Пятница, 26.04.2024, 17:47
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Минем Документлар [ Добавить материал ]

Туган як табигате белән таныштыру буенча проект эше
12.12.2010, 21:15
Мәгълүмат бирү өлеше.
  • Тема буенча сораулар: Нәрсә ул тарих? Нәрсә ул риваять? Ислам дине нәрсәгә өйрәтә? Туган ягыбызда нинди йола-бәйрәмнәр уздырыла?Борынгы бабаларыбыз ничек тормыш иткән? Туган ягыбыздан нинди күренекле кешеләр чыккан?
  • Тәрбияченең җитәкчелек итүе :районыбызның үткәне, бүгенгесе турында мәгълүмат туплау;
  •  балларны халык авыз иҗаты белән таныштыру; 
  •  төрле ситуацияләр уйлап чыгару; 
  •  эш барышы һәм уеннар өчен перспектив план төзү; o блиц-турнир сораулары әзерләү; 
  •  интеллектуаль уеннар җыентыгы булдыру.
  • Проектны тормышка ашыру вакыты- 2010нчы ел,сентябрь-2011нче ел, август.
  • Бурычлар:
  • * Татар халкының кызыклы тарихи вакыйгалары белән, милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре, матур йолалары, борынгы бәйрәмнәре белән таныштыру;
  • * Географик карта белән эшләү өчен беренчел күнекмәләр бирү;
  • * Ислам дине турында башлангыч төшенчә бирү;
  • * Туган якның күренекле кешеләре белән таныштыру;
  • * Балаларда туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;
  • * Туган якның зурлыгына, табигый байлыкларына соклану хисләре һәм кайгыртучанлык тәрбияләү;
  • * Туган якның тарихи үткәне белән кызыксыну, патриотик, горурлык һәм интернациональ хисләр тәрбияләү; Проектны тормышка ашыруда хәл ителәсе мәсьәләләр:
  • Тәрбияче эшчәнлеге:
  • * Этник материаллар, татар халкының көнкүреш әйберләре , милли уеннар, макетлар, муляжлар, альбомнар, рәсемнәр туплау;
  • * Актанышыбызның бүгенгесе һәм үткәне турында материаллар булдыру, алардан күргәзмәләр оештыру;
  • * балалар торган урамнарга, истәлекле урыннарга, тарихи һәйкәлләр урнашкан паркларга , урман- болыннарга чишмә буйларына экскурсияләр оештыру;
  • * туган як музеенда булу;
  • * балаларны легендалар, хикәятләр, риваятьләр белән таныштыру;
  • * тарих турында башлангыч төшенчә бирү. Балалар эшчәнлеге:
  • * әңгәмәләр вакытында теге яки бу әйберләр, вакыйгалар турында кызыксынып сораулар бирү;
  • * материалларны җиңел үзләштерү максатыннан , күрсәтмәлелекләрдән файдалану;
  •  * милли бәйрәмнәрдә-”Сабантуй”,"карга боткасы”,"нәүрүз”, "каз өмәсе”кебек бәйрәмнәрдә катнашу;
  •  * туган якның тарихына, табигатенә,багышлап, шигырьләр өйрәнү;
  • * экскурсияләрдә актив катнашу;
  •  * туган якның табигатен, тарихын чагылдырган рәсемнәр ясау. Ата-аналар эшчәнлеге:
  •  * балаларның туган ягыбыз тарихы белән кызыксынуларын хуплау;
  • * "балаларны туган як белән таныштыру” темасына консультация, лекторий яки әңгәмәдә катнашу;
  •  * Экскурсияләр, күргәзмәләр, бәйгеләр оештыруда тәрбиячегә ярдәм итү;
  •  * Район китапханәсе белән элемтәдә тору;
  • Вакытлы матбугатьбелән танышып бару. Эшнең нәтиҗәсе: Балаларның иҗади активлыгы, сөйләм сәнгатьлелеге үсә;туган ягыбызның матур урыннарын күреп, соклану, горурлану хисләре көчәя, игенче, терлекче һәм башка һөнәр ияләренә карата ихтирамнары арта. Балаларның күзәтүчәнлеге, уйлау- фикерләү, күзаллау сәләтекамильләшә, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләр, борынгы йолалар белән кызыксынулары арта, бәйләнешле сөйләү сәләте , кәеф күтәренкелеге барлыкка килә.
  • Балалар өчен сүзлек: Этник, тарихи, георафия, карта, глобус,йола, риваять, һөнәрче, матбугать, каен тузы, каурый.
  • Перспектив план.
  • Сентябрь - Минем өем –минем крепостем.
  • Әңгәмә –лекторий, рәсемләү. - Символика төшкән китаплар, рәсемнәр җыйнау. - Россия гербы белән танышу. - Җиңү паркында булу. - Төзелешкә экскурсия.
  •  Октябрь. - "Актанышым буйлап сәяхәт” Уен- дәрес. - "Тарих эзеннән”-борынгы көнкүрешне сурәтләгән материаллар җыйнау. - Глобус белән танышу. - "Табигый байлыклар һәм аларны саклау”-әңгәмә. - Өлкәннәр көнен билгеләп үтү. Ноябрь - Татарстан символиукасын ясау.Рәсем, ябыштыру. - Милли бизәкле келәм ябыштыру. - "Икмәкле ил-бай ил”Хәзерге һәм элекке иген игүчеләр турында дәрес. - Әниләргә милли бизәкләр белән котлау открыткасы ясау. Декабрь - Кеше һәм аның гамәлләре. Этик әңгәмә. - Туган як музеена экскурсия. - Әкият тамаша карау. - "Өе нинди- үзе шундый” Борынгы һәм хәзерге көнкүреш.Дәрес - №1 мәктәпнең география кабинетына экскурсия. Гыйнвар. - "Баһадир көче -әкиятләрдә”Матур әдәбият белән таныштыру. - Татарстан башкаласы – Казан турында видео- сюжет карау. - Актанышның географик картасы белән танышу. - Викторина : "Актанышым- ак илем” Февраль - "Ватаным сакчылары”.Әңгәмә- лекторий.Видео-сюжетлар карау. - "Туган ил нидән башлана” . Иҗади рәсемләү. - "Әтием -горурлыгым минем”.Бәйрәм кичәсе әзерләү. - Сугышчан спорт уеннары турында телевизион тапшыру карау. - Әфган сугышчылары һәйкәленә чәчәк салу. Март. - "туган илем, аның байлыклары” .Әдәби-викторина уздыру. - "Әнием-бергенәм”.Бәйрәм котлавы әзерләү, кичә уздыру - Милли киемле курчаклар .Әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә. - "Үксезләр һәм үгиләр” Әтик әңгәмә. - "Әгәр мин тылсымчы булсам,минем туган ягым менә нинди булыр иде..” Әкият уйлап чыгару. - Кечкенә төркем балаларына концерт номерлары күрсәтү. Апрель - "Җирем уяна” .Сөйләм үстерү шөгыле. - "Чит илләрдә минем яшьтәшләрем” Әңгәмә-дәрес. - Җир көнен билгеләп үтү. - "Мин дә күкләр гизәр идем”.Очучы булырга теләүчеләрнең иҗади хикәяләрен тыңлау. Май. - "Исән булсын, әле ветераннар!”очрашу кичәсе. - Җиңү паркында тамаша карау, чәчәк салу. - Мәчеткә экскурсия. - Актанышның истәлекле урыннарында булу.
Категория: Минем Документлар | Добавил: Катя
Просмотров: 5561 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск