Четверг, 25.04.2024, 16:27
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Табышмаклар [ Добавить материал ]

Кеше, кешенең әгъзалары.
24.01.2011, 22:02
* Һәркемдә бар... (исем)
*Яратканга да ябышкан,
Яратмаганга да ябышкан...(Исем)
*Берсе сөйли,
Икесе тыңлый,
Икәве карап тора...(Тел, колак, күзләр)
*Ач дисәң , ачыла,
Яп, дисәң, ябыла...(Авыз)
*Ти дигәндә тими,
Тимә, дигәндә тия...(Иреннәр)
*Ике туган бер- берсен күрә алмый...(күзләр)
*Түгәрәк күлем ташый..(күз яше)
*Олы урман, кече урман,
Ялкылдык, мышкылдык,
Кабык абзар, сөяк сарай,
 җирән ат...(чәч, каш, күз, борын, авыз, теш)
*Авызга сөяк тулган, чәйнәп бетереп булмый,
аны төкереп булмый...(тешләр)
*Яр буенда ярты алачык..(Колак)
*Ике агай тау артында яши,
 Бер- берсен күрми...(Күзләр)
*Бер анадан биш бал...(Бармаклар)
*Сөяге юк, теше юк,
Сөйләмәгән сүзе юк...(Тел)
*Таралгач-биш,
Җыелгаяч-бер..(Бармаклар, йодрык)
*Бер агата ике яфрак...(Колаклар)
Категория: Табышмаклар | Добавил: Катя | Теги: табышмак, Кеше әгъзалары
Просмотров: 1130 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск