Четверг, 18.04.2024, 21:14
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Актаныш миләшләре.
31.10.2011, 19:44

 

"Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасының”

                      беренче квалификацион категорияле тәрбиячесе

                                       Ваҗиева Хәния Минҗан кызы

Тема:     Актаныш миләшләре.

             

Максат.  Балаларга авылыбыз урамында үскән миләш агачы турында   

                  мәгълүмәт бирү, аның матурлыгын җыр, әкият аша аңлату,  

                  гадәти булмаган алым кулланып рәсемләргә өйрәтү, кошларга  

                  карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация «Агачлар», шприц, гуашь, салфеткалар, мамык таякчыклары, агач рәсемнәре, кошлар рәсемнәре, куян костюмы, аудиоязма

Тәрбияче:  Исәнмесез, балалар.

Балалар:    Исәнмесез, хәерле иртә.

Тәрбияче:  Балалар, без яшәгән авылның исеме ничек әле?

Балалар:    Без яшәгән авылның исеме, Актаныш.

Тәрбияче:  Тиздән авылыбызның нинди зур бәйрәме булачак?

 Балалар: - Актанышның юбилее була.

-         Актанышка 300 ел була.

-         Районга 80 тула.

Тәрбияче:  Әйе, балалар, озакламый Актанышка 300 ел, районга 80 тулачак.

                   Әйдәгез, җыр тыңлап китик әле.

              Магнитофоннан " Актанышым урамы” җырын тыңлау.

              Лилия Гыйлем сүзләре, Шәмсемөхәммәтов Илдар көе.

  Актанышым шат кояшның

  Көләч нурын ябынган.

  Гүзәллеккә хәйран булып,

  Йөрим урамнарыннан.

        Кызыл миләшләр бер якта,

        Бер ягымда юкәләр.        

        Юкәләрем, миләшләрем        

        Шаулый, шаулый үсәләр.

Тәрбияче:  Җыр нәрсә турында булды, балалар?

Балалар:  -  Актаныш авылы урамнары турында.

-  Актаныш авылында үскән, миләшләр турында.

Тәрбияче:   Балалар, безнең бүгенге шөгылебез дә миләшләр турында булыр.

                    Сезнең  миләш агачын күргәнегез бармы? 

Балалар:     Бар, ул безнең балалар бакчасы ишегалдында үсә.

                    Безнең өй түрендә үсә.

                    Безнең бакча артында үсә.

                    Актаныш авылы урамында үсә.

Тәрбияче:   Бик дөрес. Ә сез миләш агачын рәсемнән күрсәгез таныйсызмы?

Балалар:     Таныйбыз.

Тәрбияче:   Хәзер без сезнең белән  "Агачларны таны” дигән уен уйнап 

                     алабыз. Мин агач турында сөйлим, сез исемен әйтеп, рәсемнән    

                     танып  күрсәтерсез.

1- слайд.

Тәрбияче      -  Ул нык, салкыннарга бирешми торган агач.

Бала:             -  Ул имән агачы. (чыгып күрсәтә)

2 – слайд.

Тәрбияче:     -  Ул бик матур, зифа агач.

Бала:             -   Ул каен агачы. ( чыгып күрсәтә)

3 – слайд

Тәрбияче:     -  Ул җимеш агачы, ул да бик матур агач.

Бала :           -  Ул миләш  агачы.   ( чыгып күрсәтә)              

Тәрбияче:  Әйе, балалар. Башка агачлардан аермалы буларак

                    аның  җимешләре бар. Авылыбыз урамнарын матурлап торсын  

                    өчен, бу  агачны күпләп утыртканнар. Алар чыннан да барлык  ел               

                    фасылларында да авылыбызга ямь биреп тора.

                       Булдырдыгыз, миләш агачын чыннан да таныйсыз икән. Аның             

                   турында әкият тыңлыйсыгыз киләме?

Балалар: Килә.

 

 4- слайд.                                     Миләш турында әкият .

 

 5- слайд. 

       Борын заманнарда түгел, безнең көннәрдә, яшәгән ди миләш. Яз килгәч, ул яшел яфракларга төренгән, матур итеп ак чәчәкләр аткан.

 6- слайд.

      Бөтен җәй буена миләш агачы су эчкән, кояшта кызынган, һәм аның җиләкләре өлгергән, алар зурайганнан - зурайганнар.

7 – слайд.

      Нихаять көз җиткәч миләшләре өлгереп тә җиткән. Миләш кошларны чакырган: " Кошкайларым, килегез,  минем җиләгемнән авыз итегез, алар өлгерде инде ” дигән. Кошлар аңа: " Әле иртәрәк, соңрак ашарбыз” дигәннәр.

8- слайд.

       Миләш агачының яфраклары саргаеп, коелып төшкән.Ул бик күңелсезләнгән. " Минем миләшемне берәү  дә ашамый ” дип, боеккан.

Кошларны кабат чакырса да, алар күренмәгәннәр.

9- слайд.

       Кыш җитә, җир өстен кар каплап бетерә, бөтен бөҗәкләр, чебеннәр, кырмыскалар, качып бетә. Ә миләш кошларны һаман да көтә әле. Менә шул вакытта  кошлар миләш ашарга килә.

     " Рәхмәт инде, сиңа миләш, безгә җимешләреңне саклаганың өчен. Вак, кызыл миләшләр – безнең өчен тансык ризык  хәзер, -  дигән,  кошлар.

10- слайд. Кошлар тавышы.

Тәрбияче: Балалар, сезгә әкият ошадымы?

Балалар: Әйе.

Сюрприз момент.

Ишек шакыйлар. Куян керә. Кулында конверт.

Куян. Исәнмесез!

Балалар: Исәнме, куян.

Тәрбияче: Ни булды куян? Каян монда килеп чыктың?

Куян: Сезгә урман бабаеннан хат алып килдем.

Тәрбияче: Рәхмәт, куянкай.( хатны ачып укый)

     Исәнмесез, балалар!Урманда миләш кошларына ашарга азык бетте. Аларга ярдәм кирәк. Сезнең кошларны кайгыртып, көн дә җим сибеп торуыгызны күзәтеп торам. Минем кошларыма да ярдәм итсәгез, аларны сезгә җибәрер идем. Зур үтенеч белән, Урман бабагыз.

Тәрбияче: Ярдәм итәбезме, балалар?

Балалар: Ярдәм итәбез.

Тәрбияче: Куянкай, бар, Урман бабаена кайтып әйт.Балалар ярдәм итәчәк, 

                  кошларны хәзер үк җибәрергә куштылар диген.

                      Куян чыгып китә.

Тәрбияче: Балалар, без хәзер сезнең белән миләш тәлгәшенә миләшләр 

                     ясарбыз.

                    Иң башта миңа әйтегез әле, миләш нинди төстә?

Балалар:    Кызыл – сары төстә.

Тәрбияче:  Ул нинди формада?

Балалар:    Түгәрәк формада.

Тәрбияче:  Миләшне  бүген,  гадәти булмаганча, шприц белән ясыйбыз.

                          Балаларга чиста шприц күрсәтәм.

                   Шприц белән сезнең эшләгән юк әле. Бу сезнең өчен яңалык.

                  Шприц ни өчен кирәк әле ул безгә?

Балалар:   Чирләгәндә укол кадау өчен.

Тәрбияче: Әйе, ә без аны бүген бүтән максатта, рәсем ясау өчен  

                  кулланабыз. Бүтән вакытта аның кешеләр кулланганын тотарга  

                  ярамый, йогышлы чир эләгергә мөмкин.

Әзер эшне күрсәтү.

        Тактада миләше коелган тәлгәш һәм миләшле тәлгәш рәсеме.

Тәрбияче: Балалар, миләш тәлгәшенә миләшләрне  мин шприц белән  

                  ясадым. Сезгә ошыймы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Хәзер, ничек итеп ясарга кирәклеген сезгә дә аңлатам.

Аңлату: Шриц ике өлештән тора. Гуашь сала торган  өлеше  һәм эткече бар. Аның белән рәсем ясаганда, өч бармак кирәк. Ике бармак белән гуашь салынган өлешенең өстеннән  тотабыз, аннан баш бармак белән әкрен генә эткечен этәм. Аскы өлешеннән гуашь агып чыга. Каты итеп этсәң, гуашь күп итеп агып чыга.Шуңа әкрен генә этәбез.

2 бала белән ныгыту.

Физкультминут. " Без инде  хәзер зурлар”.

Тәрбияче: Ә хәзер булачак рәссамнар буларак, миләш тәлгәшләрен ясагыз.

                  Эшләп бетергән балалар кишер я мамык  таякчыклары белән эшне 

                 дәвам итсәләр дә була.

Балалар эше.

Тәрбияче: Эшләрне төгәллибез, балалар.

                  Сез рәсем ясаган арада, урман бабаеның кошлары очып килеп тә  

                  җиттеләр.

Өч миләш агачы куела. Аларга балалар санынча миләш кошлары рәсеме  эленгән.

Алдан эшләп бетергән балалар, эшләрен алып килеп куя баралар.

Өстәмә эш итеп, сәләтле балаларга,  миләш өстенә мамык  беркетергә кушам. Теләгән балалар мамык таякчыклары белән эшлиләр.

Эшләрне агачка элү.

Тәрбияче эшләрне мактый. ( иң өлгергәне, иң эресе, иң тәмлесе һ.б)

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар! Күпме тәлгәшләре өлгерде миләшләрнең.  

                  Кошлар да рәхмәт әйтә. Сезгә ошыймы миләш?

Балалар:    Әйе, ошый.

Тәрбияче:  Нәрсә белән ясадыгыз  миләшләрне?

Балалар:    Шприц белән.

Тәрбияче:  Ни өчен ясадык миләшләрне?

Балалар:    Бүген без Урман бабаеның кошларына ярдәм иттек.

Тәрбияче: Бик дөрес. Кошларны һәрвакыт кайгыртырга, аларга ярдәм  

                 итәргә  кирәк. Алар безнең дусларыбыз.Кошлар тыныч кына 

                 миләшләр  ашасыннар, ә без аларны тыныч кына читтән күзәтик.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: Актаныш миләшләре
Просмотров: 1398 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск