Суббота, 27.04.2024, 05:24
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

1 кечкенэлэр группасында ачык занятиелэре(9занятие)
06.10.2011, 20:11
Шалкан.
(Беренче кечкенәләрдә әкиятне сәхнәләштерү.)


2007 ел.

Максат: Балаларны матур әдәбият әсәрләренә өйрәтүне дәвам итү, диалогик сөйләм телләрен, рольгә керү осталыкларын үстерү, йорт хайваннарына карата уңай мөнәсәбәт, аларны ярату хисләре тәрбияләү, хезмәткә теләк уяту.
Җиһазлау: Өй макеты, зур шалкан, бакча ясау өчен агачтан ясалган коймалар, әкият геройлары санынча костюмнар, магнитофон, дидактик уен “ Яшелчәләрне таны!”, серле тартма.

Тәрбияче кулында бик матур серле тартма.
- Балалар, килегез әле минем яныма. Хәзер мин сезгә бик матур әйберләр күрсәтәм.Нәрсә икәнен сез миңа әйтерсез.
Яшелчә рәсемнәрен карау. Алар ТРИЗ кулланып эшләнгән.
- Бу помидор, ул кызыл төстә, аның күзләре, битләре, борыннары, колаклары бар – дип, балалар яшелчәләрне атап чыгалар.
Шалканның рәсемен карау.
- Шалкан турында без нәрсә өйрәндек әле?
- Әкият.
- Нинди әкият?
- Шалкан әкияте.
- Әкияттә кемнәр катнаша ?
- Бабай.
- Әби.
- Кыз
- Акбай.
- Песи.
- Тычкан.
- Апаларга әкиятне уйнап күрсәтәбезме?
- Әйе.
Әкияттә катнашучы балаларга әкият персонажларының киемнәрен кигертү.
Әкиятне сәхнәләштерү.
Өй янында бакча күренеше.Уртада зур бер шалкан үсеп утыра.Бабай шалкан тирәсендә башын чайкап йөреп тора.
Талгын гына музыка уйный.
- Утырткан – ди бабай шалкан.Шалкан зур булып үскән. Ничек үсмәсен - ди ул,
бабай бик тырыш булгач.Ул җирне әйбәтләп караган, казыган, шалканга сулар сипкән. Шалкан өлгергән, казып алыр вакыт җиткән.
Бабай: Аптырый. Шалканны әйләнеп чыга, тартып карый, тамак кыра.Шалкан чыкмый. Ул әбине чакыра.
Әби чыга.
Әби бабайга тотынып шалканны әй тарталар, әй тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Әби: Карт, без инде синең белән без бик картайдык, кызны чакырыйк - ди.
- Әйдә, кызым, шалкан йолкырга!
Кыз: Киләм, киләм. (ашыгып килә)
Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынып тарталар,тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Кыз: Мин чакырыйм Акбайны, үзебезнең маэмайны.
- Акбай, әйдә бакчага, шалкан йолкырга.
- Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга тотынып тарталар,тарталар,тартып чыгара алмыйлар.
Акбай: Мин чакырыйм мәчене, безнең мәче бик көчле.
- Мәче, әйдә бакчага, шалкан йолкырга!
Мәче: Мияу!
- Мәче эткә, эт кызга..... тотынып тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
2
Мәче: Мин чакырыйм тычканны, ул бик тә көчле күрше.
- Тычкан, әйдә бакчага, шалкан йолкырга!
Тычкан килеп, шалканны тарткач барсы да егылып китә.
Бабай: Менә бу көч, менә тычкан.
Эт, кыз, әбине, бабайны тыргыза.
Әби: Уф! Уф!
А.б. Балалар, менә шалкан да килеп чыкты, аны нишләтәбез?
Балалар: Ашыйбыз.
А.б: Ашаганчы юарга кирәк булыр, балалар. Ни өчен юабыз? Юмасак нәрсә була?
Балалар: Эчебез авырта.
А.б. Алай булгач, апалар кухняда шалканны юа торсыннар.Ә без, сезнең белән уен уйнап алырбыз.
Эш беткәч уйнарга ярый.
Балалар түгәрәккә басалар. Хәрәкәтләр белән “ Күрсәт әле үскәнем” уенын уйныйлар. Бергәләп күңел ачалар.



“ Исәнме, куян!”
(Беренче кечкенәләр төркемендә комплекслы шөгыль).

2007 ел

Максат. Балалаларны куян, аның гәүдә өлешләре, яшәү шартлары белән таныштыру, аның турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү, сүзлек запасын баету, балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт хис уяту, әхлак тәрбиясе бирү.
Материал: тере куян, бабай, бабайның йорты, маскалар (куян, төлке) тубәтәй, кишер, кәбестә.
Шөгыль барышы:
- Исәнмесез, балалар.
- Исәнмесез.
- Балалар, сезнең кунакка барасыгыз киләме?
- Әйе.
- Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын таба алсагыз, мин сезне кунакка алып барам.
Табышмак: Аның колагы озын, койрыгы кыска,
узе кишер ярата. ( Куян ).
- Куян!
- Дөрес балалар, ул - куян. Табышмакка җавапны дөрес әйттегез. Ә хәзер мин сезне, бабай янына куян карарга алып барам. Барасызмы?
- Әйе,барабыз.
- Балалар кунакка барганда нәрсә алып баралар?
- Кучтәнәч, бүләк.
- Бабайга нинди бүләк алып барыйк микән? Әйдәгез аңа түбәтәй ( татар түбәтәе ) алып барыйк.
- Нәрсә алып барабыз инде, балалар!
- Түбәтәй.
Сүзлек өстендә эш.
- Балалар, без бит, куян карарга барабыз, куянга да кучтәнәч кирәк. Аңа нәрсә алабыз? Куян нәрсә ярата?
- Кишер, кәбестә.
Балалар “ автобуска” утырып баралар.
Бабай янына бару. Исәнләшү.
- Исәнме бабай, хәлләрең ничек? Авырмыйсынмы?
- Рәхмәт балалар, хәлләрем әйбәт кенә әле. Үзегез әйбәт кенә килеп
җиттегезме?
- Әйе, бабай, без сиңа бүләк тә алып килдек.
(Балалар бабайга тубәтәйне тапшыралар)
Бабай без синең куянынны карарга дип, килгән идек. Аңа да безнең күчтәнәчләребез бар.
- Куяным бар минем, хәзер алып чыгам.
Куян белән танышу.
- Каргыз әле, балалар, бабайның нинди матур куяны бар икән. Әйдәгез, аны сыйпап карыйк. Ул нинди балалар, катымы әллә йомшакмы?
- Йомшак.
- Ул нинди төстә?
- Куян ак төстә.
- Балалар куянның нәрсәләре бар?
- Башы, койрыгы, колагы, гәүдәсе, аяклары.
- Балалар куяннын койрыгы нинди? Зурмы әллә кечкенәме?
- Куянның кыерыгы кечкенә.
- Ә колагы нинди?
- Колагы озын.
- Әйдәгез без дә озын колаклы булып кыланыйк әле.
Балалар кулларын баш өстенә куеп күрсәтәләр.
- Балалар куянга күчтәнәчне бирик.
Куянга кишер бирү.
- Куян сезгә рәхмәт әйтә, колагын, иреннәрен селкетә.
Анны куркытмыйк. Кишерне тыныч кына ашасын.
- Балалар, хәзер без аңа “Ак куянкай” уенын уйнап күрсәтербез.
Уен “Ак куянкай утыра”.
- Бабай: Балалар, куян кәбестәне дә бик ярата. Анда витаминнар бик күп. Шуңа ул бик җитез йөгерә. Миңа сезне кәбестә белән сыйларга куша.
Бабай балаларны кәбестә белән сыйлый.
- Рәхмәт, бабай.
- Үзегез дә безгә кунакка килегез .
Саубуллашу.

“Песи белән танышу!”
(Беренче кечкенәләр төркемендә комплекслы шөгыль.)

2007 ел
.
Максат.Балаларның йорт хайваннары турында алган белемнәрен баету, песине танып, исемен әйтә, сорауларга дөрес җавап бирә белергә өйрәтү, аны ярату теләген уяту, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Җиһазлау: зур уенчык песи, серле капчык, йорт хайваннары уенчыклары, ике песи маскасы, балалар санынча тычкан маскалары, төзү өчен песинең гәүдә кисәкләре (картонга мамык беркетелеп эшләнелгән), авыш такта.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә.
Тәрбияче:Балалар, әйдәгез бер уен уйнап алабызмы?
Балалар: Уйныйбыз.
Тәрбияче: Минем матур серле капчыгым бар, аның эчендә нәрсәләр бар микэн? Әйдәгез, бергәләп карыйк әле.
Сюрприз. Тәрбияче серле капчыкны балаларга күрсәтә.
Тәрбияче: Я, кем капчыкны карый, кайсыгыз кыюырак?
( Капчык эчендә йорт хайваннары уенчыклары, бер бала уенчыкны алып, йорт хайваннарының исемен атый.)
1 – бала: Бу сыер.
2- бала: Бу сарык.
3- бала: Бу эт.
Тәрбияче:Бик дөрес әйттегез, булдырдыгыз.
( Уенчыкларны өстәлгә тезеп куя.)
Бу әйберләрне нәрсәләр дип, атыйбыз әле?
Балалар: Хайваннар.
Тәрбияче: Алар кайда яшиләр соң? Сез беләсезме?
Балалар: - Абзарда.
- Ишегалдында.
- Кешеләргә якын җирләрдә.
Тәрбияче: Шулай булгач, алар нинди хайваннар була инде?
Балалар: Йорт хайваннары.
Тәрбияче:Әбәтләп карагыз әле балалар, тагын нинди хайван юк безнең?
Балалар: Песи юк.
Тәрбияче:Кая йөри микән, безнең песи? Әйдәгез җыр җырлыйбыз аның турында. Бәлки килеп чыгар.
Җырлы уен. “ Песекәй, кил әле”.
Тәрбияче: Җырлагач та килми әле, безнең белән шаяра.Чакырыйк, булмаса. Ничек чакыралар әле, песине?
Авазлар өстендә эш.
Балалар: Пес-пес-пес.
Тәрбияче:Песи күренми. Эзләп килегез, балалар.
(Балалар песине бүлмә буйлап таралып, чакыра- чакыра эзлиләр).
Песине табу.
Песине бар бала да ярата, тотып карыйлар.
Тәрбияче: Песи нинди балалар? Йомшакмы, катымы?
Балалар: Песи йомшак.
Сүзлек өстендә эш.
“ Йомшак” сүзен бар баладан әйттереп чыгу.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез карыйк әле, нәрсәләре бар икән безнең песинең?
Балалар:
- Башы бар.
-Гәүдәсе бар.
-Ике колагы бар.
-Ике күзе бар.
- Борыны бар.
-Авызы бар.
-Дүрт аягы бар.
- Койрыгы бар.
Тәрбияче: Бик дөрес атап чыктыгыз, булдырдыгыз. Сез бик күп, балалар. Ә песи ялгыз. Аңа да иптәш кирәк. Без аңа да дус табып бирик.
Фланелеграфта эшләү.
Песине фланелеграфта төзү.
Тәрбияче: Менә, песигә дә иптәш булды. Песиләр нәрсә ярата соң әле, балалар?
Балалар:
-Песи сөт эчә.
- Песи ит ашый.
- Песи тычкан ярата.
Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп “ Песи һәм тычканнар” уенын уйнап алабыз.
Хәрәкәтле уен: “ Песи һәм тычканнар”.
Уен барышы: песиләр урындыкка утырып йоклый, тычканнар йөгереп йөри.
Такмаклыйлар:
Мыекларын салындырып,
Йокыга китте мәче.
Кунакка йөрешик әле
Мияубикә сизгәнче.
Песиләр йокысыннан уяналар, тычканнарны тоталар.
Йомгаклау.
Тәрбияче: Песиләребез бик җитез булды. Бер тычканны да калдырмадылар. Йорт хайваннарын яратырга кирәк, аларның кешеләргә файдасы бик зур. Берүк рәнҗетә күрмәгез! Ә инде аларны яраткач, кулларны юарга да онытмагыз, яме.
Балалар: Ярар.
Хушыгыз балалар.


Тема: Җәяүлеләр юлда.
(Зурлар төркеме өчен.)

Распространено авторской программы, изданной в методическом пособи « Балалар иминлеге- һәммәбез байлыгы”, на республиканском зональном семинаре Муслюмовских, Мензелинских , Тукаевских по проблеме « Апробирование и внедрение зимних и летних спортивных игр в практику физкультурно-оздоровительной работы ДОУ», организованном на базе МДОУ « Центр развития ребенка – детский сад №6 села Актаныш»

2007ел
-1-
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Хәерле иртә! Юл йөрү кагыйдәләрен ойрәнүгә багышланган шөгыльне башлыйбыз. Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм. Игътибар белән тынлагыз. Барам, барам, очы юк. Ул нәрсә, балалар?
Балалар: Бу юл.
Тәрбияче: Магнитофоннан җыр тыңлыйк әле. Анда нәрсә турында җырланыр? Игътибар.
Мине юллар, юллар чакыра.
Чакырган юл якын дус кебек.
Мине якын дустым чакыра икән.
Ерак аралар, жирдә юк кебек.
Чакырган юл якын дус кебек.
Балалар: Җыр юл турында булды.
Тәрбияче: Бик дөрес. Нишләп юлны якын дус кебек, дип жырлый җырчы?
Балалар: Безнең һәр көнебез юллар белән бәйле.
Тәрбияче: Ә сез нинди юлларны беләсез?
Балалар: Жәяүле кеше юлы.
Һава юлы.
Сикәлтәле юл.
Олы юл.
Тар юл.
Киң юл.
Су юлы.
Зебра юл.
Жәяүлеләр юлы.
Тәрбияче: Айнур, әйт әле, сиңа нинди юл ошый?
Айнур: Миңа жәяүлеләр юлы ошый. Ул «Тротуар» дип, атала.
Тәрбияче: Ә сез бу юлларны рәсемнән таныйсызмы?
Балалар:Әйе, таныйбыз.

Хәрәкәтле уен “Юлларны таны”
Балалар юлларның исемнәрен әйтә баралар.
-Машина юлы.
-Жәяүле кеше юлы.
-Һава юлы.
-Су юлы.
-Тимер юл.
Тәрбияче: Бик дөрес. Ә сез бу юлларда нинди транспортлар йөргәнен беләсезме?

Дидактик уен. «Рәсемгә карап транспортның төрен әйт»
Тәрбияче: Алар турында табышмаклар да беләбсез бит.
Табышмаклар.
1)Кечкенә генә өйчекләр
Урам буйлап йөгерә.
Кешеләрне һәр көне,
Кирәк җиргә җиткерә.
(Автомобиль)
2)Ике көпчәкле арба.
Атсыз да алга чаба.
(Велосипед)
3)Кылга асылына.
Тимергә таяна.
Утыртып чаба
Теләсә кая.
(Трамвай)
4)Канаты бар, йоны юк
Узе бара, юлы юк.
(Самолет)
5)Нинди гаҗәеп зәңгәр йорт.
Тәрәзәсендә балкый ут.
Резина аяк киемен кия.
Бензин белән тамагы туя.
(Автобус)
Тэрбияче: Әйе, балалар бик дөрес. Юллар, урманнар буйлап, көндез дә, кичен дә, бик күп төрле транспорт чаралары эзлексез хәрәкәт итә. Алар елдан-ел күбәя бара. Юлларда бәла- казалар килеп чыкмасын өчен балалар юл йөрү кагыйдәләрен шоферлар да, жәяүлеләр дә, төгәл утәргә тиеш. Кагыйдәләрне төгәл үтәү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгының иң төп шартларынын берсе.
Тәрбияче: Ә сез ул юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?
Балалар жавабы:
-һәрвакытта туктап торган машинаның алдыннан гына уз!
-Юл аша чыкканда йөгермә!
-Жәяүле, тротуардан гына барырга тиеш!
-Юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә
чыгарга ярый!
-Ялгызын гына урамда йөрергә ярамый!
-Юл кырыенда уйнау куркыныч!
-Юл аркылы чыкканда баштан сулга, аннан уңга кара!
Шигырь: Юл йөрү кагыйдәләрен
Белегез, өйрәнегез.
Юл йөрү кагыйдәләре
Һәрчак кирәк, белегез!
Тәрбияче: Менә, балалар, юл кагыйдәләрен бик дөрес әйттегез. Ә сез юл билгеләре белән танышмы?
Балалар: Әйе.
Тэрбияче: Ә хәзер мин тикшереп карыйм.
(Тактада юл билгеләре эленеп куела)
1) «Жәяулеләр юлы»
2) «Җир асты юлы»
3) «Якында светофор»
4) «Куркыныч борылыш»
5) «Төп юл»
6) «Жәяүлеләргә юлны аркылы чыгу юлы»

Тактадагы билгеләрне карау .
Тәрбияче:-Бу билгеләргә карап, ни әйтер идегез?
Балалар: Барсы да жәяүлеләр өчен.
Тәрбияче: Нинди билгеләр болар?
-Тыючы,
-Күрсәтүче,
-Кисәтүче.
Тәрбияче: Нинди кисәтүче билгене күрәсез?
Балалар: Якында светофор!
Тәрбияче: Ул ни өчен кирәк?
Юл хәрәкәтен көйли. Бәланы булдырмый. Җәяүлеләр аңа карап йөри.
Тәрбияче: Светофор үзе нәрсә дип әйтер?
Светофор: Кызыл ут янса-тукта!
Сары ут янса – сабыр ит!
Яшел ут янса – юл аша
Чык әйдә, рәхим ит!

УЕН «Кызыклы светофор»

Яшел ут янса - зал буйлап атлыйлар. Сары ут янса - урында марш. Кызыл ут янса - туктап торалар.
Уен кабатлана.
Тәрбияче: Балалар шулай итеп магнитлы тактага светофорны кайда урнаштырабыз инде?
Балалар: Юл читенә.
1 бала чыгып куя.
Тәрбияче: Башка билгеләрне дә урнаштырабызмы?
Тагын нинди билгеләрне куеп була?
Балалар: -Юллар кисешкән.
- Машина юлы.
- Жәяүлеләр юлны аркылы чыгу юлы.
- Жәяүлеләр юлы.
- Якында жәяүлеләр аркылы чыгу юлы.
Тәрбияче: Ә бу билгене кая урнаштырам?
Машиналар әйләнеп узу юлы. Ул җәяүлеләргә кирәкле билгеме? Юк. Шоферларга кирәклеме?
Балалар: Шоферларга.
Тэрбияче: Шоферлар юлда, юл билгеләренә игътибарсыз булса, бәла-казалар килеп чыга икән.
Сезнең үскәч шофер буласыгыз киләме? Юл кагыйдәләрен төгәл үтәр идегезме?
Балалар: Әйе, бик тә ошый. Юл билгеләрен, юл кагыйдәләрен бозмас идек.
1 бала: Юлда йөрсәң бул өлгер.
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен.
Юлның билгеләрен бел.
2 бала: Бу кагыйдәләрне үтәсәң
Уңышка ирешерсез.
Эшегез гел уңай булыр,
Исән- имин яшәрсез.

ЖЫР. Шофер буласым килә.

Үскәч кем буласың? – дип.
Сорыйлар да сорыйлар
Әллә нинди һөнәрләр
Саныйлар да юрыйлар.
Минем менә, белсәгез,
Шофер буласым килә.
Капка төбенә кайтып,
Җырлыйсым килә:
Биб, биб, биб
Мин бу, мин...
Кем бар анда кайсыгыз?
Чыгып капка ачыгыз,
Юл өстендә тормагыз.
Озын юллар үтәсем,
Ерак китәсем килә.
Сөт, суганын калага
Төяп илтәсем килә.
Авыл күчтәнәче бу
Әби, бабай, малайга.
Юлда тыз-быз йөрсәләр
Кычкыртам җайга.
Йомгаклау. Менә, балалар, без жәяүлеләргә теләсә каян йөрергә ярамый. Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үтәү безнең барыбыз өчен дә бик мөһим.
Чөнки һәр кешенең исән-имин булуы, шушы кагыйдәләрне белү, аларны төгәл үтәүгә бәйле.



”.


“ Кыр куянына ярдәм итү”.
(Беренче кечкенәләрдә комплекслы шөгыль.)

Распространено по республике конспект в первой младшей группе опубликованом в районном методическом пособии “ Беренче адымнар”, 2009год.

2009ел
Беренче кечкенәләрдә комплекслы шөгыль.
Максат. Балалар белән кыргый хайваннар турында өйрәнгәннәрне ныгыту, сөйләм телләрен үстерү, бәйләнешле сөйләмнәрен булдыру, трафарет кулланып, гупка белән буяу осталыкларын үстерү, чиста - пөхтә эшләргә өйрәтү, экологик тәрбия бирү.


Җиһазлау: агачлар, агачка беркетү өчен - кошлар, куян өчен соры һәм ак төстәге костюм.

Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез, апалар. Хәерле иртә.
Тәрбияче: Хәзер бер табышмак әйтәм, әйбәтләп тыңлагыз әле, балалар.
Алгы тәпие озын
Арткы тәпие кыска.
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да ул
Ак тунын кия кышка.
Бу нәрсә?
Балалар: Куян.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Ә сез куян турында нәрсәләр беләсез? Сөйләп күсәтегез әле.
1 бала: Ике колагы озынкай гына
Аягы җиңел, мамыктай гына.

2 бала: Койрыгы тора өркелеп кенә
Мыегы тора бөркелеп кенә.

3 бала: Борыны кечкенә бөгелгән генә
Ирене ярык, бүленгән генә.

4 бала: Тавышы, тыны юк, тора тын гына
Бик куркак кына, бик йомшак кына.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес сөйләдегез балалар. Куянның колаклары озын, үзе йомшак һәм үзе бик куркак шул.

Магнитафоннан җил искән тавыш килә.Уртага очып хат килеп төшә.

Тәрбияче хатны кулына ала. Серле итеп ача һәм укый.

Бүләк урманында бер куян елап утыра, диелгән бу хатта. Кыш айлары килеп җитсә дә, аның өстенә кияргә ак туны юк икән. Ул дошманнары тотып ашаудан бик курка. Куянга ярдәм кирәк. Ярдәм итәбезме балалар?
Балалар: Ярдәм итик.
Тәрбияче: Әйдәгез, чакырыйк аны.

Уен: “ Куян, син кайда?”

Куян син кайда?
Яшел тугайда.(кулларын җәяләр ян- якка)
Куян син кайда?
Калын урманда.(ау- ау)
Куян син кайда?
Карлы буранда.(ж-ж-ж)
Куян син кайда?
Мин сезнең янда!

Ширма артыннан соры киемле куян килеп чыга.
( Калтырана, тәпиләрен җылыта.)
Тәрбияче: Менә үзе дә килеп җиткән. Куян туңган балалар, әйдәгез аны бергәләп җылытыйк. Яратыгыз аны. Балалар куянны яраталар, күзәтәләр, тиз генә гәүдә өлешләрен атап чыгалар.
Тәрбияче: Тунын карагыз әле балалар, ул нинди төстә?
Балалар: ( Җавап бирмиләр.)
Тәрбияче: Куянның төсе соры, балалар.
Сүзлек өстендә эш.
Тәрбияче: “Соры” сүзен бергәләп кабатлыйк.
Индвидуаль эш. Аерым- аерым кабатлату.
Тәрбияче: Куянның дошманнары кемнәр?
Балалар: Бүре, төлке.
Тәрбияче:Бик дөрес. Менә алардан саклану өчен, куянга ак тун кияргә кирәк бит. Куянга ак тун бү ләк итәбезме соң?
Балалар: Әйе.
2-өлеш.
Балалар алдан хәзерләнеп куелган өстәл янына килеп басалар. Өстәл өстендә ак гуашь, төсле зәңгәр кәгазь, аның өстендә куян сурәте киселгән трафарет, төрле төстәге карандашларга бәйләп куелган гупкалар, подставкалар.

Балаларның эшләре.

Куян эшләрне күзәтеп, балаларны мактап, үзенә тун сайлап йөри.
Тәрбияче: Менә куян дускай, рәхәтләнеп киярсең, туннарың да күп булды хәзер.
(Куянга ак костюм кигертү.)
Куян: Миңа сезнең белән рәхәт булып китте. Җылындым да .Уйныйсым гына килеп тора.

Балалар түгәрәктә “ Ак куян” җырлы – уенны уйныйлар.

Куян. Рәхмәт сезгә, миңа сезнең белән бик күңелле булды. Дусларыма тунымны тизрәк күрсәтәсем килә. Китим инде, мин.
Балалар: Курыксаң тагын кил безнең янга. Бүреләр, төлкеләр ашамасыннар сине. Сау бул.


“Песи безнең дустыбыз.”
(Беренче кечкенәләрдә комплекслы шөгыль.)

Распространено по республике конспект в первой младшей группе опубликованом в районном методическом пособии “ Беренче адымнар”, 2009 год.


Максат.Балаларның йорт хайваннары турында алган белемнәрен баету, песине танып, исемен әйтә, сорауларга дөрес җавап бирә белергә өйрәтү, аны ярату теләген уяту, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Җиһазлау: зур уенчык песи, серле капчык, йорт хайваннары уенчыклары, ике песи маскасы, балалар санынча тычкан маскалары, төзү өчен песинең гәүдә кисәкләре (картонга мамык беркетелеп эшләнелгән), авыш такта.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә.
Тәрбияче:Балалар, әйдәгез бер уен уйнап алабызмы?
Балалар: Уйныйбыз.
Тәрбияче: Минем матур серле капчыгым бар, аның эчендә нәрсәләр бар микэн? Әйдәгез, бергәләп карыйк әле.
Сюрприз. Тәрбияче серле капчыкны балаларга күрсәтә.
Тәрбияче: Я, кем капчыкны карый, кайсыгыз кыюырак?
( Капчык эчендә йорт хайваннары уенчыклары, бер бала уенчыкны алып, йорт хайваннарының исемен атый.)
1 – бала: Бу сыер.
2- бала: Бу сарык.
3- бала: Бу эт.
Тәрбияче:Бик дөрес әйттегез, булдырдыгыз.
( Уенчыкларны өстәлгә тезеп куя.)
Бу әйберләрне нәрсәләр дип, атыйбыз әле?
Балалар: Хайваннар.
Тәрбияче: Алар кайда яшиләр соң? Сез беләсезме?
Балалар: - Абзарда.
- Ишегалдында.
- Кешеләргә якын җирләрдә.
Тәрбияче: Шулай булгач, алар нинди хайваннар була инде?
Балалар: Йорт хайваннары.
Тәрбияче:Әбәтләп карагыз әле балалар, тагын нинди хайван юк безнең?
Балалар: Песи юк.
Тәрбияче:Кая йөри микән, безнең песи? Әйдәгез җыр җырлыйбыз аның турында. Бәлки килеп чыгар.
Җырлы уен. “ Песекәй, кил әле”.
Тәрбияче: Җырлагач та килми әле, безнең белән шаяра.Чакырыйк, булмаса. Ничек чакыралар әле, песине?
Авазлар өстендә эш.
Балалар: Пес-пес-пес.
Тәрбияче:Песи күренми. Эзләп килегез, балалар.
(Балалар песине бүлмә буйлап таралып, чакыра- чакыра эзлиләр).
Песине табу.
Песине бар бала да ярата, тотып карыйлар.
Тәрбияче: Песи нинди балалар? Йомшакмы, катымы?
Балалар: Песи йомшак.
Сүзлек өстендә эш.
“ Йомшак” сүзен бар баладан әйттереп чыгу.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез карыйк әле, нәрсәләре бар икән безнең песинең?
Балалар:
- Башы бар.
-Гәүдәсе бар.
-Ике колагы бар.
-Ике күзе бар.
- Борыны бар.
-Авызы бар.
-Дүрт аягы бар.
- Койрыгы бар.
Тәрбияче: Бик дөрес атап чыктыгыз, булдырдыгыз. Сез бик күп, балалар. Ә песи ялгыз. Аңа да иптәш кирәк. Без аңа да дус табып бирик.
Фланелеграфта эшләү.
Песине фланелеграфта төзү.
Тәрбияче: Менә, песигә дә иптәш булды. Песиләр нәрсә ярата соң әле, балалар?
Балалар:
-Песи сөт эчә.
- Песи ит ашый.
- Песи тычкан ярата.
Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп “ Песи һәм тычканнар” уенын уйнап алабыз.
Хәрәкәтле уен: “ Песи һәм тычканнар”.
Уен барышы: песиләр урындыкка утырып йоклый, тычканнар йөгереп йөри.
Такмаклыйлар:
Мыекларын салындырып,
Йокыга китте мәче.
Кунакка йөрешик әле
Мияубикә сизгәнче.
Песиләр йокысыннан уяналар, тычканнарны тоталар.
Йомгаклау.
Тәрбияче: Песиләребез бик җитез булды. Бер тычканны да калдырмадылар. Йорт хайваннарын яратырга кирәк, аларның кешеләргә файдасы бик зур. Берүк рәнҗетә күрмәгез! Ә инде аларны яраткач, кулларны юарга да онытмагыз, яме.
Балалар: Ярар.
Хушыгыз балалар.


“Керпе белән танышу”.
(Беренче кечкенәләрдә комплекслы шөгыль.)

Распространено по республике конспект в первой младшей группе опубликованом в районном методическом пособии “ Беренче адымнар”.

2009ел
Тема: Керпе белән танышу.
Максат. Балаларны көз билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, көз турында өйрәнгәннәрне ныгыту, сүзлекләрен яңа сүз белән баету, керпе белән таныштыру, кыргый хайваннарга кайгыртучан мөнәсәбәт булдыру, күзәтүчәнлекләрен үстерү, экологик тәрбия бирү.
Җиһазлау: бизәкләнгән зур ковёр, подставкага беркетелгән агач ботаклары, төрле төстәге агач яфраклары, чын керпе, шешә белән сөт, кечкенә сумкалар, бер ширма.
Кереш әңгәмә.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә күпме кунак апалар килгән.Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле.
Балалар: Исәнмесез, апалар.
Тәрбияче: Балалар, бүген мин сезне көзге урманга алып барырга булдым. Урманга барасыгыз киләме?
Балалар: Килә, бик тә килә!
Тәрбияче: Нәрсә белән барабыз, урманга?
Балалар: -Машина белән.
-Трактор белән.
- Җәяү барабыз.
Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Ә мин сезне бүген, гадәти булмаганча, әкиятләрдә генә була торган “ ковёр самолётка” утыртып алып барырга булдым.
(“Ковёр самолёт”ны балаларга күрсәтү).
Тәрбияче: Менә шундый була инде ул “ ковёр самолёт”. Ошыймы сезгә?
Балалар: Әйе, ошый.
Тәрбияче:Әйдәгез, уртага кереп утырыгыз, егылып төшә күрмәгез, бер – берегезгә тотыныгыз.Ул очып китсен өчен, серле сүз әйтә белергә кирәк . Серле сүземне әйтәм дә, хәзер очып китәбез. “ Әпсен – төпсен” безнең “ ковёр самолёт ” очып китсен! Әкрен оча әле бу балалар, әйдәгез җилне көчәйтик.
Аваз өстендә эш.
Балалар: Ж-ж-ж…. (балалар аваз чыгаралар)
Тәрбияче: Менә, ничек тиз килеп җиттек . Без кая килдек, балалар?
Балалар: Көзге урманга.
Тәрбияче: Ни өчен урманга килдек?Сез ничек уйлыйсыз?
Балалар: Агачлар күп булганга.
Тәрбияче: Көзге урман икәнен каян белдегез?
Балалар: - Агачларның яфраклары сары төстә.
- Яфраклар коелып беткән.
- Көз ае җиткәнгә.
Тәрбияче:Бик дөрес әйтәсез. Урманны әйбәтләп карагыз әле, матурмы көзге урман?
Балалар: Әйе, бик матур.
Тәрбияче: Көз турында шигырьне кем искә төшереп китә?
Бер бала шигырь укый.
Көз килде, үләннәр – саргайды, шиңде.
Сап- сары яфраклар, җиргә сибелде.
Тәрбияче: Карагыз әле, аяк астына. Никадәр күп яфраклар, алар нинди төстә?
Балалар: Сары төстә.
Физкультминут.
(Яфракларны өскә чөеп уйнау, әйләнү.)
Тәрбияче: Яфракларны кулыгызга алыгыз әле.
Сюрпризмомент.
Керпе килә.
Тәрбияче.Ой, балалар, карагыз әле, нинди матур әйбер килә?! Сезнең аны күргәнегез бармы?
Балалар:Юк.
Тәрбияче: (Сак кына керпене кулына ала.)Бу керпе, балалар. Керпе сүзен әйтеп карыйк.
Сүзлек өстендә эш.
Балалар: Керпе сүзен кабатлыйлар.
Тәрбияче: Керпе урманда яши балалар. Кайвакытта авылга да кунакка килә икән.Ул кешеләрдән курыкмый. Йомшак микән, ягез, сыпырып карагыз әле.
Балалар: Кадый! Кадый!
Тәрбияче.Әйе, аның күлмәге энәле. Ул җәй көне дә, көз көне дә энәле күлмәк кия. Күлмәге аны дошманнарыннан саклый. Нәрсәләре бар керпенең, ягез әле, әйбәтләп карагыз.
Балалар: - Башы.
-Ике күзе.
-Ике колагы.
-Дүрт аягы.
- Кечкенә койрыгы бар.
Тәрбияче: Керпе турында табышмак та бар, балалар. Менә тыңлап карагыз әле.
Ул өстенә җәй дә, кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнисе
Йомшагым,- диеп, сөя.
Ни өчен “йомшагым”, ди әнисе. Кем ничек уйлый?
Балалар: Ул бит аның баласы.
Тәрбияче:Бик дөрес. Һәр кешенең дә баласы үзенә кадерле. Хайваннарныкы да.
Аларны әниләре җылыта, ашата. Кызык. Керпе нәрсә ашый микән?
Балалар: Белмибез.
Тәрбияче: Ул суалчаннарны, тычканнарны, хәтта еланнарны да ашый икән.Ул әле төлке кебек бик хәйләкәр дә. Тычканнарны оя янында көтеп утырып, бик тиз генә тотып ала. Песи кебек, сөт тә ярата икән. Безнең үзебез белән алган сөтебез бар. Әйдәгез, керпене сыйлыйбыз.Бирик әле.
( Керпене сөт янына куйгач, китеп бара.)
Тәрбияче: Ярар, тимик без аңа, китсен ул.Ә без кайтып киткәч, ул аны килеп эчәр. Аларны сакларга кирәк, рәнҗетергә, аларга тияргә ярамый.
Тәрбияче: Урманга килеп, уен уйнамыйча кайтмыйбыз инде. “ Кем җитез” дигән уен уйнап алыйк әле.
Уен: “Кем җитез?”(Коелган яфракларны кем күбрәк җыя, шул бала җитез була.)
Тәрбияче: Балалар, без бу яфракларны керпегә өеп калдырыйк, тиздән салкын кыш җитә.Ул туңар бит.Ул аларны сөенә - сөенә оясына ташыр. Бигрәк матурларын җыйгансыз.
Йомгаклау.
Тәрбияче:Урманда рәхәт булдымы балалар?
Балалар: Әйе, рәхәт булды.
Тәрбияче: Нәрсә күрдегез урманда?
Балалар: Яфраклар, агачлар.
Тәрбияче: Тагын нәрсә күрдегез?
Балалар: Керпене.
Тәрбияче:Керпе кайда яши?
Балалар: Ул урманда яши.
Тәрбияче: Бик дөрес аңлагансыз.Ә хәзер кайтыйк инде балалар? Теге тылсымлы сүзне оныттым бит. Ничек иде соң? Ә...
Үзе бүрек кебек кенә.
Киемнәре энәле.
Бу ни була, кайда яши?
Берәрегез беләме? (керпе)
Шулай идеме әле, балалар? Нигә очмый ул?
Балалар:-Апа, алай түгел бит ул.
- Сез керпене әйтәсз.
- Урманнан сорап карыйк әле.
Тәрбияче:Урман – колаксыз булмас – дигәннәр.
Урманнан сорыйк инде, ишеткәндер ул аны.
Әй, урман, зинһар өчен безгә кайтырга булыш, ярдәм ит.
( Урман тавышы тыңлау. Магнитофон куллану.)
Урман: Мин сезне бик озак күзәттем.Серле сүзегезне дә ишетеп тордым.
Сез бик акыллы, тәртипле балалар икәнсез. Рәхмәт сезгә, сез минем керпемне яраттыгыз, рәнҗетмәдегез, мин сезне тагын көтәрмен. Сезгә ничек ярдәм итмисең. Сау булыгыз, балалар. Әпсен – төпсен, сезнең “ ковёр самолёт” очып китсен.
Балалар: Сау бул урман. (Кул болгыйлар.)
Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты
Просмотров: 1945 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск