Пятница, 26.04.2024, 03:37
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Тема: “ Кошларга ярдәм итү ”.
09.10.2012, 19:52

                                                               

Максат:

·        балаларның кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү,

·        аларны танырга, исемнәрен дөрес атарга өйрәтүне дәвам итү,

·        кошлар турында кайгыртучанлык хисләре  тәрбияләү,

·        аларның яшәү рәвешләрен табигатьтәге үзгәрешләргә бәйләп аңлату,

·        экологик тәрбия бирү.

Җиһазлау: 1) Зур матур итеп бизәкләп эшләнгән  конверт.

                   2) Картина  "Кышкы паркта”.

                   3) Магнитофон.( Кошлар тавышын тыңлау өчен).

                   4) Кошлаучы кош маскалары.( Песнәк, Саескан, 

                         Чыпчык, Күгәрчен).

                   5) Кошлаучы кошларның рәсемнәре.

                   6) Җимлек.

Т-че: Исәнмесез, балалар. Хәерле көн!

Т-че:  Бүген бакчабызга килгәндә,  хат ташучы очрады, балалар. Ул миңа хат биреп  китте.Кем язган икән аны, әйдәгез бергәләп укып карыйк.

- Озакламый

   Киләм, киләм

   Ерак җирләрдән.

   Матур көннәр,

   Салкын көннәр,

   Бураннар да, карлар да

   Алып киләм.

   Бүләк белән

   Сезгә киләм.

   Ә сезгә нәни дусларым,

   Мин берничә бирем бирәм.

Т-че: Кем булырга охшаган соң бу балалар?

Б-р: Кыш бабай.

Т-че:Бик дөрес. Ул бүләкләр белән киләчәк бит, шулаймы?Аның бүләкләрен алу өчен биремнәрен әйбәтләп чишик, акыллы булыйк, яме.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган

Уйный җил буран,-

Бу кайчак туган? ( Г.Тукай. Бу кайсы вакыт?)

Б-р: Бу кыш көне.

Т-че: Ә хәзер елның кайсы вакыты?

Б-р:Кыш вакыты.

Т-че: Бик дөрес.Ә менә бу картинада елның кайсы вакыты сурәтләнгән? Картинага карап кыш билгеләрен сөйләп бирегез әле?

Картина буеча эш.

Балалар сөйләме.

 - Бу картинада кыш вакыты сурәтләнгән.Абыйлар, апалар кышкы паркка килгәннәр.Алар кышлаучы кошларны күзәтәләр.Аларга җим сибәләр, җимлеккә җим салалар.Алар кошларны бик яраталар.Чыпчык, песнәк тукран, күгәрчен, аларга рәхмәт әйтә.

Т-че: Алар сөйләшә белми бит, ничек рәхмәт әйтәләр.

Бала: Алар  кычкыралар, чыркылдыйлар, үзләренең тавышларын чыгаралар.

Магнитофоннан кошлар тавышларын тыңлау.

Т-че: Нинди кошлар тавышларын ишеттегез?

Б-р: Җырчы кошларның.

 Т-че:Аларны ничек атыйбыз? Кая китте соң алар?

Б-р: Җылы якка.

Т-че: Ни өчен?

Б-р: Суыкка чыдамыйлар.

Т-че:Безнең белән нинди кошлар гына кала?

Б-р: Кышлаучы кошлар.

Т-че:Сез кошлар турында табышмаклар да беләсез бит, я кем әйтеп күрсәтә?

Табышмаклар әйтешү.

1)Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна.Ул нинди кош?(Чыпчык).

2)Кечкенә генә берәү, артында озын терәү. Ул нәрсә?(Саескан).

3)Гөлдер-гөлдер, гөлдер гү,

    Кызыл тәпи- кемдер бу.(Күгәрчен).

4)Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч, ничек туймый бу чүкеч?Бу нәрсә?(Тукран).

Т-че: Балалар сез нинди кошларның исемнәрен атадыгыз?

Балалар:Кышлаучы.

Т-че: Бездә кошлаучы кошларны рәсемнән дә күрсәтегез әле.

                    "Кышлаучы кошларны ата”.

Физминутка.

Без- карлар- очабыз

( кулларны як- якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар),

Түбәнгә төшәбез ( ярым чүгәлиләр)

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез(аяк очларында йөрү),

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз

( куллар билдә килеш, гәүдәне як- якка хәрәкәтләндерү).

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез(чүгәлиләр).

Т-че: Бик дөрес.Ә бу кошларга кышны чыгарга җиңелме, әллә авырмы?

 Б-р:Кышын аларга бик авыр. Бар җирне кар каплый. Кар астыннан 

        кечкенә  томшыклары белән җим таба алмыйлар.Шуңа аларга

        җим сибәргә кирәк.

 Индивидуаль эш:

 Т-че: Әйдәгез әле, томшык сүзен кабатлыйк.

Томшык сүзе өстендә эш.( берничә бала белән.)

Т-че:Кошлар табигатькә файда китерәләрме соң?Нигә шулай кайгыртабыз кошларны?

Б-р:Агачтагы бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.

Т-че: Шуна күрә "Кошлар безнең дусларыбыз” дибез.

Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк.Алар турында кайгыртырга кирәк.

1бала:Җимлек элеп  куйды

           Безнең Хәния апа.

           Кошлар анда кунып,

           Җим ашарга ярата.

  Уен: "Килегез, кил кошкайлар”.

 Т-че: Хәзер мин җимлеккә кошларны чакырам.

           Килегез, кил, кошкайлар,

           Сез бит безнең дускайлар.

           Бакчабызга куныгыз

           Көн дә кунак булыгыз.

1)    Чыпчык, чыпчык-чык-чырык.

Җим сиптем, кил тиз очып.

      2)   Песнәк, песнәк, кил тизрәк-

            Җим сибәм сиңа әзерәк.

      3)   Карга , карга син кара,

             Кабып кил азык барда.

      4)   Саескан- ала канат

             Җим сибәм сиңа кабат.

     5) Чәүкә ,чәүкә, кил чәүкә.

          Җим сибәм бер тәлинкә.

                  Маска кигән балалар очып табигать почмагына киләләр.

                     (Җимлектән җим "ашыйлар”).

Т-че: Менә балалар кошларны күзәткәндә сак кына, тавышланмыйча гына күзәтергә кирәк. Алар бездән курыкмасын, тыныч кына ашасыннар.

Т-че:Ә без сезнең белән урман докторларын күбәйтеп, табигатькә файда китерик.

Төзү: Тукран рәсемен кисәкләрдән төзү.

Т-че:  Ә сезнең матур җавапларыгыз, кошларны яратуларыгыз, аларны кайгыртуыгыз турында Кыш бабайга хатта язып салырмын .Ул үзенең күчтәнәчләре , салкын бураннары, карлары  белән килеп җитәр, озак көттермәс.Безгә көтәргә генә кала инде.

 

Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: кошлар көне
Просмотров: 1750 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск