Кыш бабайсыз нинди бәйрәм була инде,Ягез әле без аңа телеграмма сугыйк, Мин текстны яздым, тик анда сыйфат сүзләр өстисе бар .Мин тиз генә сездән ул сүзләрне язып алам да аннары җибәрербез. текст: "Кыш бабай! ....кунаклар синең .....килүеңне түземсезлек белән көтәләр. Яңа ел елда ... бәйрәм инде ул. Без сина иң.... җырлар җырларбыз, иң.... биюләрне башкарырбыз. Ниһаять, ... яңа ел да җитә! Ничек тә ... эш турында сөйлисе килми. әмма без сиңа сүз бирәбез: без....эшләрбез, һәм .... хезмәт хакына да риза булырбыз. Син тизрәк үзеңнең ....капчыгыңны ач та, безгә .... бүләкләреңне тарат. Ихтирам белән..... кызлар, ....егетләр. Алып баручы күп нокталар урынына табын янындагылар әйткән сүзләрне куеп укып чыга .Кызык булыр!!!!!
|