Пятница, 26.04.2024, 14:47
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Яз билгеләре
22.02.2011, 22:02
.
.
Кереш өлеш.Б-р: Исәнмесез, хәерле иртә.
Т-че: Балалар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын табырсыз микән.
Боз һәм кар эре,
Сулар йөгерде
Елап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?-
Я әйтеп кара.
Б-р: Бу яз вакыты.
Т-че: Бик дөрес әйттегез.
Т-че: Тагын нинди ел фасылларын беләсез?
Б-р: -Җәй вакыты.
-Көз вакыты.
-Кыш вакыты.

Дидактик уен. " Бу кайсы вакыт?

Т-че:Балалар,кайсыгыз яз вакытын биредәге рәсемнәр арасыннан табып күрсәтә?
Балалар ел фасылларын да атап чыгалар, ел фасылларына хас билгеләрне сөйлиләр).
Т-че: Яз турында бик матур сөйләдегез. Данилның да яз турында нидер әйтәсе килә.
Данил шигырь сөйли: Туган җиргә ,
Яз хәбәре алып,
Сайрар кошлар кайта
Тезелеп.
Мин язларда, туган якны сагынып
Кошлар җырын тыңлыйм, өзелеп.
(Магнитофоннан кошлар тавышын тыңлау).
Т-че: Матур сайрыймы кошлар, балалар. Нинди кош тавышларын ишеттегез?
Б-р: Күчмә кошлар тавышы.
Т-е: Ә сез аларны таныйсызмы? Хәзер дидактик уен уйнап алабыз.
Дидактик уен: "Кошларны таны”.
Индвидуаль эш (Аваздагы кимчелекләре булган балалар кабатлый).
(Сыерчык, кара карга, песнәк,кызылтүш).
Т-че: Ә хәзер кошларның исемнәрен, тагын бер мәртәбә дөрес итеп әйтеп чыгабыз.Сүзлек өстендә эш.
Т-че: Чыпчык турында без сезнең белән шигырь өйрәнгән идек. Ягез, искә төшерик.
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра чык әле, чык.
Алдый ул, беләм –
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам –
Оча да китә.
Т-че: Чыпчык нинди кош әле ул, балалар?
Б-р: Кышлаучы кош.
Т-че: Серчык, кара карга нинди кош?
Б-р: Күчмә кош.
Т-че. Ни өчен алар күчеп йөри?
Б-р: - Чөнки, алар суыкка чыдам түгелләр.
- Өшиләр.
Т-че: Алар безнең якларга ни өчен кайталар әле?
Б-р: Туган яклары- безнең як.
Т-че: Без аларны ничек каршы алабыз?
Б-р: Оялар ясап.
Т-че: Кара каргага да, сыерчыкка да оя ясыйбызмы?
Б-р: Кара карга ояны үзе ясый.
Т-че: Нәрсәдән эшли ул ояны?
Б-р: Чыбыклардан.
Т-че: Сыерчык ояны ничек ясый?
Б-р: Сыерчыкка ояны кешеләр ясый.
Т-че: Кошларга оя, ни өчен кирәк соң ул?
Б-р: Аларга бала чыгару өчен.
Т-че: Әйе, кошларның туган яклары -безнең як. Шуңа да алар туган җирләрен сагынып, безнең якларга кайталар да инде.
Шигырь уку. "Сыерчыклар килгән”.
Яз җиткәнен белгәннәр,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларын күргәннәр,
Сайла -сайлап йөргәннәр.
Мин ясаган ояны.
Икесе бик яраткан.
Алмасын дип башкалар
Саклашалар чиратлап.
Сәлам биреп аларга
Ерактан ук сызгырам.
Сәлам биреп алар да
Шундый итеп сызгыра:
Хәтта миннән уздыра.
Т-че: Ә сез, сыерчыклар килүгә оя ясадыгызмы соң?
Б-р: Юк.
Т-че: Сыерчыкларны шатландырып оялар беркетәбезме соң, балалар?
Б-р: Әйе, беркетәбез.
Ял минуты:Киң итеп җәеп колач
Килде яз, килде яз.
Елмаеп тора кояш,
Көн аяз –көн аяз.
Кыш буе яткан карлар
Эределәр, эределәр.
Сыерчыклар, тургайлар
Килделәр,килделәр.

Ябыштыру өлеше. Сыерчыкка оя беркетү.
Әзер эшләрне – ояларны "ботакка” урнаштыру-коллектив эш.

Җыр белән тәмамлау. Җыр: "Яз килде”.
Яз килде, яз килде.
Кояш нурларын сипте.
Тып- тып тамчы тамды
Инде кар эреп бетте.
Яз килде, яз килде.
Сыерчыклар кайттылар.
Аларга оя ясады.
Бакчадагы балалар.
Сыерчык, сыерчык.
Сайра талларга кунып.
Ояңны да син күреп чык
Язның хуҗасы булып.
Сыерчык булып киенгән бала оя сайлый, магнитофонда -кош тавышы.

Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты
Просмотров: 1097 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск