Пятница, 29.03.2024, 17:17
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Венера Хаҗиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Өч күзле светофор
13.12.2010, 21:13
 Максат:
 Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Дид.уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык, тәрбияләү, уйнау сәләтләрен үстерү. Балаларны мнемо-таблица белән таныштыру, рәсемнәр арасында бәйләнешләр табарга өйрәтү. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.
Кулланма материаллар: транспорт төрләре рәсемнәре һәм аларны куеп бару өчен табло; ситуатив мәсьәләне чагылдырган 3 рәсем; юл билгеләре макеты, мнемо-таблица, балаларда юл билгеләре киемнәре, магнитофон язмасында машиналар тавышы, зур юл макеты, "серле” җәймә.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Балалар, килгән кунаклар белән исәнләшик әле. Мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам, ә ул бик – бик еракта. Ә кайсы патшалыкка икәнен табышмак белән әйтәм: Алмаш – тилмәш өч күз яна: Яшел, сары һәм кызыл: Урамда исән йөрергә Булыша ул көнозын. Балалар: Ул – светофор.
Тәрбияче: Дөрес әйттегез. Димәк, без светофор патшалыгына барачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?
 Балалар: Минем самолетта очып барасым килә, ә мин трамвайда барыр идем; минем көймәдә йөзеп барасым килә, ә мин такси чакыртам да барам; минем вертолетта очып барасым килә, ә мин пароход белән барыр идем.
Тәрбияче: Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле җәймәгә утыртып алып барам? Ягез әле, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул тотыныгыз. Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, патшалыкның кадерле кунаклары була алырсыз. Сез зур сынаулар утәргә әзерме, авырлыклардан курыкмассызмы? Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка уйный. Күзләрен ачуга тәрбияче светофор булып киенә.
 Тәрбияче: Балалар, рәхим итегез, сез светофор патшалыгында. Балаларны милиционер белән светофор булып киенгән балалар каршы алалар.
Милиционер: Юлда булсаң, бул өлгер Юл кагыйдәсен нык бел. Светофорның һәрбер төсен Юл билгеләрен нык бел. Светофор: Сак йөрегез! Күзегез Булсын гел юлда гына Чыгыгыз урам аша Тиеш урыннан гына. Хәерле юл, дусларым Исән – имин йөрегез. Юлда тәртипле булуның Файдасы күп, белегез.
Тәрбияче: Сәяхәт маршрутын карап китик Схема буенча тукталышларның "Зирәкләр сукмагы”, "Ялгышлар аланы”, "Юл билгеләре” күргәзмәсе һәм зур урамдагы "Реклама” тактасы янында булуы ачыклана.
Тәрбияче: Әйдәгез балалар, "Зирәкләр сукмагы”ннан башлыйк сәяхәтне. Сорауларны тыңлагыз: - Светофорның зәңгәр төсе нәрсәне аңлата? - Машинага утырып баручы кем була? - Актанышта нәрсә юк? - Җәяүлеләр кайдан йөриләр? - Тротуардан янгын сүндерү машинасы һәм милиция машинасы кара – каршы киләләр. Кайсы юл бирер? Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, бигрәк зирәк, акыллы булып чыктыгыз. Хәзер юлыбызны дәвам итеп, "Ялгышлар аланы”на барыйк. Рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле. Рәссам анда нинди ялгышлар җибәргән. Балалар рәсемнәрдә күрсәтелгән ситуатив мәсьәләләрне чишәләр: машина юлында уйнау тыела, машина юлын тиеш булмаган урыннан йөгереп чыгарга ярамый; машина юлына якын урында чана белән шуарга ярамаганлыгын искәртәләр.
Балалар җавап биреп бетерүгә Кирлемән чыга: - Ә мин бу рәсемнәрне сезне ялгыштыру өчен ясадым.
Балалар: Ә без ялгышмадык.
Тәрбияче: Ай, Кирлемән, син үзең ялгышасың, патшалык кунаклары бик зирәк күренәләр.
Кирлемән: Алайса, әйдәгез әле, монда килегез. Тәрбияче: "Юл билгеләре” күргәзмәсе була бу.
 Кирлемән: Нәрсәгә әле кинәттән Уклар йөри түгәрәктән? Машиналар әйләнеп, Бер – берсенә бәйләнеп, Йөриләр түгәрәктән? Бала: Белегез, бел, бу мәйданда Туры юл юк икән анда Шуңа күрә түгәрәктән Уклар йөри әйләнеп.
Кирлемән: И әйбәт тә соң инде Шушы өндәү билгесе Әллә шушында гына Рәхәтләнеп биисе?!
Бала: Юк! Юк минем дусларым, Монда юл бик куркыныч! Бу билге сорый бездән, "Үтегез әкрен, тыныч!”
Кирлемән: Бу батарея ник монда Рәсемдә эленеп тора? Әллә юлчылар буранда Бел шушында җылына?
Бала: Бу билге шоферларга Болай дип әйтә бит ул: Тукта, әнә ерактан Бер поезд килә тизләп Шлагбаумнан чыкканда Түземлек бик зур кирәк. Кирлемән: Бер кеше җир казый Берәрегез беләме? Әллә монда байлыклар Акчалар күмелгәнме?
Бала: Юк шул, юк шул белмәдең! "Юл эшләре”н күрмәдең.
Тәрбияче: Күрдеңме, Кирлемән, балалар юл билгеләрен бик яхшы беләләр. Юлны дәвам итик. Инде юл читенә дә килеп җиттек. Монда ниндидер реклама тактасы, яле карыйк. Ә-ә, балалар, бу рәсемнәрдән торган таблица. Сез мондагы рәсемнәрдән ниндидер бәйләнешләр табарга тиеш. Яле, кайсыгыз өлгеррәк? (мнемо-таблицалар белән эш). - бу рәсемнәр транспорт төрләре; - ә бу рәсемнәр юл билгеләре; - балаларны автобус белән йөрткәндә автобуска "Монда балалар” билгесе куела.
Кирлемән: Мин дә бәйләнеш таптым. Балалар бакчасы янына " Балалар!” билгесе куела.
Тәрбияче: Ай, Кирлемән, булдырдың, сөендердең! Шулай да киңәшләребезне тыңлап кит әле:
1 бала: Юл билгеләре безгә Бик күп нәрсә әйтәләр Кирәк чакта боералар, Кирәктә кисәтәләр.
2 бала: Юлны аркылы чыкканчы Карап ал уңга – сулга. Якында машина күрсәң, Ашыкма, чыкма юлга.
3 бала: Светофор юл чатында Сиңа юлдаш төс – яшел. Кызылга аяк атлама, Ялтыраса да яшел.
 4 бала: Һәлакәтләр булмасын дип Телидер һәрбер йөрәк Шуңа күрә дә йөргәндә Бик сак булырга кирәк! Бергә: Юкка гына әйтмәгәннәр: Ашыккан – ашка пешкән. Сабыр иткән – барып җиткән, Чыгарма, Кирлемән, истән.
5 бала: Юл кагыйдәсен белмәүче Урам – юлда йөрмәсен Бик йөрисе килә икән Кагыйдәсен өйрәнсен.
6 бала: Кайда гына йөрсәгез дә Игътибарлы булыгыз. Кагыйдәләрне үтәгез. Имин булсын юлыгыз.
Тәрбияче: Хәзер җырлап та алыйк. "Яшел урам”. Тәрбияче: Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти - әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын. Очрамасын каршылыклар һич сезнең юлыгызда Тик яшел ут янып торсыy `һәрвакыт юлыгызда! Балалар, светофор патшалыгында ошадымы? Төрле уеннар уйнарга тагын килербез әле, Кирлемәнне дә өйрәтербез. Хушыгыз.
 Кулланылган әдәбият:
 1. "Программа воспитания и обучения в детском саду”. Под редакцией М.А. Васильевой, В.В. Гербовой, Т.С. Коморовой Москва, "Мозаика – Синтез”, 2005
 2. "Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах” (региональный стандарт) Казань, 1995
3. "Методические рекомендации к "Программе воспитания и обучения в детском саду” под ред. В.В. Гербовой, Т.С. Коморовой Москва "Мозаика – Синтез”, 2005
4. Хабибуллина "Дорожная азбука” Елабуга, 2003
Категория: Венера Хаҗиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя | Теги: светофор, юл билгеләре, милиционер, Венера Хазиева, мнемо-таблица
Просмотров: 1338 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 4.3/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск