Пятница, 19.04.2024, 08:05
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Венера Хаҗиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

МИн һәм дөнья
[ Скачать с сервера (1.06 Mb) ] 02.03.2011, 21:37

 Проект төре: танып белүгә ярдәм итү. Проектның бурычы: Бала белән тәрбияче арасында ышанычлы мөнәсәбәт һәм контакт урнаштыру . Балада тирә-юнь турында "күптән таныш "дигән күзаллау формалаштыру. Бала сөйләмендә аралашу ихтыяҗы формалаштыру. Проектның максаты: Баланы режим моментларына ияләндерү, Эш-гамәлләрне аңларга һәм үтәргә өйрәтү , Мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Балаларның коммуникатив белемнәрен һәм күнекмәләрен формалаштыру (партнерларча мөнәсәбәт формалаштыру, балалар бакчасында һәм группада үз-үзен тоту культурасы өстендә эшләү). Балаларны бердәм эшчәнлеккә җәлеп итү. Аңлатмалы сөйләмне үстерү. Ияләшүнең төрле чорларында төрле катлаулыктагы күрсәтмәләр куллану. Тәрбияченең курчак яки үз исеменнән бала эшчәнлеген сөйләм ярдәмендә тасвирлап бару. Проектның актуальлеге: Җәй үтә. Өлкәннәр балаларын мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесенә бирү яисә тәрбияләүне өйдә генә дәвам итү турында уйлана башлыйлар. Бер яктан караганда, балага яшьтәшләре белән аралашу кирәк, ә балалар бакчасында махсус укыган педагаглар эшли. Икенче яктан караганда, тирә-яктагы танышлары бу мәсьәләне хәл итүдә ашыкмаска киңәш биреп шикләндерәләр, янәсе бала үссен, ныгысын, көч җыйсын. Гадәттә ата-аналарны "Балалар бакчасында балалар күп елыйлар, еш авырыйлар”,-дигән даими сөйләшүләр дә куркыта. Чыннан да, сабый балалар бакчасына килә башлаган беренче көннәрендә елый, үзенә якын кешеләре, туганнары белән аерылышуны авыр кичерә һәм 3-4 көннән авырырга мөмкин. Ләкин барысына да тәрбиячеләрне гаепләргә ашыкмаска кирәк. Галимнәрнең (Э.Торндайн, И.П.Павлов, В.Штерн, һ.б.) күпсанлы тикшеренүләре сабыйның ияләшү чоры (Д.Б.Эльконит), ягъни сабый өчен яңа булган балалар бакчасы шартларына ияләшүе- гаиләдә өлкәннәр баланы бу җаваплы чорга ничек итеп әзерли алуларына бәйле булуын ышанычлы итеп исбатлаганнар. Сабыйны балалар бакчасына ничек әзерләргә? Ияләшү чоры нәрсә ул? Сабыйның ияләшү чорын җиңеләйтү һәм кыскарту өчен балалар бакчасыында ничек ярдәм итәргә? Сабыйның яңа социаль шартларга ияләшү чоры өч формада була.. Җиңел ияләшү чорында кече яшьтәге баланың үз-үзен тотышы 1ай эчендә нормальләшә. Аппетитның кимүе күзәтелә, йокы 20-30 көн эчендә нормальләшә. Хәрәкәт активлыгы кимеми, функциональ үзгәрешләр сизелер-сизелмәс һәм 2-4 атна эчендә нормальләшә, өлкәннәр белән мөнәсәбәтләре бозылмый диярлек. Җиңел ияләшү чорында авырулар барлыкка килми. Уртача авырлыктагы ияләшү чоры да баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрүләр, бозылулар ачыграк күренә һәм озак дәвам итә. Йокы һәм аппетит бозылулар 20-40 көннән дә иртәрәк нормальләшми, сөйләм активлыгы 30-40 нчы көнгә нормальләшә башлый, эмоциональ халәт 1ай эчендә тотрыксыз була, 30-35 көн дәвамында хәрәкәт активлыгының кимүе күзәтелә. Өлкәннәр белән мөнәсәбәтләре бу вакытта бозылмый. Барлык функциональ үзгәрешләр ачык күренә, бигрәк тә бала авырыр алдыннан. Ияләшүнең бу формасында өзлегүсез дәвалана торган ОРВИга охшаган авыру барлыкка килә. Авыр ияләшү чорында барлык эмоциональ үзгәрешләр чагылышы- озынлыгы (2 айдан 6 айга кадәр һәм күбрәк) һәм авырлыгы белән характерлана. Мондый балаларның саны күп түгел (8-9%) һәм алар махсус игътибар таләп итәләр. Ияләшүнең бу формасы ике вариантта үтә ала һәм һәрберсенең үз билгеләре бар. Беренче вариантында бала кабаттан авырый башлый, ә бу үз чиратында баланың физик һәм нерв- психик үсешенә, организмның реактив хәленә уңай йогынты ясамый. Авыр ияләшүнең бу төре еш кына 1,5-2 яшьлек балаларда очрый һәм ул ананың йөклелек чоры ничек үтүенә бәйле. Икенче вариантында аппетитның озак вакытка төшүе күзәтелә. Кайбер очракларда бала ашаганда уксый яисә коса. Йөкысы озак вакытка (30-40 көн) бозыла (сизгер, аз йоклый). Бала акрын йоклап китә, уянганда елый. Ориентлашу активлыгы кими. Мондый балалар кагыйдә буларак, яшьтәшләре белән аралашырга теләмиләр, аларга карата агрессив булалар. Өлкәннәр белән сайлап кына аралашалар. Эмоциональ халәтләре озакка бозыла. Бала көйсезләнә, өлкәннәр ягыннан үзенә игътибар сорый, йоклаганда кычкырып ала, чит кешеләрдән курка. Баланың үз-үзен тотышы уңай якка бик акрын үзгәрә. Ияләшүнең авыр чорында баланың нерв-психик үсеш темпы акрыная. Сөйләм һәм уен эшчәнлеге үсеше яшь нормасыннан 1-2 кварталга калыша.Баланың үсешенә, сәламәтлегенә начар тәэсир итә, ә алар бик акрын нормальләшә, Ә кайвакытта берничә елга сузыла Баланың яңа социаль шартларга җиңел ияләшүе - аның эмоциональ халәтенә бәйле. Шуңа бәйле рәвештә, аның танып белү активлыгы да яңа шартларда югары дәрәҗәдә формалаша. Ияләшү чоры уртача өч ай эчендә төгәлләнә. Ияләшү чоры сузылган балалар да була. Әгәр дә баланың хәле 6 айдан соң нормальләшмәсә, аның сәламәтлегенә куркыныч яный. Бу вакытта бала үсешенә ярдәм икенче формада күрсәтелә. Срогы: июнь- ноябрь Тәрбияче эшчәнлеге: § Тирә-юнь белән танышуга, коммуникациягә юнәлдерелгән уеннар оештыру юлы белән баланы бердәм эшчәнлеккә һәм коммуникациягә тарту. "Әйдәгез танышыйк!”, "Тотып ал”, "Кулларың белән шигырь сөйлә”, "Шар кабарт”, "Уенчыкны тап”, "Кемнең әйбере”, "Ничек үтәргә?” кебек уеннар кулланыла. § Тәрбияче сөйләменең интонациясенә игътибарлылык формалаштыру, яшьтәшләренең тавышларын тануга юнәлдерелгән уеннар һәм күнегүләрне балалар белән аралашканда кертү; кире кагу һәм хикәяләү планындагы фикерләрне куллануга балаларны мактау. § Тәрбияче сөйләмен аңлатучы хәрәкәтләрне балалардан эшләтү. Мәсәлән: Артур хәзер кулын юарга бара. Без туалетка барабыз: топ-топ-топ. Артур кранны ача, сабын ала, кулын сабынлый, хәзер су белән юып төшерә, үзенең сөлгесен ала, кулын сөртә. Менә нинди акыллы!, һ.б. § Группа бүлмәсендәге предметларның исемнәрен һәм алар белән хәрәкәтне атау исәбенә пассив сүзлекне киңәйтү. Ата-аналар белән бердәм эшчәнлек: 1. Ачык ишекләр көне. Ул ата-аналар катнашында "Танышу көне” дип оештырыла. Бу көнне балаларны, аларның әти-әниләрен тәрбиячеләр һәм тәрбияче ярдәмчеләре каршы ала. Алар балаларны һәм әти-әниләрен группа бүлмәсе белән (шкафлар, уенчыклар, кроватьлар, һ.б.) таныштыралар. Үзара һәм әти-әниләр белән танышуга юнәлдерелгән уеннар уйнатыла. Бу уеннарда тәрбиячеләр, әти-әниләр, балалар катнашалар. Мәсәлән: "Тотып ал”, "Әйдәгез танышыйк!”, "Шар кабар!”, һ.б.Мондый чаралар балаларга балалар бакчасына йөрү өчен уңай тәэсир ясый, ата-аналарны үзара таныштыра, киләчәктә тәрбиячеләрнең ата-аналар белән эшләрен җиңеләйтә һәм алар арасында ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыра. 2. Группалы һәм индивидуаль консультацияләр. 3. Эшлекле уеннар. 4. Микрогруппаларда дискуссияләр. 5. Ачык занятиеләргә һәм видеомонтажларга анализ. 6. Практик занятиеләр. 7. Фәнни методик берләшмәләрдә эш. 8. Иҗади берләшмәләрдә эш. 9. Мини лекцияләр үткәрү. 10. Түгәрәк өстәлләр һәм фәнни-практик конференцияләр үткәрү. 11. Педагогик укулар. Балалар белән эшчәнлек. Ø Балаларга сораулар бирелеп , алдагы эшчәнлек төрен билгеләү (алдагы эшчәнлек стуктурасы анализлана һәм планлаштырыла). Мәсәлән: "Табышмакның җавабын табыгыз әле. Рәйсә апагыз өстәл әзерли, ипи тарата, аш бүлә. Без хәзер нәрсә эшләячәкбез?”, "Хәзер мин сулы савыт, буяу, кәгазь, кисточка алып киләм. Нинди занятие булачак?”, "Без музыка залына керәбез. Нәрсә белән шөгыльләнәбез?”, һ.б. Ø Үтенеч һәм йомыш ярдәмендә үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләре һәм осталыклары формалаша (эшчәнлек вакытында максималь мөстәкыйльлек күрсәткән балалар мактала, бер-берсенә ярдәм итүгә җәлеп ителәләр). Мәсәлән:”Курчакны күтәр һәм аны диванга утырт”, "Карандашны алабыз һәм рәсем ясый башлыйбыз”,”Лейкага су сал да, чәчәкләргә сибә башла”, һ.б. Ø Тәрбияче теге яки бу төр эшчәнлек үрнәген күрсәтә, ягъни кече яшьтәге балаларны өйрәтүнең күрсәтмәле- практик принцибы тормышка ашырыла. Ø Балалар үзләренең эшчәнлекләрен җайга салырга өйрәнәләр: - өлкәннәр күрсәтмәсе буенча ("занятиедә тәрбияче кушуы буенча гына җавап бирергә”, "өстәлдә генә төзергә”, "кулларны чиратлап юарга”, "группа бүлмәсендә йөгерергә ярамый”, һ.б.; - уен кагыйдәләре буенча (бу хәрәкәтле уеннарда төгәлрәк һәм ачыграк күренә, мәсәлән:”Чыпчыклар һәм автомобиль”, "Песи һәм тычканнар”); - яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлек шартлары буенча (бу вакытта тәрбияче ярдәме таләп ителә, бигрәк тә уен башында, чөнки балаларга үзара килешү авыр һәм уен барышында килешү шартларын сакларга кирәк, шуңа күрә тәрбияче балаларны үзара килешергә өйрәтергә һәм килешүнең кагыйдәләрен үтәгәндә генә көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлеген аңлатырга тиешләр); - этик әңгәмәләр, драматизация, рәсемнәр ярдәмендә сюжетларны уйнау процессында үзләштерелгән үз-үзеңне культуралы тоту кагыйдәләре буенча. ? Эшчәнлекнең гомуми чараларын кулланып эшнең үтәлеше оештырыла (мәсәлән: комлыкта уен, яфракларны җыю, туп белән уйнау, һ.б.) һәм аннан соң балаларның (истә калганнардан чыгып) иптәшләренең хәрәкәтләре, үзенең эшчәнлеге турында сөйләп бирүләре. ? Сөйләмдә кире кагу, хикәяләү планындагы фикерләр кулланулары һәм үрнәк буенча көнкүрештәге предметларны тасвирлау барышында сораулар бирүләре өчен балаларны мактау. ? Өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашкан вакытта төрле типтагы интонация кулану күнекмәсе формалаша. Без балаларны нинди тон белән "нәрсәдер сорарга”, "кызганырга”, "үз дигәнеңдә торырга”, һ.б. өйрәтәбез. ? Үзара бәйләнешләрне өйрәтү: предметларның исемнәре белән аларның сыйфаты арасындагы, ә предметлар белән эшне – аларны үтәү ысуллары арасындагы. Проектны тормышка ашыруда ни эшләргә? v План. v Күрсәтмәлелек. v Дидактик уеннар. v Ата-аналар белән әңгәмә. v Методик әдәбият. План. Июньv Балалар балалар бакчасына килгәч ,әкренләп группа бүлмәсе һәм андагы җиһазларның кулланышы белән таныштыру. v Балалар, ата- аналар белән культура – гигиеник күнекмәләр турында әңгәмәләр үткәрү.
Июльv Балаларны группа бүлмәсендәге предметлар белән таныштыру. v Һәр баланың билгеле җиһазга(урындык , кием шкафы, кровать, сөлге хуҗа булып торуын аңлату. v Ата-аналарны режим моментлары белән таныштыру.
Августv Балаларны группа бүлмәсе белән таныштыруны дәвам итү, андагы предметларның исемнәрен өйрәнү һәм һәр әйбернең үз урыны барлыгына игътибар иттерү.
Сентябрьv Группа бүлмәсе белән таныштыруны дәвам итү, андагы предметларның кулланышы буенча төрле булуларын аңлату. v Бакчада хезмәткәрләрнең вазифалары турында кыскача мәгълүмат бирү.
Октябрьv Балаларны бер-берсе белән таныштыруны дәвам итү. v Исем-фамилияләрен, яшьтәшләренең һәм әти-әниләренең исемнәрен әйтә белергә өйрәтү.
Ноябрь v Балаларны бер-берсе белән дус һәм тату уйнарга өйрәтү. v Ярдәмләшү хисе тәрбияләү.
Әти-әниләргә педагог киңәшләре. 1-3 яшьлек балаларны мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреңдениесе шартларына ияләштерү проблемасы бик актуаль. Баланың яңа реҗимга, таныш булмаган өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә ияләшүенең ничек үтүе, аның физик һәм психик үсешенә, киләчәктә балалар бакчасында һәм гаиләдә уңышлы яшәешенә бәйле. Кызганычка каршы бу процесс катлаулы һәм авыр уза. Бала ашамаска, йокламаска, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашмаска, аның бу яшькә хас булмаган начар гадәтләре (бармак имү, тырнак кимерү) барлыкка килергә мөмкин. Сабыйның болай итеп үз-үзен тотуы нәрсәдән барлыкка килә соң? Эш шунда, сабыйда яңа тормыш шартларына ияләшү чорында үзенчәлекле үзгәрешләр була. Электән формалашкан динамик стереотиплар, билгеле бер режимга кагылышлы: йокларга яткыру, ашату, һ.б., шулай ук аралашу стереотиплары үзгәртеп корыла. Балада динамик стереотиплар яшәүнең беренче айларында барлыкка килә, гаилә шартларында формалашып , аның үз-үзен тотышына эзләр сала. Мәсәлән: әни кеше сабыйны йокларга яткыруны билгеле бер тәртиптә эшли, беренче таныш хәрәкәтне эшли башлау белән сабый авызын ача башлый, күзләрен йома, ягъни беренче ярсыткычларга тәэсир итә. Стереотиплар балага уйламыйча, артык энергия кулланмыйча хәрәкәтләнергә ярдәм итәләр. Әйтергә кирәк, динамик стереотипларның барлыкка килүе һәрвакытта да акланмый. Еш кына баланың өйдә әнисе янына яткач кына йоклап китәргә гадәтләнгән булуы, балалар бакчасына килгәч кенә ачыклана. Тагын бер мисал: 3яше тулмаган сабый, мохтаҗ булса да, яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлегеннән мәхрүм булган. Балалар бакчасына килгән беренче көннәрдә сабыйның бик күп җитди проблемалары барлыкка килә, чөнки анда аралашу күнекмәләре формалашмаган. Хәтта сабыйны өйдә дөрес (педагогик күзлектән) тәрбияләргә тырышкан очракта да, һәр гаиләнең үзенең үзенчәлекләре бар, ә моның белән тиңдәшле рәвештә төрле гадәтләр формалаша. Күп гаиләләрдә балалар белән бик күп шөгыльләнәләр, уйныйлар, ләкин кайбер әти-әниләр бу вакытта үзләренең алларына, икенчеләре зур өстәл артына, өченчеләре балалар өстәле артына утырталар. Сабый өлкәннәр белән нәкъ менә шулай аралашырга һәм уйнарга күнегә, балалар бакчасында да шуны таләп итә. Бала нәрсәнедер мөстәкыйль эшләргә омтылуына да карамастан, еш кына әти-әниләр аңа ярдәм итәргә тырышалар, янәсе болай тизерәк һәм мәшәкәте дә азрак. Мондый бала үзен балалар бакчасында ярдәмчесез, яңа шартларга яраклашмаган булып хис итәчәк. Димәк, бала балалар бакчасына килгәч, якын кешеләре белән озакка аерылышып кына калмый, ә аннан еш кына үз-үзен тотуның башка таләп куелган ситуациядә кала. Моны булдырмый калып буламы? Бәлки баланы үз яныңда мөмкин кадәр күбрәк тотаргамы? Әти-әниләрнең (бигрәк тә әнинең) кайгыртучанлыгы һәм мәхәббәте баланы әлбәттә ныграк саклый. Ләкин бит аңа тормышта бик күп психологик каршылыкларны җиңәргә туры киләчәк, ә моның өчен анда инииативалык һәм мөстәкыйльлек үстерергә кирәк. Күзәтүләр күрсәткәнчә, әгәр 2-3 яшьлек бала уен вакытында барлыкка килгән проблемаларны мөстәкыйль чишсә, ул реаль тормыштагы мәсьәләне чишәргә әзер була, шул исәптән гадәти булмаган шартлардагы яңаларын да. Шулай итеп, ияләшү механизмнарының формалашуы өчен бер яктан, үз-үзен тоту реакцияләренең нигезләрендә ятучы билгеле стереотипларның туры килүе, ә икенче яктан, бала өчен мөһим булган инициатвалыкның, мөстәкыйльлекнең үсүе - эмоциональ, танып белү, социаль сфералардагы тормышның бай булуы кирәк. Әти- әниләргә табиб киңәшләре. Җәйге отпускалар бетә. Әниләргә эшкә барырга кирәк, ә балаларга – балалар бакчасына. Җәйге ялдан соң беренче айда барлык балаларга да , ә бигрәк тә яңа килүчеләргә, авыр булачак, чөнки аларны яңа шартларга гади булмаган ияләшү көтә. Балалар бакчасы эшчеләре ияләшү процессы характерлары төрле булган балаларның үзенчәлекләрен, бу процесс баланың сәламәтлегенә ничек бәйле булуын, тормыш шартлары үзгәргәндә табигый кыенлыкларны ничек җиңеләйтергә кирәклеген белергә тиешләр. Ияләшү – организмга яңа булган шартларга җавап итеп яраклашу реакциясенең үсү процессы. Бу процессның максаты булып, тышкы тирәлектәге төрле факторларның тирбәләнүләренә адекват реакция ясау тора. Кешегә югары ияләшү сәләте хас, ләкин ул тумыштан килми, ә әкренләп формалаша. Бала организмының тирә-яктагы шартларның үзгәрүенә максатлы реакция ясау сәләтен дөрес тәрбия зурайта. Биологик ияләшү нигезләре яралгы чорында ук салына, ә социаль ияләшү бала тугач башлана. Уңай көнкүреш шартлары, туклану һәм йокы режимын саклау, гаилә әгъзаларының үзара тыныч мөнәсәбәтләре , гигиеник күнекмәләр: чисталык, бүлмәдәге җиләс, чиста һава – болар барысы да сәламәтлек өчен файдалы гына түгел, ә балалар бакчасына йөри башлаган балага нормаль ияләшү өчен нигез булып торалар. Кайбер балаларда бу процесс тиз һәм җиңел үтә, икенчеләрендә озак һәм авыр .Ә бу үз чиратында бик күп факторларга бәйле: сәламәтлеккә, нерв системасының төренә , үсеш дәрәҗәсенә. Ямпольская һәм Т.Я. Черток баланың балалар бакчасына ияләшү чорын өч дәрәҗәгә бүләләр: җиңел, уртача авырлыкта һәм авыр. (Ю.А.Макаренко буенча – яхшы, канәгатьләнерлек, начар.) Җиңел ияләшү вакытында эмоциональ халәтнең вакытлыча начарлануы күзәтелә. Сабый начар йоклый, аппетиты югала, уеннардан баш тарта. Ләкин бу күренешләр бер ай эчендә үтәләр, ә кайвакытта иртәрәк тә - 2-3 атнадан. Уртача авырлыктагы ияләшү вакытында эмоциональ халәт, аппетит һәм йокы акрын нормальләшә.Моннан тыш бик күп балалар йөри башлауның беренче аенда 7-10 көнгә сузылучы ОРВИ белән авырыйлар һәм өзлегүсез тереләләр. Авыр ияләшү вакытында үз-үзен тотуда ныклы бозылулар күзәтелә: алар бер тыныч почмакка качалар һәм утыралар, әниләрен чакыралар, күп елыйлар, ашаудан баш тарталар. Беренче көннәрдә әти-әниләренең китүләренә бик тиз реакция ясыйлар. Яшьтәшләренә карата агрессив булалар, соңыннан пассивлашалар һәм сүлпән булалар. Кагыйдә буларак, мондый балалар балалар бакчасына йөри башлауның беренче 10 көнендә ОРВИ белән, ә соңыннан , өзлегеп кабат авырыйлар. Ияләшү чоры 2-3 айга кадәр тоткарлана, ә кайвакытта озаграк та.Авыр ияләшүче балаларның бер өлеше авырмый, ләкин аңа да карамастан, адекват булмаган үз-үзен тоту күренеше озак күзәтелә, кайберләре хәтта сөйләшми дә башлыйлар. Авыр ияләшүче балалар кабаттан педиатрның, невропатологның, психологның консультацияләренә мохтаҗлар. Мондый очракларда белгечләр ата-аналарга бала ныгымыйча, нерв системасы ныграк өлгермичә, аны балалар бакчасына йөртә башлауны кичектереп торырга тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Ияләшү чорында күп балалар авырлыкларын югалталар, бигрәк тә нәниләр төркемендәге сабыйлар һәм авыр ияләшүче балалар. Ияләшү чорын җиңеләйтү өчен, балаларны алдан ук әзерләргә кирәк. Әзерләүдә балалар поликлиникасы, балалар бакчасы һәм гаилә катнаша. Бигрәк тә беренче тапкыр килүче балаларга аерым игътибар таләп ителә. Поликлиника балаларга диспансеризация үткәрергә һәм сәламәтлегендә тайпылыш табылса, дәвалау алымнарын билгеләргә тиеш. Баланы балалар бакчасына җибәргәндә участок педиатры аның үсү тарихының күчермәсен балалар бакчасына бирә. Күчермәдә бала кичергән авырулар, эшләнгән профилактик прививкалар яки нәрсәгә нигезләнеп кичектерелгән, анамнез күрсәткечләре төгәл күрсәтелә .Күчермәдә баланың сәламәтлеге, физик һәм нерв- психик үсеше торышына бәя, балалар бакчасына илтү өчен рекомендацияләр бирелә. Бала нинди дә булса авыру кичерсә, терелеп 2 атнадан соң гына балалар бакчасына килергә тиеш. Психолог киңәше. Баланы балалар бакчасына әзерләү зур әһәмияткә ия. Балалар бакчасы, андагы тәрбиячеләр, балалар, уңай шартлар белән танышу өчен әти-әниләргә бала белән килергә кирәк. Балага группа бүлмәсе , уенчыклар , уенчыклар шкафы күрсәтелә. Әнисе тәрбияче белән сөйләшкән арада балага группа бүлмәсенә кереп, башка балалар белән уйнарга мөмкинлек бирергә була. Балалар бакчасындагы йокы һәм туклану режимы белән кызыксыну- әти-әниләр өчен мөһим. Чөнки өйдәге режимны акрынлап (кинәт түгел!) бала йөриячәк бакча режимына якынайтырга киңәш ителә. Балалар бакчасындагы температура режимы, бүлмәдә һәм прогулкада ничек киендерергә кирәклеге турында да кызыксыну уңай нәтиҗәләр бирә. Әти-әниләр балага балалар бакчасында кызыклы уеннар уйнау өчен яңа дуслар кирәклеге, хәзер инде ул зур үскән булуы турында әйтергә тиешләр. Балалар бакчасында алар рәсем ясаулары, җырлаулары, музыка тыңлаулары турында белергә тиешләр. Баланы "Әнине тыңламасаң балалар бакчасына илтәм!”,-дип куркытырга ярамый. Буласы вакыйганы бала тыныч кына көтсен өчен, йөртә башларга бер атна кала аны бу турыда кисәтергә кирәк. Әти-әниләр баланы мөстәкыйльлеккә һәм бу яшькә туры килә торган үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтергә тиешләр. Балага яңа булган шартлардан һәм таләпләрдән, балалар коллективыннан һәм таныш булмаган өлкәннәрдән әти-әниләр аның арыганлыгын белергә тиешләр. Шуңа күрә өйдә балага тыныч, ягымлы мөгалләмә булырга тиеш. Ияләшү чорында бала белән кунакка барырга һәм өйгә кунак чакырырга киңәш ителми. Телевизорны аз карау, балага өстәмә йоклау өчен шартлар тудыру мөһим. Тыныч, һәм ярсытмаучы уеннарга өстенлек бирелергә тиеш. Кече яшьтәге балаларның иммун системасы өлгереп җитмәгәнлектән, ОРВИ белән еш авырыйлар. Еш авыручы балаларда витамин җитмәүчәнлек күзәтелә. Эшнең уңай нәтиҗәсе Баланың балалар бакчасына ияләшүенең беренче билгеләре: Ø яхшы аппетит; Ø тыныч йокы; Ø башка балалар белән теләп аралаша; Ø тәрбияченең теләсә кайсы тәкъдименә адекват реакциясе; Ø эмоциональ халәте нормада. Бала бакчага ничек ияләшә? Әти-әниләргә анкета сораулары ü Баланың исеме, фамилиясе. ü Өйдә балага ничек эндәшәсез? ü Бала өйдә ничек уйнарга ярата? ü Балагызның яраткан уенчыклары. ü Балагыз башка балалар белән теләп уйныймы? ü Гаилә бәйрәмнәрен ничек билгеләп үтәсез һәи бала аларда ничек катнаша? ü Балагыз сезгә ярдәм итәргә яратамы? Сез аңа нәрсә ышанып тапшыра аласыз? ü Балагызның сәләте бармы һәм ул нәрсәдә чагыла? ü Балагызда нәрсә өстенлек ала: үз-үзендә ышанучанлык, шат күңеллелек, оптмизм, Тирә-як белән килешүчәнлек яки ярсучанлык, елаучанлык. ü Туклануга ничек карый? Аның яраткан ризыгы. · Гаилә составы. · Әнинең исеме, фамилиясе, эш урыны, телефоны. · Әтисенең исеме, фамилиясе, эш урыны, телефоны. · Баланың исем, фамилиясе, туган көне. · Балалар бакчасындагы тәрбия бирү шартлары белән танышмы: а) кайда; б) кайчан; в) кем таныштырды; г) нинди формада ? · Баланың балалар бакчасына ияләшүе ничек үтүе турында беләсезме? · Сез бу турыда ниндн чыганаклардан һәм кайчан белдегез? · Баланы балалар бакчасына барырга әзерләдегезме? Нинди формада? · Бала тәрбияләү белән нигездә кем шөгыльләнде? · Баланың балалар бакчасына йөргәне бармы? · Баланы балалар бакчасына нинди сәбәпләр аркасында бирәсез? · Гаиләдә баланың режимы сакланамы? · Баланың нинди гадәтләре бар? Ниндиләр? · Теләп аралашамы? Әти-әниләр өчен белешмәлек. Тиздән сезгә сабыегыз белән бергә яңа тормыш башларга туры килә. Бала аңа шатлыклы, аралашучан, өлкәнәя төшеп керсен өчен берничә киңәш бирергә телибез. - Гаиләдә тыныч, дусларча атмосфера булдырырга тырышыгыз. - Балага төгәл таләпләр урнаштырыгыз һәм аларны таләп иткәндә эзлекле булыгыз. - Түземле булыгыз. - Балада шәхси гигиена һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтү кхнекмәләре формалаштырыгыз. - Башка балалар белән уйнауны хуплагыэ, өлкәннәр белән аралашу мөмкинлеген киңәйтегез. - Бала сезнең белән сөйләшкәндә аны игътибар белән тыңлагыз. - Бала нәрсәдер эшләгәнен күрсәгез, "параллель сөйләшү башлагыз” (аның хәрәкәтләренә аңлатма бирегез). - Бала белән акрын, кыска фразалар ярдәмендә сөйләшегез;.сөйләмдә мөмкин кадәр күбрәк предметларны атагыз. Гади һәм аңлаешлы аңлатмалар бирегез. - Баладан: "Син нәрсә эшлисең?” дип сорагыз. - Балага һәр көнне укыгыз. Анда яңа тәэсирләр барлыкка килү турында кайгыртыгыз. - Бала белән бергә иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнегез: уйнагыз, әвәләгез, рәсемләгез, . . . - Кызыксынучанлыгын үсендерегез. - Мактауга саранланмагыз. Үзегезнең балагызга сөенегез!!! Ияләшү чорына уеннар тематикасы. Методиканың юнәлеше Биремнәр
Игътибарлылык"Нинди төстә, әйт!”, "Ялгышма, әйт!”, "Фигурага үз өен тап”
Үзләштерү"Нинди төстә, әйт”, "Матрешканы җый”, "Фигурага үз өен тап”, "Картинаны җый”(2-3 өлештән торган кеше, хайван рәсеме), "Сул кулыңны, аягыңны күрсәт”,”Өс һәм ас кайда?”, "Борының астында, өстендә нәрсә икәнен күрсәт”, "Үзеңне яса”
ФикерләүКартинаны җый (2-3 өлештән торган кеше, хайван рәсеме), "Матрешканы сүт һәм җый”
Рәсемдәге проблемалы ситуацияне чынлыкка күчерүМәсәлән: рәсемдә шкаф, анда туп ята. Шкаф янында урындык тора. Тупны ничек алырга?
Хәтер"Матрешканың үз урынын тап”(матрешканың торышы үзгәртелә),. Истә калдыру буенча төзү. "Нәкъ шундыйны эшлә”(3-6 деталь)
КүзаллауФигураны ясап бетерү. Сүрәтләнгән проблемалы ситуациядә эш гамәле.
Продуктив эшчәнлекКешене, үзе яшәгән өйне рәсемләү. Фигураны (ике түгәрәк һәм ике ярым шар). Ябыштыру, әвәләү, төзү материаллары белән биремнәр: "Минем кебек эшлә”(охшатып эшләү), "Мондагыча эшлә”(үрнәк буенча), "Ничек иде, шулай эшлә”(истә калдыру буенча)
Уен эшчәнлегеБарлык юнәләшләрдәге биремнәр.
"Өйдә кем яши?”. Тәрбияче балаларга "Теремкәй” әкиятен сөйли, ә аннары уен тәкъдим итә. Тәрбияче: Хәзер сезнең белән уйнап алырбыз. Менә монда өй булыр. Лиана бара да, тычкан теремкәйгә шакыган кебек шакый һәм сорый: "Кем теремкәйдә яши?”(Лианага кабатларга тәкъдим итә). Аңа беркем дә җавап бирми, һәм Лиана өйдә яши башлый, Ислам килә, өйгә шакый. Ислам: Кем өйдә яши? Лиана: Мин Лиана, ә син кем? Ислам: Ә мин Ислам, мине дә өйгә керт әле, бергә яшәрбез. Тәрбияче: Лиана Исламны өйгә кертә, һәм алар бергә яши башлыйлар. Монда Ләйсән килә, өйгә шакый. Ләйсән: Кем өйдә яши? Лиана:МинЛиана. Ислам: Мин Ислам, ә син кем? Ләйсән: Мин Ләйсән, мине дә өйгә кертегез әле, бергә яшәрбез. Уен шушы тәртиптә, балалар бер-берсенең исемнәрен истә калдырганчы , дәвам итә. "Уенчыкны тап”. Тәрбияче зур булмаган уенчыкны яшерә һәм балаларга табарга куша. Башта аны табу катлаулы түгел, мәсәлән:”Уенчык бүлмәдәге тәрәзә төбендә ята”. Соңыннан катлаулана:”Уенчык йокы бүлмәсендә, Аязның одеялы астында ята”.Уенчык табылгач, аның турында "Ул тәрәзәдән кошларны күзәтә”, "Ул йоклый иде”,-дип әйтергә. Бу уенда яшерелгән уенчык турында башкача да әйтеп була: "Ул савыт-саба юа”, "Күзләрен йомып, тыныч кына ята”. Уен группа бүлмәләрен өйрәнеп беткәнче дәвам итә. "Алсу курчак уянды”. Дидактик мәсьәлә: Курчак киемнәренең исемнәрен (трусик, майка, күлмәк, туфли), киенү эзлеклеген истә калдыруны ныгыту; курчакны киендерү күнекмәләре бирү; балаларның сөйләмнәрен активлаштыру; уенда партнер булган курчакка карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Уен кагыйдәләре: Кирәкле киемне сайлап алу (курчак зурлыгы буенча) һәм зур курчак янына зур киемнәрне, әкечкенә курчак янына кечкенәләрен кую. Кием исемнәрен киендерү эзлеклелегендә әйтү. Уен эшчәнлеге: Киемнәрне эзләү, киендерү, эләктерү, бәйләү. Уен барышы: Бала килеп алу, ә башкалары аның хәрәкәтен күзәтү өчен, тәрбияче уен башланганчы зур һәм кечкенә курчак киемнәрен шкаф киштәсенә куя. Ике (зур һәм кечкенә) караватта кучаклар ята: Алсу, Ләйлә. Монда барлык постель җиһазлары бар:матрац, простыня, одеял тышы белән, мендәр. Балалар йоклап ятучы курчакларны күрерлек итеп ярымтүгәрәккә утыртыла. Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бу караватта кем йоклый? Таныдыгызмы? Әйе, бу Алсу курчак. Ә бу караватта кем йоклый? Дөрес, бу Ләйлә. Курчакларга мөрәҗәгать итеп: "Алсу, син уяндыңмы? Торасыңмы?”. Балалар, Алсуның торасы килә. Әйдәгез башта аның киемнәрен эзләп куйыйк. Аны киендерү өчен нәрсәләр кирәк? Балалар: Трусик, майка, күлмәк, туфли. Тәрбияче: Дөрес, балалар. Киштәгә игътибар белән карагыз әле: киемнәрне күрәсезме? Балалар шкафта курчак киемнәренең барлыгына инаналар. Алия: Мин күлмәк күрдем. Тәрбияче: Алия, күргән киемне алып кил әле, без дә карыйк. Алия күлмәк алвп килә. Тәрбияче аны курчакка куеп карый. Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, Алсуга ярыймы? Балалар бу күлмәкнең курчак өчен кечкенә икәнен күрәләр. Тәрбияче: Алсу курчакка бу күлмәк кечкенә. Ә кемгә ярый икән? Ләйлә курчак йоклый әле. Алия акыллым, бу күлмәкне Ләйлә курчак янына илтеп куй да, икенче күлмәк эзлә. Алия икенче күлмәк ала, балалар бу күлмәкнең зуррак һәм таман икәнен күрәләр. Тәрбияче: Курчакка күлмәкне хәзер кигезикме әллә башта башка киемнеме? Балалар: Башта трусик белән майканы кигезергә кирәк. Тәрбияче: Әйдәгез аларны табыйк. Аяз, Ләйлә курчак өчен трусик белән майка алып кил әле . Игътибар белән кара, ялгыша күрмә, яме. Аяз шкафка барып зур майка 1әм трусик алып килә. Шул рәвешчә калган киемнәрне дә табалар. Тәрбияче балаларны үзе янына чакырып, курчакка трусикны бер балага, икенчесенә- майканы, өчечесенә- күлмәкне, дүртенчесенә сәдәфләрне эләктерергә, бишенчесенә поясны бәйләргә куша. Бу вакытта балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык барлыкка килә, шулай ук хәрәкәт активлыгы да.Шушы тәртиптә икенче курчакны да киендерергә була. Киендерелгән курчаклар белән балаларның ирекле уйныйл Кулланылган әдәбият. o Воспитание детей раннего возраста в детских учреждениях. Под.ред. Н.М.Щеловенова, Н.М.Аксариной. М., 1955. o Социальная адаптация детей в дошкольных учреждениях. Под.ред. Р.В.Тонковой –Ямпольской, Е.Шмид-Кольмер, А.Атанасовой-Вуковой. М.:Медицина, 1980. o Обучение самых иаленьких в детском саду. В.Н.Аванесова . (Текст). М., 1968. o Привязонность ребенка к матери и образ себя в раннем детстве. (Текст). Вопросы психологии.. 1997, №4. o Ребёнок поступает в детский сад. Н.Д.Ватутина. (Текст).М., 1983. o Воспитание и обучение детей раннего возраста. (Текст). Под.ред. Л.Н.Павловой.М., 1986. o Первые шаги. (Модель воспитания детей раннего возраста). Материалы московского конкурса 2001-02. М., 2002. o Организация и содержание работы по адаптации детей в ДОУ. Н.В.Кирюхина. М., 2005. o Развитие речи детей в процессе их адаптации к ДОУ. Ю.В.Микляева, В.Н.Сидоренко. М., 2005. o Развивающие игры с малышами до трёх лет. Популярное пособие для родителей и педагогов. Ярославль,”Академия развития”, 1997. o Играем пальчиками и развиваем речь. В.В.Цвынтарный. Н.Новгород, изд.”Флокс”1995. o Игры для малышей от 2 до 6 лет. (Текст). М., Росман, 1999.
Категория: Венера Хаҗиеваның шәхси кабинеты | Добавил: Катя
Просмотров: 4157 | Загрузок: 345 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Катя  
Искиткеч проект! tongue

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск