Среда, 24.04.2024, 17:09
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Минем Документлар [ Добавить материал ]

Тукай,Җәлил. Бакчабызда театр көннәре.
13.12.2010, 20:44
Бездә сабыйлар ана сөте белән үк Җәлил рухын имеп, аның идеалларын нәни йөрәкләренә сеңдереп, Дөньяны Муса күзләре белән күрергә, Ватанны, Милләтне Муса кебек яратырга өйрәнеп үсә. Нәкь шулай. Чөнки безнең бакчабызда шушы игелекле, сабыр, тыйнак, әмма искиткеч нәтиҗәле тәрбия эшен туктаусыз хәрәкәткә китереп, аңа яңа эчтәлекле, яңа заманча алымнар өстәп торалар.
     Ел башыннан ук нәниләребез төркемнәрдә каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп "Батырлык дәресләре” үткәрделәр. Һәр төркемнең "Җәлил шигырьләрен иң яхшы белүчеләре” билгеләнде. Һәм алар шагыйрьнең туган көнендә бәйрәмчә бизәлгән, Җәлилнең портреты, аның янына балалар өчен язылган китаплары күргәзмәсе куелган залга җыйналдылар. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында фоторәсемнәр, язмалар белән танышканнан соң, сүз "нәни Җәлилчеләр”гә бирелде. Балалар Мусаның кечкенә чагын тасвирлап, шигырьләр укыдылар, аның әсәрләренең геройларына әверелделәр.
         Җәлил әсәрләренә балалар рәсемнәре, иллюстрацияләр күргәзмәсен дә нәниләребез яратып карады. Татар халкының игелекле уллары Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайнын юбилее якынлашкан көннәрдә бакчабызда аеруча җанлылык сизелде. Һәр төркем үзенчә чаралар планы төзеде, әдәби-музыкаль кичәләр әзерләде. Быел Татарның бөек трагик артисты Мохтар Мутинның тууына - 120 ел булды, аның туган көненең бездәге театр атналыгына туры килүе бер дә гаҗәп түгел. Мохтар Мутин- безнең якташыбыз. Ул Такталачыкныкы. Һәр төркем үзенең сәхнә осталыгын, бай сөйләмен күрсәтте. Әкият костюмнары киеп алган сабыйлар хозурланып уйнады. Театрда төркемнәрдәге һәр баланың да катнашуы үзе үк уңышлы нәтиҗә. Татар театрының 100 еллыгын әнә шулай билгеләп үттек без.                  Җанда - аның җылы кулы.     
   Һәр милләттә йөзек кашы булырдай кешеләр бар. Татар тарихында да андыйлар аз түгел. Ләкин халык язмышында зур үзгәрешләр китереп чыгарган ХХ гасырга күз ташласак, татар аңына, татар рухына Тукай кадәр зур йогынты ясаган бүтән шәхесне очрата алмабыз. Балачак хатирәләренә бәйле табигать күренешләре, төрле вакыйгалар тиз генә онытылмаучан була. Сабый чакта ишетелгән тапкыр әйтемнәр, кызыклы чагыштырулы шигырь юллары да мәңге истән чыкмый диярлек. Кайбер күренеш-вакыйгаларга бәйле рәвештә әйтелгән сүзләр бик озак вакыт хәтердә сакланучан була. Г.Тукайның күп кенә шигырь юллары да теге яки бу очрак белән һаман искә төшеп күңелдә кабатланалар. Бала чакта укылганы, ятланганы, ишетелгәне җуелмаслык булып сеңә. Менә шуңа да, безнең сабыйларыбыз бик кечкенәдән үк Тукайны белеп, танып, яратып үсәләр, аны ятлыйлар. Шигырь атналыгы буларак уздырыла ул бездә. Ә инде Тукай көнендә үзләренең сәнгатъле сөйләмнәре белән жюри күңелен яулаганнар Сөмбел, Илмира, Камил, Шамил район үзәгендә үткәрелә торган 26 апрельдә Тукайның 120 еллык юбилеен билгеләп үтәргә - әдәби-композицион кичәдә катнашу бәхетенә ирештеләр. Алар белән "Су буенда” композициясен әзерләп, уңышлы чыгыш ясадык һәм әлбәттә инде, балалар сөенчегә бүләкләрсез кайтмады.  
                               Зур сәхнәгә мендек әле ...
  
 Казанга барып, Камал театры сәхнәсен дер селкеткән Актаныш үзешчәннәренең әле тузаны да басылырга өлгермәде, районның үзендә әдәбият һәм сәнгать көннәре үтте.
     Татарлыгын саклаган, халкыбызга күпме язучылар, җырчылар биргән якка быелгы Тукай премиясе лауреатлары Рафаэль Мостафин, Рабит Батулла, Марсель Галиев, язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов аның урынбасары Әлфәт Закирҗанов, Камал театры артистлары Илдус Габдрахманов белән Гүзәл Шакирова, журналист Нурия Сәяр, режиссер Илдар Ягъфәров. Арада Г.Афзалның туган сеңлесе Рәйсә ханым Шәрипова да бар иде. Бәйрәм Такталачыктан башланды, чөнки биредә быел зур юбилейлар .
   Татарның бөек трагик артисты Мохтар Мутинның тууына 120 ел, Гамил Авзалга 85.
     Безнең активистларыбыз Сөмбел, Илмира, Камил әлеге бәйрәмдә катнашу хокукы алдылар. "И, балалар” исемле композиция астында чыгыш ясадык. Без зур-зур кунаклар алдында ның шигырьләрен укыдык, театр осталыкларыбызны күрсәттек. Безне бик ошатып бүләкләп озаттылар. Әлеге матур көннәр, балалар күңелендә озак сакланыр әле. 2006 нчы ел, май ае.
Категория: Минем Документлар | Добавил: Катя | Теги: Гамил Авзал, Нурия Сәяр, Марсель Галиев, Театр, Җәлил, Тукай, Мохтар Мутин
Просмотров: 791 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск