Вторник, 23.04.2024, 14:23
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Cаннарны өйрәнәбез
06.10.2011, 20:05

Cаннарны өйрәнәбез.

                            (  уртанчылар төркемендә математика шөгыле.)         

                              Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

                                                        "Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы”

                                                             I кв. категорияле тәрбияче Вазиева Х.                  

 

Максат: биш эчендәге саннарны тану, бишкә кадәр санау, сан ягыннан тигез  

төркемнәргә бер предмет өстәп яки алып, төркемнәрдә тигезлек булдырырга  

мөмкин икәнлекне аңлату, сөйләм күнекмәләрен үстерү, үткәннәрне ныгыту,

тәүлек сүзен аңлату, экологик тәрбия бирү.

 

Материал: дидактик уеннар: " Атнада ничә көн?”, " Тәүлек бүленешен ата!”, "  Ел фасылларын әйт”," Саннарны таны”,  " Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган?”; геометрик фигуралар; кара карга, сыерчык  рәсемнәре 5 әр данә;  1 агач; магнитофон; предметларны геометрик фигуралар белән тоташтыру өчен балалар санынча  карточкалар; төзү өчен тарату материаллары.

 

Барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә!

                       Д/к уен.  "Атнада ничә көн?”   

Тәрбияче: Балалар, бүген атнаның ничәнче көне әле ?

 Балалар: Бүген атнаның өченче көне.

Тәрбияче: Ягез, өченче  көнне кайсыгыз "сәгатьтән” күрсәтә?

Балалар: Такта янына чыгып күрсәтә.

Тәрбияче: Ә бер атнада ничә көн бар?

Балалар: Бер атнада җиде көн бар.

                         Такта янында санап күрсәтү.

Тәрбиче: Ә ике көн кая киткән?

Балалар: Алары ял көннәре.

Тәрбияче: Бик дөрес, булдырдыгыз.Ә атна көннәренең сез исемнәрен беләсезме?

Балалар: Беләбез.

Тәрбияче: Кайсыгыз әйтеп күрсәтә?

1-бала башлый, калганнары дәвам итә.

 1- бала  -       дүшәмбе;

 2- бала  -       сишәмбе;

 3- бала  -       чәршәмбе;

 4- бала  -       пәнҗешәмбе;

 5- бала  -         җомга;

 6- бала  -         шимбә;

 7- бала -         якшәмбе.

Тәрбияче: Атнаның өченче көненең исеме ничек булды?

1- бала: Бүген чәршәмбе көн.

Тәрбияче: Бик дөрес, булдырдыгыз.

                           Д/к уен: "Тәүлек бәленешен ата!”

Тәрбияче: Балалар, сез бүген  балалар бакчасына кайчан килдегез?

Балалар: Иртә белән.

Тәрбияче: Әйдәгез, бу рәсемнәргә карап, тәүлекнең кайсы вакыты икәнен әйтеп

                   күрсәтегез әле.

Балалар:  иртә;

Тәрбияче: Иртә белән нишлибез, балалар?

Балалар: Иртә белән йокыдан торабыз, юынабыз, зарядка ясыйбыз.

Тәрбияче: Иртәдән соң кайсывакыт килә?

Балалар: Көндезге вакыт.

Тәрбияче: Көндез икәнен каян белеп була?

Балалар: Көндез балалар уйныйлар, ашыйлар.

Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадыгыз?

Балалар: Кичке вакыт.

Тәрбияче: Кич белән кешеләр нәрсә эшлиләр?

Балалар: Кич кешеләр ял итәләр, телевизор карыйлар.

Тәрбияче: Тагын тәүлекнең нинди вакыты калды ?

Балалар:   Төн.

Тәрбияче: Төнлә кешеләр нишли инде?

Балалар: Төнлә белән кешеләр йоклыйлар.

Тәрбияче: Бу рәсемнәр бөтенесе бергә нәрсәне аңлата ?

Балалар: Бер тәүлекне.

Тәрбияче: Тәүлек сүзен ничек аңлыйсыз?

Балалар: Ул - бер көн дигән сүз.

Тәрбияче: Әйе, балалар, көннәр, айлар, еллар бар. Без аларны сезнең белән ел фасылларына бүлеп  

                  өйрәнәбез. Нинди ел вакытларын беләсез әле ?

                                                Д/ к уен " Ел фасылларын ата!”

Балалар:     -    яз вакыты;

-          җәй вакыты;

-          көз вакыты;

-          кыш вакыты.

Тәрбияче: Ә хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: Хәзер елның яз вакыты.

Тәрбияче: Кайсыгыз тактада чыгып күрсәтә?

1 бала такта янында яз вакытын күрсәтә.

Тәрбияче: Язны безгә кемнәр алып килә ?

Балалар: Яз хәбәрчеләре, кара каргалар.

                            Магнитофонда карга тавышы ишетелә.

Тәрбияче: Хәзер без математик мәсәлә чишәрбез.

                 Ягез, агачны карыйк әле. Агачка барлыгы ничә кара карга килеп кунган ?

Балалар: Каргаларны саный. (Агачка 5 карга килеп кунган.Алар янына сыерчыклар өстәп куела.)

Тәрбияче: Алар янына ничә сыерчык очып килде?

                             Сыерчык тавышы ишетелә.

Балалар: Алар янына ике сыерчык очып килде.

Тәрбияче: Кайсы кош күберәк, кара каргалармы, сыерчыклармы?

Балалар: Кара каргалар күбрәк.

Тәрбияче: Икесе дә  бертигез булсын өчен нәрсә эшлибез?

Балалар: Агачка тагын өч сыерчык куябыз.

Тәрбияче: Хәзер ничек булды?

Балалар: Кара каргалар да, сыерчыклар да бертигез булды.

Тәрбияче: Кошларны саный белдегез, ә саннарны күрсәгез таныйсызмы соң?

Балалар: Таныйбыз.

Тәрбияче: Д/К уен " Саннарны таны”. Саннарны танып, үзенә генә хас булган  

                  билгесен атыйлар. ТРИЗ.

Балалар: Бу 1 ле саны, аның " борыны” бар;

                Бу 2 ле саны, аның "койрыгы” бар;

                Бу 3 ле саны, аның "авызы” ачык; 

                Бу 4 ле саны, (аны беләк белән ясап күрсәтәләр);

                Бу 5 ле саны, ул "биеп” тора.

Тәрбияче: Саннарны таныдыгыз, ягез, саннар арасыннан миңа 5  санын табып күрсәтегез әле.

 1 бала чыгып, 5 санын күрсәтә.

Тәрбияче:  Ягез, менә бу карточкада ничә рәсем бар?

1 бала саный: Карточкада барлыгы 5 рәсем бар.

Тәрбияче: Д\к уен " Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган ?”.

Балалар: Турыпочмакка, өчпочмакка, овалга, түгәрәккә, квадратка.

Тәбияче: Арыдыгызмы, ягез, ял итеп алыйк әле.

Физкультминут.

-          Без уйныйбыз бакчада.

      Өйрәнәбез санарга 1, 2, 3.

                         Басыйк та бергәләп,

                         Тән языйк әзерәк 1, 2, 3.

                         Чүгәлик бергәләп 1 , 2 ,3.

                         Сикерик бергәләп 1, 2, 3.

Балалар белән өстәлдә эшләү.

Тәрбияче:

  Хәзер өстәлегездәге карточкалардагы рәсемнәрне, аңа охшаган геометрик фигура белән тоташтырасыз.

Балалар эше.

 Тәрбияче:  Өстәлдә тәлинкәдә геометрик фигуралар бар.Шул геометрик фигуралардан сыерчыкларга оя ясап куегыз. Алар сезнең ояларны көтеп утыралар.

Төзү . Сыерчыкка оя.

Тәрбияче: Без сыерчыклар турында җыр да беләбез.Әйдәгез,

                     җырлап күрсәтик әле.

Җыр : Сыерчык.

Йомгаклау. – Нинди шөгыль булды әле безнең хәзер? Сезгә ошадымы?

                       Минем үземә дә ошадыгыз, рәхмәт сезгә балалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: Вазиева Хания, уртанчылар төркеме, математика
Просмотров: 1190 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск