Четверг, 25.04.2024, 07:04
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Серле урманда
22.02.2011, 22:08
. Җиһазлау: Балалар санынча өч төрле бирем; карандаш, ручка, фломастер салынган савыт; урманга бару юлы-график схема, "Урман сакчысы”;саннар язылган кошлар; таблица, пиктограмма, чыршы, каен агачы, саескан; хат; диск; магнитофон, җиде ачкыч, уенчык сандык; мәрҗәннәр. Шөгыль барышы. Т- Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә! Акыл һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә. Магнитофон язмасыннан Саескан тавышы ишетелә. Т- Нинди тавыш ишетелә балалар? Б-р: Саескан бит ул. Агачта саескан бар Т-че: Бик дөрес.Саескан кешеләргә хәбәр китерә торган кош, балалар. Менә, саескан безгә дә хат китергән. Хатны укып карыйк әле.Аны сезгә Кыш бабай җибәргән. Хатны ала, укый. " Кадерле балалар! Кар кызының энҗе- мәрҗәннәре салынган сандыкны Убырлы карчык урлап китте. Урманга бару юлы бик катлаулы. Юлда очраган каршылыклар ны биремнәр чишеп кенә үтеп була.Биремнәрне чишә алсагыз, ачкычларга ия булырсыз. Мин карт инде. Кар кызы да урманда ялгызы адашыр, бер – бер хәл булса бәйрәмгә дә килә алмас.Сезнең ярдәмне көтәм. Кыш бабагыз”. Т-Кыш бабайга ярдәм итәбезме ,балалар? Балалар: Әйе. Т-че: Әйдәгез , кузгалыйк серле урманга. Балалар , бөтенебез дә күзләребезне йомабыз . Талгын гына музыка уйный ,күзләребезне ачыйк әле дусларым.Безнең алда бик күп юллар.Урманга бару өчен дөрес юлны табарга кирәк. Өстәлләрдән 1 саны төшкән биремне алыгыз һәм мине әйбәтләп тыңлагыз. 1. График диктант язу "Урманга юлны табу” . Максат: ак биттә рәсемнәр ясалган, тәрбияченең телдән әйтүе буенча, сызыклар сыза барып, дөрес юнәлешне табу. ( урманга бару юлында балалар бакчасы, кошлар кунган куак, җигүле ат, карга, урман рәсемнәрен очраталар)Мәсәлән: балалар бакчасын таптык. Ул график схемада иң өстә, сулда урнашкан.Уңга таба хәрәкәт итеп, кошлар утырган куак янында тукталдык.(Шул рәвешчә урта, уң, сул, ас төшенчәләренә басым ясап, калган нокталарны да табалар). Т- Менә урманга бару юлын таптык! Т-Беренче ачкыч безнең кулда.Тактага элеп куям. Алга, балалар! 2- бирем. " Урман сакчысы”. Т-Балалар, сезнең каршыда урман сакчысы. Ул сезне урманга кертмим ,ди әле.Аның сезгә биреме бар. Сезнең игътибарлылыкны тикшереп карыйм, - ди. Игътибар белән карагыз, урман сакчысы нәрсәләрдән эшләнгән? Ул беразга качып торачак. (30 секунд дәвамында урман сакчыcы рәсемен күрсәтү , аннан рәсем яшерелә. Максат: урман сакчысының нинди материалдан эшләнгәнен әйтеп бирү, игътибарлылык тәрбияләү, күрү сәләтләрен үстерү. Т- Урман сакчысының башы нәрсәдән эшләнгән ? Б- Аның башы нарат күркәсеннән эшләнгән. Т- Башына нәрсә кигән иде? Б- Аның башында яфрак бар иде. Т- Гәүдәсе нәрсәдән эшләнгән иде? Б- Гәүдәсе каен тузыннан эшләнгән иде. Т- Аның аяк, куллары нәрсәдән эшләнгән иде? Б- Аның аякгы да, кулы да таяктан эшләнгән иде? Т- Муенында нәрсә бар иде? Б- Муенында имән яфрагы, миләш тәлгәше бар иде. Т- Аяк киеме нәрсәдән эшләнгән иде? Б- Аяк киеме имән чикләвегенең өске өлеше иде. Т- Ул кулына нәрсә тоткан иде? Б- Аның кулында таяк бар иде. Т- Сез урман сакчысына ошадыгыз. Ул урманга керергә безгә рөхсәт бирде. Икенче ачкычка да ия булдык, балалар. Кышкы урман рәсемен тактага куям. Т- Менә без кышкы урманга да барып җиттек. Ял минуты "Кышкы урманда”. Кышкы урманга килдек, ( атлыйлар) Бик матур алан күрдек. ( кулларын җәяләр) Ак каен тора уңда. ( уң якны күрсәтәләр) Ямь- яшел чыршы -сулда. ( сул якны күрсәтәләр) Кар бөртекләре оча, (фанариклар ясап әйләнәләр) Әйләнеп җирне коча. ( очу хәрәкәтен ясау) Кызылтүшләр очалар (кошлар кебек очу хәрәкәте ) Бигрәк матур ич алар. Атларга читен булса да ( авыр итеп атлыйлар) Алга барыйк балалар.( тәрбияче әйтә) Т- Бу урманда нәрсәләр яшәгәнен беләсегез киләме, балалар? Б- Бик килә. Т- Мин сезгә җәнлекләр турында табышмаклар әйтәм, сез җавабын уйлап табасыз һәм җәнлек исеменең беренче хәрефен таблицадан табып, буяп куясыз. Чакырылган бала такта янында табышмакның җавабына туры килгән рәсемне урнаштыра, ә калганнары өстәлдәге таблицада эшлиләр. 3 дидактик бирем "Кем беренче?” Максат: табышмакка җавап табу, таблицадан җәнлек исемен белдергән беренче хәрефен табып буяп кую. 1. Сорыдыр төсе, үткендер теше. Урманда йөри, җәнлекләр эзли. (бүре) 2. Энәсе күп йөзләп, меңләп. Берни тегә алмый юньләп. (керпе) 3. Җәен соры, кышын ак. Аңа шулай яхшырак. (куян) 4. Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста. (аю) 5. Кайсы җәнлек чикләвек ярата? ( тиен) Т- Булдырдыгыз, балалар. Димәк, без дөрес юлда. 3- ачкычыбыз да безнең кулда. Сандыкка якыная барабыз. 4 Бирем. Т -Урман серле булгач, агачтагы кошлар арасында серле кош та күренә әле. Уен. " Серле кош исемен бел”. ( агачка чәүкә, саескан, күке рәсемнәре куелган, ә астына саннар язылган. ) Максат: Саннарны һәм хәрефләрне танырга өйрәтү. Кошка язылган саннарга карап, аның исемнәрен белдергән хәрефләрне табу. Кошның исемен әйтү. Мәсәлән: Саескан - 2- 6- 7- 2 – 4 -6 -8 С- А-Е- С- К- А-Н Ч С Ә К Ү А Е Н
1 2 3 4 5 6 7 8
Т- Булдырдыгыз, рәхмәт балалар. 4 ачкычны да кулга төшердек. 5. Бирем Т-Без кайда килдек әле балалар, онытмадыгызмы? Б-Без кышкы урманда. Т- Безнең 5 нче бирем пиктаграмма чишү булыр. Пиктограмма чишү. Максат: балаларның логик фикерләүләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, гади җөмләләр төзергә өйрәтү, әхлак тәрбиясе бирү. Бала пиктограмма буенча җөмлә әйтә: Мин кышкы урманга килдем. Т- Син нинди җөмлә әйттең? Б- Мин хикәя җөмлә әйттем. Т-Бу җөмләдә барлыгы ничә сүз бар? Б-Бу җөмләдә барлыгы дүрт сүз бар. Т-Җөмлә беткәч, аның азагына нинди билге куела? Б-Җөмлә азагында нокта куела. Т-Рәхмәт,Нәфисә! Пиктограмма буенча әкият төзеп сөйләү. Урманда яшәгән ди, бер саескан. Көн саен ул авылга очып килә икән. Чөнки ул ялтыравыклы әйберләрне бик яраткан. Кешеләрнең матур ялтыравыклы әйберләр тагып йөрүен күреп кызыккан. Аларны урлыйсы килгән. Бу турыда авылда яшәгән кошларга әйткән. Кошлар: " Кыш көне кешеләр безне ашаталар, безгә ярдәм итәләр, үлемнән саклыйлар” дигәннәр. Әйберләрне сорамыйча алырга ярамаганлыгын аңлатканнар. Шул көннән соң саескан авылга кошлар янына кунакка гына килә башлаган. Кешеләрнең әйберләренә бер дә тимәгән. Аның начар гадәте беткән. Т-Рәхмәт, балалар.Менә, аның начар гадәте Убырлыга күчкән инде. Кар кызының сандыгын урлап киткән бит. Сандыкны тизрәк табыйк, балалар. Т- Булдырдыгыз.Са иҗегенә бер сүз уйладым, кем белер микән? 6 Бирем. "Са иҗегенә сүз уйла.” Максат: "са” иҗеген кертеп сүзләр уйлап әйтү, фикерләү сәләтләрен үстерү. Б- Савыт, самовар, Сабир, салкын, сазлык, самолет, сал, салам... Т- Менә 6нчы ачкычны да кулга төшердек. Без дөрес юлда, балалар. Т- Инде биремебезнең соңгысы.Моны үтәсәк сандык безнең кулда булачак. 7. бирем. Нокталарны тоташтыру. Максат: бирелгән саннар буенча ноктаны тоташтырып, сандык эскизын ясау; төсләрне ныгыту, кул- бармак кординациясен үстерү, иътибарлылык тәрбияләү. Т- Хәзер балалар, алдыгыздагы 3нче номерлы биремне алыгыз. Саннарны тәртип буенча тоташтырасы. Нәрсә килеп чыгар икән? Б- Сандык табылды. Т- Алдан әзерләгән сандыкны ала. Сандык ачылмый бит ,балалар ( сандыкка йозак куелган) Сандыкны ачу өчен ачкыч кирәк. ( балалар нокталарны тоташтырып ачкычны табалар) Сез бирем чишеп алган 7 ачкычның, кайсысы бу йозакка туры килер икән ? Бер бала такта янында табып күрсәтә. Тәрбияче сандыкны ача,көй ишетелә. Сандык эчендәге энҗе-мәрҗәннәр күрсәтелә. Т-Озакламый Кыш бабай белән Кар кызы үзләре дә килеп җитәр балалар. Алар бик сөенерләр. Булдырдыгыз. Сез бик тә игътибарлы булдыгыз. Бөтен биремнәрне дә төгәл үтәдегез. Музыка уйный. Т- Күзләрне йомдык, инде бакчабызга кайтыйк балалар. Т- Нинди зур эш эшләдек без, балалар? Б – Кыш бабайга булыштык. - Кар кызының сандыгын табып бирдек. - Бик күп биремнәр чиштек. Т- Рәхмәт сезгә, дусларым, сез бик актив булдыгыз,шөгылебез тәмам. Ваҗиева Хания Минҗан кызы, Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасының I квалификацион категорияле тәрбиячесе .
Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: грамотага өйрәтү, балалар бакчасы, серле урман
Просмотров: 1158 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск