1. Нәрсә ул – аска таба үсә,
Яз җитсә – җиргә күчә? (боз)
2. Аяксыз-кулсыз
тәрәзәне кага,
Тавышсыз җырлый,
Өйгә керергә сорый. (җил-давыл)
3. Корт түгел, эт түгел,
Ә үзе тешли. (суык) 4.
Балтасы да, пычкысы да юк,
Елгалар аша күпер сала. (боз)
5. Мамык түшәгем
Җиргә түшәдем. (кар)
6. Үзе ямьсез ыңгыра,
Кар-буранын туздыра. (буран)
7.Төсен үзгәртми бер дә,
Гел яшел күлмәк кия.
Матур бизәнеп, һәр елны
Безгә кунакка килә. Кем ул?(чыршы) |