Пятница, 29.03.2024, 17:39
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

"Балаларны сэхнэ уеннарына ойрэту". " Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга эхлакый - экологик тэрбия биру".
06.10.2011, 20:24
Балаларны сәхнә уеннарына өйрәтү.

“Сөйләм сәнгатьле булган саен, ул сөйләм була, тел булып кына калмый, сөйләм сәнгатьлерәк булган саен анда сөйләүченең үзе чагыла”, - дип яза филосов С.Л. Рубенштейн.
Сәнгатьлелекне ул кешенең индивидуальлеген күрсәтүче сөйләм сыйфаты итеп караган.
Балалар бакчасында, балалар белән сәгатьле сөйләмнең төрле формаларын куллану - интелектуаль, сөйләм, әдәби һәм сәнгать ягыннан үсешенең мөһим шарты булып тора.
Сәнгатьле сөйләм мәктәпкәчә тәрбия оешмларында балаларның барлык мәктәпкәчә яшьтәгеләре белән үстерелә. Сәнгатьле сөйләм ике төргә бүлеп өйрәтелергә тиеш.Ул вербаль `һәм вербаль булмган төрләргә бүленә.
Вербаль төре (интонация, сөйләм, синтаксис).
Вербаль булмаган төре (мимика, жест, поза). Бу исә сәнгатьле сөйләмнең катнаш характерын күрергә мөмкинлек бирә.
Сәнгатьле сөйләмне үстерүче кирәкле шартлар булып һәр баланың сөйләгәндә үзенең эмоцияләрен, хисләрен, теләкләрен, кичерешләрен, карашларын ачып күрсәтүләре тора. Бала инде моны соңыннан чит кешеләр алдында, чит тыңлаучылар белән аралашу вакытында читенченмичә күрсәтә ала.
Бары тик кече яшьтән аудиторияле чыгыш ясарга тартып кына кешедә сәнгатьле сөйләм тәрбияләргә мөмкин. Бу максаттан мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында сәхнәләштерелгән уеннар ярдәм итә ала.
Балаларны бу шөгыль чын күңелдән шатландыра һәм алар бик теләп, яратып чыгыш ясыйлар.
Театральләштерелгән эшчәнлекнең тәрбияви мөмкинлекләре бик киң. Балалар бу эшчәнлектә бик теләп катнашалар. Алар образлар, төсләр, авазлар аша әйләнә - тирәгә карта куелган сорауларга җаваплар табалар. Аларны уйларга, анализ ясарга, нәтиҗәләр чыгарырыга, гомумиләштерергә өйрәнәләр.
Тиешле узләштерү, камилләштерү акыл эшчәнлеге белән дә тыгыз бәйләнгән.
Персонажларның репликаларын сәнгатьле өйрәтү барышында, балаларның сүзлек запаслары сизелмичә дә активлаша, сөйләмендә аваз культурасы, интонацион төзелеш камильләшә.
Уйналучы роль, әйтелүче репликалар баланы дөрес, матур, ачык, аңлаешлы итеп сөләшүгә этәрә. Баланың диологик сөйләме, җөмләсенең грамматик төзелеше яхшыра.Театраль эшчәнлек, баланың хисләрен, тирән кичерешләрен һәм ачышларын үстерүгә башлангыч булып тора. Аны рухи кыйммәткә якынайта. Бу конкрет күренә торган нәтиҗә. Шулай ук, сәхнәләштерелгән уен - шөгыль баланың эмоциональлеген дә үстерә, персонажларның хәленә керергә, алар белән бергә борчылырга мөмкинлек тудыра. Шулай итеп, сәхнә эшчәнлеге балаларда эмпатия, мимика, жест, интонация, үзеңне төрле ситуацияләрдә шул кеше урынына куеп карау аша тәрбияләнелә. Бу кешеләрнең эмоциональ хәләтен аңлауны үстерүдә мөһим чара булып тора.
Сәхнә эшчәнлеге, балалар өчен язылган һәр әдәби әсәрнең яки әкиятнең әхлакый юнәлештә булуы нәтиҗәсендә, балаларда дуслык, михербанлылык, гаделлелек, батырлык сыйфатларын тәрбияли. Әкияткә нигезләнеп, бала тормышны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә аңлый. Аңлап кына калмый, яхшыга һәм яманга үз карашын да күрсәтә. Балалар яраткан геройларына охшарга тырышалар, аларны аерымлыйлар. Балаларның шушы үзенчәлеге безгә сәхнә эшчәнлеге аша уңай йогынты ясарга мөмкинлек бирә.
Сәхнә эшчәнлеге балаларга төрле проблемалы ситуацияләрне билгеле бер персонаждан чыгып хәл итәргә ирек бирә. Бу оялуны, үз-үзеңә ышанмауны, кыюсызлыкны җиңүгә китерә.
Шулай итеп, сәхнә эшчәнлеге балалар белән театральләштерелгән шөгыльләр аша баланың күп яклап үсүенә китерә, аңа мөмкинчелек тудыра.
Шуңа күрә мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында балаларның сәхнә эшчәнлегендә иҗади активлыгын үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру әһәмиятле. Шулай ук тагын -
1) балада сәхнә культурасы үстерү.
2) сәхнә эшчәнлегенең башка педагогик эшчәнлекләр белән үзара тыгыз элемтәсен оештырып, бербөтен педагогик процес тудыру.
3) Балалар һәм өлкәннәрнең үзара сәхнә эшчәнлеген оештыру мөмкинлекләрен булдыру, - бу бүлекнең критерийлары булып ассызыклана.
Бу критерийларны үтәү өчен билгеле бер шартларның булуы кирәк.
1) Тиешле дәрәҗәдә эшне оештыру.
Ни өчен “эш оештыру” беренчедән ә “эчтәлек” түгел? Безнеңчә бары тик балаларның сәхнә эшчәнлеген дөрес оештыру гына, педогогик коллективка бу мәсәләдә дөрес юнәлеш алып, дөрес методлар һәм формалар кулланып һәм кадрларның потенциал мөмкинлекләрен дөрес куллануга китерә ала. Балалар белән аралашу, һәр балага индувидуаль якын килү, гаилә белән традицион булмаган юллар аша үзара эшчәнлек һәм башка соңгы чиктә педогогик процессның бөтенлегенә, аның тормышка ашыру юлында балаларның һәм өлкәннәрнең яшәешен үзара оештыруда уйланылган система булдыруга китерә. Шуларны исәпкә алып, балалар бакчасында сәхнә эшчәнлеген иртәнге, кичке якта, башка шөгыльләрдә өлешчә үреп алып бару отышлы. Шулай ук сөйләм телен үстерү һәм әйләнә - тирә белән таныштыру шөгыльләрендә дә кулланылуы. Сәхнә эшчәнлеге аз гына төркем балалары белән оештырылырга тиеш. Бу һәр балага индувидуаль якын килергә мөмкинчелек бирә. Әйләнә - тирә мөһит бала шәхесе үсүнең төп чарасы булып тора, индувидуаль белемнәренә һәм социаль тәҗрибәсенә нигезе була. Һәр баланың мөстәкыль иҗатына да мәйдан буларак эшчәнлеге зур урын алып тора.
Индвидуаль яктан бала шәхесен үстерү өчен ул яшәгән тирәлек зур роль уйный.
Бу тирәлек баланың театраль эшчәнлеген генә кайгыртып калмыйча, иҗади мөстәкыйльлегенең тамырына әйләнә.Шуның өчен дә балалар белән сәхнә уеннарын оештырган вакытта түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк тә.
- индвидуаль социаль-психологик үзенчәлегенә;
- эмоционль яктан шәхес буларак үсешенә;
- кызыксынуына;
- иҗади сәләтенә, эзләнүенә;
Социал үзенчәлекле балалар үз яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга омтылалар, шулай ук аулакта качып уйнарга да теләкләре туа. Шул максаттан бергә һәм мөстәкыйль таеатр эшчәнлеген тәэмин итү өчен һәр төркемгә яраклы үз театр зонасын, әкият почмгы һәм дә аулак почмаклар булдырырга кирәк. Бу урыннарда бала үзе генә калып нинди дә булса рольне көзге алдында уйнап я булмаса театр өчен иллюстрацияләр карарга мөмкин.
Индвидуаль үзенчәлекле эмоциональ шәхес үсеше үзенә аерым зона таләп итә.Бу урынннарда бала үзенең театр эшчәнлеге барышында куллана торган шәхси әйберләрен саклый ала.(Бизәнү әйберләре, яраткан уенчыгы, нинди дә булса костюм.)
Ә инде индвидуаль үзенчәлеген максатка ашыруда, тәрбияче әйләнә тирәлектә баланың хокукын һәм сайлап алу мөмкинлеген яраткан шөгыленә һәм үзе теләгәнне сәхнәләштерүдә тәэмин итәргә тиеш.Шуңа күрә дә театр эшчәнлеген алып баруда курчак театрының төрле төрләре, бала рәсемнәре һәм башкалар булдырыла. Шулай ук эзлекле рәвештә бала кызыксынырлык материаллар белән тулыландыру әһәмиятле. Җиһазлар, материаллар малай һәм кызларга бүленеп йөрүләрен исәпкә алып әзерләргә кирәк. Шулай итеп театр зонасын проектлаштыганда түбәндәге таләпләрнең үтәлеше исәпкә алынырга тиеш:
- бергә һәм аерым уйнау;
-уйнау өчен аерым урын булдыру;
-балага сайлап алу хокукы, иреге тудыру;
-җиһазлар куллану;
- материалларның ике җенескә дә яраклашкан булуы.
Театральләшкән шөгыльнең эчтәлеге үз эченә түбәндәгеләрне ала:
-кучак театры карау һәм аның буенча әңгәмә;
-сәхнә уеннары;
-төрле әкиятләр һәм инцинировкалар уйнау.
-сәнгатьле башкаруны;
-эмоциональ үсешне.
Һичшиксез театральләштереп уйнау эшчәнлегендә тәрбияченең ролье бик зур.Шуны азсызыклап үтәсе килә, сәхнә уеннары берүк вакытта танып – белү, тәрбияви, үстерелешле функцияләрне үтәргә тиеш. Бу берничек тә бәйрәмгә генә әзерләнүгә катышмый. Аларның эчтәлеге, формасы һәм методик алымы бер үк вакытта өч төрле максатның үсешенә китерергә тиеш: сөйләм теле, театрда уйнау эшчәнлеге үсеше; иҗади атмосфера булдыру; баланың социаль-эмоциональ үсеше.
Шуның эчен дә мондый шөгыльләрнең эчтәлегендә әкият тексты белән генә танышу ятмый ә жест, мимика, хәрәкәт, костюм белән танышу ята. Шуларны исәпкә алып төп методик принцеп булып баланың практик эшчәнлеге тора. Менә шуңа да тәрбияченең сәнгатьле сәйләүдән башка төрле ситуацияләргә әзер булуы, актерлык осталыгына ия булуы шарт. Укыган вакытта эчкерсезлек, чын күңелдән уку бала өчен әһәмиятле.Үз бәясен тәрбияче балага тагарга тиеш түгел. Киресенчә балага үз фикерен әйтергә мөмкинлек калдырырга кирәк. Тәрбияче баланы тамашачы итеп кенә күрергә тиеш түгел. Баланы “артист” һәм “ тмашчыга” бүлү дә дөрес эш түгел. Берәүләре гел карап утырып тору, икенчеләре гел уйнап. Өйрәнгән вакытта бала алдында бернинди дә курку булмасын. Шуңа да, нәрсәне дә булса һәр баланың мөмкинлегеннән чыгып өйрәтергә кирәк.
Театральләштерү берничә этаптан торырга тиеш. Башта тәрбияченең әсәрне сәнгатьле итеп укып чыгуы шарт. Ә ннан соң аның буенча әңгәмә үткәрергә тиеш. Әңгәмә барышында эчтәлеген генә түгел ә сәнгатьле сөйләмнең аерым өлешләрен сораулар куллану ярдәмендә төшендерергә кирәк.Укыганда бала әсәрне ничек эмоционль кабул итә, укыганны сәхнәләштерү аңа җиңел биреләчәк. Тәрбияче алдында ике максат ята:
1) баланың нәрсә тоемлавы, аның эчке кичерешләре кая юнәлгән, алар никадәр тирән һәм җитди;
2) үзенең хисләрен ачып бирүдә аңа ярдәмгә килү, аның өчен аерым мөмкинлекләр тудыру.
Әсәрне укыганда, баланың эчке эмоцияләре тулып ташыган вакытта тәрбияче аларны шелтәләргә, тик утырырга кушып тоярга тиеш түгел. Бу әкияттә барган вакыйгаларны тоярга комачаулый. Ә тәрбияче балаларның эчке эмоцияләрен күзәтә алмый кала. Бу исә аның алдагы эшчәнлегендә кыенлыклар китереп чыгара. Балалар игътибар белән тыңласын өчен проблемалы ситуацияләр уйлап табу әйбәт. “Син моның белән килешәсеңме?”, “Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?”, “Сез ризамы?” , “Ни өчен ул елый?”, ” Аңа нәрсә булган?”. Әңгәмәдән соң укыганнарга яңадан әйләнеп кайтып, аның аерым өлешләрен кабаттан искә төшерергә кирәк. Беркайчан да әкият яки хикәяне тулысынча сөйләп бетерергә кушу дөрес түгел. Кирәк булган вакытта кабаттан кире кайтып төзәтергә һәм алга таба дәвам итәргә кирәк. Хикәя инде өйрәнелеп беткәч, сәнгатьлелегенә дә әһәмият ителә. Бу исә авторның әйтергә теләгәннәрен ачып сала.
-Балалар икенче кечкенәләр төркемендә әкияттәге хайванарның хәрәкәтләрен сүрәтләргә;
-Уртанчылар төркемендә - интонация, мимика, пантомимага ;
-Зурларда образга керә алу осталыгы үстерелешенә;
-Мәктәпкә хәзерлек төркемендә образны тудыруда иҗади мөстәкыйльлеген, сөйләменең сәнгатьлелеген һәм пантомима хәрәкәтен үстерергә өйрәтеләләр.
Шуны онытмаска кирәк, тәрбияченең сәнгатьле сөйләме – кабатлап күрсәтү үрнәге булып тора.Шуның өчен дә, балаларга нинди дә булса эшне шөгыльләнү өчен биргәндә, берничә кат үзеңә дә кабатлап карарга кирәк.
Мондый кабатлаулар балаларның эчке кичерешләрен – шатлык, кайгы, курку, гаҗәпләнүләрен ачып бирергә этэргеч була.
Бары тик кече яшьтән аудиторияле чыгыш ясарга тартып кына, кешедә сәнгатьле сөйләм тәрбияләргә мөмкин.Бу максаттан балалар бакчаларында театральләшкән уеннар ярдәм итә дә инде. Балаларны бу шөгыль чын күңелдән шатландыра, алар бик теләп, яратып чыгыш ясыйлар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый – экологик тәрбия бирү юллары”.

Выступление на республиканском экологическом семинаре педагогических работников дошкольных образовательных учреждений, проведенного на базе муниципального дошкольного образовательного учреждения «Детский сад общеразвивающего вида № 2 села Актаныш» по проблеме: «Инновационные технологии формирования экологических знаний у дошкольников через реализацию Международной экологической программы «Эко-Школы /Зеленый флаг» 2011.


Борынгыдан килгән мәкаль бар: “ Туган үскән җирдән дә матур җир булмас” дигән.
Әйе, һәркемнең туган – үскән җире бар. Кеше үзенең туган җирендә беренче адымнарын ясый, әйләнә тирә дөньяны танып белергә өйрәнә, туган җире аны гүзәл табигате белән иркәли. Туган җирендә кеше укып, белем ала, хезмәткә өйрәнә.
Туган якның кайсыдыр яклары җанга бик якын, үзенә тартып тора. Кемгә аның бормаланып аккан көмеш сулы елгалары якын булса, кем өчен дулкын кебек тирбәлеп утыручы иген басулары, киң болыннары, урманнары якын. Һәр кеше үзенең туган авылын аерым бер хис белән үзенчә ярата. Кайда гына барса да кеше үзенең туган ягын сагынып яши.
Безнең туган авылыбыз республикабызның көнчыгышында урнашкан. Туган ягыбыз – табигатьнең илаһи матур урыны.
Урамнары матур миләш, юкә агачлары белән уратып алынган. Барлык оешмалар, мәктәпләр, балалар бакчаларының мәйданчыклары җәй айларында һәр ел саен күз явын алырдай чәчәкләргә күмелеп утыра, килгән кунакларны сокландыра.
Шушы матурлыкны, гүзәллекне Актаныш районының һәр баласы көн саен күреп үсә. Җәен рәхәтләнеп, өлкәннәр белән бергә Агыйдел суларында коена, әрәмәлекләрендә йөри, шомырт, балан җыюда катнаша.
Әйе бу күңелле күренеш әлбәттә. Тик күңелне шунысы борчый, өлкәннәр булган җирдә кайвакытта тәртипсезлекләрне байтак очратырга туры килә шул.
Шуларга өстәп, техника һәм фәннең үсеше, дөньяның, җир шары, табигатьнең елдан – ел пычрана баруы да кешелек алдына зур проблема куйды. Әгәр дә кызу темплар белән барган табигатькә зыян салу кызу темплар белән шулай дәвам итсә, киләчәк буыннарга бездән нәрсә калыр соң? Шуңа күрә дә экология, экологик тәрбия бирү иң актуаль проблема булып кала.
Безнең һәркайсыбыз әйләнә - тирәдәге табигатькә сак карарга тиешлекне онытмыйча, балаларда әхлак сыйфатларын тәрбияләргә бурычлы. Балаларның да тирә - юньне саклауга үзләренең көченнән килгән кадәр өлеш кертә алулары – экологик тәрбия бирүнең, табигатьне саклауның төп күрсәткечләреннән берсе, дип аңлыйм мин.
Әйләнә - тирәбезне ямьләндерү, табигый байлыкларны киләчәк буыннар өчен кадерләп саклау да безнең изге бурыч.
Тирә - юнь ниндидер сәбәпләр аркасында теге - яки бу үзгәрешләргә дучар булса, аның тереклеккә тәэсире котылгысыз, кешенең табигатькә булган саксызлыгы табигатьнең кешеләргә карата һәлакәтле булуына китерә һәм, киресенчә. Менә шушы тәгълиматны балаларга аңлату безнең мәктәпкәчә тәрбия оешмасында да иң актуаль мәсәләләрнең берсе булып тора.
Безнең балалар бакчасында экологик тәрбия бирү бурычлары түбәндәгеләр:
1) балаларның табигать турындагы күзаллауларын, белемнәрен үстерү;
2) табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү;
3) тере һәм тере булмаган табигатькә карата сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү;
4) табигатьтә булганда үз – үзеңне тотарга өйрәнү.
Экологик аң тәрбияләү, табигатькә һәм үзебез яшәгән мохиткә сакчыл карашны мин бакчабызда әйләнә - тирә дөнья, әйтергә кирәк, экскурсияләр һәм прогулкада күзәтүләр аша тормышка ашырам. Һәм бу эшемне даими алып барам.
Балаларны экологик тәрбия белән таныштыру процессында аларның танып белү мөмкинлекләре арта, анализлау, гомумиләштерү, бәяләү сәләте, акыл эшчәнлеге үсә, күңелләре күтәрелә. Шушы күзлектән чыгып, балаларда экологик тәрбия аша әхлакый сыйфатларны яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, гадидән катлаулыга бару принцебына нигезләнеп өйрәтәм.
Балаларга экологик тәрбия бирү эшләрен якын - тирәдә булган табигать күренешләре ярдәмендә оештырам. Балаларга табигатьне аңларга булышу, хайваннар һәм үсемлекләр белән аралашу кагыйдәләрен үзләштерү өчен бакчабыз тәҗрибә яны участогында түбәндәге бүлекләр булдырылды: яшелчә, җиләк – җимеш бакчалары, чәчәкләр, орлыкчылык, культуралы үсемлекләр, дару үләннәре зоналары. Балалар бу бүлекләрдә үсемлекләрне, дару үләннәрен танып - белергә, аларның файдалы, шифалы өлешләрен дөрес итеп җыярга өйрәнәләр һәм үзләре үстергән уңыштан ел буе файдаланалар.
Балаларда үз хезмәтләре белән табигатьне һәм аның байлыкларын саклау сыйфатларын тәрбияләү максатыннан һәрбер төркемдә табигать почмаклары булдырылды.Табигый материаллар: ташлар, бака кабырчыклары, төрле җимеш орлыклары белән тулыландырылды. Балалар төркемнәрдәге табигать почмакларында даими дежур торалар. Алар үсемлекләрнең үсүен күзәтәләр, яктылык, җылылык, дымның нинди әһәмияткә ия булуы белән танышалар. Төркем бүлмәсендә гөлләр үстереп, аларны тәрбиялибез, яз көне бакчабыз участогына күчереп утырту өчен чәчәк үсентеләрен чәчкәч, шытуын күзәтеп торабыз. Бу эшләр исә, вакыт җиткәч тышка күчереп утырту һәм башка эшләрне аңлап башкарганда, балаларның актив эшчәнлегенә көчле йогынты ясый торган гамәли хезмәтенә әйләнә. Күзәтүләр максатыннан борчак, суган, арпа утырттык. Бакчабызның экологик паспортын булдырдык.
Методик кабинет экологик темага багышланган әдәбиятлар, программалар, схемалар, таблицалар, дидактик җиһазлар, экологик эчтәлетәге уеннар белән баетылган.
Бакчабыз каридорында яшел почмак булдырылган. Анда күз явын алырдай гөлләрдән тыш, балыклар, кошлар, фонтан бар. Аларны карау, тәрбияләү барышында балаларда беренчел экологик күзаллаулар үстерәбез.
Табигать почмагында системалы эшләү, балаларда табигатькә сак караш һәм мәхәббәт, югары әхлакъ сыйфатлары тәрбияләүгә ярдәм итә. Көче җиткәнчә физик эш белән шөгыльләнү, баланың гомуми үсешенә ярдәм итә, бигрәк тә хәрәкәт итү функциясен үстерә.
Без авыл җирлегендә яшибез. Шуның өчен, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы эшчеләренә, аларның хезмәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә тырышам. Игенчелек тармагында эшләүчеләрнең хезмәте бик авыр. Шуңа күрә аларны хөрмәт итәргә, җитештергән ризыклардан сакчыл файдаланырга кирәклеген аңлатам. “Хезмәте каты – җимеше татлы” диелә татар халык мәкалендә.
“ Икмәктән дә олы нәрсә юк” темасын ике юнәлештә алып барам.
1) Ел дәвамында авыл хуҗалыгыгындагы эш төрләре турындагы белемнәрен киңәйтү ( яшелчә бакчасында).
2) Үсемлекләрне үстерү, үрчетү, аның өчен шартлар тудыру, җылылык, яктылык, дымның әһәмиятен балаларга җиткерү.
Моның өчен эшемдә төрле алымнар, ысуллар кулланам.
• Экскурсияләргә бару;
• терлекче, игенчеләр хезмәте белән таныштыру;
• Рәсемнәр карау;
• Китаплар уку оештыру;
• Дидактик материаллар куллану;
• Тәҗрибәләр үткәрү;
• Уңыш бәйрәмен ата- аналар белән берлектә үткәрү.
Табигать белән таныштыру һәрбер төркемдә системалы рәвештә үтә. Кызыклы шөгыльләр, әңгәмәләр үткәрәм, экскурсияләргә барабыз. Шөгыльнең темасын, аның максатын һәм сорауларны балаларның экологиядән белем дәрәҗәсенә карап билгелим. Ләкин иң нәтиҗәлесе – күзәтү һәм эш барышында мин шуңа инандым.
Балалар кече яшьтән үк әйләнә - тирәгә, табигать күренешләренә бик игътибарлы бит алар. Аларны һәрбер тереклек иясе: һәр бөҗәк, һәр кош – корт, һәр хайван, һәр үсенте, хәтта һәрбер җансыз предмет та кызыксындыра. Алар бер генә тавыш, бер генә хәрәкәтне дә игътибарсыз калдырмыйлар.
Мәсәлән, участокка килгән кошларны күзәтү өчен, күзәтү циклы эшкәртмәләре ясадым. “ Кошлар” темасы буенча эшләгәндә күзәтүне саф һавада, экологик сукмакта, экскурсиядә алып бардым. Кошлар тавышлары язылган язмалар булдырдым, кошлар турында бик күп әсәрләр укыдым, пиктограмма буенча уку өчен әкиятләр уйлап чыгардым, аларны танырга өйрәттем.
Яз көне без кошларның ояларга урнашуларын, бала чыгаруларын күзәттек. Әтиләр ярдәмендә аларга оялар һәм җимлекләр ясадык. Аларны кыш буена ашатып тордык. Бу вакытта балалар аерым бер кагыйдә үзләштерәләр. Кошны якыннан күрәсең, аның гадәт – холкын беләсең килсә, үзеңне яхшы тот, якын килмә, кычкырып сөйләшмә, кискен хәрәкәтләр ясама.
Кошлар турында шигырьләр өйрәндек, табышмаклар уйлап чыгардык. Бу эшләрнең нәтиҗәсе итеп “ Кошларны озату”, “ Кошларны каршылау” кичәләрен үткәрдем. “ Кошларга ярдәм итү”, “Авылыма яз килде!” дигән темага ачык шөгыльләр күрсәттем.
Көзен күп кенә кошлар безнең яклардан очып китәләр – моны балалар аңлыйлар.Ә ни өчен алар китәр алдыннан төркем – төркем булып очып йөриләр? Бу вакытта аларны куркытырга һәм төркемнән аерырга ярамый.
Күзәтү һәм минем аңлатуым нигезендә балалар кошларның, китәр алдыннан, ерак юлда очу күнекмәләрен ныгытуын, басу – кырларда туенуларын, аларның көч җыюларына төшенәләр. Киләсе елның язында кире әйләнеп кайтып, бала чыгаруларын, һәм балаларын – кошкайларын ашату чорында бик күп зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгаруларын, шулай итеп авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтүләрен аңлап калалар. Минем аларны уйландыра торган соравыма җавапларын табалар. Мәсәлән: - Әгәр без аларны таш атып куркытсак һәм кайбер очракта бер - икесен үтерсәк ни булыр?
- Алар безнең якларга кире кайтмаслар, дигән җавапларын ишеттем.
Кошлар турындагы сөйләшүне дәвам итеп, балаларга табигаькә һәм кешеләргә аларның әһәмиятен аңлатам. Кошлар зарарлы бөҗәкләрне, кортларны, кимерүчеләрне бетерәләр, үсемлекләрнең орлыкларын җиргә сибәргә булышалар, үзләренең матур сайраулары белән кешене шатландыралар дигән нәтиҗә чыгарам.
Табигатьтә барлык нәрсәләр дә тыгыз бәйләнештә тора. Аның бер күренешенә без тискәре йогынты ясасак, ул үз нәүбәтендә безгә кире тәссир итә.
Күзәтүләр барышында, бөҗәкләр турындагы белемнәре дә тулыландырыла. Кечкенә генә бөҗәкләргә сак караш тәрбияләүне бурыч итеп куям. Фикерләү сәләтләрен үстерү буенча, төрле сораулар куеп, аларның да табигатьтәге ролен аңлатам. Әгәр дә бөтен күбәләкләр дә юкка чыкса, нәрсә булыр иде?
Барыбызның да еш күзәткән күренеше – балалар берәр бөҗәк күрүгә, барысы да шунда җыела, үрмәкүчме, кырмыскамы, күбәләкме ул – аның янында кайнаша башлыйлар, аны тоталар, соңрак берәр “ батыры” аны “сыта”, үтерә. Без, өлкәннәр, бик еш кына моңа игътибарсыз калабыз, я бу баланы ачуланып ташлыйбыз. Югыйсә, бала моны бер дә явызлыктан эшләми. Беренчедән, балалар бар нәрсәдән дә бераз куркалар, моны башкаларга ничек тә сиздермәскә тырышалар. Без балаларны куркак булмаска өйрәтәбез, кайчагында, “ и куркак шул кырмыскадан куркасыңмы?”- дибез. Нәтиҗәдә, бер җай чыканда, бала батырлыгын күрсәтә.
Бу, билгеле, ике яклы мәсьәлә. Бер караганда, бала күз алдында төрле бөҗәкләрне, корткыч кимерүчеләрне юк итәбез, тавык – чебешләрне суябыз. Болар – гадәти яшәеш.
Ләкин без яныбызда һәрвакытта нечкә күңелле балалар барлыгын онытмыйк. Болар юк кына , вак мәсьәлә кебек, тик бар да шул ваклыктан башлана бит.
Балаларга экологик тәрбия бирүнең бик катлаулы, күп хезмәт сорый торган, төп формасы булып экскурсия тора. Әкскурсиядә балалар үсемлекләр, хайваннар һәм аларның яшәү, үсү шартлары белән таныша. Ә бу үз чиратында балаларда табигатьнең бер – берсенә ничек тыгыз бәйләнгән булуы турында беренче күзаллау тудыра.
Экскурсиядә вакытта балаларның күзәтүчәнлекләре, табигатькә кызыксынучанлыклары арта.
Урманда булган вакытта киләчәктә шөгыльләрдә куллану өчен, балалар төрле табигый материаллар җыялар. Табигатьнең матурлыгын күреп, балаларда эстетик тойгылар да уяна.
Балалар белән, урманга, паркка, болынга, чишмәләргә экскурсияләр оештырганда һәм әңгәмәләр үткәргәндә, анда яшәүчеләрнең һәм үсемлекләрнең бер - берсен тулыландырып, экосистема ясаганынын аңлатам. Экосистема – ул бер челтәр, әгәр челтәрдәге бер җан иясе бетсә, башкаларын да шундый һәлакәткә китерергә мөмкин. Табигатьтәге һәр нәрсәнең үз урыны, әһәмияте бар.
Үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар, кошлар бер - берсе белән тыгыз катлаулы бәйләнешне аңлатуны системалы һәр ел фасылында алып барам. Аңлатканда әдәби әсәрләрдән дә файдаланам. Халык авыз иҗатына да мөрәҗәгать итәм. Матур әдәбият әсәрләре балаларга көчле йогынты ясый.
Бал корты. Санамыш.
“ Без-з-з , без –з-з” ,- бал корты, Бер, ике, өч,
Бик матур синең йортың . Миннән курка үрмәкүч,
Чәчәктән бал җыясың - Әнә килә таракан
Аны кая куясың? Канатларын каралткан,
Сикергәли чикеткә,
Син чыгып тор бер читкә.

Кырмыска. Күбәләк.
Кырмыска, кырмыска, Күбәләк, күбәләк,
Аякларың бик кыска. Сине көтәм чүгәләп.
Күмер кебек кар син, Чәчләремә кун әле,
Әле кая барасың? Бантик булып тор әле.

Шигырьләрне укыганнан соң балалар белән әңгәмәләр үткәрәм, сораулар бирәм. Бу вакытта балаларның күзләрендә шатлык та, борчу , сагыш та, хәленә керә белү дә, гаҗәпләнү дә күрәм. Әсәрне укыганнан соң балаларда бөҗәккә, хайванга җәлләп, кызганып аларда кайгыртучан мөнәсәбәт, аларны ярату барлыкка килүе, әлбәттә, мине куандыра. Иң әхәмиятлесе шунда - балаларга әсәрнең мәгънәсен төшендерүдә.
Балаларны урман күлләр, сулыкларны саклап тоту, алардан файдалану турында өйрәнгәндә халык кисәтүләрен бик урынлы кулланам. Халкыбыз ай-һай оста итеп кисәткән, өйрәткән. Үтәмичә кара син аны. Менә шул кисәтүләрнең берничәсе:
1) Урманга шырпы белән бармыйлар.
2) Корт баскан черек ботакны кисмә.
3) Суга төкермә,үзең төшәрсең.
4) Кошларны рәнҗетмә, каргарлар.
5) Баканы үтермә, кайгыдан башың чыкмас.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләгәнлектән балалар белән, тере һәм тере булмаган табигать белән эш итү максатында тәҗрибәләр үткәдем. Тәҗрибә үткәргәндә балалар су, кар, бозның һава температурасына карап үзгәрүен аңларга өйрәнделәр, лупа астында төрле бөҗәкләрне күзәттеләр. Бүлмәдә төрле үсемлекләр үстерәбез, орлыклар җыябыз, агачларны танырга өйрәнәбез. Янгын сүндерүчеләр, яшел, зәңгәр патрульләр хезмәтләре белән таныштырдым. Ел дәвамында балалар белән табигатьне саклау турында нәтиҗәле эш алып бардым.
Прогулка вакытында без балалар белән табигый материаллар ( ком, су, кар, яфрак. җимешләр) белән уеннар оештырабыз. Бу уеннар өчен участокта ком ящигы, соскылар комда уйнау өчен чиләк һәм төрле формалар булдырдык. Нәкъ менә прогулкада вакытта балалар ком, җир, кар, боз, яфрак, җимешләрнең үзлекләре белән таныша да инде. Күзәтүләрдән, уен барышындагы хезмәт эшчәнлегеннән чыгып, балалар күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә туплый. Өйрәнгәннәре аларга табигатьне танып - белергә ярдәм итә. Күзәтүчәнлекләрен, фикерләүләрен үстерә.
Үзебез яшәгән авылның елга, күлләренә сокланмый мөмкин түгел. Анда безнең якларны сагынып, үз итеп, аккошлар кайта. Челән, торна, кыр казлары, үрдәкләре язын оя корып, бала үстерә. Шулай ук “ Кызыл китапка” кергән, саклауга мохтаҗ сары төнбоекларны күрергә мөмкин. Бу гаҗәеп күренешләр безнең төбәгебезнең экологик хәле начар булмавын раслый. Бу матурлыкны мин тәрбияләгән балаларның күреп үсүе белән горурланам.
Балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү эшен ата - аналар белән тыгыз элемтәдә алып барам. Гаиләгә таянып кына, бедәм булып, без экологик тирән белемле кеше тәрбияләү максатын хәл итә алабыз. Экологик тәрбиягә өйрәтүнең традицион формаларын кулланып эшлим. Ата – аналар җыелышлары, әңгәмәләр үткәрәм. Шулай ук гадәти булмаган алымнар кулланам ( эшлекле уеннар, түгәрәк өстәл, бәхәсләр).
“Табигать тиңсез хәзинә” - дип исемләнгән анкета балалар белән өлкәннәр арасындагы элемтәне ныгытты. Үткәрелгән һәр бәйрәм, күңел ачу кичәләре алар ярдәме белән үтә. Экологик күңел ачуларга костюмнарны үзләре тектеләр, маскалар ясауда ярдәм итәләр. Яшь агач үсентеләрен бакчабыз тирәсенә утыртуда да ярдәмнәрен тоябыз.
Шулай ук әти- әниләргә ширмалар ясап, тәкъдим итәм. Алар аша әти-әниләргә үземнем тәҗрибәдән чыгып, кыска гына төгәл киңәшләремне, тәкъдимнәремне бирәм. Ни өчен шулай әйтәләр? дигән бирем куям. Балалар бакчасындагы эшчәнлекне өйдә дә дәвам итәргә киңәш итәм. Табигатькә багышланган картиналар карарга, рәсем ясап алып килергә, нинди дә булса телевидение тапшыруын карарга кирәклеген аңлатам.
Эшчәнлекнең бу төрләре әти- әниләргә баласының ни дәрәҗәдә табигать турында белеме барлыгын ачыкларга ярдәм итә. Һәм бу өйрәнгәннәр балада экологик культура булдыруның нигезе булып тора.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, эшләгән эшләрнең уңай нәтиҗәсе зур. Экологик тәрбия бирү дәвамлы эш, аны бәйләнешле, эзлекле алып барганда гына уңышка ирешергә мөмкин.
Кече яшьтән бирелгән мондый тәрбия, һичшиксез, аларның киләчәк тормышына уңай йогынты ясаячаклыгына ышанам мин.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, балалар күңеленә матурлыкны, мәрхәмәтлелек орлыкларын чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү- безнең изге бурыч.

Табигатькә матур хисләрне
Кечкенәдән балаларда уятыйк.
Табигатьне чын йөрәктән
Барыбыз да саклыйк, яратыйк!

Табигатьебезнең саклауга һәм яклауга мохтаҗ икәнлеген онытмыйк
Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты
Просмотров: 1165 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск