Среда, 24.04.2024, 15:03
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Бакчабыздагы туган як музее - безнең горурлыгыбыз
06.10.2011, 20:13

Бакчабыздагы туган  як музее - безнең горурлыгыбыз.

              (уртанчылар төркеме әти- әниләренә экскурсия)      

 

                                                                     Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

                                                                    "Гомуми үсеш бирүче № 7Актаныш балалар бакчасы”

                                                             I кв. категорияле тәрбияче Вазиева Х.М.            

Кереш әңгәмә.

 

    Алып баручы: Әби бабайларыбыз мирасы кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чулпы - тәңкәләребездәме? Әкият кенә итеп сөйләргә калган бишек җырларыбыздамы? Сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге-  тастымалларыбыздамы?

  Хөрмәтле төркем әти - әниләре! Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесе "Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”  балаларыбызны милли – мәдәни рухта тәрбияләү максатында элекке татар халык көнкүрешен чагылдырган үзенең  кече  милли  музеен булдырды. Балаларыбызга милләтебез тарихын чагылдырган бу музей бик күпләрдә зур кызыксыну уятты.

   2007 елда булып үткән бөтен Россия татар конгрессының зур татар авыллары башлыклары конференциясендә, күп татар зыялылары тарафыннан мактауга лаек булды. Милләтебез өчен янып йөрүче  язучыбыз Фәүзия Бәйрамованы бигрәк тә талдан эшләнгән бишек кызыксындырды.

   Әйдәгез әле, без дә сезнең белән бүген вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбызны, онытыла башлаган милли йолаларыбызны искә төшерик. Музейга рәхим итегез!

 

Ишек ачыла, әти -әниләр музейга үтә.

 

Матур итеп эшләнгән өй эче. Чигүле кашагалар, сөлгеләр эленгән.

Уң якта – карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул якта мич, мич янында – кисәү агачы, табагач сөяп куелган, алъяпкыч эленгән. Мич алдында җиз комган, чүлмәк тора. Чабата күренә. Идәннәргә суккан паласлар ябылган.

Түрдә- сандык; самавар, чәйнек  һәм  чынаяклар, татар  – халык ашлары куелган.

Сандык өстендә - каба, йон һәм орчык. Талдан эшләнгән бишектә бәби ята.

 

                                               

 

           

 

 

            Алып баручы:  Татар-халык иҗаты үрнәкләре борынгы әби- бабайларыбызның,  

              тормыш –көнкүрешен күзалларга ярдәм итә. Әйдәгез әле алар белән танышып үтик.

       Менә монысы – пәрдә - чаршаулар, сөлгеләр, җәймәләр, аслап сугылган паласлар.

      Халкыбызның эшләнмәләре халык җырларында  бик күп урын алган, бигрәк тә кыска  җырлар, мәхәббәт  җырларында алар  күп.

                                 Ак калфакларың ука чук,

                                 Укаларын алсам яме юк.

                                 Син сылудан башка чибәрләр күп,

                                 Синнән башка торыр хәлем юк.

    Укалы калфак... Халык аны элек – электән телдә тибрәткән, җырларына керткән.

Заманына карап, рәвеше үзгәреп тора аның. Алтын- көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бер төс биргән аларга. Соңга таба калфакка чәчәкләрне сәйлән –энҗеләрдән тезгәннәр.

                                  Сөлге чигәм асыл җепләр белән,

                                  Йөрәк серен салып бу җырга.

                                  Насыйп булса иде бу бүләгем

                                  Мәйданнарда җиңгән батырга.

     Ә хәзер көнкүрештә киң  куллана һәм татар өйләренә ямь биреп торган сөлге – тастымаллар, кулъяулык, алъяпкычлар, паласлар һәм башка туку- чигү әйберләрен карыйк.

      Сөлгегә киңрәк тукталып, аның татар хатын – кызларыбызның үз мәдхия - гимны дияргә була. Сөлге – символ. Сөлге татар хатын- кызларына һәйкәл! Аның өчен ир –егетләр Сабантуйларда бил алыша, чиккән затлы сөлгеләр батырга гына эләккән. Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы.

       Сандык- татар хатын – кызларының тормышында зур урын алып торган һәм әле дә булса күп өйләрнең түрендә тора. (Сандыкны бөтен яклап күрсәтәм).

         Чабата- элек ирләр чабата үргәннәр. Төшеп калмасын өчен артына киндерә, сүс бау да     

         тагалар. Ә яз, көз көннәрендә, пычрак кермәсен өчен  табанына шакмак кагып,              

         күтәртмә ясый торган булганнар.

        Алып баручы: Ә хәзер мин сезгә монда урнаштырылган әйберләргә карата          

        табышмаклар әйтеп карыйм әле. Җавабын табыгыз.

       1)   Башы- мунчала, койрыгы сүс. (Чабата).        

         2)    Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич).

         3)    Иң олы нигъмәт. (Ипи).

 Алып баручы:   Булдырдыгыз, җавапларыгыз өчен рәхмәт. Ә хәзер экспонатларны һәм борынгы кулъязмаларны ирекле генә каравыгызны сорыйм.

Кулъязмалар белән танышу.

Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр! Мин сезнең белән саубуллашам. Сүзне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Ата- бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер – берегезне кунакка чакырыгыз, тәмле телебезне, уртак сыебызны жәлләмик. Сезнең барыгызга да иминлек, изгелек телим, рәхмәт килүегезгә.

 

 

 

Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя
Просмотров: 1009 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск