Пятница, 26.04.2024, 05:56
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Тема: “ Кошларга ярдәм итү ”.
06.10.2011, 20:11

                                 Тема: " Кошларга ярдәм итү ”.

      (  уртанчылар төркемендә экологик тәрбия бирү буенча  комплекслы шөгыль).

 

                                                                                        Муниципаль   мәктәпкәчә белем бирү

                                                                                         учреждениесе " Гомуми үсеш бирүче

                                                                                         №7 Актаныш балалар бакчасы”   I- 

                                                                                         категорияле тәрбияче  Вәҗиева                                    

                                                                                        Хәния Минҗан кызының  эш

                                                                                         тәҗрибәсеннән.                                                                                        

Максат:

·         балаларның кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү,

·         аларны танырга, исемнәрен дөрес атарга өйрәтүне дәвам итү,

·         кошлар турында кайгыртучанлык хисләре  тәрбияләү,

·         аларның яшәү рәвешләрен табигатьтәге үзгәрешләргә бәйләп аңлату,

·         экологик тәрбия бирү.

Җиһазлау: 1) Зур матур итеп бизәкләп эшләнгән  конверт.

                     2) Картина  "Кышкы паркта”.

                     3) Магнитофон.( Кошлар тавышын тыңлау өчен).

                     4) Кошлаучы кош маскалары.( Песнәк, Саескан, 

                         Чыпчык, Күгәрчен).

                     5) Кошлаучы кошларның рәсемнәре.

                     6) Җимлек.

Т-че: Исәнмесез, балалар. Хәерле көн!

Т-че:  Бүген бакчабызга килгәндә,  хат ташучы очрады, балалар. Ул миңа хат биреп  китте.Кем язган икән аны, әйдәгез бергәләп укып карыйк.

- Озакламый

   Киләм, киләм

   Ерак җирләрдән.

   Матур көннәр,

   Салкын көннәр,

   Бураннар да, карлар да

   Алып киләм.

   Бүләк белән

   Сезгә киләм.

   Ә сезгә нәни дусларым,

   Мин берничә бирем бирәм.

Т-че: Кем булырга охшаган соң бу балалар?

Б-р: Кыш бабай.

Т-че:Бик дөрес. Ул бүләкләр белән киләчәк бит, шулаймы?Аның бүләкләрен алу өчен биремнәрен әйбәтләп чишик, акыллы булыйк, яме.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган

Уйный җил буран,-

Бу кайчак туган? ( Г.Тукай. Бу кайсы вакыт?)

Б-р: Бу кыш көне.

Т-че: Ә хәзер елның кайсы вакыты?

Б-р:Кыш вакыты.

Т-че: Бик дөрес.Ә менә бу картинада елның кайсы вакыты сурәтләнгән? Картинага карап кыш билгеләрен сөйләп бирегез әле?

Картина буеча эш.

Балалар сөйләме.

 - Бу картинада кыш вакыты сурәтләнгән.Абыйлар, апалар кышкы паркка килгәннәр.Алар кышлаучы кошларны күзәтәләр.Аларга җим сибәләр, җимлеккә җим салалар.Алар кошларны бик яраталар.Чыпчык, песнәк тукран, күгәрчен, аларга рәхмәт әйтә.

Т-че: Алар сөйләшә белми бит, ничек рәхмәт әйтәләр.

Бала: Алар  кычкыралар, чыркылдыйлар, үзләренең тавышларын чыгаралар.

Магнитофоннан кошлар тавышларын тыңлау.

Т-че: Нинди кошлар тавышларын ишеттегез?

Б-р: Җырчы кошларның.

 Т-че:Аларны ничек атыйбыз? Кая китте соң алар?

Б-р: Җылы якка.

Т-че: Ни өчен?

Б-р: Суыкка чыдамыйлар.

Т-че:Безнең белән нинди кошлар гына кала?

Б-р: Кышлаучы кошлар.

Т-че:Сез кошлар турында табышмаклар да беләсез бит, я кем әйтеп күрсәтә?

Табышмаклар әйтешү.

1)Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна.Ул нинди кош?(Чыпчык).

2)Кечкенә генә берәү, артында озын терәү. Ул нәрсә?(Саескан).

3)Гөлдер-гөлдер, гөлдер гү,

    Кызыл тәпи- кемдер бу.(Күгәрчен).

4)Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч, ничек туймый бу чүкеч?Бу нәрсә?(Тукран).

Т-че: Балалар сез нинди кошларның исемнәрен атадыгыз?

Балалар:Кышлаучы.

Т-че: Бездә кошлаучы кошларны рәсемнән дә күрсәтегез әле.

                    "Кышлаучы кошларны ата”.

Физминутка.

Без- карлар- очабыз

( кулларны як- якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар),

Түбәнгә төшәбез ( ярым чүгәлиләр)

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез(аяк очларында йөрү),

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз

( куллар билдә килеш, гәүдәне як- якка хәрәкәтләндерү).

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез(чүгәлиләр).

Т-че: Бик дөрес.Ә бу кошларга кышны чыгарга җиңелме, әллә авырмы?

 Б-р:Кышын аларга бик авыр. Бар җирне кар каплый. Кар астыннан 

        кечкенә  томшыклары белән җим таба алмыйлар.Шуңа аларга

        җим сибәргә кирәк.

 Индивидуаль эш:

 Т-че: Әйдәгез әле, томшык сүзен кабатлыйк.

Томшык сүзе өстендә эш.( берничә бала белән.)

Т-че:Кошлар табигатькә файда китерәләрме соң?Нигә шулай кайгыртабыз кошларны?

Б-р:Агачтагы бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.

Т-че: Шуна күрә "Кошлар безнең дусларыбыз” дибез.

Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк.Алар турында кайгыртырга кирәк.

1бала:Җимлек элеп  куйды

           Безнең Хәния апа.

           Кошлар анда кунып,

           Җим ашарга ярата.

  Уен: "Килегез, кил кошкайлар”.

 Т-че: Хәзер мин җимлеккә кошларны чакырам.

           Килегез, кил, кошкайлар,

           Сез бит безнең дускайлар.

           Бакчабызга куныгыз

           Көн дә кунак булыгыз.

1)      Чыпчык, чыпчык-чык-чырык.

Җим сиптем, кил тиз очып.

      2)   Песнәк, песнәк, кил тизрәк-

            Җим сибәм сиңа әзерәк.

      3)   Карга , карга син кара,

             Кабып кил азык барда.

      4)   Саескан- ала канат

             Җим сибәм сиңа кабат.

     5) Чәүкә ,чәүкә, кил чәүкә.

          Җим сибәм бер тәлинкә.

                  Маска кигән балалар очып табигать почмагына киләләр.

                     (Җимлектән җим "ашыйлар”).

Т-че: Менә балалар кошларны күзәткәндә сак кына, тавышланмыйча гына күзәтергә кирәк. Алар бездән курыкмасын, тыныч кына ашасыннар.

Т-че:Ә без сезнең белән урман докторларын күбәйтеп, табигатькә файда китерик.

Төзү: Тукран рәсемен кисәкләрдән төзү.

Т-че:  Ә сезнең матур җавапларыгыз, кошларны яратуларыгыз, аларны кайгыртуыгыз турында Кыш бабайга хатта язып салырмын .Ул үзенең күчтәнәчләре , салкын бураннары, карлары  белән килеп җитәр, озак көттермәс.Безгә көтәргә генә кала инде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

лан������P HgO еңнең яратуңны белдереп була?

 Балалар: Бүләкләр биреп.

Тәрбияче: Чыннан да балалар, 8- март бәйрәме якынлашып килә.Әниләрегез  

                  сөенсен әле.Бергәләшеп, әниләрегезгә бүләк – открытка         

                  ясыйсызмы?

Балалар: Ясыйбыз.

 Тәрбияче алдан ук төсле кәгазь, альбом битләрен, ябыштыру өчен кирәк яракларны  әзерләп куя.Балалар өстәлләр  янына барып басалар.

Балалар  әзер чәчәкләрне  беркетеп, әниләренә открытка ясыйлар.

Җыр: "Кояш гомере”. (Гөлшат Зәйнашева)

   Бер кыз бала җыр чыгарган,

   Багышлап әнисенә.

   Икәү бергә җырлыйк диеп,

   Өйрәткән энесенә.

   Кояш, кояш

    Мәңге балкый,

    Мәңге нур сибә

    Кояш гомере телим мин,

    Әнием сиңа.

Тәрбияче: Кадерле балалар!Мин дә сезнең әниләрегезнең шат, көләч булуларын , гел елмаеп торуларын гына телим.Бервакытта да әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез. Начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез.Сезнең әниләрегез турында бүген сөйләгәннәрегезне мин дә яздырып бардым.Зирәк бабагызга бүген үк җибәрермен. Белсен әле, сезнең аралашу культурагызның ни дәрәҗәдә  югары икәнен.Әниләрегезне ничек яратканны.

 

 

     

  

 

Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: кошларга ярдәм итү
Просмотров: 1112 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск