Суббота, 20.04.2024, 08:45
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Саулык - зур байлык.
25.01.2012, 22:56

                       Саулык - зур байлык

   ( Әти - әниләр белән сәламәтлеккә багышланган спорт бәйгесе) 

     Муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесе "Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”  югары   категорияле тәрбияче  Вазиева Хәния Минҗан кызының эш тәҗрибәсеннән.

 

     Максат: балаларда кышкы  спорт уеннарына кызыксыну уяту, сәламәтлекләрен ныгыту, күтәренке кәефләрен булдыру, балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү,  сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру.

 Кирәкле атрибутлар исемлеге.

   1бирем- 1) 2 зур резина туп;

                  2) 2 данә һава шары;

                  3) Кеглилар.

    2- бирем – Куян маскасы, костюмы.

    3- бирем – 1 урындык.

    4- бирем -  " Атлы” уены өчен 4 данә дилбегә.

    5- бирем – "Мәче һәм тычканнар”. 4 данә обруч, мәче  һәм тычканнар маскасы.

    6- бирем –  Чана 2 данә.

     7 – бирем -  Табышмаклар язылган карточка.

    

        Сәламәт яшәү рәвеше тормыштан ямь табып  яшәүнең нигезе. Яраткан шөгылең булу, тәмле ашау, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти.

    Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта,  "сәламәт тәндә - сәламәт акыл” хакимлек итә.

 Хөрмәтле әти әниләр! Бүгенге бәйгедә катнашучыларга җитезлек һәм тапкырлык, балаларга яхшы кәеф телим. Ә хәзер тантаналы шартларда бәйгенең беренче төрен игълан итәм.

1-      бирем: Әти кешеләр резина тупны аяк араларына кыстырып, кулларына һава шары тотып йөгерә.

Старттан финишка кадәр кегльиләр арасыннан йөгерергә кирәк.

                       1 бала: Курыкмыйм мин салкын суда

                               Йөзәргә һәм уйнарга.

                               Чыныгырга яратам мин

                                Авырмыйм мин шуңарга.

   Куян килә сикереп.

Куян: Кыш килүгә мин чирлим. Нәрсә эшләргә дә белмим. Чыныгу өчен миңа, нәрсә эшләргә? Киңәш бирегез! (Елый.)

      Әти - әниләр мисаллар китерәләр.

1-     Гимнастика ясарга. (куян хәрәкәтләр ясый)

2-     Йөгерергә.

3-     Һава ванналары кабул итәргә.

 

1-      бирем. Балаларга куян роленә кереп, шигырьле хәрәкәтләр белән күрсәтү.

                                      Кызыл күзен ачуы –

                                      Төпкә менеп бусуы.

                                      Бер, ике, өч – утыра,

                                      Бер, ике, өч – ул тора

                                      Шундый кызу элдерә

                                      Ничек кенә өлгерә.

                                      Чыныккан шул, ул чыдам

                                      Кача алыр аучыдан.

2-бирем. Алып баручы: Без бакчабызда фзкультура шөгылендә  һәм шөгыльдән тыш вакытта хәрәкәтле уеннарын балаларга өйрәтәбез. Шул уеннардан берсен уйнап үтәрбез.

1 уен. " Атлар” хәрәкәтле уенын уйнарбыз.

Максат: балалар, үзе теләгән бала белән парлашып, берсе артына икенчесе басалар.  Аларның алда торганы – "ат”, икенчесе "кучер” була. Атның бүлмә буйлап йөгереп китәләр, кучерлар дилбегәне тотып, аларны куалар. Бераздан рольләре алмашалар. Алдан килүчеләр азактан билгеләнелә.

 

2-уен. "Мәче һәм тычканнар”.

Мәче читтә йоклый. Тычканнар уйнап йөри. Такмак әйтәләр.

          Мыекларын салындырып

          Йокыга китте мәче.

          Кунакка йөрешик әле

          Мияубикә сизгәнче.

Мәче уяна, тычканнарны куа. (Обруч эченә кереп китәләр. Тота)

Алып баручы: Мәктәпкәчә яшьтәге балага хас булган төп сыйфатлар – бар нәрсә белән кызыксынучанлык, хәрәкәтчәнлек һәм мөстәкыльлеккә омтылу.

Шул максаттан чаналар белән ярыш уенын башлап җибәрәбез.

        Хәзер бераз ял итик

        Телебезгә көч кертик.

        Бер урында тапталмыйк.

        Йөгергәләп тә алыйк.

        Чаналарда шуыгыз

        Матур, таза булыгыз!

 3 –бирем. Чаналар белән ярыш уены.

         1) Балалар чананы этеп ярыша.

         2) Әти яки әни баланы тартып ярыша.

4–бирем. "Чүлмәк ватыш”.

Алып баручы: "Чүлмәк дигәнебез табышмак булыр. Урмандагы җәнлекләрне искә алмасак безгә упкәләрләр.

                   Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам

                   Ватып булырмы икән?

                   Бүләккә бер чиккән яулык

                   Алып булырмы икән?

                                                                - Җәен соры – кышын ак

                                                                  Ана шулай яхшырак.

                                                                                                            (Куян)

Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар эзли.     

                                                              (Бүре).

                          Энәле бүрек бара,

                          Булдырсаң тотып кара.      

                                                                       (Керпе)

  Алып баручы: Хөрмәтле әти - әниләр. Мәктәпкәчә тәрия учреждениеләреннең төп бурычы – балаларда  сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Алга таба да балалар үз сәламәтлекләренең кадерен белергә бергәләп өйрәтсәк иде. Сабыйларыбыз сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Бәйгедә катнашуыгыз өчен рәхмәт. 

 

 

Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя
Просмотров: 1419 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск