Пятница, 29.03.2024, 05:28
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Минем Документлар [ Добавить материал ]

УЛ-үз эшенең остасы
13.12.2010, 20:32

... Тик үзе тәрбияләгән балалар инде үз нарасыйларын Кадрия апаларына китерә башлаган ич. Димәк, 20 ел инде . 

Казан Дәүләт Педагогия Университетын читтән торып тәмамлый Кадрия Васимовна. Татар теле һәм әдәбият укытучысы белгечлеге алса да, балалар бакчасыннан китү турында уйлап та карамый. Әдәбиятны яратуы, иҗат итүе балалар бакчасында бик ярап куя. Балаларны сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү буенча "Назлы сүз” түгәрәген оештыра, Ул түгәрәктә даими шөгыльләнгән балаларның күбесе -”Йолдызлык” бәйгесе лауреатлары .

Бәйрәм сценарийларын, дәрес конспектларын иҗади баетып төзи ,аларны республика һәм район матбугатында, методик ярдәмлекләрдә даими бастырып килә, шул рәвешле үзенең эш тәҗрибәсен район һәм республика тәрбиячеләре белән уртаклаша. Хезмәтен күңел биреп башкаруы, иҗади фикерләве, яңа технологияләрдән оста файдалануы, ата-аналар белән тыгыз, дустанә элемтә урнаштыруы, балаларга якын итеп "акыллым” дип дәшүе Кадрия Васимовнаның олы хәрефтән ТӘРБИЯЧЕ булуын раслый.

Балаларның күзаллауларын үстерергә иҗади фикерләү сәләтен арттыруга юнәлдерелгән яңа уеннардан оста файдаланып, аларның индивидуаль һәм күмәк эшчәнлекләрен оештыра белүе белән нәниләрнең күңелен тиз яулый тәрбияче. Хезмәттәшләренә ярдәмчел, коллективның актив әйдәп баручысы буларак та хөрмәткә лаек ул.

Үз хезмәтенең остасы 2007 елда беренчеләрдән булып муниципаль район башлыгының махсус грантына ия булды .

Үз эшенең остасы итеп таныткан уңышлары:

 2005 ел - район күләмендә "Иң яхшы үсеш тирәлек” номинациясендә II урын.

 2006 ел – балаларны юл куркынычсызлыгына өйрәтү буенча "Иң яхшы тәрбияче” исеме,

2006 ел "Яшел ут – 2006” - район конкурсында I урын

2006 елда "Балаларны юл куркынычсызлыгы кайгыйдәләренә өйрәтү” буенча Казанда белемне күтәрү курсларында чыгыш ясап, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

2006 ел – Республика "Яшел ут- 2006” конкурсы – 2 урын;

2007 – Балаларны архитектура сәнгате белән таныштыру буенча иң яхшы методик ярдәмлек,

I урын; 2007 – "Ел тәрбиячесе” конкурсында” Иң инициативалы тәрбияче” номинациясендә җиңүче;

 2007 – Муниципаль район башлыгының махсус гранты иясе. 2010 - "Кояшлы балачак” конкурсында балаларны сәнгать эшчәнлегенә өйрәтү буенча "Нәни рәссам” проект эше, I урын;

Категория: Минем Документлар | Добавил: Катя | Теги: үз эшенең остасы, Грант главы, тәрбияче
Просмотров: 776 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск