Четверг, 25.04.2024, 16:29
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Венера Хаҗиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Ата сүзе кирәк.
14.03.2011, 19:51
 Гаиләдә бала тәрбияләүне әни кешенең тулысынча үзенең генә бурычы итеп каравы дөрес түгел. Бала тәрбияләү ата кешенең дә төп бурычы булып тора. Балалар тәрбияләүдә аның роле әниләрнекеннән ким булырга тиеш түгел. Әлбәттә, сабый дөньяга килгәч, әни кеше, бала тәрбияләп, ике яки өч ел өйдә утырырга мәҗбүр. Шул сәбәпле, бала туу белән, үзен-үзе белә башлаганчы да, аннан соң да әнисен нык ярата. Кайбер бала шулкадәр әнисенә генә ияләшә, хәтта аны югалтудан коты чыгып елый, бер минутка да әнкәсен яныннан җибәрми... Моның сәбәбе әтисенең сабыйга карата кирәкле дәрәҗәдә игътибарлы булмавында гына. Бала мәшәкатьләрен әти кеше дә үз өстенә йөкләсә, бала әти белән әнисен тигез мәхәббәт белән яратачак. Сабыен тумыштан ук якын итеп, аны карарга, тәрбияләргә ярдәм иткән әти генә баласына чын әти була. Вакытың, кәефең булганда гына баланы кулга аласы түгел, киресенчә, кәефең булмаганда да, эштән арып кайтканда да балага игътибарсыз калырга ярамый. Бала сезнең арыганны, кәефегез юклыкны аңламый һәм читләшә башлый. Менә шушы хәлне үзегез китереп чыгармагыз... Бла үсеп, өч яшьләргә җиткәндә, аның нык үзгәреп китүе табигый. Алар күп нәрсәне аңлый, төрле сораулар бирәләр. Кемнең йомшак, кемнең кырыс холыклы икәнен үз күзәтүләре аша төшенәләр: ”Сабый бернәрсә дә белми” дигән фикер- зур хата. Һәркемнән нәрсә таләп итәргә мөмкинлеген дә алар яхшы аңлыйлар: тегене-моны сорыйлар. Һәм менә шушы мәлдән башлап, нәрсә соравына карамастан, һәр сорау, һәр үтенечне үзегез генә канәгатьләндермәгез. Ирегез, ягъни балагызның атасы барын онытмагыз. Атасыннан рөхсәт сорарга өйрәтегез һәм: "Әтиегез кайткач киңәшләшербез”,- дип әйтегез. Әниләр, балаларыгыз тыңлаучан, тәртипле булып үссен дисәгез, бервакытта да ирегезнең абруен балагыз алдында юкка чыгармагыз. Балагыз әтисенә хөрмәт, ихтирам белән карарга өйрәнсен. Уенга чыгарга сораса да, әтиеңнән сора, дип әйтегез. Әйбер-фәлән сатып алганда да, балагыз яныгызда булганда киңәшләшеп, уртак фикер белән хәл итегез. Болай эшләү балалар тәрбияләүдә уңай йогынты ясый. Балагызга бервакытта да ирегез, ягъни аның әтисе хакында начар сүз сөйләмәгез. Гаиләдә үзегез "лидер” булсагыз да, бала икегез өчен дә уртак, шуңа күрә балага кагылышлы хәлләрне берүзегез генә чишмәгез. Ирегезгә юл куймасагыз, аннан өстен булып кыйлансагыз, көтегез дә торыгыз, балагыз юньле булып үсәчәк түгел. Кечкенәдән үк балагызны ирегездән артык итеп, юл куеп өйрәтмәгез, вакытында тыела белегез. Ирегезне бик үк санламый яшәсәгез, балаларыгыз 16-17 яшькә җиткәч, сезне дә санламас. Әлбәттә, шушы яшьтә балага таләпчән, киңәшче ата кирәк.. Бу чорда атаның ата була белүе бик мөһим. Авторитеты булмаган ирегез, сезгә дә, балагызга да ярдәмче, киңәшче була алмый... Чөнки балагыз аны да, сезне дә санламый. Бәләкәйдән киңәшләшеп үскән бала әти-әнисенә ихтирам белән карый. Бу яшьләрдә атаның катырак сүзе сездә тынычлык һәм алдагы көнгә ышану тудырыр.
Категория: Венера Хаҗиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: әти тәрбиясе, Гаилә, ата тәрбиясе
Просмотров: 1261 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск