбияче”Алан тынды” диюгә катып калалар.
- Ау –ау, аю, төлкеләр кая сез?
Малайлар -аю, кызлар-төлке булып йөри.
- Карагыз әле, куяннар да җыелган серле аланга .Балалар куяннар булып хәрәкәт итәләр.
Без серле аландагы нәзберек куянкайлар .
Ап-ак йонлы , ап-ак тунлы тиктормас шаянкайлар.
Башларны боргалыйбыз бер уңга, бер сулга.
таптанып та алгалыйбыз кайчакларда урында.
Көне буе хәрәкәттә,уйныйбыз, сикерәбез.
Кич булгачтын өйләргә арып кайтып керәбез.
-Алан тып- тын. Балалар кая икән соң? Тәрбияче шулай диюгә балалар "ау”"ау” дип тавыш бирәләр.
-Ниндедер тавыш ишетелә тагын.Тылсымлы таягыбыз менә кая күрсәтә, бу нәрсә, балалар?
- Күбәләк корты-личинка.
    Чәчәк астындагы Күбәләк корты эндәшә( аудиоязма) "Кадерле балалар , сез килгәнне түземсезләнеп көттем, үлән араларында йөреп аякларым авыртып бетте, һичнинди дәва да уйлый алмыйм, ярдәм итегез, зинһар!”
-Безнең беренче ярдәм тартмасында күбәләк корты өчен генә дигән бик файдалы аяк киемнәре бар, ягез әле, дусларым, җитез генә аңа ярдәмгә ашыгыгыз!"
    "Күбәләк кортына булыш”. Дидактик панно белән эшләү. Максат: күбәләк кортының тәпиләренә туры килгән төстән аяк киеме табып кидерү.
Күбәләк корты рәхмәт әйтеп китә.
-Күрәсезме, балалар без күпме җан иясенә ярдәм иттек һәм күпме рәхмәт ишеттек бүген,бер рәхмәт мең бәладан коткарыр дигән өлкәннәр, гел шулай булса иде.
Күбәләк очып килә: Серле аланда яшәүчеләр безгә серле бүләк тә әзерләде , дусларым. (кәрзиннән эшләпәле киндер- йомыркалар тарата).
-Сезгә сәяхәтебез ошадымы соң, акыллыларым? Ниләр ошады?(Балалар җавабы)
-Ярый,сәяхәтебез тәмам, кагыйдәләрне бозмыйча гына кайтыр юлга да кузгалыйк. 
                              Проект буенча уеннар
         Интеллектуаль уен: ”Шулай буламы?”
 Балыклар очамы?
 Үлән яшелме?
 Кар яшелме?
 Тоз тәмлеме?
 Кыш салкынмы?
 Хәзер җәйме?
 Сиңа 3 яшьме?
 Туп шакмаклымы?
 Песи өрә беләме?
 Туңдырма кайнармы?
 Төлке хәйләкәрме?
 Тавыкның аягы икеме?
 Боз салкынмы?
 Кошлар йөзәме? 
               Дидактик бирем: "Истә калдыр”
Яшел яфрак Зәңгәр тасма
Кызыл җиләк Кара карандаш
Сары өй Ак болыт
Өлкәннәр әйткән сүзләрне бала истә калдырып, предметны бүлмәдән яки рәсемне китаптан табып күрсәтә ала. 
              Интеллектуаль уен: "Әйтеп бетер..”
 Кошның каурые бар, ә песинең...
 Очкыч оча,ә көймә ...
 Үрдәк бакылдый, ә каз..
 Этнең оясы бар, ә төлкенең...
 Кыш көне кар ява, ә көз көне...
 Агачның яфрагы бар, ә китапның ...
 Алма агачта үсә, ә кыяр...
 Аю зур, ә тычкан...
 Мендәр йомшак, ә өстәл...
 Агач биек, ә куак...
 Дәү әни әйбәт, ә убырлы карчык...
 Боз салкын, ә ут...
 Җир кара, ә кар... 
              Интеллектуаль уен: "Сүзләр эзлик!”
Әлеге уен баланың сүзлек байлыгын арттыра, уйлау сәләтен камильләштерә.Бу уенны уйнау өчен вакыт та таләп ителми.Аны бакчадан кайтканда, камыр басканда , урамда йөргәндә һ.б.ш.уйнарга мөмкин. Балага бары тик "Әйдәле, без синең белән күк йөзеннән сүзләр эзлик!”дип кенә әйтәсе.Ә җавап озак көттермәс:болыт, зәңгзр, яңгыр, аяз, караңгы һ.б Аннары исә, сүзләрне елгадан, бүлмәдән, өстәлдән, киштәдән эзлисе.

              Интеллектуаль уен:” Кирәкле өлешне яса!”
Әлеге биремдә бала уртадагы түгәрәге нинди төстә булуын ачыклап, чәчәккә шундый ук төстәге таҗлар ясый ала.Шулай ук бу уенны машинага көпчәк яса, кояшка-нур, кайчыга- тишекләр, керпе малаена- энәләр һ.б.шундый биремнәр биреп дәвам итәргә була. Бу уеннар, күнегү- биремнәр баланың вакытын файдалы үткәреп кенә калмый, ә бәлки интеллектуаль ,ягъни һәрьяклап үсешенә китерә, баланың иҗадилыгы көчәя, фикерләү сәләте арта.Димәк,шушы гап- гади тоелган биремнәр аша , бала акрынлап мәктәпкә әзерләнә дигән сүз..
             "Китап кибете” рольле –сюжетлы уены.
Мәгълүмат бирү өлеше-(тәрбияченең җитәкчелек итүе):
Китапларның кибеткә килгәнче нинди юл үтүе, күп төрлелеге турында мәгълүмат бирү (урман - утын - опилка - кәгазь - китап)
Искергән кәгазьләрне утилизацияләү турында сөйләү;
Китапханә белән танышу;
Атрибутлар:
Китаплар күргәзмәсе, китап укучы балалар турында сюжетлы рәсемнәр җыелмасы,макулатура җыйнау өчен тартма,язучылар портретлары(рәсемнәре)
Проблемалы ситуацияләр чишү:
Китап ертылган - нишләргә?
Әгәр дөньяда китаплар юкка чыгып бетсә ,ни булыр?
Беренче тапкыр китап кибетенә бару(үз - үзеңне ничек тотарга?)

            "Гаилә” рольле –сюжетлы уены.
Мәгълүмат бирү өлеше:
 гаилә әгъзаларының бердәм булырга тиешлеген искәртү;
 балаларда өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек ,ихтирамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү,ямьсез эшләр белән аларны борчырга ярамаганлыгын төшендерү;
 үзара ягымлы сөйләшергә гадәтләндерү;
 һәртөрле ситуациядә дә югалып калмаска өйрәтү.
Атрибутлар:Өстәл, урындыклар; кухня кирәк - яраклар; үтүк, үтүкләү өчен өстәл; урын-җир кирәк яраклары;диван, кровать;курчаклар, аларга киемнәр;машиналар,телефон;
Тәрбияченең җитәкчелек итүе:
 гади сюжетларны берләштереп, уенга яңа төсмер кертү;
 тормышчан мисаллар кулланып уенны боету;
 сюжетларны мөстәкыйль башкаручыларны хуплау;
 аңлашылмаучылык булганда уңай хәл итү; 
 Кадерле кунакны каршы алу;
 Туган көнгә чакыру;
 Тыңлаусыз бала белән кибеткә бару;

"Балалар бакчасы” рольле –сюжетлы уены.
Мәгълүмат бирү өлеше
 балалар бакчасы, бакча хезмәткәрләре турында белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү;
 һәр җирдә яктылык , чисталык, матурлык - барысы да балалар өчен генә әзерләнүен аңлату;
 режим моментларының төгәл үтәлешенең ни дәрәҗәдә кирәклеген төшендерү.
 сюжетларны берләштерүдә, роль сайлауда булышлык
Атрибутлар:
Диван, кровать, өстәл, урындыклар;зоопарк( җәнлекләр: йорт хайваннары, кошлары,китаплар, сюжетлы рәсемнәр,курчак киемнәре, урын - җир кирәк яраклары,машина төрләре,музыка кораллары;курчаклар, телефон,пароход,поезд, автобус уенчыклары
Максат:
 балаларда оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру,үзләренеңэш - гамәлләрен, уенны алып баручы һәм башка катнашучыларның гамәлләренә яраклаштырырга өйрәтү.
 бакчага, бакча хезмәткәрләренә карата ярату хисе
тәрбияләү;
Проблемалы ситуацияләр чишү:
  Әнинең эшкә барасы бар, ә Алсу бакчада калырга теләми.
 Бакчада Искәндәрнең иртәнге ботканы ашыйсы килми
"Кибетле” рольле –сюжетлы уены.
Мәгълүмат бирү өлеше:
 Балаларга икътисади белем бирү
 Акча, чек, касса, товар турында башлангыч мәгълүмат бирү;
 Актив сөйләмдә бу сүзләрне куллану;
Атрибутлар:
Уенчыклар күргәзмәсе,яшелчә,җиләк җимеш муляжлары, матур тартмалар,пакетларга бүленгән ярмалар, конфетлар, сумка,үлчәү,чек, акча –кәгазьләр,касса,телефон
Тәрбияченең җитәкчелек итүе:
 кибет өчен яңа товарлар тәкъдим итү.
 чекларның кабат кирәк булу очрагын күрсәтү.
 Бүләк сайлаганда юнәлеш бирү.
 Телефоннан шалтырату мөмкинлеген әйтү.
Проблемалы ситуацияләр чишү:
 Кибеткә нәни кыз керә.Уенчык
алырга акчасы җитми.
 Аслан әнисеннән рөхсәтсез генә машина алган да кире кайтара.
 Кибеттә товар беткән.
Арабызда кем юк? "уены.
Ул р авазының дөрес әйтелешенә ирешү, аны ныгыту максатында уйналына.Тәрбияче үз янына берничә баланы чакыра. Алар - Риназ, Рәмилә, Ринат, Рәзилә,Резеда, Рушан һәм башка р авазына башланган исемле балалар. Р авазын әйтә алмаган баланың берсе "әзләүче” итеп билгеләнә.Ул иптәшләренә арты белән утыра.Тәрбияче арадан бер баланы читкә "яшерә”. Эзләүче арадан кем киткәнлекне ачыклап ,”Риназ!”, дип , яшеренгән урыннан аны алып килә.
"Поезд” хәрәкәтле уены.
Бу уен ч-ш ,з авазларын дөрес әйтү максаты белән оештырыла.Тәрбияче балаларга бер-бер артлы тотынып басарга куша.Поезд кузгалыр алдыннан "ш-ш-ш-ш” дигән тавыш чыгара, ди. Балалар кабатлый:
Без вагоннар тагабыз,
без поездда барабыз
чу-чу-чу,тек-тек-тек, без бит кузгалып киттек.
Балалар тизрәк хәрәкәт итә башлый, өзелеп калучылар уеннан чыга.
" Кирәкле сүзләрне өстәп әйтегез” сүзле уены.
Бу бармак- бабай,
Бу бармак-....,
Бу бармак-әти,
Бу бармак -...,
Бу бармак-бәби,
Аның исеме-.....
"Миңлебай” җырлы уены.
Түгәрәк уртасында бер бала тора. Калганнары кулга-кул тотынышып , җырлап әйләнә. Уртадагы бер бала башкаларга нинди дә булса бер кыланыш- хәрәкәт ясап күрсәтә, тирәдәге балалар үкмәк җыр астында шуны кабатлыйлар.:
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада-миңлебай.
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланабыз шулай.
Уртадагы бала(кыланып):
Бер болай , бер болай,
Йә, кыланыгыз шулай.
Балалар кабатлап:
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.
                          Уеннар вакытында  балалар сөйли:
Зилә: Җиләк - җимешләр алып,кайтам хәзер кибеттән.
Шул кадәрле хуш ислеләр,тәмле икән нилектән?
Эльвина: «Тамчы» кибете сезгә товарлар тәкъдим итә.
"Ал, ал, дустым, соңгысы бу,җимешләр инде бетә”.
                                         ****
Гүзәлнең бер курчагы бар,кечкенә бала төсле.
Көн дә аны киендерә бик матур итеп өстен. 
                                         ****
Нинди матур, күрәсезме, курчак өем,
җыеп куйдым аны чиста,пөхтә итеп.
Курчакларны бик матурлап тезеп куйгач,
песием дә карап тора исе китеп,
Өем җыелды,
Категория: Тәрбиячегә ярдәмгә | Добавил: Катя
Просмотров: 9367 | Загрузок: 390 | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск