Вторник, 16.04.2024, 12:12
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Тема: “ Көләч йөзле әнием.”
06.10.2011, 20:07

                                           Тема: " Көләч йөзле әнием.”

                            ( Зурлар төркеме өчен  комплекслы  шөгыль).

                                           Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

                                          "Гомуми үсеш бирүче № 7Актаныш балалар бакчасы”

                                            I кв. категорияле тәрбияче Вазиева Х.М

 

 Балалар тезелеп басып торалар. Елмаеп тәрбияче керә.

Тәрбияче: 

                   Балалар елмаеп караса,

                   Дөнья ямьләнеп китә,

                   Бүген миңа кайсыгыз,

                   Елмаю бүләк итә.

Тәрбияче әйләнә буенча һәр бала янына килә.Балалар тәрбиячегә, бер –берсенә карап елмаялар.

Тәрбияче: Күрәм, барыгызның да кәефе яхшы, күтәренке балалар. Шулай  

                  булырга тиеш тә. Чөнки бүген безнең шөгылебез дә " Көләч йөзле   

                  әнием” дип атала.

    Яхшылыкка- яхшылык, балалар, минем дә сезгә сюрпризым бар.

               Матур итеп бизкләнгән хат күрсәтә.

Тәрбияче: Балалар, яңа гына хат ташучы хатны китереп китте.                     

                 Әйдәгез, аны карыйбызмы?

Балалар: Карыйбыз, карыйбыз!

                Конвертны ачып, эченнән диск  ала.

Тәрбияче: Нәрсә булыр икән бу?

Балалар: Бу диск.

Тәрбияче: Әйе, балалар.Бу әйбер диск дип атала. Аңа  җырлар, кешеләр сөйләшкәнне дә яздырып була. Аннан магнитафонга куеп тыңлыйлар.    

                              (Балалар  гаҗәпләнә)

Тәрбияче: Диск сүзен бергәләп әйтик әле.

Сүзлек өстендә эш.

Тәрбияче: Әйдәгез, хәзрер тыңлап карыйк.                                                                                

             Магнитофонга диск куела, бар кеше дә тыңлый.

     Исәнмесез, балалар! Мин сезнең барыгызны да бик яратам.Сез күрмәгәндә өйләрегездә кунак та булам әле.Сезнең төркемгә йөргән кызның әнисе белән сөйләшкәнен ишетеп шаклар каттым. Аның әнисенең көләч йөзен күреп,  мин бик шатландым. Аларның сөйләшкәннәрен сезгә дә тыңлатасым килде. Яздырып алдым да, менә сезгә җибәрергә булдым. Сез дә, үз әниләрегез белән шундый әңгәмәләр корасызмы? Тыңлап карагыз әле.

-  Әни,әни, нигә син гел елмаясың?

-  Син янымда булганга елмаям, балам.

-  Әни,син нигә шат күңелле?

-  Син дәү булып үсеп җитәрсең дә, әтиең белән әниеңә, кешеләргә гел  

    изгелек   кенә кылырсың дип уйлаганга, балам.

-  Әни, әни, нигә һаман йөзләрең көләч?

-  Шундый дәү, акыллы, әти белән әни сүзен тыңлый торган балам булганга

    йөзем көләч минем.

-  Димәк, синең шат йөзле булуыңа мин сәбәпче?

- Әйе, балам, син сәбәпче....

     Менә шулай. Әгәр дә сез көн дә ярдәмчел, акыллы, сүз тыңлаучан булсагыз, сезнең иң кадерле, иң якын кешегез - әниегезнең йөзендә, һичшиксез елмаю гына балкып торачак.Әниләрнең һәр көне бәйрәм булуы – сезнең кулда.Әниләрегезне саклагыз, тәүфыйкълы бала булып үсегез! Зирәк бабагыз.

Тәрбияче: Зирәк бабай дөрес әйтәме?

Балалар: Бик дөрес әйтә.                                                                                          

                 Конверттан тәрбияче биремнәр ала.

Тәрбияче: Балалар, конвертта тагын биремнәр  бар икән.

-          Синең әниең нинди?

-          Әниләр ни өчен үз балаларын яраталар, яклыйлар икән?

-          Сез әниегезнең кәефе көн саен нинди булуын телисез?

-          Өс киемнәрегезне пычратсагыз, әниегезгә нәрсә диярсез?

Балалар:

-          Минем әнием матур.

-          Минем әнием мәрхәмәтле.

-          Минем әнием акыллы.

-          Мин әниемне яратам.

-          Миңа әнием бик тә кадерле.

-          Мине әнием көләч йөзле.

-          Мине әнием инсафлы, тәүфыйкълы булырга өйрәтә.

-          Әниләр өчен балалар бик кадерле, газиз. Шуңа аларны яклыйлар.

-          Мин әниемнең көн дә шат булуын телим.

-          Киемем пычранса, әниемнән гафу үтенәм.

                          Шигырь уку.

  1-бала.           

                      Иң гүзәл кеше –

                     Әнием минем.

                     Иң уңган кеше –

                     Әнием минем.

                     Иң матур кеше –

                     Әнием минем.              

 

2- бала.       Җылы иркә наз –

                    Әнидә генә.

                    Татлы, назлы сүз –

                    Әнидә, беләм!

3- бала.       Яратам аны,

                    Һәрчак булышам,

                    Картайтмас өчен

                    Мин бик тырышам. 

Тәрбияче: Менә, сезнең фикеләрдән күренгәнчә, сез әниләрегезне бик- бик   

                яратасыз икән. Ә сез алаларга эшләр эшләргә булышасызмы соң?

Балалар: Әйе, булышабыз.

Тәрбияче: Нинди эшләрендә ярдәм итәсез?

Балалар:

-          Мин тузаннар сөртәм.

-    Мин савытлар юышам.

-    Мин сумкасын күтәреп кайтам.

-          Мин бәрәңге юам.

-          Мин аягына башмаклар бирәм.

-          Мин уенчыкларымны җыеп куям.

Тәрбияче: Әйе, әниләргә булышу -  күркәм гадәт.Сез бит инде хәзер зурлар,   

                  шулай бит.

            Физкультминут. " Без инде зурлар” уены.

                     Без инде хәзер зурлар,

       ( аяк очларына басып кулларын күтәрәләр)

                    Күп эшли безнең куллар.

                  ( кулларны алга сузалар)

                    Без идән дә юабыз,

           ( иелеп идән юу хәрәкәте ясыйлар)

                   Һәм керләр дә уабыз,

         ( куллар белән кер уу хәрәкәте ясыйлар)

                  Тиздән үсеп җитәрбез,

                  (аяк очларына басалар)

                 Шунда эшкә китәрбез.

      ( бер урында йөрү хәрәкәте ясыйлар) 

Тәрбияче:  Дөрес, балалар, әниләрнең сүзләрен тыңларга, аларны  матур   

                 эшләр белән шатландырып торырга кирәк. Аланың эшләре бик күп.

                 Cез ничек уйлыйсыз, әниләрне тагын ничек шатландырып була?

Балала: Тәмле сүзләр әйтеп.

                              Уен " Тәмле сүзләр”.

Тәрбияче: Балалар, нинди сүзләр соң алар?

 1 бала. Хәерле көн.

2 бала.  Рәхмәт.

3 бала. Бик зур рәхмәт.

4 бала. Мин сине бик яратам.

5 бала. Сәламәт бул.

6 бала. Хәлләрең ничек?

Тәрбияче: Әйе, никадәрле күп икән тәмле сүзләр. Тәмле сүзләр белән иң нәни  

                  чактан ук иркәләп сөюче, дөньядагы иң сөйкемле зат -  

                 әниләребезгә Ходай рәхмәте яусын. Тик балалар бу сүзләрне    

                 әниләрегезгә әйтергә оныта күрмәгез. Бу инде, сезнең әниләрегезне   

                 хөрмәтләү билгесе.

                     Әниләргә булган хөрмәтләү хисләре, халкыбызның иҗат иткән

                мәкальләрендә дә ачык чагыла.Әйдәгез әле искә төшереп, мәкаль әйтешеп уйнап алыйк әле.

                               Мәкаль әйтеш.

1бала.  Өйнең яме – ана  белән.

2 бала. Әнкәм йорты – алтын бишек.

3 бала. Бала телен – ана белер.

4 бала.  Ана яхшылыгын авыргач белерсең.

5 бала. Ата – беләк – ана йөрәк.

Тәрбияче: Бик дөрес, булдырдыгыз балалар. Әниләрне тагын ничек

                   хөрмәтләп, шатландырып, үзеңнең яратуңны белдереп була?

 Балалар: Бүләкләр биреп.

Тәрбияче: Чыннан да балалар, 8- март бәйрәме якынлашып килә.Әниләрегез  

                  сөенсен әле.Бергәләшеп, әниләрегезгә бүләк – открытка         

                  ясыйсызмы?

Балалар: Ясыйбыз.

 Тәрбияче алдан ук төсле кәгазь, альбом битләрен, ябыштыру өчен кирәк яракларны  әзерләп куя.Балалар өстәлләр  янына барып басалар.

Балалар  әзер чәчәкләрне  беркетеп, әниләренә открытка ясыйлар.

Җыр: "Кояш гомере”. (Гөлшат Зәйнашева)

   Бер кыз бала җыр чыгарган,

   Багышлап әнисенә.

   Икәү бергә җырлыйк диеп,

   Өйрәткән энесенә.

   Кояш, кояш

    Мәңге балкый,

    Мәңге нур сибә

    Кояш гомере телим мин,

    Әнием сиңа.

Тәрбияче: Кадерле балалар!Мин дә сезнең әниләрегезнең шат, көләч булуларын , гел елмаеп торуларын гына телим.Бервакытта да әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез. Начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез.Сезнең әниләрегез турында бүген сөйләгәннәрегезне мин дә яздырып бардым.Зирәк бабагызга бүген үк җибәрермен. Белсен әле, сезнең аралашу культурагызның ни дәрәҗәдә  югары икәнен.Әниләрегезне ничек яратканны.

 

 

     

  

 

Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: әниләр бәйрәме, сценарий
Просмотров: 1359 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск